45. Садри Максудига

1933, 9 гыйнвар

Кардәшем Садри!

Мәктүбеңне алдым. Гадиләнең1 муаффәкыятенә чук мәмнүн улдым. Без һәппемез сәламәт. Сәгадәтлә дамад бәй2 бу сәнәйе Берлинда кичерәчәкләр. Сәгадәтең кәндесенең докторасының китап шәкелендә нәшер иделмәсилә мәшгуль. Бән декабрьнең 15 ләрендә Будапештада булындым. Урада биркач көн каларак, маҗарларың тюркологлары галим адәмләр илә тәмаса кәлдем. Маҗарстан бөек […] Атилланың бәйрәменә хәзерләнейор. Вә буңа мөмкин кадәр бөтен Туран милләтләрен иштиракь итдермәк өчен чалышыйор. Урада улдыгым вакыт күрдегем тюркологларың һәпсе Зәки Вәлиди әфәндедән бәхес итде. Зәки Вәлиди Будапештайа киләрәк төрек тарихы корылтае хакында конферанс вирмеш. Вә маҗар дөньясына бу вакыйгаларны тәмамән хилафе хакыйкать уларак гөстәрмәйә чалыша вә кәндесенең таред иделмәсенә гайне корбан сүзен вирмеш. Кәндесене икенче Галилей3 кеби гөстәрмәк өчен бөек гайрәт сарыф итмешдер. Төрек тарихы корылтаен  гүлүнечвазгыятә куймак эстәмеш. Вә бөтен тарих әнҗемәнен япдыкларыны гыйльме фәннән могаер бер такым җаһил инсанларың шивәнлеге кеби тасвир итмешдер. Тәмасда булынган зәвата, мәсьәләнең бөйлә улмадыгыны сөйләбрәк, хакыйкатьне аңлатмайа чалышдым. Фәкать вакытым тар улдыгындан вә күрә белдегем зәват да мәхдүд улдыгындан Зәки Вәлидинең фәна тәэсирен тәгъмир идә белдем, диямийорым. Вәхаләнки бөтен төреклек намына шәрәф уларак тарих вә дил корылтайларының әҗнәби голяма мәянында вә тюркологлар арасында бөйлә тәзйикъ иделмәсе төрек дошманлары өчен матлуб улса ула белер. Фәкать безем өчен, шөбһәсез, бу хәрәкәт зарарлыдыр вә тәгъмирә мохтаҗдыр. Зәки Вәлиди шимдиге көндә Вийанада яшәмәкдә. Төрек дустлары вә тюркологлары зәһәрләмәклә мәшгульдер. Маҗарстанда Вийанадагы маҗар институтында бәдава яшәмәк өчен бер ода ала белмеш. Вийанада алман гыйлем даирәләрендән маддәтән ярдәм алмак фикрилә уграшыйормыш. Вә кәндесенең Истанбул дарелфөнүн профессоры улдыгын иддигаэ идәрәк, кулай тарафындан доктора алмак өчен чалышайормыш. Төрекләрнең гыйльми хәрәкәтләре хакында бүген дә ялан фикерләр дагытан дошманлар юк дәгелдер. Бунларың мәянында Зәки Вәлиди исемендә бер хәрифнең улмасы да гариб бер шәй дәгелдер. Кирәк Идел-Урал, кирәк Төркестан төрекләре хакында һәп фәна фикерләр йирләшдермәклә мәшгуль бер әфәндедән Төркия төреге вә инкыйлабы, гыйльми эшләр хакында тугры фикерләр сөйләмәсене бәйләмәк чоҗуклык олурде. Буның өчен без бу хәрифнең сөйләдекләренә әһәмият вирмәячәгез вә вирмәя белейорыз. Ялгыз Төркиянең әхвалене гаять сатхи рәвешдә аңлайан төрек дустлары, тюрколог галимләр буның ялан вә ифтираларын гыйлем намындан сөйләмеш бер төрек «профессорының» […] дия кабул итмәячәкләрендән иминмесез? Бу хәрифнең безем ватандашымыз улмасы безә бу хосусда аеры бер вазифа вирмидерме? Бән, бунлары дүшүнәрәк, Зәки Вәлиди хакында белдегем мәгълүматы тупладым. Вә бунлары сиңа күндерейорым. Вирдегем мәгълүматлар гайне хакыйкатьдер. Бунлары Гадиләдән Анадолу төрекчәсенә чәвертеп, истифадә итмәсе лязем улан зәвата вирә белерсең. Бәнемчә, Зәки Вәлиди хакында вә аның соң рәзаләте хакында Аурупа гыйлем даирәләрен тәнвир итмәк өчен тәрҗемәи хәлендән бәгъзе бер шәйләрен кайд идеп, гыйльми яланларындан бәгъзе бер йирләрен аларак бер рисалә французча нәшер итмәк ийи улырде. Бәһемәһаль, мәгариф вәкаләтеме, тарих корылтаемы бу хакда бер тәдбир алмасы вә бу эшдә безем шималь төрекләренең дә әлләрендә улан мәгълүматлар илә ярдәмдә булынмасы ляземдер. Бәнем Зәки Вәлидинең мөхиббе улмадыгым чук мәгълүм улдыгындан, бәне шаһид кеби гөстәрмәк догру улмас фикерендәем. Бу хосусда бәһемәһаль изһаре хакыйкать вазифасы бөтен төрекчеләрә гаид улдыгы кеби хәрифең һәмшәһри улмак сыйфатилә сиңа да гаиддер. Камилә ханыма, Гадиләйә, Наиләйә чук сәлам.

Гаяз.

9 нчы гыйнвар. 1933. Варшава

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Мирас» журналының 1997 елгы 10 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.

1 Гадилә – Гадилә Айда (1910–1993) – С. Максудиның олы кызы, филология фәннәре докторы, профессор. Истанбул университетының әдәбият факультетында француз филологиясен укыта. Матбугатта актив катнаша, яхшы мөхәррир буларак таныла. Әтисе вафатыннан соң университетны калдырып, Анкарага күчә, дипломатия өлкәсендә дә үзен күрсәтә, Тышкы эшләр министрлыгында Төркиянең Италиядәге илчесе вазифасын башкара. Сенатор булып ялга чыга.

2 Сәгадәтлә дамад бәй – Г. Исхакыйның кызы һәм кияве Таһир Чагатай турында сүз бара.

3 Галилей Галилео Галилей (1564–1642) – итальян физигы, механик һәм астроном, шагыйрь, филолог, тәнкыйтьче.

 

Муаффәкыятенә – уңышына.

  Чук мәмнүн улдым – бик шатландым.

  Дамад – дөресе: дамат – кияү, кызының ире.

  Урада биркач көн каларак – анда берничә көн калып.

  Тәмаса кәлдем – бәйләнешкә кердем.

  Хилафе хакыйкать уларак гөстәрмәйә чалыша – хакыйкать каршы булуын күрсәтергә тырыша.

  Таред иделмәсенә – куылуына.

  Гүлүнеч – көлкеле.

  Тарих әнҗемәнен япдыкларыны гыйльме фәннән могаер бер такым җаһил инсанларың шивәнлеге кеби – тарих җәмгыятен оештыручыларны фән гыйлеменнән аермалы бер төркем надан кешеләрнең кайгыруы кебек.

  Мәхдүд – чикле.

  Фәна тәэсирен тәгъмир итә белдем – начар тәэсирен төзәтә алдым.

  Бөйлә тәзйикъ иделмәсе – басым астында калуы.

  Матлуб – кирәк нәрсә.

  Вийана – Вена шәһәре.

  Бәдава – бушлай.

  Иддигаэ идәрәк – дәгъва итеп.

Ялан фикерләр дагытан – ялган фикерләр тараткан.

 Хәрифнең – түбән кешенең.

Гариб бер шәй – ят бер эш.

Сатхи – өстән-өстән генә.

  Ифтираларын – яла ягуларын.

  Чәвертеп – тәрҗемә иттертеп.

 Рәзаләте – түбәнлеге, яманлыгы.

Тәнвир итмәк – яктырту.

  Кайд идеп – теркәп.

Бәһемәһаль – һичшиксез.

Тәдбир – чара.

 Мөхиббе – якын дусты.

  Изһаре хакыйкать – хакыйкатьне күрсәтү.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 58-60.

Җавап калдыру