1940, 8 гыйнвар
Истанбул. Кәбир, Габделәхәд, Галиулла!
Сезнең исән-саулыгыңызны ишетдем. Мөхәммәдгәрәй бәйнең сезгә ярдәм итүенә дә сөендем. Мондан төрек консулы киткән иде1. Ул сезгә монда килергә (әгәр теләсәгез) визалар бирергә булган иде. Һәм дә юллыкларыңызны да җиңеләйтергә сүз биргән иде. Барып чыга алдымы-юкмы, белмим. Әгәр минем фатир һаман үзеңездә булса2, әйберләрне, хосусән китапларны саклап, фатирда береңез калса, мәсәлән, Кәбир әфәнде, яхшы булыр иде. Әгәр инде барыңыз да китәргә булсаңыз, Мөхәммәдҗан әфәнде берлә киңәшләшеп, әйберләрне, китапларны ышанычлы бер йирдә сакларга бирерсез. Кием-салымның, керләрнең никадәресен китерә алсаңыз, шулкадәресен алып килеңез. Җәйге ак киемләремне, ак эшләпәмне, табагымны, үземнең чәй эчә торган стаканым һәм ашы берлә кашыгымны һич дә калдырмаңыз. Кәгазьләр, китапларны һичбер югалтмаңыз. Яшел тышлы чемодандагы бөтен китаплар, рәсемләр, кул языларын йә ышанычлы бер йирдә (мәсәлән, Гафур абзыйда) калдырыңыз, йә алып килеңез. Минем банка сандыгындагы язуларым ни булып калды? Аларны да биргән булсалар, югалтмаңыз. Монда килергә чыксаңыз, бик аз акча тотып, бик икътисад берлә хәрәкәт итеңез. Истанбулга ни вакыт килүеңездән хәбәр биреңез. Истанбулга килгәч, автомобильгә йә хамалга: «Отельгә инеңез», – дип, әмер генә бирмәңез, үзеңезне бик бәһале отельгә куярлар да, эшдән чыгарсыз. «[…]» (төрбәдә) яисә «Мөсәррәт» отелен сораңыз. Отельнең бәһасен сатулашып кереңез.
Хушыңыз. Хат языңыз.
Гаяз Исхакый
8 гыйнвар, 1940. Истанбул
Адресым: Sira Selviler, № 75.
M-me Satirocopolu Hanesende Taksim. Istanbul.
Телеграмм өчен кызыл берлә әйләндерелгәнләрнең кирәге юк.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Кәбир Канбир, Габделәхәд Тениш, Галиулла Акышка. Хат ТР МАда Гали Акыш фондында саклана. Фонд тасвирланмаган. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.
1 Мондан төрек консулы киткән иде. – Варшавадагы Төркия илчесенең киңәшчесе Вахит Басмачы, Төркиянең Польшадагы илчелеге урнашкан бинаны бушатып, илчелекне ябар өчен 1940 елның 2 гыйнварында Берлиннан Варшавага килә (чөнки сугыш башлангач, илчелекнең нормаль эшләү һәм яшәү шартлары калмаган була). Ул Г. Исхакыйдан Гали Акыш, Әхәд Тениш һәм Кәбир Канбирнең өчесенә бер хат бирә. Анда, әгәр теләсәләр, Төркиягә бару һәм төрек паспорты алу мөмкинлеге турында сүз бара. Алар бу тәкъдимне һич икеләнмичә кабул итәләр. Вахит Басмачы Гаяз Исхакыйның дусты булу сәбәпле, алар ярты сәгать эчендә Төркия җөмһүрияте ватандашлары булып китәләр.
2 Әгәр минем фатир һаман үзеңездә булса… – 1938 елның 4 октябрендә Варшавада Г. Исхакый белән танышканнан соң, Г. Акыш үзенең дусты Әхәд Тениш белән бергә Г. Исхакыйның торак йортыннан ярты чакрым ераклыкта поляк гаиләсенең бер бүлмәсендә яши башлыйлар. 1939 елның 1 сентябрендә Польшада сугыш башланганда, Г. Исхакый да, Г. Акыш та Варшавада булалар. 10 сентябрьдә көчле һөҗүмнәр булу сәбәпле, Г. Исхакый Румыния аша Төркиягә китәргә мәҗбүр була. Г. Акышны дуслары белән Варшавада үзенең өендә калдыра. Гали Акыш, Кәбир Канбир, Әхәд Тениш 1940 елның 26 февралендә поезд белән Төркиягә киткәндә, Г. Исхакый (Тамка, 42–19) фатирыннан «Милли юл» журналының 11 еллык саннарын гына өч нөсхәдә ала алганнар. Варшавада, мәсәлән, «Кызыл Татарстан», «Кызыл Башкортстан» газеталары, «Чаян» журналлары кала. Г. Исхакыйның мөһим документлары «Банк господавчой»ның («Экономический банк») саклау кассасында була, әмма банк бинасы фашист бомбалары тарафыннан юк ителә.
Кул языларын – кулъязмаларны.
Хамалга – йөк ташучыга.
Отельгә инеңез – кунакханәгә урнаштырыгыз.
Мөсәррәт – шатлык, сөенеч.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 73-74.