1914, 14 июль
Многоуважаемый Алексей Максимович!
Спасибо за письмо. За взнос благодарит вся наша редакция.
Моё здоровье, кажется, улучшается. Настроение довольно бодрое, купание оказывает своё влияние. Но пока не работаю. В начале августа собираюсь в Нижегородскую ярмарку1, где первый раз ставится моя новая пьеса «Мугаллима»2 (Учительницы). В конце августа или начале октября буду в Петербурге.
Привет Марии Фёдоровне.
С уважением, Гаяз Исхаков
14 июля 1914 г.
Гунгербург, адрес тот же.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Максим Горькийга. Хатны беренче тапкыр И. Нуруллин «Татарстан» журналының 1992 елгы 7–8 нче саннарында бастырып чыгарды. Текст шуннан алынды. Төп нөсхәсе Мәскәүдәге Дөнья әдәбияты институты каршындагы А. М. Горький архивында саклана.
1 Нижегородская ярмарка – Мәкәрҗә ярминкәсе. Россиядәге иң атаклы ярминкәләрнең берсе. XVI гасыр урталарында Идел буендагы Макарьево монастыре янында барлыкка килгән, 1817 елда Түбән Новгородка күчерелгән. Һәр елны июль–август айларында үткәрелә торган булган. Татар халкы телендә ярминкә уздырыла торган вакыт икенче төрле «Мәкәрҗә вакыты» дип йөртелгән. Мәкәрҗә ярминкәсе Октябрьдән соң да берникадәр вакыт эшли һәм 1929 елда бөтенләй туктатыла.
2 «Мугаллима» – Г. Исхакыйның 1913 елда Финляндиядә язылып, 1914 елда Петербургта басылып чыккан «Мөгаллимә» драмасы. Әлеге әсәрендә автор халыкка фидакярләрчә хезмәт итү темасын күтәреп чыга.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 27.