1929, 8 апрель
Адресым: KS. Skorupki 5. m. 3. Warszawa.
Сәгадәт адресы: Mots str. 28. bei Warneke. Berlin W.30.
Садри!
Синең хатыңны бүген генә алдым. Үзем дә сиңа Җәгъфәр артындан мәктүб язган идем. Инде алгансыңдыр. Бездә саулык. Мәҗмуга яваш-яваш эшлийор1. Мәмләкәткә шактый төрле юллардан, төрле куллардан керийор. Иншаллаһ, бара-бара тагы куәтләнә төшәчәк. Ләкин безнең иске аркадашларымыздан һичкем мәкалә-фәлән берлә иштиракь иткәне юк. Ахрысы, һәммәсе дә кода итдереп, кунакка чакыруны көтеп тора. Яшьләр әле өлгереп бетмәгән. Шуңарга күрә бик күп эшләр үземә ятып кала. Ләбиб бәй Берлинда чалыша. Ләкин, табган, мөхәррир булганга ноксанлары юк түгел. Гомәр бәй өмиднең хариҗында булып чыкды. Туй итәргә бик ярата. Сусауны бик сөя. Шуны гаять табигый бер эш итеп күрә. Һәркемне аның шул туена сусавына ярдәм итәргә мәҗбүр дип уйлый. Кирәк вакытында акча бирмәсәң, сүгенә, үпкәли. Акча кирәк вакыты бик күп булганга, уның теләкләрен тутырып бетерү безнең кебек мөһаҗиргә, тагы баласы бар мөһаҗиргә, күп вакыт насыйп булмый. Хәзер менә, бераз хәл җыярга дип, Краковка2 күндердек. Азлап-азлап акча җибәреп торамыз. Ләкин мәкалә-фәлән бик сирәк яза. Язса да, уңарга бик зур әһәмият бирдермәкче була. Кызык бер кеше булган, кызганыч, мескин. Синдән хәзер бер конкрет үтенеч бар. Ул да бу: 25 апрельдә Милли Идарә куылуга 12 ел тула3. Син шуның бөтен сәхаифендә булган кеше. Шу вакыйганы җанландырып, кыска гына бер хатирә яз әле. Бер номерга сыймаса, икегә кертермез. Безгә бик иске вәкаигъны иске кием кебек чүплеккә ташлап барырга ярамый. Һәммәсен забыт итәргә кирәк. Моны бик үтенәм. Тугры миңа күндер. Үзем дә сезне күрергә бик сагындым. Бик күп сүзләр тупланды. Шуның өчен мин дә сезнең тарафларга бару уендамын. (Ләкин бу сер әле.) Бәлки, язны Истанбулда үткәрермен. Бәлки, иртәрәк барып чыгармын. Иншаллаһ, бит юллар тынычдыр. Шул хакда синдән кыска гына мәктүб көтәм.
Камилә ханымга бик күп сәлам.
Гаяз Исхакый
Мәрвәрнең хәле начарлыгы хакында язган идем. Үзеңез дә белә торгансыздыр. Аңа хат Сәгадәт адресы берлә язсаңыз бирер. Хушыңыз.
Гаяз
8 апрель, 1929
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Мирас» журналының 1997 елгы 10 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 Мәҗмуга яваш-яваш эшлийор. – «Милли юл» журналы турында сүз бара.
2 Краков – Польшаның көньягындагы шәһәр.
3 Ул да бу: 25 апрельдә Милли Идарә куылуга 12 ел тула. – Милли Идарә – милли-мәдәни мохтариятның югары башкарма идарәсе. 1918 елның 19 гыйнварында Милләт Мәҗлесе карары белән оештырыла. Рәисе – С. Максуди, рәис урынбасары – Ибнеәмин Әхтәмов, финанс, мәгариф, диния нәзарәтләре билгеләнә. 1918 елның апрелендә Милли Идарә эшчәнлеге (Диния нәзарәтеннән тыш) Совет хакимияте тарафыннан тыела, тупланган акча-байлыклары тартып алына. 1918 елның 25 апрелендә ул Диния нәзарәтенең бүлеге булып кына кала.
Яваш-яваш – әкрен-әкрен.
Табган – табигый.
Ноксанлары – кимчелекләре.
Сәхаифендә – сәхифәләрендә.
Вәкаигъны – вакыйгаларны.
Забыт итәргә – язып куярга.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 52-53.