1939, 10 октябрь
Хөрмәтле Мөхәммәдҗан әфәнде! 1
Большевиклар шәһәремезне алудан ярты сәгать кенә элек2 Романия тупрагына чыгарга муаффәкъ булып, башымызны куртардык. Һәммәмез хәзер сау-сәламәт Төркиядә3. Әмин бәй әле Романиядә. Ул да киләчәк. Сезнең саулыкдан һәм дә безнең егетләрнең4 исәнлегендән һичбер мәгълүматым юк. Шул мәгълүматны мөмкин кадәр бирүне үтенәм. Егетләр Хәсәнгә5 язсалар, ул сиңа язып торадыр. Моның берлә бергә алачак 500 златоның яртысы минем өемнең фатирларын түләргә тотылсын, яртысы егетләргә укулары өчен бирелсен (ягъни Кәбир, Габделәхәд, Галиуллага). Әгәр мөмкин булса, өчесе дә минем өйдә торсалар, яхшы булыр иде. Андан соң башка эшләр хакында Мөхәммәдгәрәй бәй6 берлә күрешүне риҗа итәм. Кайбер нәрсәләрне Варшавада тотар өчен, кайберләрен Хәсәнгә күндерер өчен аңарга риҗада булындым. Мөмкин кадәр әйберләр, китапларның саклануы өчен […] риҗа итәм. Миндә саулык. Сезнең саулыкны бик беләсем килә. Хатны тапшыручы аркылы һәм дә Хәсән аркылы миңа хат язарга тырышыңыз. Камилә7 кайтып өлгердеме? Гаян әфәнде чыгып кала алдымы икән?
Хушыңыз. Барыңызга да сәлам.
Гаяз Исхакый
10 октябрь. 1939. Истанбул
Адресым: Sira Selviler, № 75.
M-me Sotiracopolo Hanesende. Beyoglu. Istanbul.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Мөхәммәдҗан әфәндегә. Автографның күчермәсе ТӘСИның Кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендә саклана (135 ф.). Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Мөхәммәдҗан әфәнде – Варшавада яшәүче татар мөһаҗире, тумышы белән Горькийдан булса кирәк.
2 Большевиклар шәһәремезне алудан … элек… – 1939 елның 1 сентябрендә Польшада сугыш башланганда, Г. Исхакый Варшавада була. 10 сентябрьдә көчле һөҗүмнәр булу сәбәпле, Г. Исхакый, Румыния аша урап, Төркиягә китәргә мәҗбүр була.
3 Һәммәмез хәзер сау-сәламәт Төркиядә. – Г. Исхакый Төркиянең Истанбул шәһәренә килеп урнаша.
4 …безнең егетләр… – Г. Исхакый Варшавадан киткәндә өендә калган Гали Акыш, Әхәд (Габделәхәд) Тениш, Кәбир Канбир күздә тотыла.
5 Хәсән – Гали Акыш истәлекләрендә еш кына телгә алынган, Кытайның Хайлар шәһәреннән күчеп килгән, Гаяз Исхакыйның якын дусты Хәсән (1912–1989) булса кирәк.
6 Мөхәммәдгәрәй бәй – Варшавада яшәүче татар мөһаҗире, тумышы белән идел-ураллы булса кирәк.
7 Камилә – Мөхәммәдҗан әфәнденең кызы.
Романия тупрагына – Румыния җиренә.
Куртардык – коткардык.
Риҗа итәм – үтенәм.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 72.