Безнең Русия мөселманнарының мәдәни мәсьәләләренең иң авыры мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсе икәне мәгълүмдер. Шул мәктәп-мәдрәсә эшләре берлән Идел буе татарлары . без унбиш елдан бирле уграшамыз. Ислях, димез, тәртип, программа, димез, дәрес китаплары сайлау, имля мәсьәләсене хәл итү, димез, шулар хакында гәзитә вә журналларымызда моназарәләр ачамыз, комиссияләремездә эшлимез. Мөгаллимнәр җәмгыятенең 6 нчы елдагы булган Казандагы съездында мәктәпләр өчен бер программа да кабул иткән идек. Аннан соң төрле шәһәрләрдә, төрле мөселман җыелган урыннарда бер генә түгел, әллә ничәшәр киңәшләр булып үтте, һәммәсендә дә төрлечә карарлар кабул ителде. Ләкин уку-укыту эшен юлга салырга муафикъ булынылмады.
Үткән ел, Уфа земствосының чакыруы буенча, егерме бишутыз кешеле мөтәхассыйсларның кыйраәт китаплары сайлау, имля эшләү хакында киңәшләре булды. Шундагы мөтәхассыйслар земствоның ибтидаи мәктәпләре өчен кирәкле китапларны сайлап, бөтен мөгаллим-мөгаллимәләргә үрнәк күрсәттеләр.
Шул көннәрдә Оренбург земствосының мөрәҗәгате берлән Уфа земствосы мөселман мәктәпләренә гам бер программа төзер өчен вилаятьләрендә мөселман булган земстволардан мөселман мөтәхассыйс вәкилләр чакырып, зур бер съезд ясый дигән хәбәрләр язылды вә шул эшнең фагыйлиятькә чыгуы хөкүмәтнең рөхсәтенә генә баглылыгы беленде. Иншалла, җәйгә шул съезд булып, Идел буе мөселманнарының ибтидаи тәгълимнәренә яраклы бер программа ясап бирер.
Бу мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсе Кавказ кардәшләремездә бик кызу дәверен кичерде. Анда да мәктәп-мәдрәсәнең хәле пәришан икәнлеге игътибарга алынып, Тифлистә учительләр, мөгаллимнәр, җәмәгать хезмәтчеләренең съезды бу ел гына булып алды, вә Кавказ наместнигының кушуы буенча хәзер мәктәп-мәдрәсәләргә программа эшләнә башлады.
Ничек булып чыгар?
Кавказ мөселманнарының дини, милли ихтыяҗларын үтәрлек булырмы?
Безнең Идел буена үрнәккә алырлык булырмы? Киләчәк күрсәтер.
Хәзер инде кизү Кырымга килеп җитте.
Безнең Идел буенда мәктәп-мәдрәсә исляхы фикере кырымлы, бакчасарайлы Исмәгыйль баба Гаспринскийның исеме берлән баглы булганга, Кырымдагы мәктәп-мәдрәсә исляхы хәзер кизүгә куелды, дигән сүз гаҗәбрәк тоелыр.
Безнең Идел буе халкына мәктәп-мәдрәсә исляхы иң әүвәл Кырымда беткәч кенә, Исмәгыйль баба безгә дә нурын җәйде кебек аңлана иде. Ләкин бу – хата. «Һичкем илендә пәйгамбәр булмый» дигән мәкаль Исмәгыйль бәк хакында да дөрест чыкты. Идел буенда мәктәп-мәдрәсә исляхының бабасы дип танылган Исмәгыйль баба – Идел буенда биш мең ибтидаи мәктәп ачылуга мәгънәви остаз булган Исмәгыйль баба – үлмәс борын, Кырымда рәтләп танылмады. Җеназасы күтәрелмәс борын, Бакчасарайның яры астында бөтен Русия мөселманнарының мәдәни остазлары ятканы бөтен ислам галәмендә сизелсә дә, Кырымда беленмәде. Шуның өчен аның мәктәп-мәдрәсә исляхы дигән фикере бөтен Идел буена, Кавказга, Төркестанга, Мисыр, Һиндкә, Иранга тәэсир йөртсә дә, Кырым мөстәсна булып калды. Мәхәлләсендә Зынҗырлы мәдрәсәсе генә дә аның уе, фикере берлән файдалана алмады. Менә моннан утыз ел элек мәктәп-мәдрәсә исляхы дигән, Кырымнан киң Русиягә сәяхәткә чыгарып җибәрелгән фикер Кырымга әйләнеп кайтты. Айның кояш әтрафында ясаган дәвере кадәр вакыт үткәреп, бер дәвер ясап кайтты. Бу Кырым егете чит илләрдә йөри-йөри үзгәргәнме, әллә ул егет Кырымнан киткәндә Кырымның агалары, мирзалары, какилары, голямалары, әһелиясе йокыда булганда, төсен-битен күрми калганнармы . аны яңгы кеше итеп каршы алдылар.
«Ислях әфәнде» килгән!
Ишек кага!
Сәлам бирә…
Боерсаңыз!
Кырымның Духовное управлениесе шул яңгы кунакны каршыларга 23 февральгә галиләрен, мирзаларын, агаларын чакырды. Шул яңгы кунак моннан элек Кырымның Бакчасарай шәһәреннән, кыя астыннан чыгып киткән Исмәгыйль бәк Гаспринскийның тумасы Кырымның үз углы икәнен ул хәтеренә дә китермәде. Күңел өчен генә дә шул «Ислях әфәнде» мәҗлесенә Исмәгыйль бабаның «Тәрҗеман»ыннан карарга гына да кеше чакырмады.
Мәсьәлә анда түгел. Исмәгыйль баба төрек-татар милләтенә иткән хезмәтен «мине онытмаңыз» дип эшләде, «Ислях» дигән углы үз йортына, үз иленә кайткач, үзе мәрхүм булгач булса да кайткач, әлбәттә, аның җаны рәхәтләнәчәк, сөенәчәк, кабереннән торып, зур күзләре берлән Кырым мәктәп-мәдрәсәләренә «бакышлар» җибәрәчәк.
Ләкин бит ул Кырым Духовное управлениесенә яңгы туган булып килеп кергән «Ислях әфәнде» утыз ел элек, тугач та, безнең Идел буена очып килгән иде. Ул бездә үскән иде, һавада очып йөри торган хәлдән чыгып, бездә гәүдәләшкән иде, бездә балигъ булган иде. Аның Кырымга хәзер тәпи-тәпи барып кергән аяклары бездә ныгыган иде. Шуның өчен Кырым зыялыларының, мирзалары, агаларының, голямаларының шул «Ислях әфәнде»нең бабасын инкяр итүләренә безнең кәефемез китәргә хакымыз бар.
Кырым мәктәп-мәдрәсә исляхы мәсьәләсе мөзакәрә ителгәндә, шул исляхның бабасы Исмәгыйль бәкнең икенче углы «Тәрҗеман»ның мәҗлескә чакырылмавына… [Бер абзац бозылган, өстенә кәгазь ябыштырылган. Укып булмый.]
Исмәгыйль баба онытылса да, ислях керде. 23 ендә утызлап мөселман алдында мәктәп-мәдрәсә исляхы мөзакәрә ителде. Ибтидаи мәктәпләр юк авылда да яңгыларны ачарга, барларын ислях итәргә, бөтен мәктәпләргә бер программа кабул итәргә карар чыгарылды.
Аның берлән генә калмады, мәдрәсә мәсьәләсенә дә тиелде. Аның «Гавамил» укыла торган пустханәләре1 уку йорты булырга тиеш табылып, аларны да милләт, дин мөхафәзәсе өчен кирәкле хезмәтләр итәргә чакырылды. Голяма, мирзалар, агаларның киңәшләрендә мөдәррисләр, мөгаллимнәр чыгарыр өчен ибтидаи мәдрәсә (дөресте, дарелмөгаллиматлар), имамнар, хатиблар чыгарыр өчен мәдрәсәи рөшдиләр, казыйлар, мөдәррисләр чыгарыр өчен мәдрәсәи галиләр дигән өч кыйсемгә бүленергә мәслихәт ителде. Шул бүлекләрнең һәммәсендә дүртәр ел укып, унике елда тәмам итәргә карар ителде.
Программасына фөнүне җәдидә кертү, русчаны гимназияләрдәге кадәр укыту да кабул ителде. Бу кабуллар принцип уларак кына булганга, шуларны эшләп бетерер өчен махсус комиссия сайланылды. Аның берлән генә дә калмады, мәктәп-мәдрәсәләрне карар өчен калдырылган вәкыф мәсьәләсе мөзакәрәдән үтте. Шул вәкыфтан кирәгенчә файдалана белүне тикшерү өчен үзенә махсус вәкыф комиссиясе аерылды. Әлбәттә, әле бу мәҗлестә бер эш тә пешмәде. Без, Идел буйлары, андый мәҗлесләр берлән билфигыль хезмәт арасында ничә вә ничә еллар үтәргә лязем икәнен тәҗрибәләр берлән белгәнгә, Кырымда мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсе ислях ителде дип кабул итмимез. Алай да шул киңәшләре берлән Кырымда мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсенең исляхы башланды дип сөенүдән тыела алмыймыз.
Әлбәттә, бу принцип уларак кабул ителгән әсаслар тормышка татбикъ ителгәнчә бик күп сулар агачак, бик күп көннәр, айлар, еллар үтәчәк. Ләкин бер кергән ислях уе Кырымнан кире китмәячәктер. Кырымда мәктәп-мәдрәсә исляхының матди ягы безнең Идел буеның хәленнән уңгайрак. Кырымда мәктәп-мәдрәсә, мәсҗед өчен калдырган бик күп вәкыфлар бар.
Боларның йире генә 63 нче елга кадәр 250 мең дисәтинә иде. Кырымлылар Төркиягә һиҗрәт иткәнгә вә башка тәртипсезлекләрдән бу вәкыфлар бик азайды. Хуҗалык итәргә тиеш булган идарәи руханияләре бер эш эшләмәгәнгә, вәкыф йирләрнең бик күбе тар-мар килде. Муллалардан сатып алган булып нимесләр утырды. Дачалар салынды, ахырга таба вәкыф комиссиясе дигән бер комиссиянең кулына хөкүмәт тарафыннан тапшырылды. Ләкин вәкыф комиссиясенең дә шул вәкыфтан мәктәп-мәдрәсәгә тоткан еллык сумасы үзенең түрәләренең еллык жалунияләреннән аздыр.
Сугыш башлангач та, вәкыф комиссиясе лазарет ачарга Красный Крестка2 туксан мең сум акча бирде (Вакытлы мөселман комитетына да бирергә булган кебек иде, бирүе мәгълүм булмады).
Шуның өчен вәкыф эшләре ислях ителсә, Кырым кардәшләремезнең мәктәп-мәдрәсә мәсърафлары тәэмин ителгән булачактыр.
Киңәш мәҗлесләре йирле губернаторның рөхсәте берлән эшләнде. Рәислек иткән казый әфәнденең сөйләвенчә, шунда кабул ителгән программалар, губернатор аша мәгариф назыйрына җибәрелеп, тасдыйк ителәчәк, имеш. Әлбәттә, бу тасдыйк мәсьәләсе ул кадәр тиз һәм дә министр тарафыннан болай да бүген-иртәлек эш түгелдер. Һәм дә Думадан читтә тасдыйк ителүе дә шөбһәледер. Тугрысы, кырымлыларның шул әсаслары мәгариф нәзарәтендә материал булып, мәктәп-мәдрәсә хакында закон эшләнгәндә, мөселман фикеренең нәмунәсе булып торачактыр. Яисә мөселман фракциясенең ляихәсе каралганда, мәгариф назыйрының портфелендә җавап изахка кирәкле фикер булып торачактыр.
Шуның өчен ясалган комиссияләр, шул мәктәп-мәдрәсә исляхы өчен кабул ителгән принципларны тәфсилләгәндә, бик уйлап, тормышка татбикъ ителә алуларын төшенеп, эшкә керешергә тиешләр. Хәзерге хәлемездә катгыян фәгалиятькә чыгара алу ихти-малымыз булмаган маддәләр кертелмәскә тиештер.
Мәдрәсәләрдә русча гимназия программасы сыйдырган кадәр укытылсын дигән теләү дога уларак кабул ителсә дә, эшләп чыгарыр өчен була торган эш түгелдер. Чөнки шул теләүне тудырыр өчен мәдрәсәләрдә түгел, бер мәдрәсәдә генә дә русчадан гимназия дәресләренә мөгаллимлек итәрлек хәзер кешеләремез юктыр. Тиздән булачак та түгелдер.
Тагы принцип уларак дини мәдрәсәләремездә ни өчен русча дәресләрнең гимназия программасы сыйдырган кадәр улуы кирәк?
Безнең голямамыз өчен русча белү, русча фәнни, дини әдәбияттан файдалана белер дәрәҗәдә русчасы лязем икәнен тасдыйк итсәк тә, гимназия программасы кадәр русча укытуның лөзүме бар диеп уйламыймыз. Билгакес, моның катгыян дини мәдрәсәмездә кирәге юк, дип игътикад итәмез.
Дини мәдрәсәмезнең киләчәк программасының нигезенә дини, фәнни мәсьәләләр куелып, русча тел фәкать мәгълүмат җыяр өчен корал иттереп куелырга тиеш дип ышанамыз. Әлбәттә, комиссиянең әһле гыйлеме дә, карар берлән билфигыль эш арасында ничә мең фәрсәх мәсафә барны белгән затлары, фән-тәрбия мөтәхассыйслары безнең кадәр генә белә торганнардыр. [Комиссия әгъзалары] «Ислях әфәнде»не күргәч тә, бердән «кып-кызыл» булып китеп, мәдрәсәләремезнең тарихи ганганәләреннән азат булган киңәштәге затларның бу карарлары, озын төшенчә фикер берлән түгел, хис берлән исляхка гыйшыктан эшләнгән эшләр икәнен белә торганнардыр.
Шул ислях принципларын тормышка татбикъ ителерлек эшләнүен Кырым зыялыларыннан көтәмез. Кардәшчә дога кылып көтәмез.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Кырым рухани идарәсендә мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсе. «Сүз» газетасының 1916 елгы 4 март (29 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 «Гавамил» укыла торган пустханәләре – һөнәрчелек белән шөгыльләнә торган остаханәләр турында сүз бара булса кирәк.
2 Красный Крест – авыруларга һәм сугышларда җәрәхәт алучыларга ярдәм итү максатында барлыкка килгән оешмалар. Россиядә XIX гасыр урталарында төзелә.
Зыяфәтенә – мәҗлесенә.
Мәсагыйд – лаеклы.
Уграшу – шөгыльләнү.
Мөтәхассыйс – белгеч.
Гам – гомуми, уртак.
Пәришан – таркалган, таркау.
Мөстәсна – чыгарма.
Бакышлар – карашлар.
23 ендә – 23 февральдә.
Мәдрәсәи рөшдиләр – урта мәктәпләр.
Мәдрәсәи галиләр – югары мәктәпләр.
Фөнүне җәдидә – яңа фәннәр.
Билфигыль – чынлыкта.
Татбикъ ителгәнчә – тормышка ашырылганча.
63 нче елга – 1863 елга.
Мәсъраф – чыгым.
Нәзарәтендә – министрлыгында.
Җавап изахка – җавап бирүгә (әзерләүгә).
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 172-177.