36. Рәшит Рәхмәти Аратка

1928, 26 июль

Рәшид1!

Киткән вакытта синнән әллә кемнәрнең адресларыны алып бетердем. Үзегезнекен алырга онытканмын. Шуның өчен бу хатны кеше адресы берлә генә язам. Минем төрле йирләрдәге тәмасларым, әлбәттә, катгый бер нәтиҗә биргәне юк. Ләкин өметсез түгел. Мәйданда мәҗмуга булганда, аз-чук дустлык күрсәтерләр кеби тоела. Мөнәсәбәтләрне баглап йөрим. Илемезгә кертү мәсьәләсе шактый юлга керә. Акса Шәрекъ берлә мөнәсәбәт тә җиңеләер кеби хис ителә. Төенләнеп эш башлагач та, насыйп булса, дәвам итәчәк. Эстониядә кечкенә генә нигез салдык. Монда да кечкенә-кечкенә оячыклар корамыз. Идел-Урал җөмһүриятенең харитасы бик лязем икән. Һәрбер тәмаста зур ихтыяҗ бар, шуны эшләп куя алсагыз, шәп булыр иде. Ләкин чикләрне тәгъйиндә бик саран булмаңыз. Ул йирләр бит барысы да безнең бабайларның йорты булган. Көтепханәдә бәгъзе бер материаллар, әлбәттә, бардыр. Доктор берлә киңәшләшеңез әле.

Әлегә хушыңыз. Рәбига2 ханымга бик күп сәлам. Хөсәен[нең] докторлыгы мөбарәк булсын. Ибраһимга миннән сәлам языгыз.

Гаяз Исхакый

Адресым: Һилсингфорс, Сити Пассаже 13.

 Назар. Финляндия.

Нарва Шәһәренең музәсендә «Казанны алу» исемендә бер рәсем бар, күчертергә тиеш иде, ләкин бик зур.

26 июль,1928

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Рәшит Рәхмәти. Аратка. Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 8 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.

1 Рәшид – Рәшит Рәхмәти Арат.

2 Рәбига – Р.Рәхмәтинең хатыны.

 

   Тәмасларым – бәйләнешләрем.

  Аз-чук – азмы-күпме.

  Акса Шәрекъ – Ерак Көнчыгыш.

  Харитасы – картасы.

  Тәгъйиндә – билгеләүдә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 46-47.

Җавап калдыру