Якшәмбе көн1 Әсәдуллаев бинасының залында Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»сенең еллык мәҗлесе булып үтте. Шәрекъ ысулында зиннәтләнгән мөселманнарның үзләренең залында үз эшләрен караулары никадәр күңелле, шатлыклы эш икәнен сөйләп торасы да юк инде. Бинаның мәһабәтлеге, залның зурлыгы безнең мәдәни юлга керүенә ун ел гына тулган татарларны гына түгел, ике йөз ел элек башлаган полякларны, русларны да һаваландырмаслык түгелдер. Без дә эчемездән һаваланып, шундый зур бинамызның булуына кәефләнеп, мәҗлес ачып, мәҗлес дәвам иттердек. Ләкин шул бинаның эчендә сөйләгән сүзләр, беренче мәртәбә татар исеменә итеп эшләнгән мәдәни эшләр бинаның газамәтенә, залның биеклегенә нисбәтән бик кечкенә булды. Иң күп сөйләнгән сүз кыйраәтханәне – Мәскәү кыйраәтханәсен алып барырга бирелгән акча исраф булмасын, тотылган расхуд үзенең капиталына җитәрлек табыш бирми калмасын даирәләрендә йөреде. Бөек милли әмәл берлән салынган олуг залда, мәгаттәәссеф, Мәскәү мөселманнарының бердәнбер китапханәсенең китап алуына алты йөз сумлык акча тәгаенләүне күпсенгән вак фикерләр сөйләнде. Мәгаттәәссеф, олуг бинада олуг мәҗлестә шундый кечкенә бер тиен, ике тиенлек файда мәсьәләсе мәҗлеснең кадерен югалтты. Мәскәү мөселманнары һәммәсе дә сәүдәгәрләр булгач, әлбәттә, һәрбер эшкә табыш-ярыш ягыннан караулары табигыйдер. Бу һичбер төрле тәнкыйть ителерлек сыйфат түгелдер. Ләкин кешеләрнең зур әмәлләр алдында шәхси мөнәсәбәтләрен онытып җибәреп, бәгъзе матур хәрәкәтләр ясаулары да яшьлек, тазалыкны күрсәтә торган табигый сыйфат кынадыр. Кирәк булганда, бик аек булган булып, бер тиен, ике тиен берлән сатулашу, үзенә-үзе ышанмау – картлык-зәгыйфьлек галәмәтедер. Кешенең акчага сак булуы никадәр табигый булса да, кыз катына кергән бер егетнең зәүкъ-сафа вакытында бертуктамаенча кесәсен капшап, «кәләшем сыпырмасын» дип янчыгын саклавы . ваклыктыр, пислектер.
Шуның өчен, шул матур залга кияү кебек бизәнеп, ясанып беренче мәртәбәләр кергәндә, милли юлга йөз меңнәр сарыф иткән Шәмси аганың2 рухы «кесәмә керәләр» дигән куркуны оныттырган булса, нинди матур, нинди күңелле булыр иде.
Менә шул ваклыклар, куркулар, табигый, күңелгә «Шул зур бинадан кирәгенчә файдалана белә алырсызмы?» дигән куркуларны төшерде. «Җәмгыяте хәйрия»нең хисабы вакытында бик күп әгъзаларның үзләренең милли вазифаларын үтәмәүләре, «Бу зур мәктәп бинасы, бу зур зиннәтле зал буш булып калмасмы? Шул зур мәктәп, шул зур зал эчендәге мәдәни бушлык мәрхүм Шәмси аганың рухына үзенең суык сыкравын җибәреп тормасмы?» дигән икеләнү күңелдән китмәде.
Алла бирсен дә шул шөбһәләнү вөҗүдкә чыкмасын, мәктәп шауласын, залның эче милли, мәдәни эшләремез берлән шыгрым тулсын. Ләкин менә бу дога элгәреге заманда, әүлиялар, шәехләр күп вакытында, бәлки, бу доганың кабул булуы өчен ихлас берлән җинане Барига кул күтәрү генә җиткәндер. Әллә кайдан төрле фәрештәләр, пәриләр килеп таулар-ташларны актаргандыр, мөселманның теләген тутыргандыр.
Ләкин хәзерге гөнаһлы гасырда мөселманның догасы кабул булсын өчен, мөселманның теләген Аллаһы Тәгалә булдырсын өчен, мотлакан, кемнәр дә булса эшләргә тиештер. Арымаенча, талмаенча, матди, мәгънәви көчен аямаенча эшләргә тиештер. Мөселманның юлына тискәре чыга торган һәртөрле базар-чокырларны курыкмаенча үтеп эшләргә тиештер.
Менә Мәскәүдә, мәгаттәәссеф, шул эшче элемент өлгермәгән. Мәгаттәәссеф, шул эшчән халык өлгерергә юл да куймаган. Мәгаттәәссеф, Мәскәүдә җәмәгать исеме Син, Мин, Әмин Дәмин, Мөхәммәт Әмин эшләү берлән генә була дигән аксиома әле канга сеңмәгән. Мәскәүнең, тарихи Мәскәү мөселманын шул садака алуның хурлыгын аңлатырлык итеп тәрбия итмәгән. Аның бае-ярлысы «садака» алып килгән.
Мәрхүм Ерзин3 Мәскәү мөселманнарына садакадан мәсҗед салдырган, аны садакадан елыткан. Мәрхүм Әсәдуллаев аларга садакадан мәктәп салдырган. Анда укыткан.
Әле тап-таза, исән Мәскәү җәмәгать карты Хөсәен хаҗи Байбиков «Җәмгыяте хәйрия»гә өйрәтер өчен аларны садакадан җыеп сыйлаган вә һакәза, вә һакәза.
Менә шуларның барысы да Мәскәү мөселманнарында – баенда, ярлысында файда иткән елында, зарар иткән чагында бер психологический сызык сызган, ул да . Мәскәү мөселманына әллә кемнәр матди, мәгънәви эшләр эшләргә тиеш, тиеш кенә түгел, әллә кемнәр аның дини, милли ихтыяҗларын үтәргә тиеш. Ул әллә кемнәрнең бурычлары, Мәскәү мөселманнары алдындагы бурычлары.
Менә шул ноктадан караганга, әллә кемнең килеп эшләвен көтеп торганга, Мәскәүдә булуы фарыз дәрәҗәсендәге эшләр клуб «күңел»дә тора.
Менә шул ноктадан эшне йөрткәнгә, шул Әсәдуллаев бинасы мәктәбе кылга гына эленеп тора. Шул ук әллә кемгә терәлеп торганга, Мәскәүдә һичбер төрле мәдәни эш эшләнми. Һичбер төрле мәдәни хәрәкәт Мәскәү мөселманнары тарафыннан башланылмый, эшләнелми.
Алар көтәләр.
Алланың рәхмәтен, Җәбраил фәрештәнең килеп эшләвен, Яхъя мулла пәриләре4 дошманнарын җиңүен, мөселман җеннәре Мәскәү мөселманнарының йөзләренә ак китерерлек хәрәкәтләр ясауларын көтәләр. Бик ихлас берлән алар эшләгән эшне кабул итәргә хәзерләнеп көтәләр. Тагы садака алырга кулларын сузып көтәләр.
Изге көчләр, килеңез!..
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мәскәү, 26 февраль. «Сүз» газетасының 1916 елгы 26 февраль (26 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Якшәмбе көн . 1916 елның 21 феврале.
2 Шәмси ага . Шәмси Әсәдуллаев (1841–1913), азәрбайҗан мультимиллионеры, нефть сәнәгатьчесе, фән һәм мәдәният үсешенә бик күп матди ярдәм иткән, Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгенә (Татар йортына) махсус бина бүләк иткән. Ул Әсәдуллаев йорты буларак та билгеле.
3 Мәрхүм Ерзин — Салих Йосыф улы Ерзин (1833–1911), танылган Мәскәү сәүдәгәре, эшмәкәр, миллионер, иганәче, Мәскәүдәге Җамигъ мәчетен (икенче мәчетне) тулысынча үз акчасына төзеткән (1903–1904).
4 Яхъя мулла пәриләре – Татарстан Республикасы Арча районы Шекә авылында Яхъя бине Сәфәр бине Арслан (1758.1838) исемле бер мулла яшәгән. Имеш, үзенә буйсынган пәриләр аның бөтен теләкләрен үтәгәннәр. Ул Яхъя ишан исеме белән дә халык арасында мәшһүр булган.
* Бу мәҗлестә кыргызларның солдатка алыну мәсьәләләре дә мәйданга
салынса да, ул хакта башка мөнәсәбәт берлән язачакмын. – Г.Исхакый искәр.
Ихтиляф – капма-каршы фикер.
Мәнсабны – хезмәт урынын.
Мәалендә – рәвешендә, мәгънәсендә.
Гарызын – үтенечен.
Газамәтенә – олуглык, мәһабәтлегенә.
Зәүкъ-сафа – монда: зөфаф кичәсендә.
Пислектер – түбәнлектер.
Җинане Барига – җәннәт Алласына.
Вә һакәза – һәм башкалар.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 166-169.