55. Хәмид Зөбәер Кошайга

1946, 12 февраль

Кардәшем Хәмид бәй!

Мәктүбеңезе алдым. Буның аркасында Тарих курумының парасы да килеп чыкды. Аны да банкадан алдым. Уларның таләпләре буенча, бу мәктүб берлә бергә хакы каләмемдән ваз кичүем хакындагы кәгазьне имзалап күндерәм. Моны тугрыдан-тугры да күндерә ала идем. Бөтен бу эшләр сезнең васита берлә йөргәнгә, сезне тагы бер мәртәбә борчып, сезгә күндерәм. Вә шул кәгазьне Тарих курумына бирүеңезне үтенәм. Акчаның бу кадәр тиз бирелә белүендә мөхәкъкак сезнең ролеңез бик зур булды. Мин әле айлар кичәр, әллә ниләр булыр, яңа язарлыклар ясарлар дип көтеп тора идем. Бу фәүкылгадә җәдиткә бераз шашып та калдым. Бу хезмәтеңез өчен сезгә күпдин-күп рәхмәтләр укыйм. Олуг бәйнең дә дустлыгы булды булырга кирәк. Аңарга да минем тәшәккерләремне белдереңез. Инде бу эш бетде. Курумың тагы тәрҗемә ителүен теләгән русча әсәрләре булырга кирәк. Әгәр тагы шундый берәр китап булса, мәгалмәмнүния алыр идем. Инде русча тәрҗемәнең ысулына ийиҗә мәләкә ясадыгым өчен, тагы яхшырак да эшли алыр идем. Шул хосусда да үзләре берлә күрешеп, сөйләшеп, мине тәнвир итсәңез иде. Минем үземдә фәлән әсәр тәрҗемә ителсә иде дигән бер фикер хәзергә юк. Бәлки, Әкъдәс бәйдә1 берәр китап хакында шундый фикер бардыр. Әгәр биркач китап күрсәтсәләр, монда Төркиядә булганларын карап, фикеремне яза белермен.

Әлегә хушыңыз. Нәгыймә ханыма хөрмәтләрлә, сәламләр.

Кардәшлеклә, Гаяз Исхакый
12 шөбат, 1946. Истанбул.

Җавабыңызны көтеп калам. Миндә картлык простат хасталыгы төсендә тәбәллер итде.

Бу хасталык бу кышда шактый иләрләде, бәлки, бер гамәлият йапылмасы да лязем улачак. Татсыз бер хасталык вә гамәлияте дә чук җитди, имеш. Бакалым.

Гаяз

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Әкъдас бәй – Әкъдәс Нимат-Курат (Әкъдәс Нигъмәтов, 1904–1971), Татарстан Республикасының Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) мөгаллим гаиләсендә туа. Бөгелмәдә гимназия тәмамлый. 1921 елда ачлыктан интегүче Идел буена ярдәм оештыручы Американың АРА компаниясенә булышу өчен Ригага җибәрелә. Бераздан ул Берлин университетының тарих факультетына укырга керә. 1927 елда аны тәмамлый, ә 1928 елда философия фәннәре докторы дәрәҗәсе алып, Төркиягә китә. 1971 елда автомобиль бәрелешендә һәлак булганчы, Анкара университетында тарих һәм география факультеты профессоры булып эшли. Аның төрек, немец, француз һәм инглиз телләрендә йөздән артык хезмәте басылган. Алар, нигездә, Көнчыгыш Европадагы төрки халыкларның борынгы һәм урта гасыр тарихына багышланган.

 

  Мөхәкъкак – шиксез.

  Тәшәккерләремне – рәхмәтләремне.

  Мәгалмәмнүния – шатланып.

  Мәләкә – өйрәнү, күнекмә.

  Мине тәнвир итсәңез – миңа хәбәр итсәгез.

  Биркач – берничә.

  Тәбәллер итде – билгеле булды.

  Иләрләде – көчәйде.

  Бакалым – карарбыз.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 75-76.

Җавап калдыру