11 сентябрьдә милләтнең бабасы Исмәгыйль бәк Гаспринский җәнабларының вафатына ике ел тулды. Дөньяның тарихында күрелмәгән зур сугыш заманасында татар хәяты мәгънәвисенең иң зур гамиле булган Исмәгыйль бабаның юклыгы гүя сизелмәгән кебек үтте. Сугыш бөтен көчләрне үз тарафына борып алганга, милли-мәдәни хәрәкәтләр гомумән диярлек дәрәҗәдә тукталып киткәнгә, бабаның тавышын, авазын ишетмәенчә яшәүгә әверелде. Бөтен татар гаиләсендә әллә никадәр канлы кайгылар булганга, һәр гаилә йә атасын, йә углын югалтканга, милли бабайның юклыгы шул хосусый кайгылар астында күмелеп калды. Аның исеме әле һаман кыйбланамә булып торса да, аның исеменә муафикъ дәрәҗәдә бер ядкяр әле эшләнмәде. Нә бабаның ядкяре өчен бер-бер зур вәкыф калдырылды, нә бабаның исеме югалмасын өчен әсаслы бер мәктәп салынды, нә бабаның үзе үлсә дә, рухы үлмәсен өчен укучы яшьләргә стипендия ачылды!
Шулай итеп, бабаны олуглавымыз, хөрмәтләвемез әле һаман күңелдә генә калды. Исмәгыйль бәкне баба итеп хисаплавымызның күзгә күренгән шаһиты булырдай бер мөәссәсә дә мәйданга китерелмәде.
Иншалла, Исмәгыйль бәкнең зиярәт шәрифе мәрхүм шагыйремез Габдулла Тукайныкы кебек вәйран булып ятмый торгандыр.
Иншалла, аның рухи шәрифе үзенә ителгән шул илтифатсызлыктан рәнҗеми торгандыр.
Ләкин бабаның иҗтимагый рухы, шөбһәсез, аның мәгънәви угылларының, аның шәкертләренең шулкадәр эшсез, көчсез ятуыннан сыкрый торгандыр. Милли хәрәкәтләремездәге аннан соң туган шул торгынлыкка кашын чытып, чыраен сытып карый торгандыр.
Гафу ит, хөрмәтле баба! Хәзергедәге көндә милли хезмәтчеләремезнең яртысыннан артыгы гаскәрлеккә алынганда, бик күбесе спекуляция белән мәшгуль булганда, синең рухыңны сөендерерлек эш эшли алмыймыз.
Синең утыз ел өстерәгән милли йөгеңне юлы белән тәгәрәтеп алып бара алмыймыз. Анлык көчемез юк. Анлык халкымызның киләчәктәге дәһшәтләрне күрерлек күзе юк. Анлык халкымызның иманы юк.
Тугры, син киткәннән бирле әллә никадәр мәдрәсә, мәктәп ябылды. Әллә никадәр милләт балалары тәрбиясез, мөгаллимсез калды. Ике елда, син киткәннән бирле, синең тудырган матбугат галәменең урыны буш калды. Яңгы бер китап чыкмады. Яңгы бер эш мәйданга килмәде. Яңгы бер гәзитә, яңгы бер журнал тумады.
Юлбашчысына халыкның ихтыяҗы мең мәртәбә артса да, мәгънәви азыкның кирәклеге берничә мең мәртәбә үссә дә, «Солдат бәете»нә1 башка һичбер нәрсә чыкмады.
Рухың тыныч булсын. Бу торгынлык, иншалла, вакытлы гынадыр. Бу торганлык, иншалла, сугыш вакытында гына туган хасталыктыр.
Иншалла, шулайдыр.
Иншалла, синең газиз рухыңа өченче ел дога кылганда, коры фатиха гына кылмамыз. Иншалла, синең кыйммәтеңне белүемезне, сине тануымызны фәгалән исбат итәрмез. Хезмәткә муафикъ ядкярләр тудырган булырмыз.
Иншалла!
Ләкин син, мөкатдәс баба, үзең дә Алладан сора. Агач йөрәкле татар угылларына бабаларының канын бир, дип, шәфәгатьче бул!
Мөәллифәтел-колүб, татар зыялыларына иман бир, бабаларындагы кебек таза иманны бир, дип дога кыл!
Бәлки, синең догаң мәкъбүл улыр.
Югыйсә, баба, ун ел, егерме ел үтмәс, синең эшләгән эшләреңне тирес, чүп басар.
Синең кадерле кабереңнең исеме, җисеме югалыр.
Милләт бабасы, шәфәгатьче бул!
«Терек вакытында эшләдем, бурычым бетте» дип, анда, оҗмахта тыныч ятма!
Үлгән йиреңдә эшләп ят.
Син бит җисмәни үлсәң дә, җаның үлмәде. Арма-талма, эшлә! Мондагы йир йөзендә аяк белән йөри, кул белән тота, күз белән күрә, авыз белән ашый торган рухан үлек татар егетләре өчен эшлә!
Оятлары качкан татар егетләренең оятсызлыгыннан оялып, анда да эшлә!
Үлгән булсаң да эшлә, баба! Синдә генә өмид, эшлә!
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мәрхүм Исмәгыйль бәк Гаспринский. «Сүз» газетасының 1916 елгы 18 сентябрь (86 нчы) санында* «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Газетаның бу санында «Мәскәү хәбәрләре» рубрикасы астында «Гаяз әфәндегә бүләк» исеме белән басылган хәбәрдә Бакуның бер заводында эшли торган татар эшчеләренең Гаяз Исхакыйга бүләк – кыйммәтле язу әсбабы җи- бәрүләре турында әйтелә: «Кара савытының мрамор тактасына көмеш белән бик нәфис язуда «Биби Һибәт эшчеләреннән әдибебез мөхтәрәм Гаяз Исхакый җәнабларына тәкъдим» дип язылган. Күндергән мәктүбләрендә Биби Һибәт эшчеләре, Гаяз әфәнденең Рамазан гаете мөнәсәбәте белән язган мәкаләсен бер мәҗлестә укыгач та, шул мәкаләне тәкъдир итеп, шул карарга килүен һәм дә акча җыеп алуларын язалар. Эшче сыйныфымызның шул сизгерлеге дикъкать ителмәслек түгелдер». «Рамазан гаете мөнәсәбәте белән язган мәкалә» дигәндә, Исхакыйның «Рамазан Шәриф гаете» мәкаләсе истә тотыла.
1 «Солдат бәете» . «Рәсемле солдат бәете» исемле китапчык 1915 елда Казанда «Сабах» көтепханәсендә басылган (бу турында хәбәр «Йолдыз» газетасының 1915 елгы 4 март санында бар).
Әсасында – нигезендә.
Гамиле – дәрәҗәле кешесе.
Мөәссәсә – оешма.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 297-299.