1929, 11 март
Хөрмәтле Рәшид әфәнде!
Китабыңызны алган идем. Аннан соң мәктүбеңез дә килеп чыкты. Соңгы мәҗмугада мәкаләгез дә күрелде. Шулай итеп, бу соңга калган мәктүбтә һәммәсенә бердәм җавап бирергә тугры килде. Китабыгыз өчен бик зур рәхмәт. Болар бит безнең үземезнең гыйлем юлында Аурупа дөньясында эшли башлауның беренче карлыгачлары. Шуның өчен Ягкуб Шинкевич һәм дә сезнең китапларны алмаенча, чыккан профессор Василның «Татарлар» дигән рисаләсене тәнкыйть иткән булып, Аурупада төрек-татар кәнҗенең гыйльми хезмәте дип, бер мәкалә язу бик лязем иде, бәлки, һәммәсенә бераз булса, бер-ике мәкалә язарга кирәк иде. Бу китапларны тәнкыйди тәхлил итәрлек анда бер кешемез дә юкка, шуны үз арамыздан берәүнең язуы лязем иде. Инде сезнең анда калуыңызга килгәндә, бу бигүк начар эш түгел. Хәзерге көндә безнең илләрдә милләтчеләргә эшләүнең никадәр авыр икәнен белми торгансыздыр. Хәзер анда төрек-татар илләрендә «партияне тазарту» эше бара. Шунда мулла йә мөәззин баласы булу гөнаһе кәбаирдән. Гәзитәләрне тәгкыйб иткәндә, унар ел бергә хезмәт иткән егет-әгъзаны чыгарып ташлауларына бик күп очрыйсың. Хосусән хәзерге «партияне тазарту» башы-эчәге берлә милләтчеләрне куып чыгару өчен ясала. Галимҗан Шәрәфне шул арада яптылармы, ябалармы – бер эш эшлиләр. Гөнаһысы – латинчылыкка хилафлык, голяма руханилар берлә элемтә ясау.
Ләкин Берлин дарелфөнүнендә мөмкин кадәр төплерәк урынлашырга тырышырга кирәк. Ул вакытны әрәм итү булмас, билгакес, гыйльми сахада бер казаныш булыр. Инде безнең мәҗмуга кую эшләренә килгәндә, акрын гына итеп һаман алга атлыймыз кебек күренә. Ләкин безнең халыкның, гомумән, арпа камырыннан ясалган булуы, мондый тәшкилат эшләренә өйрәнмәгән булуы, әлбәттә, шактый комачаулый. Эшләрнең теләгән кадәр тулы чыкмавына вә күршеләремез алдында үземезнең сикъляте изафиемезне түбәнрәк күрсәтергә сәбәп була. Нишлисең, гасырлар буе килгән урысның безне бозуыны, әлбәттә, тиз генә төзәтеп ташлап булмый. Бәлки, бара-бара, эшли-эшли эш үз юлын алыр. Ләкин безнең вазифамыз аңарга карамаенча эшләү вә кулда булган көчне урынына сарыф итәргә гайрәт итү булырга тиештер. Бу тиешлек, әлбәттә, сезгә дә гаиддер. Шуның өчен шул милли эшнең башлануында эшкә чакырылган сезнең кебек хәзерлекле яшьләремез без картларга караганда зур тәхәррык, гайрәт берлә җиңне сызганып тотынырга кирәк иде. Үзенә төшкән,төшәчәк вазифаларны үзе теләп тә эшләргә кирәк иде. Бу, мәгаттәәссеф, болай булмады. Әлбәттә, шуңарга бик күп формаль җаваплар хәзердер. Ләкин болар һәммәсе дә: «Ник намаз укымыйсыз?» – дигән сөальгә: «Ничек укыйм, тәсбихем юк бит», – кабиленнәндерләр.
Инде үткән эшләргә салават. Килик киләчәккә. Безнең шул алган юлда муаффәкыятьле рәвештә алып баруымыз өчен дә шәрәф булучактыр. Аның ярты юлда өзелүе барымыз өчен дә йөз кызыллыгы булачактыр. Шуның өчен башланган эшнең дәвамына хезмәт итү бармызның да бурычы, хосусән сез яшьләрнең өстенә йөкләнгән фарыздыр. Менә сез шул фарызларны үти башлавыңызга сөендем. Моннан соң, әлбәттә, дәвам итәчәксез. Эшләр шактый киңәеп барганга, төрле-төрле эшләр алга басып торалар. Шул эшләрдә сезнең сызганып эшләүчеләр арасында булуыңыз ляземдер. Шул харита эшендә, әлбәттә, сезнең хезмәтеңез Әкъдәснекеннән тагы төплерәк, гыйльмирәк булачак иде. Илемезне тану, таныту юлында сезнең казанырга имкянларыңыз тагы күбрәк, хәзерлекеңез тагы тулырак, методларыгыз тагы тугрырак иде. Мәҗмуга хакында да фикереңез, каләмеңез берлә иштиракыңыз, әлбәттә, файдалы иде, мәтлуб иде. Моңарга яшьләрдә бик күп сахалар бар. Боларның барысын да мәктүбтә санап бетереп булмый. Әгәр тәшрике мәсагый итәргә ниятеңез тулыдан булса, табигый, сөйләшермез, язышырмыз, бер карарга килермез.
Хәзергә шуның берлә хушыңыз. Рәбига ханымга бик күп сәлам. Фуадка (булса), Ибраһимга күп сәлам.
Гаяз Исхакый
11 март, 1929. Варшава
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Рәшит Рәхмәти. Аратка. Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 8 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.
Кәнҗенең – яшьләренең.
Тәхлил итәрлек – анализ ясарлык.
Гөнаһе кәбаирдән – зур гөнаһтан.
Тәгкыйб иткәндә – күзәткәндә.
Билгакес – киресенчә.
Сахада – мәйданда.
Тәшкилат – оештыру.
Сикъляте изафиемезне –
Гаиддер – кагыладыр.
Тәхәррык – дәрт.
Мәгаттәәссеф – кызганычка.
Муаффәкыятьле – уңышлы.
Имкянларыңыз – мөмкинлекләрегез.
Иштиракларыгыз – катнашуыгыз
Мәтлуб иде – сорала иде.
Сахалар – бу урында: мөмкинлекләр.
Тәшрике мәсагый – хезмәттәшлек.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 50-51.