54. Хәмид Зөбәер Кошайга

1945, 30 декабрь

Кардәшем Хәмид Зөбәер бәй!1

Сезә русча тарихың тәрҗемәсене һәм дә Тарих курумына яздыгым мәктүбе күндерейорым2. Зәхмәт улса да, мөмкин кадәр чабук, шу кягадләре тарих курумына тәслим итмәңезе вә әлләрендән мәкъбуз алмаңызы риҗа идәрем. Әгәр мәкъбуз сорамак гадәте […] улса, урадагы гореф-гадәт үзәринә хәрәкәт идәрсеңез. Тәрҗемә тасхих иделде. Макинәдә яздырма мәсьәләсе агыр улдыгындан ийиҗә узады. Шимди шу тәрҗемәйе кабул итдермәк вә парасын алмак калыйор. Бу эшдә дә сезең ярдәмеңезә мохтаҗмын. Тәрҗемәнең берничәсен күндерейорым. Әгәр эстәсәләр, копиясе дә вар. Фәкать унсының тасхихы даһа тәмам дәгел. Бу хосусда кәнделәре бер сүз сөйләмәсәләр, сез дә хәтерләтмәңез. Әгәр эстәсәләр, у копиясен дә күндеререм. Фәкать уны бәйләмәдән мөгамәләсе күреләрәк, парайы чабук күндертмәйә гайрәт итмәңезе чук риҗа идәрем. Тарих курумына яздыгым мәктүбе ачык күндерейорым. Уны да әүвәлән кәндеңез укыңыз. Соңра тәкъдим идәрсеңез. Китабы сезә тәкъдим идән зат безем һәмширәләрдән. Анкара лисасында тарих мөгаллиме Мәэмүнә Ылгаз ханымдыр. Гәчән сәнә «Сөембикә» исемендә бер китап нәшер итде3. Әсәре чук гүзәлдер. Гомумән, әдиблегә чук кабилияте   вар бер ханымдыр. Нәгыймә ханыма4 гарзы хөрмәтләрлә сәламләр. Күрсәңез, Локман5 бәйләрә дә мәга гаилә сәламләр.

Китабы алдыңыз вә тәслим итдеңездән күчүк бер мәктүблә бәне хәбәрдар итмәңезе чук риҗа идәрем.

Хөрмәтләрлә, Гаяз Исхакый
30 декабрь, 1945. Истанбул.

Адресым: Çagaloglu Süreyya paşa apar.

Mullim Kasim nezdende, 9 dairede. Istanbul.

Мәэмүнә Анкарайа кидәмәде. Бундан тулае пакетым кичекде. Шимди Газиз Мәрасифлә күндермәк эстәйорым.

Гаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Хәмид Зөбәер бәй – Хәмид Зөбәер Кошай (1897–1978), хәзерге Татарстан Республикасы Тукай районы Теләнче Тамак авылында ярлы гаиләдә туа. Әти-әнисе белән 1909 елда Төркиягә китә. 1916 елда урта белем бирә торган мәдрәсә тәмамлый. Армиягә алынып, солдат буларак ул Венгриягә барып эләгә. 1919–1923 елларда Венгриянең зур галиме – телче һәм тарихчы Д. Неметның шәкерте булу бәхетенә ирешә. 1924–1925 елларда Берлин университетының этнография һәм музей эшләре кафедрасында Банг Кауптан белем ала. Нәтиҗәдә немец, француз, венгр һәм төрки телләрне белүе өстенә археология, этнография, музейлар һәм фольклор буенча да белгеч булып өлгерә. Ул ЮНЕСКОның ачык һавадагы музейлар бүлеге рәисе, Германия археология институтының, Германиядәге Йена университеты антропология җәмгыятенең, Фин археология җәмгыятенең, Төркиядәге биш-алты җәмгыятьнең әгъзасы була. Төркиядәге иң борынгы Алаҗа-Һөйүк шәһәрчеген беренче булып ача һәм тикшерә. Күп халыкларның авыз иҗатын тикшерүче булып таныла. Гомеренең икенче яртысында иң күренекле музей белгечләреннән берсе була. Төркиядәге барлык музейларның, шул исәптән Истанбулдагы атаклы Топ-Капы музееның да, баш сакчысы булып эшли. ЮНЕСКОның музейлар комиссиясе эксперты, соңрак аның ачык һавадагы музейлар бүлеге җитәкчесе итеп сайлана. Хәмид Зөбәер Кошай үз ватанын да онытмый. Аның Идел һәм Урал буендагы төрки халыклар – болгарлар һәм башкортлар тарихына багышланган хезмәтләре бар.

2 Сезә русча тарихың тәрҗемәсене һәм дә Тарих курумына яздыгым мәктүбе күндерейорым. – Әлеге язмалар сакланмаган.

3 Мәэмүнә Илгаз ханымдыр. Гәчән сәнә «Сөембикә» исемендә бер китап нәшер итде. – Бу хаста мәгълүмат әлегә ачыкланмады.

4 Нәгыймә ханым – Хәмид Зөбәер Кошайның хатыны булса кирәк.

5 Локман – Камал Локман (1899–1976), Казакъстанда Казаклы дигән җирдә туа. Атасы Оренбургтан. Истанбулда укыган. 1930 елда Франциядә нефть тармагы буенча югары белем ала. Нефть сәнәгатенең барлык өлкәләрендә эшләп, Төркиянең Нефтехимия үзәк идарәлегенең күп кенә идарәче вазифаларына ирешә. Төркиянең беренче нефть инженеры. Анкарадагы татар мәхәлләсе җитәкчесе. 1953–1970 елларда Кытайдан һәм Япониядән килгән мөһаҗирләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсендә күп ярдәм итә. Туган-тумачаларының каберләрен зиярәт итәр өчен Ташкентка килеп, шунда вафат була.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 74-75

 

Курумына – оешмасына.

  Тәслим итмәңезе – бирүегезне.

  Мәкъбуз – алынганны раслаучы язу, расписка.

  Үзәринә – буенча.

  Тасхих иделде – төзәтелде.

  Ийиҗә узады – шактый озакка сузылды.

  Бәйләмәдән – көтмәстән.

  Лисасында – лицеенда.

  Кабилияте – таланты, сәләте.

  Мәга гаилә – бөтен гаиләсе белән.

  Апар – апартамент, зур торак йорт.

  Нәздендә – янында.

  Кидәмәде – бара алмады.

  Бундан тулае – шул сәбәпле.

Җавап калдыру