1927, 5 гыйнвар
Садри!
Мәктүбеңне алдым. Андан бер көн генә элгәре Хаккый Тарикъ бәйне барып күргән идем. Ул да катгый бер нәтиҗә юклыгын белдергән вә, мәсьәләне мөстәшар бәйдә, дигән иде. Хәбәрләр бер-берсенә охшый. Ләкин мөстәшар бәйдә булса, аңарга Йосыфның1 тәэсире юк түгел. Ул әле Йосыф берлә хисаплашмау дәрәҗәсенә дә менә алганы юк. Шуның өчен Йосыф шул мөстәшар бәйне тагы бер күреп сөйләшсә, начар булмас иде. Син аны күргәндә сөйлә әле. Бу – бер. Икенче: сезнең күрше, барымызның да дуст доктор – Шәһидкә мәсьәләне аңлаткан идем. Ул Кязыйм пашадан химаясын сорарга булган иде. Ләкин шул көнләрдә булды, була, дигән җаваплар килгәнче, мин аңарга, инде пашаны юк өчен тәгъҗиз итмә, дигән идем. Хәзер шул үтенечне яңартып, Шәһид Фикригә бер мәктүб язам. Син дә, үзенә мәсьәләнең җәрәянен аңлатып, риҗада булына күр.
Минемчә, төп сәбәбе – безнең барымызның да белгән мәсьәлә. Нә йапалым! Ләбиб бәй2 китде. Аңарга да […] бирмәүләре – үзенчә бер интикам4. Киткән шәһәре берлә Измир арасында юл бик начар. Ишәк вә үгез юлы гына икән. Балалар янына тагы шул арада барырга торам. Ябык түгелләр. Ләбибнең Наилә хакында андый сүзен һич ишетмәдем. Наилә бик кәефле. Фәкать Ләбиб барганда авырый торган гына булган. Монда гарип бик күп. Мин барганда бик таза иде. Гадилә генә зәгыйфьрәк. Ләкин аныкы да шул мәктәп ябыклыгы гына. Чире-мире юк. Менә җомга тагы барам. Чыгарсалар, […] алып барырмын. Йә чәй эчерермен. Үзем Хөсәен Кязыйм дигән бер затның төрекчә лөгатенең шималча кыйсемен тасхих итеп ятам. Алты мең сәхифәлек бер китапка йөз лира бирергә булды.
Хуш. Камилә ханымга сәлам.
Гаяз
5 нче кянуне сани, 1927 сәнә
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1997 елгы 6 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 Йосыф – Йосыф Акчура.
2 Ләбиб бәй – Әхмәт Ләбиб Каран (1887–1964), күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим, табиб һәм шагыйрь. Тумышы белән Казан тирәсендәге Каран авылыннан булып, тәхәллүсен дә шул туган туфрагына нисбәттә сайлаган. Башлангыч белемне туган авылында әтисе укыткан мәдрәсәдә алганнан соң, укуын Петербург һәм Истанбулда дәвам итә. 1909 елда Истанбулда Вафа лицеен тәмамлый. 1911 елгы Балкан сугышыннан соң Истанбул университетының медицина факультетында белем ала. Кәмал паша җитәкчелегендә Төркиянең азатлыгы өчен барган сугышларда катнаша, төрле хәрби хастаханәләрдә эшли. Белемен камилләштерү өчен Германиягә китә. Монда Йосыф Акчура белән аралаша һәм Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл» журналында эшли, үзенең мәкаләләрен бастырып чыгара. Төркиягә кире кайткач, хастаханәләрдә эшли. Шул ук вакытта татар мәдәни һәм иҗтимагый тормышында да актив роль уйный. 1955 елда Истанбулда оештырылган «Идел–Урал төрекләре культура һәм социаль ярдәм оешмасы»ның лидерларыннан берсе, 1957 елда «Сөембикә» культура җәмгыяте»н (1957–1964) оештыра, Төркиядәге татарлар арасында татар мәдәниятен, тарихын пропагандалау буенча зур эш алып бара, матбагачылык эшен дә оештырып җибәрә. 1963 елда Истанбулда төзелгән Тукай исемендәге яшьләр җәмгыяте дә (1963–1967) аның актив катнашы нигезендә барлыкка килә.
Мөстәшар – киңәшче.
Тәгъҗиз итмә – аптыратма.
Нә йапалым – нәрсә эшлик.
Интикам – үч алу.
Тасхих итеп – төзәтеп
Кянуне сани – гыйнвар ае.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 41-42.