22. Садри Максудига

  1. 16 гыйнвар

Садри! 1

Синең хатыңны алып бик сөендем2. Сине күпдән бирле эзләсәм дә3, һичбер йирдән хат-хәбәр юк иде. Җәй көне синең кайдалык хакында Япониядән Истанбулга, Кырымга, Финляндиягә мәктүбләр яздым. Берничә мәртәбә телеграмма сукдым. Һичбер җавап булмады. […] китүчеләрдән әллә ничә кеше аркылы мәктүб берлән Заһиддан кайдалыгыңны сорадым. Җавап булмады. Шуңарга күрә без сине әллә кайда, большевик төрмәсендә, череп ята дип кисдереп куйган идек. Шуның өчен синең табылуың миңа бәгыс бәгъдәлмәүт1 кебек тоелды. Фәүкылгадә сөендерде.

Инде килик андагы – Себердәге, Уралдагы әхвәлгә. Беренче, синең бөтен гаиләң, хатының, бала-чагаң һәммәсе исәнләр4. Мин аларны Казанда тугры китерә алмаенча, Уфада очратдым (былтыр). Андан минем алдымда, әбиеңләрнең киңәше берлән, Оренбургка күчеп китделәр. Уфадагы дуст-ишләренә, Акчуриннарга5 язган хатларына караганда, Оренбургда яхшы урынлашканлар. Андан соң Оренбургның хәле начарланды. Бик күп кеше Троицк, Чиләбе, Петропавелга күчде. Закир әфәнде Рәмиев дә Чиләбегә качкан. Сезнекеләр, синең гаиләң, әбиләрең Оренбургдан чыкмый калганлар. Быел июнь числосында, баҗаң Габделәхәд сүзенә караганда, алар һәммәсе калырга карар иткәнләр һәм дә калганлар. Исән-сау торалар да. Большевикларның соңгы айларда халыкка каршы хаттел-хәрәкәсе2 шактый үзгәргәнгә, иншаллаһ, хәзер дә бик тыныч итдереп, ач түгел көенчә, чәйне азрак эчеп тора торганлардыр. Дуст-иш, кардәш-кабилә һәммәсе исән. Казандан соңгы мәгълүматымыз май ахырында – июль башында чыккан кешеләрдән. Аларның әйтүенә караганда, Һади әфәнде дә сәламәт6. Әллә нинди бер мәктәпдә мөгаллимлек итеп тора. Таныш-белешдән үлгән кеше Садыйк Галикәев7 кенә. Казанның бөтен муллалары үз урынында. Атылу,үтерелү мөселман арасында бик аз булган. Булганы да безгә мәҗһүл3 кешеләр генә. Ашау-эчү Казанда ул кадәр мөшкел түгел, ди. Ләкин май аенда чәйнең кадагы 300 сум, шикәрнеке 100 сум булган. Икмәкне мөселман арасында һәрвакыт табып буладыр, ди. Менә хәл анда филҗөмлә4 шул төсдә.

Үземә килгәндә, синдән аерылгач та кәкре-бөкре йөри-йөри, атлы-җәяүле мин 18 августда Казанга килеп чыкдым. Ләкин Казанда беркем юк иде. Ни Сәлах абзыйны, ни Бәдретдинне, ни Һади әфәндене таба алмадым8. Бер бардым, ике бардым. Һәрвакытта юклар, бикле. Ахырдан Һади әфәнденең өендән бер хатын чыкды. Ул бик озак мине сораганның соңында, имтиханны мин ярыйсы биргәннең соңында, Һади әфәнде бүген монда киләчәк, ул дачада ята, йомышыңыз булса, миңа әйтеп калдырыңыз, диде. Мин аңарга үземнең кемлегемне һәм мәктүб барлыгын әйтеп, Һади әфәндене үземә чакырдым. Ул хатын синең кодачаң Өммегөлсем ханым икән. Һади әфәнде мин көткәндә килмәде. Ахырдан килеп, мәктүбне кодачага бирергә кушып, язып калдырган. Андан бер атнадан соң мин, авылга да кайтмаенча, берәр атнага дип, Самарага китдем. Анда мәгълүм Киңәш мәҗлесе булачак иде. Анда берни булмады. Бер-ике атнадан Уфага китдем. Анда Милли Идарә яңадан төзелгән9. Һәммәсе эшкә керешкән. Сине көн дә, көн дә көтеп ята идек. Уфада синең гаиләңне күрдем. Һәммәсен сөйләдем. Ләкин, ник инде алып кайтмадың шунда, дип үпкәләделәр. Төрле дәлилләр берлән, алып кайтмадым түгел, шулай мәслихәт булды, болай мәслихәт булды, дип сөйләдем. Һич аңлата алмадым. Менә сез кайткан, ул юк, диделәр дә тордылар. Уфада Милли Идарә янында эшли башладык. Государственное совещаниегә иштиракь итдек5. Анда тагы башкорт, татар, Төркестан мәсьәләләрен бергә өстерәп-өстерәп, конференцияләр ясап маташдык. Уфаның да хәле начарлана башлагач, Себергә күчәргә карар бирдек. Троицк, Чиләбедә туктау куркынычлы төсле булганга, Петропавелга күчәргә булдык. Һәм дә 12 октябрьдә Петропавелга телячий вагонларга төялеп китдек. Гәзитә чыгарырга уйлаганга, азрак хәреф дә алдык. Анда безне шактый салкынча каршы алдылар. Мөфти, ни уйлапдыр, Милли Идарәгә каршы кампания алды. Вә карагруһ татарлар берлән бөтен хезмәтемезгә аяк чалырга маташды. Анда, Учредительный собрания әгъзаларындан Гомәр берлән Фуад һәм дә Баттал да килеп, бергә килгәнләр иде, җыйнау җыелышып, бер кечкенә генә гәзитә да чыгардык10. Хәрефе җитми. Наборщиклар юк. Почталар юк. Вакытында гәзитәмез нәшер булмады.

Шул араларда Германиядә революция булып алганга, солых мәсьәләсе туды. Мин шуны, Милли Идарәдә куертып, гәзитәнең 1 нче номерында язарга тотындым. Мөфти берлән дә аңлашып башлаган булсак да, ул ни өчендер шул мәсьәләдә чабата кайтарды. Без Петропавел сәүдәгәрләрендән бернәрсә оештырып, акча җыйдырмакчы идек. Алар берничә ай алдап йөртделәр дә ахырдан тәмам ташладылар. Шундан Милли Идарәнең кырык төрле киңәш мәҗлесләрен ясап, өч кешедән мөрәккәб һәйәт6 чыгарып җибәрергә карар итделәр. Берсе мин, берсе Фуад, берсе Гомәр. Миңа, әлбәттә, акча җыярга да йөкләделәр. Мин, 24 гыйнварда Петропавелдан чыгып китеп, Себернең бөтен шәһәрләрендән акча теләнеп, Харбинга кадәр 200 мең сум акча җыйнадым. Ул акча Милли Идарә әгъзаларына фәүкылгадә зур күренгәнгә, әллә никадәр интригаларга сабышып, бик зур мәшәкатьләр тудырдылар. Һәм дә шулар өстенә тагы өч-дүрт кеше җибәрмәкче булдылар. Без, Гомәр берлән Фуадны көтеп, Харбинда бераз калдык да, Солтан бәй Ибнеәмин дә барырга булганга, аларны Япониядә көтәргә булып, виза хлопотать итә торырга Япониягә китдек. Анда 10 ай торып, рәсми отказ алгач, Харбинга кайтып китдек. Анда берәр айдан соң Фуад килеп чыкды. Тагы яңадан маташдырырга тотындык. Йөри торгач, чехлар берлән инвалид булып китәргә юл ачылды. Без чехларның усырак солдатлары берлә солдат булып барырга Востокда 3 октябрьдә пароходка утырдык. Пароход Марсельгә11 барырга булганга, без төрле юллар берлән Марсельгә төшеп калу ниятендә идек. Ләкин Порт-Сәгыйддә пароходымыз Триестка барырга әмер алды. Шулай итеп, без чехларның мәркәзе Прага шәһәренә декабрь 4 ендә килеп кердек. Шундан бирле монда. Килгәч тә, Франсәгә керү тәшәббесенә7 тотындык. Аның өчен Фуадның заграничный паспорты юк. Минем, булса да, руслыгым күренеп тора. Чехларның Хәрби нәзарәтенең киңәше буенча без паспортларымыздан руслык исемен бетерергә керешдек. Аның өчен безнең кулымыздагы кәгазьләрдән чехлар бернәрсә оештырып, аңарга заграничный паспорт төсе бирергә булдылар. Нәзарәтдән нәзарәткә йөреп, кәгазьләремез бик шәп дә түгелгә, кичә генә шуларны рәсмиләштереп, кулымызга алдык. Инде шуларны күтәреп, Франсә консулына барырга калды. Иртәгә шул консулханәнең ишеге кайдан ачыла, кайдан япылачагын белешеп бирәләр. Чехларның зур кешеләре рекомендательный мәктүбләр бирәләр. Шуның берлән руслыкдан чыккач, бәлки, визаны җиңел алырмыз дип уйлыймыз. Әгәр ул юл барып чыкмаса, әлбәттә, син әйткәнчә кыйлачакмыз. Син инде ничек дә тырышырсың. Эш башланганга бер ел тулып киткәнгә, бу кадәр сузылу мине шактый ялыктырды инде. Баргач, иншаллаһ, июнь тәфсыйлатын8 сөйләшермез. Фәкать һәрбер төбәк, имкяндан9 файдаланып, сине инде һәйәтнең рәисе сыйфаты берлән эшне дәвам итдерүдә була. Чөнки Петропавелдагы конференция сиңа шул вазифаны йөкләде. Акча мәсьәләмез шәп түгел. Курсның төшүе бик зур. Хәзер инде алай да тәмамән хәерче түгел. Иң ышанычлы нәрсәмез – кулымыздагы алты кадак чамасындагы алтынымыз. Аны исән-сау Франсәгә алып керә алсак, иншаллаһ, шактый гына франк алып була. Рус акчамыз да бар. Ләкин бик күбесе яшел иде. Хәзер аларны чех кронына алышдырып маташамыз. Киләчәк мәктүбдә анда русның романовский акчасын алып бару файдалымы, әллә чехларның кронымы файдалыгы хакында бер мәгълүмат бир әле. Чөнки кулымыздагы чех кроны шактый күп булачак. Икесенең дә курслары хакында ачык мәгълүмат бир.

Тизрәк күрешергә теләп, Гаяз.

Фуадтан бик күп сәлам. Галимәрдан бәйгә 12 күп сәлам.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казандагы М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Розалина Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1997 елгы 6 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.

1 Садри – Максуди Садретдин Низаметдин улы (1879–1957), язучы, җәмәгать эшлеклесе, юрист. 1917 елны С. Максуди Уфада Милләт Мәҗлесе тарафыннан Милли Идарәнең рәисе итеп сайлана, Милли Идарә таркатылгач, 1918 елда эмиграциягә китә.

1918–1924 еллар арасында С. Максуди Финляндия, Германия һәм Франциядә яши, ә 1925 елда гаиләсе белән Төркиягә күченеп, гомеренең ахырынача шунда кала һәм иҗтимагый, гыйльми-педагоглык эшен дәвам иттерә. С. Максудиның мәдрәсәдә укыган елларында ук иң яхшы аңлашкан дусты Г. Исхакый булган. Казан татар укытучылар мәктәбендә дә (Казанская татарская учительская школа) бергә укыганнар. Германиядә һәм Төркиядә яшәгәндә дә һәрвакыт аралашып яшиләр, гаилә дуслары булалар. Г. Исхакый хатларында әледән-әле телгә алына.

2 Синең хатыңны алып бик сөендем. – Әлеге хат сакланмаган.

3 Сине күпдән бирле эзләсәм дә… – 1918 елның 25 апрелендә Милли Идарә таркатылганнан соң, хәлләр авырая, көннән-көн начарлана бара. Милли Идарә әгъзаларын эзәрлекләү, кулга алулар башланганчы ук, аның рәисе С. Максуди Уфаны ташлап, 1918 елның маенда шәһәрдән чыгып китә. Аны Казанга китте дип уйлыйлар. Ул Уфадан туры Мәскәүгә юл тота, анда Г. Исхакый белән мөселманнарның Милли Идарәсен ябуга протест белән Совет хөкүмәтенең югары органнарына шикаять җиткерә. Бу катлаулы көннәрдә С. Максуди һәм Г. Исхакый кеше күзеннән ераграк булырга тырышалар, алар Мәскәүдән икәүләп Түбән Новгород вилаятенең мөселман төрекләр яши торган авылларына юл тоталар. Биредә аларның юллары аерыла. Төрмәләрдә, сөргеннәрдә «чыныккан», күпне күргән Г. Исхакый, кыяфәтен үзгәртеп, крестьян киеменнән, фронт линиясе узып, Казанга килә. С. Максуди бу көннәрдә авылда озак калуның куркыныч икәнен белгәнгә күрә, сакал-мыек үстереп, киемен алыштырып, яңадан юлга кузгала, аны белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр ярдәмендә Петроградка барып чыга. Бу вакытта анда күренекле дин галиме, сәясәтче Муса Ярулла Бигиев яши. Аның ярдәме белән С. Максуди 1918 елның көзендә Финляндиягә юл ала. Финляндиядә тугыз-ун ай чамасы торып, 1919 елның маенда Парижга килә. Парижда аның Россиядән килгән дуслары-танышлары күп була.

4бала-чагаң һәммәсе исәнләр. – С. Максуди 1910 елда Оренбургтагы алтын приискасы хуҗасы Шакир Рәмиевнең кызы Камиләгә өйләнә. Аларның Гадилә һәм Наилә исемле ике кызлары була.

5 Акчуриннар – Сембер губернасы сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре, җәмәгать эшлеклеләре.

6 Аларның әйтүенә караганда, Һади әфәнде дә сәламәт. – Әхмәдһади Низаметдин улы Максудов (1868–1941), С. Максудиның бертуган абыйсы, журналист, мөгаллим-галим, яңа төр дәреслекләр авторы, «Йолдыз» газетасы мөхәррире, җәмәгать эшлеклесе.

7 Садыйк Галикәев – Мөхәммәдсадыйк Мөхәммәдсафа улы Галикәев (1847–1919), Казан сәүдәгәре һәм җәмәгать эшлеклесе. Мануфактура белән сату иткән. 1897–1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные. Казан шәһәр Җәмәгать банкының исәп-хисап комитеты һәм Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте әгъзасы. Унлап мәчет төзелешенә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасын коруга (1883–1901) һәм мәдрәсәне тотуга акчалата иганә кыла.

8 Ни Сәлах абзыйны, ни Бәдретдинне, ни Һади абзыйны таба алмадым. – Һади – С. Максудиның бертуган абыйсы, Сәлахетдин – бертуган энесе.

9 Анда Милли Идарә яңадан төзелгән. – Уфада Милли-мәдәни мохтарият тарафдарлары берләшеп, 1918 елның 21 сентябрендә үзенең мәҗлесен ачып җибәрә. Бу мәҗлескә төрек-мөселманнар яши торган төбәкләрдән вәкилләр җибәрелә. Уфага фронт якынлашкач, Мәҗлес Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә күчеп китә. Эчке Русия һәм Себер төрек-татарлары Милли Идарәсенә сайланып куелган әгъзаларның берничәсе аның эшен дәвам итә. Шулай итеп, 1919 елның язында Милли Идарәнең Урал, Себер якларына килеп чыккан вәкилләре Кече Милли Мәҗлес оештыралар. Бу турыда тулырак мәгълүматны Г. Исхакыйның «Гәзитәчелек эшендә егерме биш ел» (1931) мәкаләсеннән табарга мөмкин.

10 Анда … бер кечкенә генә гәзитә дә чыгардык. – Мең мәшәкать берлә 1918 елның 7 декабрендә «Маяк» газетасының беренче саны чыга. Аның баш мөхәррире – Г. Исхакый, язучылары Гомәр Терегулов, Фуад Туктаров, Габделбари Баттал, Закир Кадыйрилар һ. б. була.

11 Марсель – Франциядәге шәһәр.

12 Галимәрдан бәй – Галимәрдан Тупчыбашев (1862–1934), күренекле азәрбайҗан җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. «Каспий» (1881–1919), «Хәят» (1904–1910) газеталары мөхәррире. Бакудан I Дәүләт Думасы депутаты. «Мөселман иттифакы» җитәкчеләреннән.

 

 Бәгыс бәгъдәлмәүт – үлгәннән соң терелү.

Хаттел-хәрәкәсе – тоткан юллары.

Мәҗһүл – билгесез.

Филҗөмлә – җыеп әйткәндә.

Иштиракь итдек – катнаштык.

Өч кешедән мөрәккәб һәйәт – өч кешедән торган комиссия.

Тәшәббесенә – ниятенә, инициативасына.

Июнь тәфсыйлатын – июньдә булган хәлләрне җентекләп.

Имкяндан – мөмкинлектән.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 28-31.

Җавап калдыру