Оренбург тарафыннан бюро әгъзасы булып эшләшер өчен яшь юристымыз Нәҗип әфәнде Корбангалиев Петроградка китте1.
Бүген-иртәгә Мәскәү мөселманнарының бюрога әгъза итеп сайланган затлары да китәчәк.
Уфаның йибәргән әгъзасы2 күптән хезмәт итеп тора. Димәк, өч-дүрт көндә бюро бөтенләй ясалып бетәчәк, атна-ун көндә бюроның өч шәһәрдән килгән өч әгъзасы элгәредән дә фракциягә бергә хезмәт итә торган Сәлимгәрәй мирза Җантурин берлән дүртәүләшеп эшкә керешәчәк.
Русия мөселманнарының хокукый ихтыяҗлары бик күп булганга, әлбәттә, өч-дүрт кешелек бюро гына бөтен эшләрне алып бара алмаячактыр.
Фракция янындагы эшләрнең Мәкәрҗә өстендә шул халык бик азлык итәчәктер. Ләкин әле болай булуы да бик зур сөенечле эштер вә киләчәктә милләт булып тора белүемезгә өмидне уята торган күңелле фалдыр. Бабайларның «башланган эш – беткән эш» дигән мәкальләре бар. Бюро эше дә никадәр әле башлану дәверендә генә булса да, моның тәмамлыгын да күрү бик еракта түгелдер. Иншалла, Русиянең буена җәелгән мөселманнар шул башланган эшне ярты юлда калдырмаслар, иншалла, халкыбызның хокукый, сәяси ихтыяҗларына чит кеше булып карамый торган аңлыларымыз матди вә мәгънәви ярдәмнән кире тормаслар.
Бюро булды. Бөтенләй шартлары китерелеп үк булмаса да, эшне алып барырлык бюро хәзер булды. Инде шуны ныгыту, шул бюроны милли ихтыяҗымызга нисбәтән зурайту гына калды.
Хәзерге көндә бюроның әгъзалары әле Уфа мөселманнарының, Мәскәү сәүдәгәрләренең, Оренбург мөселманнарының вәкилләреннән генә гыйбарәт. Хәзергә кадәр әле өч ай мөддәтендә шул өч шәһәрнең мөселманнарына башка мөселманнар үз вазифаларын үти алмадылар.
Элгәреге заманнарымызда милли хәрәкәтләремездә беренче сафта торган Казан, беренчелекне Уфага биргән кебек, икенчелекне дә Мәскәүгә оттырды, өченчелекне Оренбургтан ярышып ала алмады. Дүртенчелекне, белмим инде, кемгә бирергә тора торгандыр. Казанның бу кадәр артка калуының, Идел буе мөселманнары арасында зурлык, байлык, халыкның күплеге берлән беренче урында торган Казанның зиярәт өсте кебек тып-тын торуының хариҗи сәбәпләре дә юк түгелдер. Казан түрәләренең лөзүменнән артык шөбһәләнүләре дә манигъ була торгандыр. Моның иң зур сәбәбе, шөбһәсез, Казан татарларының хәзердә кичерә торган әхвале иҗтимагыяләрендәдер.
Казан соңгы елларда көтүчесез калган көтү кебек торды да китте. Шул тору аркасында үзенең берлеген югалтып, мәгънәви яктан көчсезләнде. Аның һәр урамында үзенә бер «олуг» чыгып, үз хәлкасына таба халыкны борырга кереште. Эш берлән, халыкка файда итү берлән түгел, халыкка файда иткән булып уйнау берлән, милләткә хезмәте берлән түгел, «милләткә хезмәт итәм» дигән сүз берлән, спекуляция ясау берлән халыкны үзенә бормакчы булды. Шул максатка ирешер өчен һичбер васитадан чиркәнмәде. Кара көч, мал көче, гайбәт, интрига, сагыя . һәммәсе ходка йибәрелде.
Шуның аркасында нинди генә мәсьәлә чыкмасын, милли булсынмы, дини булсынмы, берничә даирәнең интригасына корал булудан котыла алмады.
Бюро мәсьәләсе дә шулай булды. Монда партияләр сугышырга, гизле сугышырга кереште. Мәсләк өчен, максат өчен түгел, сугышу-кычкырышуга башка эш юк дип ышанганга тотынды.
Әлбәттә, монда «фәләннең бюрога баруы миңа муафикъ, йә миңа уңгайсыз»лыкларның да, шәхси мәнфәгать яклары да зур роль уйнады, ләкин күбесе бу кычкырышу, бу итәк асты тарткалашуына картага азартланып киткән кеше кебек кенә керде.
Менә шуның аркасында Казан үзенең әүвәлге урынын югалтты. Шуның аркасында алтмыш мең мөселманлы Казан утыз-кырык мең кешедән мөрәккәб Мәскәү сәүдәгәрләре кадәр милли тойгы барлыгын исбат итә алмады. Йөзәр елдан бирле мәркәз булып килгән Казандагы көчләр бу көннәр генә Мәскәүгә җыелган утыз-кырык мең мөселман кадәре генә дә һиммәт, гайрәт күрсәтә алмады.
Инде Казаннан бер генә үтенеч калды. Ул да – шул ясалып килә торган бюроның эшләнеп бетүенә манигъ булмау, бюроның эшләргә дип куйган программасын тутыруына аяк чалмау. Моның өчен Казан өстенә йөкләтелгән актыккы бер милли бурыч бар. Ул да – бюроның хәзерге һәйәтенә интрига кертеп, аларны эшләүдән мәхрүм итәрлек бер хәлгә китерердәй кешене вәкил иттереп йибәрмәү.
Хәзерге бюроның әгъзалары, иттифакый уларак, сүздән битәр эш сөючеләрдән мөрәккәб. Боларның барысының да артында шәхси гайрәт берлән үткән авыр юлларда биек таулар күренеп тора. Боларның берсенең дә гамәл дәфтәрендә сәясәткә осталык, интрига ясый белүгә маһирлык дигән сыйфатлар юк. Боларның берсенең дә эшләргә дигән уйларында, милли файдага дигән омтылуларында милли мәнфәгатьне спекуляциягә чыгару дигән карта юк.
Боларның барысының да башында җыйган саф мәгълүматлы, күңелендә халкының хокуклы булуына иман, йөрәгендә шул милли омтылуларны алып барырлык көче генә тулы.
Болар тормышның кара юлларыннан керергә өйрәнмәгәннәр. Болар итәк асты тартышуларга чыныкмаганнар. Болар интрига берлән эш итәргә алышмаганнар.
Шуның өчен Казан кеше йибәрәчәк булып та, интригант кешене күндерсә, аның бюрога вә шуның аркасында бөтен халкыбызга иткән хезмәте бәүлиснең иткән хезмәте белән бер булачактыр.
Казанда шул хакта куркынычлар күз алдына басып торса да, башка шәһәрләрдә дә мондый куркулар юк түгелдер. Шуның өчен алардан да кеше йибәрелгәндә, эшли белүенә башка, оешып эшли алырлык саф милли өмидле сахибе булу кебек сыйфатларны шарт итәргә тиештер.
Бюроның эшләячәк эше, әлбәттә, фәүкылгадә күптер. Ләкин хәзерге көндә безнең Идел буе мөселманнарының гына түгел, Кырым, Кавказ, Төркестан, Кыргыз даласы мөселманнарының һәммәсенең иң авырткан йирләре – рухани эшләремездер.
Әби патша заманындагы эшләнгән законның – 150 елдан бирле рухани тормышымыз хакындагы төзәтелмәгән законның – дини ихтыяҗларымызны үтәргә йитмәвендәдер. Идарәи руханияләремезнең исляхы, мәхәллә тәшкилаты, рухани мәдрәсәләремезнең мәгълүм закон астына алынуы, вәкыфларымызның идарәсе закон берлән тәгаен ителүе беренче дәрәҗәдәге эшләремездәндер.
Шуның өчен «бюро», фракция берлән бергәләшеп, шул хактагы закон ляихәсене ашыгычлык берлән хәзерләргә тиештер.
Икенче дәрәҗәдә, шөбһәсез, һәр йирнең мөселманнарының хокукының тигезләнүе мәсьәләсе.
Земстволар, шәһәрләргә сайлаулар, Төркестанда йир ала алмаулар, кыргыз даласына мөһаҗәрәт итә белмәүләр, Төркестан, Казакъстанның Думага әгъза сайлаулары, [Государственный] советта мөселманнарымыздан әгъза булындырулар… вә һәказә, вә һәказә…
Болар, әлбәттә, бик күптер. Моңгарга башка фракциянең үзенең ясалуы хакында да бик күп эше бар. Ун елдан бирле, мәсәлән, хисабы бирелмәгән. Ун ел эчендә, мәсәлән, фракциянең җыелган материаллары бер хәлгә китерелмәгән. Ун елдан бирле мәсьәлә бер мәртәбә депутатларымызның мәҗмуг речьләре берлән халкымыз таныштырылмаган. Ун елдан бирле фракциягә килгән төрле йир мөселманнарының теләкләре-үтенечләре бер йиргә җыелып, бер фикер чыгарылмаган.
Эш күп, эшче генә аз.
Файдаланырга торучылар күп. Бу көнге көндә бурычны үтәүчеләр генә аз. Ашлык өлгергәч, ашарга торучылар күп. Бу көнге көндә орлык чәчкәндә, кечкенә генә түтәлгә җитәрлек тә орлык бирүчеләр аз.
Алай да эшләргә кирәк.
Саныңызның азлыгына да карамаенча, эшегезнең күплегеннән дә курыкмаенча эшкә башлаңыз.
Иманыңыз юлдашыңыз булсын. Алла могниеңез булсын.
Милләт сүз көтми, эш көтә.
Милләт спекуляциядән туйды, эшкә сусады.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Бюро булды. «Сүз» газетасының 1916 елгы 8 апрель (43 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Фракцияләр башкарасы эшләрне координацияләү һәм депутатларның җәмгыять белән бәйләнешен көчәйтү максатында IV Дәүләт Думасындагы фракцияләр каршында махсус бюролар булдырылган. Мөселман фракциясенең дә шундый бюросы оештырыла һәм ул 1916 елның мартында эшли башлый. Башта аңа Казан, Уфа, Оренбург һәм Троицк вәкилләре генә кергән.
1 Нәҗип әфәнде Корбангалиев Петроградка китте. – Әлеге бюро әгъзасы, адвокат (Харьков университетында укыган; Троицкидан) Мөхәммәтнәҗип (Нәҗип) Корбангалиев (1866.1918 дән соң) турында сүз бара, 1917 елда Милләт мәҗлесе делегаты.
2 Уфаның йибәргән әгъзасы… – Шакир Мөхәммәдъяров (1883.1967), юрист, публицист, әдәби әсәрләре бар; 1916 елда мөселман фракциясе янындагы бюро әгъзасы.
Мәнсуби – билгеләнеп.
Нәмайндәләрен – вәкилләрен.
Хариҗи – тышкы.
Хәлкасына – ягына, боҗрасына.
Васитадан – әмәл, чарадан.
Гизле – яшерен.
Мөрәккәб – монда: торган, гыйбарәт.
Һәйәтенә – хәленә.
Бәүлиснең – полициянең.
Сахибе – хуҗа, иясе.
Тәшкилаты – оешмасы.
Мөһаҗәрәт – күчеп китү.
Вә һәказә – һәм башкалар.
Мәҗмугъ – җыелган.
Могниеңез – ярдәмче, булышчыгыз.
Гайнән – үзгәртелмичә.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 209-212.