КИҢӘШ МӘҖЛЕСЕ

Дүртенче мәҗлестә Троицк вәкиле имам Габдерахман әфәнде Рәхманкулов1, кыргыз җәмәгать хадимнәреннән Икенче Дума әгъзасы Бүкәйханов2, «Казак» гәзитәсе мөхәррирләреннән Байтурсунов3 һәм дә урта казакълыктан бер әфәнде4 бар иде.

Мәҗлес ачылгач та, «Бюро төзү» комиссиясенең доклады тыңланды. Комиссиясенең докладчигы сыйфаты берлән Сәлимгәрәй мирза Җантурин сүз алды һәм дә түбәндәгечә фикерен ачты: «Үткән мәҗлестәге хазируннарның бюро төзү лязем дигән карарларына карап вә Дума әгъзаларының Думада кирәгенчә хезмәт итеп барыр өчен фракция читтән килгән көчләргә мохтаҗ дигән фикерен алга тотып, без бюро хакында уйлаштык. Безнеңчә, мөселман эшләрен Думада кирәгенчә алып барыр өчен, мотлакан, фракциягә эштәшчеләр кирәк. Фракциянең үз көче берлән генә Думадан үтә торган мөселман мәнфәгатьләрен мөхафәзә итәргә генә түгел, шуларны күздән үткәреп, җентекләп торырга да көче җитәрлек түгел, бәлки, Думадагы әллә никадәр комиссияләрдә эш итәрлек итү лязем. Думаның гомуми мәҗлесләрендә булыну тиеш. Думадан бик күп үтә торган закон ляихәләрен карап чыгу тиеш. Думадагы фракцияләрнең һәрбер хәрәкәтен җентекләп тору тиеш. Хөкүмәтнең мөселманнарга йөртелә торган һәрбер әмерләрен, фәрманнарын, хәрәкәтләрен тәхлил итеп тору тиеш. Моңгарга башка илемездәге хәлләр дә шома гына бармаганга, аннан да бер туктамаенча зарланулар, үтенүләр явып торганга, аларга да ярдәм кулы сузу тиеш.

Шуның өстенә тагы мөселман тормышында һичбер төрле кичектерүне кабил түгел берничә ляихәләремезне дә хәзерләү лязем.

Бу йөкнең никадәр зур икәнен аңлаган һәркемгә күренеп тора. Шул зур милли йөкне өстерәр өчен өч-дүрттән узмаган депутатларымызның саны һичбер төрле җитү ихтималы юктыр. Аларның көчләре, сәгатьләре мәхдүд булганга, шул депутатлар өстенә генә бөтен эшне ташлау хатадыр. Думадагы бөтен фракцияләр, хәтта иң зурлары да, читтән көчләр китереп эшләтергә мәҗбүрләрдер. Шуның өчен мөселман фракциясенең хезмәте халкымыз теләгәнчә барсын дисәк, мотлакан, фракциягә ярдәмгә итешер өчен бюро тәэсис итү ляземдер.

Без бюро ясауда әсасән менә шул фикергә килдек.

Бюро, аз дигәндә, дүрт кешедән мөрәккәб булырга тиеш. Бюро әгъзалары, фракциядәге депутатларымыз берлән бергә утырышып, закон проектлар хәзерләү дәрәҗәдә мәгълүмат, тәҗрибә сахибләре булырга тиеш (юристлар булуы матлуб). Бюро әгъзаларының хезмәт мөддәтләре бер елдан ким булмаска тиеш. Бюро әгъзалары, мөселман фракциясенә иптәш булып килеп, фракциядә уянган мәсьәләләрнең һәммәсенә дә иштиракь итәргә тиеш.

Бюро әгъзаларының мәгънәви хокуклары Дума әгъзаларыныкы берлән бер дәрәҗәдә булынырга тиеш.

Бюроны тәэсис итүдә, бюрога әгъзалар табуда ике төрле юл мөзакәрә ителде. Берсе – фракциянең үз чакыруы берлән Русиягә таралган эшлекле мөселманнарны җыю. Икенчесе – зур шәһәрләрдән Казан, Уфа, Оренбург, Троицк, Мәскәү вә башкалардан бюрога яраклы бер кешенең вәкил иттереп җибәрелүе.

Фракция үзе чакырганда, халык күзе алдында уңгайсызлык булмасын өчен, «фракция үзе теләгәннәрне генә чакырды» дигән шөбһәне уятуны фракция әгъзаларымыз теләмәгәнгә, без дә шәһәрләрдән сайлап җибәрү ысулында туктадык. Ләкин шул ысулда безнең алдымызда тагы бер уңгайсызлык килеп басты. Ул да – бер-бер шәһәрдән мөселманнарның күпчелекле бер урыннан үзләренчә бик олуг булган кешеләрен җибәреп, ул әфәнденең бюро хезмәтенә тәмамән ярамау ихтималы. Мәсәлән, Әстерхан төрле көчләрдән куркып, арага кертергә шикле булган бер учительне җибәрә. Каргалы «анда дин эшләренә фракциядә зуррак әһәмият бирергә тиеш» дип, хөрмәтле бер хәзрәтне, ләкин ляихә төзү эшләре берлән һичбер яктан таныш түгел мулланы, мөәзинен җибәрә.

Шул уңгайсызлыктан котылыр өчен, без, комиссия әгъзалары, хәзерге киңәш мәҗлесе тарафыннан бюрода булуы тиеш табылган затларның исемнәре тәртип ителсен вә шул затларның килүләре матлуб иттереп күрсәтелеп, сезләрдән халыкка мөрәҗәгать ителсен, дидек.

Бюроның малия ягында комиссия менә нинди фикергә килде.

Бюроның дүрт әгъзасының хәя тәэминнәре депутатлар вазифасыннан ким булмаска тиеш. Шул затларның эшләячәк эшләрендә, хезмәтләре үрчемле булсын өчен, укыган яшьләрдән, студент, курсисткалардан мәгълүм мәгашка ялланган могавиннәр булырга тиеш.

Фракция берлән бюро арасындагы галяканы йөртә торган вазифага алынган секретаре булырга тиеш. Фракция берлән бюроның фатир һәм дә канцеляриясе булырга тиеш.

Шулай идарә итәргә егерме биш, утыз мең чамасында еллык расхуд кирәк. Шул акчаны, әлбәттә, халыктан җыеп алу лязем. Ләкин шул мәсьәләнең малия эшен башкаруны фракциягә тапшыру мәслихәт күрелмәде. Чөнки фракция болай да бик күп эш берлән күмелгәнгә, аның вакыты юктыр. Икенчедән, фракция берлән бюро әгъзалары арасында мәгаш алу, мәгаш бирү мөнәсәбәте ике арага суыклык төшерү ихтималы юк түгел. Шуның өчен бюрога вәкил җибәрүдә Уфа мөселманнарының башлап күрсәткәннәре үрнәккә тотылырга мәслихәт табылды. Ул да – һәрбер зур мөселман шәһәре үз тарафыннан хәяты тәэмин ителгән бер вәкил җибәрә вә шуның могавине өчен, канцелярия расхуды өчен мәгълүм сума тәгаен итә. Мәсәлән, Казан, Оренбург берәр кешене шулай күндерәләр (Уфа вәкиле хәяты тәэмин ителеп, анда тора инде). Мөселман фракциясе эше бөтен Русия мөселманнарының эше булганга, әлбәттә, моңгарга кечкенәрәк шәһәрләр, авыллар да катышырга тиеш. Алардан киләчәк сумалар берлән фракция өчен булуы лязем күрелгән дүрттән артык әгъзаларны чакырырга тотылырга тиештер. Менә безнең комиссиянең бюро хакындагы күрсәткән планы».

Сәлимгәрәй мирзадан соң мин Сәлимгәрәй мирзаның хәтереннән чыгып калган бер маддәне тутырдым. Ул да – әгәр мөмкин булса, бюрода Төркестан, Кыргыз, Кавказ эшләренә махсус аерым-аерым бюрочыклар ясалса иде, вә шул мөселманнарның мәсьәләләре шул бюрочыкларга җыелса иде, вә шул бюрочыкларның башларында вәкил булып кыргыз кардәшләремезнең дә үз вәкилләре, төркестанлыкта Төркестан вәкилләре, Кавказныкында Кавказ вәкиле утырса иде.

Комиссиянең доклады шактый зур мөзакәрәләр уятты. Хазируннан берсе (белмим, Габдерахман әфәнде, белмим, Шакир әфәнде5) бюрога шактый зур сума күрсәтә: «Бу суманы халыктан алырга кирәк. Безнең халык җәмәгать эше эшләргә өйрәнмәгән. Моңганчы эшләгән җәмәгать эшләремез һәммәсе дә эшләүчеләр тарафыннан «садака» ителеп эшләнеп килде. Татарның иң зур баеда җәмәгать эшен эшләшүдә үзенең бурычы бар дип, татарның һичбер даирәсе дә җәмәгать эшен үземез эшләргә тиеш дип эшләми, шул юлда өстенә төшкән йөкне һичбер төрле күтәрми. Билгакес, әллә кемнәрнең эшләгәннәрен яратмаган булып сөйләп йөри. Аннан соң бездә җәмәгать эше кадәр бәһасез нәрсә юк. Татар фикере буенча, укучылар өч-дүрт тәңкәгә университет бетерергә тиеш, егерме-утыз тәңкәгә җәмәгать эше артыннан йөрүчеләр шул мөселман эшен эшләп бетерергә тиеш.

Халыктан егерме биш, утыз мең сумалар акча алынса, гади халык шуннан бик зур нәтиҗәләр көтәчәк. Аның бөтен ихтыяҗлары шуның берлән тәмам үтәлергә тиеш дип карап, күзгә ташланырлык бер эш күренмәсә: «Әй, юкка әрәм иттек, егерме биш мең сум бит ашадылар җәмәгать малын, безнең писарь Иван Ивановичка егерме тәңкә биреп, прошение яздырсак, анда шәп була иде диюләр бик күп булыр», – диде.

Шул сүзләргә каршы халыкның үз мәнфәгатен аңлатмаган чагында андый күңелсезлекләр булмый хәле юк. Татар халкының, мәгаттәәссеф, аңлы дигән кыйсеме әле җәмәгать эше матди вә мәгънәви яктан үз вазифасы-бурычы икәнен белә алганы юк. Ул әле һаман читтән килә торган көч моның акчасын, көчен сарыф иттермәенчә эшли торган әүлиямы, фәрештәме көченә ышанып, сүз көтеп ята. Ләкин аның аңлаганын көтеп торырга хәзер вакыт мөсәгыйд түгел. Бүредән курыккан кеше урманга бармыйдыр, ди. Мөселман җәмәгать эшендәге кешеләргә алай бик назик, тиз үпкәләүчән булырга ярамый. Шул акчаны халыктан алырга тиеш, халык бирергә тиеш. Мадам ки эшнең эшләнүе шул кечкенә сумага баглы, киләчәк буыннарга тәэсире булачак. Шул зур эшне уртада калдырырга ярамый, диелде.

Бер әфәнде: «Ник менә Кавказдан акча табу юлы каралмаган, ник Төркестаннан, ник кыргызлардан алыну юлы каралмаган?» – диде. Бу мәсьәлә тагы яңгы сүзләргә юл ачты.

Мөзакәрәләрдән моңганчыга кадәр гомумән фракция эшләрен алып баруның матди йөге Идел буе мөселманнарының җилкәсенә генә төшкәнлеге, Кавказ мөселманнарында дәүләте зур кешеләр бик күп булса да, болар арасында, ингамиянә күрә, медаль, чин, мактау бирелми торган милли эшләргә бирергә ихласы бар кешеләр бик азлыгы сөйләнелде.

Мәҗлес, комиссиянең фикеренә кушылып, докладта күрсәтелгән әсасларда бюро ясауны лязем тапты вә шул хактагы киңәш мәҗлесенең биргән карарын халыкка белгертер өчен киңәш мәҗлесе рәисе Котлыкай мирзага тапшырды.

Хазируннар шул бюроны булдырырга ярдәм итәргә сүз бирештеләр. Моннан соң элгәреге мәҗлесләрдә ачык калган «тәрәкъкыйпәрвәр блок»6 мәсьәләсе килеп басты. Бу мәҗлестә Котлыкай мирза: «Мин блок рәисе Сидловский7 берлән күрешеп сөйләштем. Сидловский, аерым милләтләрнең теләкләрен блокның үз программасына кертә алмыймыз, дип рәсми әйтте», – диде. Шул мәсьәлә вакытында озын моназарәләр китте.

Блокның мөселманнарның теләгенә әһәмият бирмәвен халыкка ачыграк күрсәтү лязем түгелме дигән бер мәсьәлә туды. Бер кыйсем халык мөселманнарның үзләренең тормышларына иң кирәкле булган бер мәсьәлә хакында, мәсәлән, идарәи руханиянең исляхы, мөфтилек сайланып куелуы хакында бер ляихә кертеп, блокның пәрдәсен ачарга кирәк, блок шул мәсьәләдә безнең теләмемезгә ярдәм итсә, тавыш бирсә, бик яхшы, бирмәсә, безнең теләкләремезгә дошманлык вазгыятен алса, халык күрсен, диелде.

Шуннан блокның гайре милләтләрнең теләкләренә каршы нинди вазгыять алуын күрсәтер өчен депутат Җәгъфәрев8: «Трудовая группа» Дума ачылгач ук, Русиядәге милләтләр арасында хокукта мөсавәт булсын дигән ләйхә кертмәкче булган иде. Думага кертеләчәк ляихәләргә утыз депутатның имзасы лязем булганга, шул өстенә трудовиклар, социал-демократлар, мөселманнар вә гайре рус депутатлар берлән генә утызга җитмәгәнгә, кадетлар вә прогрессистлардан бәгъзеләренең имзалары алынган иде. Блок үзенең әгъзаларының шул ляихәгә имза куюлары кирәкмәгән эш тапты да, блок әгъзалары имзаларын алдылар да ляихәне кертү бер атнага . читтән килә торган оппозиция депутатлары килүгә кадәр кичекте», – диде.

Шул бәяннан соң мин: «Хәзер инде, мәсәлән, без бюро ясасак, шул бюро бик тырышып эшләп, үземезгә кирәкле ляихә өлгертсә, шуны Думадан үткәрергә имкян бармы һәм дә шул ляихә кертер өчен генә дә утыз имзаны таба алмаенча аптырап калмыймызмы?» – дигән сөаль бирдем. Фракция әгъзаларының җавабына күрә, без хәзер дә суллардан һәм дә Караулов группасыннан9 утыз имза таба аламыз. Ләкин бөтен закон проектларының үтүе хәзер, мотлакан, блокның ихтыярында гына. Чөнки күпчелек аларда. Бәгъзе берсен блокта фракцияләрнең фикерләрен булдыру ихтималы булмаганын үткәреп булыр иде.

Троицк имамы Габдерахман әфәнде: «Без хәзер блокта булсак, безнең мөселманнарның бөтен теләкләрен блок күтәрешер идеме?» – дигән сөаль бирде.

Аңгарга каршы бирелгән җавапта, блокка кермәвемезнең бер сәбәбе гайре рус милләтләргә мөсавәт маддәсе принцип уларак кабул итмәү булганга, әлбәттә, шәһәрләр, земстволарга сайланулар, мәктәпләремезне ислях хакындагы ляихәләремез блокның националист әгъзаларын кол аеру ихтималы булганга, аларны үткәрмәсләр иде, диелде.

Имам әфәнде: «Алай булса, безнең халыкта «блокка керсәк бар да була иде, блокка керми иткән хатадан бер эшемез дә эшләнми», – дигән фикер дөрест түгел. Мадам ки безнең иң кечкенә ихтыяҗларымызны да күзгә алмаган блокка фракциянең кермәве савап дип аңлыйм», – диде.

 Бүкәйханов җәнаблары: «Фракция, блокка керсә дә, аягын-кулын бәйләгән булыр иде. Хәзер эшләргә чит көч килә, эшләве үз ихтыярында, блокка кермәскә тиеш», – диде.

Садри әфәнде10 блок берлән тагы сөйләшү ляземлеген алга куйды.

Озын сүздән соң ике төрле формула тавышка куелды.

Берсе: блокның хәзерге программасына гына разый булып, мөселман фракциясе блокка керсенме?

Зур бер күпчелек: «Кермәсен», – дип тавыш бирде.

Икенчесе: блокның программасына үз теләкләремезне кертер өчен мөзакәрәләр ясалсынмы?

Монысына күпчелек: «Милли, дини мәсьәләләремездән мәгълүм теләүләрнең теземен кабул итүе принцип итеп мөзакәрә ясалсын», – диде.

Шуннан соң Гайса мирза Еникиев өченче предложение кертмәкче булды. Аныңча, «Мөселман иттифакы» блокка кермәскә дә тиеш, чыкмаска да тиеш. Блокка дуст та булмаска тиеш, дошман да булмаска тиеш. Блоктан башта да тормаска тиеш, аның берлән агып та китмәскә тиеш. Аннан сулда [да] булмаска тиеш, уңда да булмаска тиеш. Өсттә дә булмаска тиеш, астта да. Хасыйле, игътикад китапларында «Аллаһе Тәгалә хәзрәтләренең нинди сыйфатлары булса, шуларның барысы берлән дә мөселман фракциясе сыйфатланган булырга тиеш» формуласы аңлашылмаса да, үзенең фикерен ачык иттереп әйтү киләчәктәге үзенең сәясәтенә уңгайсызлык килер төсле булганга, әллә ниләр сөйләп, йөз яшереш уены сызылды. Мәҗлестә тагы бик күп мәсьәләләр булса да, бик күп вакытны ашады. Рәис әфәнде йомшаклык итеп, аны кырт итеп кисә алмады. Бик күп вакыт әрәмгә китеп, халык ярма тегермәне әйләнүдән бик ялыгып беткәч кенә, мөфтилек мәсьәләсе мөзакәрәгә куелды.

Мәсьәлә: иң әүвәл безнең Идел буе мөселманнарына үзләре теләмәгән бер шәхесне мөфти ителеп куелуы11. Аның ничек мөфтилек урынына менәр өчен эшләгән хәрәкәтләре рус вә татар гәзитәләрендә язылды. Матбугатка чыкмаганы хакында тагы материаллар бар. Соңгы көннәрдә булган бәгъзе бер арестларны шул мөфтилек мәсьәләсенең бер йимеше дип сөйләнелә. Фракция шул хакта допрос ясамыймы, диелде. Котлыкай мирза, җавап биреп, «Мөфтилек мәсьәләсе хакында фракциядә материал күп, ул хакта тәшәббестә булыну хакында фракция әгъзалары арасында ихтиляф юк. Фракция бу мәсьәләдә кулыннан килгәнне эшләячәк. Ләкин әле хәзер запрос ясаумы, башкача кузгатумы мәсьәләсе хакында ачык җавап бирә алмыйм. Арестларның мөфтилек берлән мөнәсәбәте булса, мәсьәлә башка төс ала. Бездә рус депутатлары да рухани бер мәнсабны донос урыны ясарга разый түгелләр» мәалендә җавап бирде. Шуннан соң мәсьәлә икегә бүленеп китте. Берсе – идарәи руханиямезне ислях хакындагы ляихәне тиз өлгертеп, кирәк, булган идарәи руханиямездә, кирәк, булачакларында (мәсәлән, кыргызларда) мөфтилек мәнсуби сайлау берлән булсын дигән принципны кабул иттерү.

Бу мәсьәләне ашыктыру ляземлеген Кырым вәкилләре дә сөйләделәр. Аларда да мөфтилек мәсьәләсе, бездәге Баязидов мәсьәләсе кебек үк булмаса да, шулай булырга хәзерләнеп тора. Шуның өчен мөфти мөселманнардан сайлансын дигән бөтен мөселманнарның теләген тизрәк закон хәленә китерелсә иде. Шуның аркасында төрле департаментлардагы мөселманнарның әмәлен, гарызын сатып көн күрүче сатлык писарьләргә пакь рухани мәнсабларны былчыратырга юлны каплыйсы иде, диелде.

Икенче – хәзерге Идел буенда мөфти булып утыртылган Баязидов хакында. Моның хакында киңәш мәҗлесендә сүз бик озайды. Аларны язып утыру стратегически яктан мәслихәт булмаганга ябык калдырыла. Ләкин арада Баязидов калсын инде дигән бер зат та булынмады вә фракция катгыян шул мәсьәләне Дума минбәреннән ачарга булуын вәгъдә итте.

Мәҗлес шуның берлән тәмам булды*. Киңәш мәҗлесләре бетте итеп игълан ителде.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Киңәш мәҗлесе. «Сүз» газетасының 1916 елгы 26 февраль (26 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Габдерахман әфәнде Рәхманкулов – Троицк шәһәре мулласы.

2 Бүкәйханов – Алихан Букәйханов (1870 яисә 1866 . 1937), Семипалат өлкәсеннән I Дәүләт Думасы депутаты, казакъ публицисты.

3 Байтурсунов – Әхмәт Байтурсунов (1873.?), шагыйрь, тәрҗемәче, дәреслекләр авторы, 1913–1918 елларда казакъ телендә чыккан «Казакъ» газетасы нашире.

4 …урта казакълыктан бер әфәнде… – ХV гасыр ахырында оешкан Казакъ ханлыгы өч җүздән торган: Олы җүз, Кече җүз, Урта җүз. Г.Исхакый телгә алган кеше традицион рәвештә чыгышы белән Урта җүзгә караган.

5 Шакир әфәнде – Шакир Мөхәммәдъяров.

6 «тәрәкъкыйпәрвәр блок» – IV Дәүләт Думасының алты фракциясе катнашында төзелгән блок («прогрессивный блок»).

7 Сидловский – Сергей Илиодорович Шидловский (1861.1922), рус сәяси эшлеклесе, эре җир биләүче; IV Дәүләт Думасында октябристлар лидеры, «тәрәкъкыйпәрвәр блок» бюросы рәисе.

8 Җәгъфәрев – Мөхәммәд Йосыф Җәгъфәрев.

9 Караулов группасы – Михаил Александрович Караулов (1878.1917), II һәм IV Дәүләт Думалары депутаты, IV Думада «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ка якын позицияне биләгән.

10 Садри әфәнде – Садри Максуди.

11 …мөфти ителеп куелуы. – Сүз 1915 елда Диния нәзарәтенә мөфти итеп куелган Сафа Баязидов турында бара.

Фракциянең – газетада: фракция.

Мөхафәзә итү – яклау, саклау.

Тәхлил итеп – анализлап.

Кабил түгел – кабул итми торган.

Мәхдүд – чикләнгән.

Тәэсис итү – төзү.

Малия – финанс.

Могавин – ярдәмче, урынбасар.

Галяканы – элемтә, бәйләнешне.

Мөсәгыйд түгел – мөмкинлек бирми.

Мадам ки – чөнки.

Ингамиянә – яхшылык итүгә караганда.

Мөсавәт – тигезлек.

Хасыйле, игътикад китапларында – кыскасы, иман китапларында.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 160-166.

Җавап калдыру