1929*
Варшавадагы адресым: Miodowa, 7, Instytut Wschodni
Садри!
Синең мәктүбеңне алыр-алмас җавап язмышдем. Вә бәгъзе бер сөальләр сорамышдем. Бунларың һич берсенә һичбер җавап улмады. Мәҗмугамыз дәвам идейор1. Бүген 6 нчы нумирасы килде. Һәр айда монтазам 2 нумиры чыгарыйорыз. Сезнең тарафлардан һичкемдән бу вакытка кадәр һичбер вәҗһелә каләм фикерлә иштиракь арзусы күрмәдек.
Истикъбальда бакалым, ни улачак? Мәҗмугамыз яваш-яваш ийиләшейор. Фәкать техник җәһәте чук зәгыйфь. Матбәга мәсьәләсе чук мөшкел. Русиядә бөек мәрак уяндырдыгымыз хәбәр алыйорыз. Рус даирәләре дә әһәмиятлә тәгъкыйб идейорлар. Иншаллаһ, яваш-яваш мөһаҗәрәтдә милли матбугатымызны китап вә рисалә тарызында җанландыра беләчәкмез. Беренче мәктүбдә яздыгым сөальләрә һич береңездән җавап алмадым. Вакытым мөсагыйд улса, урада манигълар юкса, кәндем Анкарайа кадәр китмәк арзусындаем. Фәкать бүген чабук фигыленә чыгармая мәктәбдәге дәресләрем манигъ улыйорлар. Ялныз ийи хәбәрләр тотмак матлубдыр. Фәкать бәнем килеп-килмәмә бәгъзе бер манигълар улып-улмадыгыны белдегең кадәр хәбәрдар итмәңе риҗа идейорым. Синең дәресләрең ни вакыт тәмам улачак? Вә ни вакытлар Истанбулга киләчәксең? Бән дә бунлары игътибара аларак хәрәкәт итәрдем.
Беренче мәктүбнең һанги юллардан сиңа уградыгыны белмәк өчен чук мәрак идейорым. Бу хакда бәне хәбәрдар итсәң, чук ийи улырды. Зәки Вәлидовның эшләрен тикшермәк өчен махсус бер комисә япылды. Мөһаҗәрәтдә улан милләтләрнең вәкилләре буңа уграшыйорлар. Бәне ишне җавап итделәр. Ихтимал Фуад2 бәйгә синдән дә игътимада лаек улып-улмадыгы хакында бәгъзе сөальләр дә булынырлар. Чокай углы3 да старшинаның чук гыйлемендә йөрийор. Бәгъзе әзариләрдән башкаларда әминиять тәмамән дияр дәрәҗәдә мөнсәлибдер. Мәктүб бәклийорым.
Гаяз
Мәҗмуга кәлийормы? Без күндерейорыз. Насыл булыйорсыңыз. Русиядә әхвәл – дәһшәт. Камилә ханымга, чоҗуклара чук сәлам. Гомәр бәй4 вазгыяте ислях итдерде.
1929
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Мирас» журналының 1997 елгы 10 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 Мәҗмугамыз дәвам идейор. – «Милли юл» журналы турында сүз бара.
2 Фуад – Фуад Туктаров.
3 Чокай углы – Мостафа Чокай (1890–1941), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, юрист, журналист, Төркестан милли азатлык хәрәкәте лидеры. Казакъстанның Акмәчет шәһәрендә туган. Санкт-Петербург университетнының хокук факультетын тәмамлый. Россия Дәүләт Думасындагы Мөселман фракциясендә сәркатип булып эшли. Кокандта корылган хөкүмәттә башта милек эшләре министры, соңрак премьер-министр була. Совет власте урнаштырылгач, Истанбулга, аннары Франциягә китеп, Парижда төпләнеп кала. 1929–1939 елларда «Яшь Төркестан» мәҗмугасын бастырып килә. «Прометей» оешмасының чараларында катнаша. Җитди хезмәтләр язып калдыра. Икенче бөтендөнья сугышы көннәрендә Германиягә әсир төшкәннәрне туплаган лагерьларның берсендә йогышлы чир эләктерү аркасында Берлинда вафат була.
4 Гомәр бәй – Гомәр Терегулов.
Монтазам – тәртипкә салынган хәлдә.
Вәҗһелә – мөнәсәбәт белән, сәбәп белән.
Иштиракь арзусы – катнашу теләге.
Истикъбальда бакалым – киләчәктә карарбыз.
Тәгъкыйб идейорлар – күзәтәләр.
Вакытым мөсагыйд улса – вакытым булса.
Урада манигълар юкса – монда киртәләр булмаса.
Һанги – нинди.
Уградыгыны – тап булуын.
Мәрак идейорым – кызыксынам.
Комисә япылды – комиссия төзелде.
Уграшыйорлар – тырышалар.
Игътимада лаек – ышанычка лаек.
Әминиять – ышаныч.
Мөнсәлибдер – «юктыр» мәгънәсендә.
Бәклийорым – көтәм.
Ислях итдерде – үзгәртте.
Мәгаттәәссеф – үкенечкә.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 55-57.