1928, 5 март
Walicow, 5. m. 18. Warszawa.
Садри!
Мәктүбеңезне алдыгыма берникадәр вакыт кичде, яза алмадым. Монда без сау-сәламәтләр. Гомәр килде, бик һәйбәт урынлашды. Әлегә әле тәртәсендән чыкканы юк. Көче күпмегә җитәчәк, белмим. Ләкин ул минем өчен һаман бер курку булып тора. Өмидләремез юк түгел. Ләкин эшләр алай бик тиз йөрми, әлбәттә. Үзем төрекчәне бик укытам, ундүртләп шәкердем бар. Шактый маташдыра башладылар. Ләкин һичбер кулга алырлык китап юк. Һәр якшәмбе көнне мондагы мөселман колониясенең балаларын бушлай укытам. Алары монда бик кызганыч хәлдә булганга, язу танытып җиткердем инде. Сәгадәт яз тәгътыйленә монда килде. Ләкин исәнлеккә бер дә бай түгел. Дәрде бик начар. Әгъсабы бик кәүшәк, вөҗүдән бик зәгыйфь. Менә монда бер ай мөддәтендә аз гына да алга китә алмады. Ашау-эчү хакында һичбер нәрсә кызганмасак та, күп нәрсә ашый алмый. Белмим, ни булып калыр. Тормышымыз начар түгел. Ләкин бүлмә мәсьәләсе монда фәүкылгадә авыр. Бер ай эзләп, ике бүлмә таба алмадык. Айга кырык төрек лирасы түләп, бер тәрәзәле кечкенә генә бүлмәдә торамыз. Әлбәттә, икемез өчен дә бик тыгыз. Варшава хәзер дөньяның иң тыгыз шәһәрләрендән берсе булырга кирәк. Монда шактый күп кафказ милләтдәшләр вә диндәшләр бар. Шулар арасында Әхмәд Салихов1 да килде. «Вольный горец»2 дигән русча гәзитәләрен монда чыгарырга уйлыйлар. Галимәрдан бәй3 дә монда килергә йөри дигән хәбәр бар. Әлбәттә, калырга түгел. Болай гына, сәяхәткә. Төркиядән хат-хәбәр бер дә алмыйм дияр дәрәҗәдә. Гәзитәләрнә монтазам укыйм. Андагы әхвальнең тышкы катларын, әлбәттә, беләм. Русиядән хәл-хәбәр, әлбәттә, юк. Ләкин анда фәүкылгадә фәкыйрьлек, сәфиллек икәнен киткән-барган сөйли. Мәскәүдә тагын учыртлар. Хатлар язгалап торыңыз вә кызыграк мәкаләләр, хәбәрләр булса, җибәргәләңез. Локман ике дәфга мәкаләне җибәрде, хат да язды. Уның алга китүенә бик кәефләндем. Үзенә бик күп сәлам.
Хушыңыз. Камилә ханымга махсус сәлам. Сәгадәтдән икеңезә дә сәлам. 5 март, 1928 сәнә. Безнең дуст-ишкә, булса, сәлам. Йосыфка сәлам. Мәктүбен алдым. Җавап язачакмын.
Гаяз
5 март, 1928 сәнә
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, 34, 35 нче хатлар «Казан утлары» (1997, № 6), 37–42 нче хатлар «Мирас» (1997, № 10) журналында басылдылар. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 Әхмәд Салихов – Әхмәтбәй Тимербулат улы Цаликов (1882–1928), мөселман халыкларының милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе. 20 йөз башы татар матбугатында Әхмәт мирза Салихов исеме белән дә мәгълүм. Г. Исхакый да аны Салихов дип йөртә.
2 «Вольный горец» – Әхмәт Цаликов мөхәррирлегендә чыккан гәзитә. Мостафа Чокай да биредә эшләгән.
3 Галимәрдан бәй – Галимәрдан Тупчыбашев.
Яз тәгътыйленә – җәйге каникулга.
Әгъсабы бик кәүшәк – нервлары бик какшаган.
Вөҗүдән – гәүдәгә.
Бер ай мөддәтендә – бер ай вакыт эчендә.
Монтазам – тәртипкә салынганча.
Сәфиллек – түбәнлек.
Учыртлар – чиратлар.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 45-46.