43. Рәшит Рәхмәти Аратка

1930, 14 ноябрь

Хөрмәтле Рәшид әфәнде!

Мәктүбегезне алганга шактый вакыт үтте. Җавап яза алмадым, гафу итәсез. Эшләр бик күп булды. Зөхрә Кошайга1 зур эш эшләп булмады. Моннан үз арада туплап, 120 марка кадәр бер сумманы Таһир адресына күндердек. Аңарга Финляндия адресыны бирдем. Румынияда «Әмәл» мөдире Мөстәҗап Фазыл әфәндегә язсаңыз, бәлки, бер нәрсә чыгарыр. Анкарада Кәмал Локман2 бер эш эшли алыр, ләкин минем аларга язып сорашырга, мәгаттәәссеф вакытым мөсәгыйд түгел. Бу бетте.

Икенче мәсьәлә. Мәҗмугада сезнең мәкалә-фәлән чыкмады. 15 октябрь хакындагы хисап та Ләбибнекенә3 охшый. Күптән инде, сәркатиблек исеменә дип, монда хариталар алып булу хакында мәктүб язылган иде, җавап булмады. Шул эшләрне, булдыгы кадәр юлга куеп, эшләрнең баруы төртелми торган гарызда хәл ителүе матлубтыр. Моңганчага кадәр җыелышып утырышуларыңыздан да һичбер хат-хәбәр булмады. Табигатьләр килеп җитмәсә дә, эш ягыннан карап, эшчелектә иптәшлек ясау авыр нәрсә түгелдер, шуны мөмкин кадәр мөлаемана идарә итеп алып баруыңызны үтенәм.

Харита мәсьәләсе фәүкылгадә мөһим бер хәлгә керде. Монда хәзер французчага, ләһчәгә бер пропаганда әсәрен тәрҗемә иттерәмез4. Шуның эчендә харита булу лязем. Бу хакта материал алышуга, бу яктан ярдәм итеп була иде. Ләкин сезнең тарафтан һичбер хәрәкәт сизелмәде. Киләчәк мәҗмугага мөхәкъкак бернәрсә кертеңез һәм дә киләчәктә дә иштиракь итеп барыңыз. Эш гомуми эш булганга, Ләбибкә үпкәләүдән, әлбәттә, бик югары торырга тиештер. Хушыңыз.

Рәбига ханымга сәлам. Әгәр мәкаләңезне аннан үткәрү уңайсызлык ясаса, монда күндереңез. Ләкин бу номер өчен инде алай итәрлек вакыт калмагандыр. Монысын аннан гына кертеңез.

Гаяз Исхакый

14 ноябрь, 1930

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Рәшит Рәхмәти Аратка. Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 8 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.

1 Зөһрә Кошай – 20 нче еллар башында Германиянең Дрезден шәһәрендә педагогика факультетын тәмамлаган татар кызы.

2 Кәмал Локман – озак елларТөркиянең энергетика министры булган, беренче нефть инженеры.

3 Ләбиб – Әхмәт Ләбиб Каран – табиб, шагыйрь, галим.

4 Монда хәзер французчага, ләһчәгә бер пропаганда әсәрен тәрҗемә иттерәмез. – Әлеге әсәр 1933 елда Парижда урыс һәм француз телләрендә, 1934 елда япон телендә, 1938 елда поляк телендә чыккан “Идел-Урал” очеркы булса кирәк.

 

Мөсәгыйд түгел – мөмкинлек бирми.

  Гарызда – рәвештә.

  Матлубтыр – сораладыр.

  Мөхәкъкак – һичшиксез.

  Иштиракь итеп – катнашып.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 56-57.

Җавап калдыру