1933, 6 июль
Мөхтәрәм капитан әфәнде! 1
Агымдагы елның март ахырында Сезнең йортта очрашу вакытында минем Ерак Көнчыгышка сәфәрем мәсьәләсе2 хәл ителгән һәм шунда ук миңа Берлинда сәяхәтнең маршрутын һәм аның өчен кирәкле чыгымнарның күләмен ачыклау тапшырылган иде.
Берлиннан әйләнеп кайткач һәм апрельнең 20 ләрендә Сезнең өйдә бу хакта мәгълүмат биргәч, минем юлга чыгуымны 14 июньгә билгеләү турында килешенгән иде. Әмма миңа билгесез сәбәпләр аркасында сәфәргә чыгу вакыты кичектерелде. Бу нәрсә көтелмәгән хәлләр белән бәйләнгәндер дип уйлап, мин сәфәрем июль аенда инде, һичшиксез, башланыр дип ышанган идем. Сәфәремнең вакытын ахыргача ачыклау өчен мин, берничә мәртәбә Сезгә очрашу билгеләвегезне сорап, мөрәҗәгать иткән идем, ләкин, кызганычка каршы, вәгъдә ителгән очрашу билгесез вакытка күчерелде. Хәзер исә минем июль аендагы пароходка да эләгә алмавым ачыкланды. 12 августта китәчәк пароходка өлгерә алуыма да шикләнәм. Безнең эшнең үзенчәлеген, мөһаҗирләребезнең бөтен дөньяга таралганлыгын, хезмәткәрләребезнең бик аз санлы булуын искә алсак, һәр югалтылган сәгать эшебезнең берәр пунктына төзәтеп булмаслык зыян китерә. Бу – бердән. Ә икенчедән, без Ерак Көнчыгыштагы дусларны сәфәребез турында һәм андагы корылтайларны, конференцияләрне, җыелышларны безнең килүебез вакытына, ягъни август яки сентябрь аена туры китерү кирәклеге хакында искәрткән идек. Һәм алардан моңа инде уңай җавап та алган идек. Безнең соңга калуыбыз дәрәҗәбезне һәм абруебызны төшерә. Өченчедән, Төркиядән алган мәгълүматларыбызга караганда, ГПУның мөселман дөньясы буенча резиденты Түрәкулов3 Ерак Көнчыгышка үзенең агенты Ибраһимовны4 җибәрә. Ул, әлбәттә, анда билгеле бер күрсәтмә белән, ягъни безнең колониядә генә түгел, Ерак Көнчыгыштагы бөтен мөселманнар арасында, шулай ук Кытай Төркестанында таркаулык тудыру өчен бара. Бу хакта бернинди дә шикләнү булырга тиеш түгел.
Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, хәзергә мизгел белән бәйле һәм хәл итүне сорый торган тагын күп кенә мәсьәләләр җыелды.
Бәян ителгән уй-фикерләрне күздә тотып, Сездән, капитан әфәнде, минем Ерак Көнчыгышка баруымны тизләтүебезне, моның өчен тизрәк кабул итү вакытын билгеләвегезне һәм бу хакта миңа хәбәр итүегезне сорыйм.
Сезне ихлас хөрмәт итүче Гаяз Исхакый
Варшава, 6 июль, 1933
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Билгесез капитанга. Хат, Ф. Мусин тарафыннан рус теленнән татарчага тәрҗемә ителеп, «Шәһри Казан» газетасының 1998 елгы 20 февраль санында «Милләтпәрвәр хатлары» исеме астында басылып чыкты. Текст шуннан алынды. Оригиналы табылмады.
1 Мөхтәрәм капитан әфәнде! – Нинди капитан булуы төгәл билгеле түгел. Хатның эчтәлегеннән дә аңлашылмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, Г. Исхакый Ерак Көнчыгыштагы мөһаҗирләрне берләштерү эшендә ярдәм итүләрен сорап, Польша хәрби разведкасы капитаны Хараткевич һәм шулай ук капитан Новаков дигән кешеләр белән хат алышкан һәм шәхсән күрешкән.
2 …минем Ерак Көнчыгышка сәфәрем мәсьәләсе… – 1933 елның көзендә Г. Исхакый Япониянең башкаласы Токиога бара. Аның төп максаты Кытайда, Маньчжуриядә, Япониядә һәм Кореядә яшәүче татарларны бер үзәккә туплау була.
3 Түрәкулов – Исмәгыйль Терегулов – Харбиндагы мөселман мөһаҗирләре оешмасы рәисе.
4 Ибраһимов – Габдерәшит Гомәр улы Ибраһимов (1857–1944), җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклесе. «Мөселман иттифакы» җитәкчеләреннән.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 60-61.