Бүген татарның фикер тарихында зур бер роль уйнаган «Таң» гәзитәсенең тууына нәкъ ун ел буладыр. Бер фикере иҗтимагыйны тәхлил итәргә, аны тудырып чыгарган гамәлләрне иҗекләргә унъеллык мөддәт йитәрлек вакыт булса да, хәзерге көндәге сәяси һавалар1 «Таң» хакында ачыктан-ачык сөйләүдән безне тыядыр.
«Таңчы»лык мәсләге Идел буе төрек-татарның фикер тарихында каһарманча сәхифәләрне язучы беренче хәрәкәт булганга, соңгы гасыр эчендә Идел буе төрек-татарының черемәгән икәнен күрсәтә торган яшь йөрәкнең беренче тибүе булганда, әлбәттә, җаның хакында ярым-йорты мәгълүмат бирү тарихе әфкяремезгә каршы җинаять булачактыр. Шуның өчен «таңчы»лыкның тууы, үсүе, киңәюе дәверләрен без хәзер күз алдымызда кебек күреп торсак та, «таңчы»лык мәсләгенең, «таңчы»лар хаттел-хәрәкәтенең Идел буена иткән мәгънәви тәэсирләрен берәм-берәм санарлык булсак та, мәгаттәәсеф, шуларын ачып сала алмыймыз. Татар тарихе сәясиясенә зур материал булачак шул мәгълүматларны чыгаруны мөнасиб вакытына кичектерергә мәҗбүр буламыз.
Шуның өчен үк, «таңчы»лык мәсләге вә «таңчы»ларның хезмәтләре арасын да җиде-сигез еллык реакция каплап торганга, вә шул җиде-сигез ел эчендә милли ганганәсез, иҗтимагый тойгысыз, вак-төяк мөхәррирчекләрнең, «таңчы»лыкның үзенә сугылган печатьтан файдаланып, буяган ялган төсләрен юарга, «таңчы»лыкның чын төсен күрсәтергә дә имкян таба алмыймыз вә шул хакта сөйләргә тиеш булган сүзләрне, күрсәтергә кирәк булган дәлилләрне дә коралланырга сәяси даирә мөсагыйд түгел дип, тик каламыз. Киләчәктә хакыйкатьне ап-ачык итеп сөйләячәгемезгә ышанып, сөйләргә мәгънәви көчемез барлыгына инанып, аны да кичектерәмез.
Шулай булса да, «таңчы»лык хәрәкәтендәге бәгъзе бер нокталарны ачуны, «Таң» гәзитәсенең бәгъзе бер якларын күрсәтүне лязем табамыз.
Иң әүвәл шуны әйтик, «Таң» гәзитәсе нинди гәзитә иде? Шул гәзитәне нинди гамәлләр тудырды? Ул татар тормышында табигый буларак мәйданга чыктымы, әллә сонгыйлык бар идеме?
«Таң» гәзитәсе, «таңчы»лык фикере янында оешкан бер гөруһ халыкның тәрҗемане әфкяре булганга, әлбәттә, аның хакында гәзитә буларак аерым сөйләп торуның лөзүме юк. «Таңчы»лык мәсләген тудырган гамәлләр аны тудырган буладыр, ләкин «таңчы»лык мәсләген, тугрырак әйткәндә, халыкчылык мәсләген нинди гамәлләр мәйданга чыгаруны өстеннән генә күздән кичерү зарар итмәячәктер. Тарихи вакыйгаларны тудыручы гамәлләр арасында бик күптөрле матди, мәгънәви, психологический факторлар буладыр. Боларны берәм-берәм тәхлил ясап тору, бая әйткәнчә, мөмкин булмаганга, моның психологический сәбәпләрен генә күзгә китермәкче буламыз.
Егерменче гасырларда татар тормышындагы иң сизелгән нәрсә – фәүкылгадә бер кысынкылыгы иде. Татар тормышы бөтен даирәләрендә тыгызлык сизә иде. Аны әллә нәрсә тыштан кыса иде, әллә нинди көч эчтән изә иде. Шул изү аркасында аның тудыра торган көче гаять зәгыйфьләнгән, үзенә киртә куелмаган сату-алуда гына беркадәр җанлылык күрсәткән иде. Башка тарафлар да, кирәк, гыйлем юлында, кирәк, уку-укытуда, кирәк, иҗтимагый оешуларда, тәмамы берлән эшсезлектә иде. Ул рухан фалиҗ суккан хәлдә иде.
Шул тик тору хәле озын дәвам иткәнгә, бер яктан, тудыру, эшләү куәтенең маясен киметкән иде. Икенче яктан, шул эшсезлек, тудырмаенча тору «барына канәгать» фикерен тудырган, шуны татар тормышының эченә ныгыткан иде.
Шуның өчен татар, бөтенләен алганда, һәрбер төрле мәдәни, сәяси эшләрендә кыл кыймылдатмый торган бер хәяте иҗтимагыя булып яши иде. Үзенең хәят мәсьәләләрендә дә «уф» дип кенә җавап итеп, һаман буйсына бара торган бер халык иде. Һәрбер уңайсызлыкка «Казан илаһи» дип карау, «язмыш» дип ышану бөтен рухында хәят өчен, хокук өчен тартышуны – хәятның иң нык тамыры булган тартышуны бетергән иде. Бөтен татар халкыннан боламык кебек хәрәкәтсез-җансыз, пассив бер элемент ясап куйган иде. Менә шул пассивлык бөтен татарны кыскан кебек, борылырга тора торган яшь көчләрне дә кыса, изә иде. «Монысы гадәткә сыймый, монысы шәригатькә тулмый, монысы – йолага хилаф!» . менә егерменче гасырның башындагы хәрәкәтләр, татар яшьләрен җанландырган хәрәкәтләр вакытында алар алларыннан да, артларыннан да шул мыгырдау, шул эшсезлекне күрделәр. Татар үзен-үзе эченнән, тышыннан шул тик тору, шул язмышка ышану белән чолганганын күрде.
Аларның алдында ике төрле генә мәсьәлә чишеләчәк иде.
Берсе – үзе дә күпчелеккә катышып: «Тәкъдир язмаган эш булмас», – дип «тиклек»кә батып китү; икенчесе – шул эшсезлектән туеп: «Бактым, кит шуннан, явыз көч! Бет, явыз көч, мин сине бетерергә тырышам», – дип тартышырга керешү иде.
Халыкның, яшьләрнең күпчелеге йонны яткан ягына сыйпау фикере белән гакылны башлык итте. «Иренмә, тартыш!» – дип кычкырды вә шул тартышуны юл итеп мәйданга чыкты. Үзенең бөтен хаттел-хәрәкәтен тартышу белән тәгаенләде. Менә бу «таңчы»лык хаттел-хәрәкәте иде.
Шуның өчен «таңчы»лык, психологический яктан караганда оешкан, мәгънән фалиҗ хастасына эләккән татар тормышына каршы реакция иде. Бу реакциянең куәтлелеге, көчлелеге дә, теге фалиҗ зәхмәтенең көчлеге берлән мөтәнасиб иде. Фалиҗ зәхмәте дин, шәригать мәсьәләләрен каплаган иде.
«Таңчы»лык шуларга каршы хатын-кыз мәсьәләсендә тартышу күтәргән иде.
Фалиҗ зәхмәте халыкның сәяси хокуклары тарафын фалиҗ белән каплаган иде. «Таңчы»лык хокуклы булу, халык тәмам хокуклы булсын дип тартышу ачкан иде.
Фалиҗ зәхмәте, миллиятен тәмам телсез, авызсыз калдырган, аның җәберен, моңын, көен кимергән иде. «Таңчы»лык театр, музыка, әдәбият тусын дип, аңгарга каршы тартышу ачкан иде.
Татар тормышы фикерлек, мескинлеккә баткан иде. Аның икътисади хәяты, җире, суы фалиҗ хастасы берлән кипкән иде. «Таңчы»лык җир, ирек тартышуын ачкан иде, ачкан гына түгел, хәятның дәвамы өчен шул тартышуда гына булачак икәнен аңлаган иде, шул тартышуда гына киләчәк икәнен, шул халыкка аңлатуны гая итеп алган иде. Шуның өчен «таңчы»лык фалиҗ хасталыгына, эшсезлеккә, язмышка каршы ачылган мәгънәви бер хәрәкәт иде.
«Таңчы»лык фикер, рухны таза бер матдә берлән тулуы өчен ачылган низаг иде. Низагы бәка иде. Шуның өчен «таңчы»лык үлүгә, тик торырга, пассив яшәүгә каршы булган бер хәрәкәт иде.
Тормыш өчен, хәят өчен тартышу иде. Милли, дини хокуклар, икътисади, иҗтимагый киңлекләр өчен тартышу иде. Татарның киләчәктә бер хәяте иҗтимагыя булып, җанлы, рухлы хәяты иҗтимагыя булып яшәү өчен тырышу-тырмашу иде. Ягъни «таңчы»лык татарның хәяты миллиясенең бәкасе өчен кычкырыш алды.
Аның низагысы – бәка низагысы иде.
Шулай булгач, «Таң» гәзитәсе ябылса, «таңчы»лар Себергә җибәрелсә, «таңчы»лар эчтән-тыштан дошманнар белән чормалып алынса, «таңчы»лык рухы бетәчәк идеме?
Татарның хәятында киләчәккә омтылу бетмәсә, татарның тормышында мәдәнияләнү гаясе бетмәсә, «таңчы»лык рухы бетмәячәк иде. «Таңчы»лык яшәячәк иде. Ул вакыт без, «таңчы»лар, шуның яшәвенә иман иткән идек.
Бу көн, «Таң» гәзитәсе туганга 10 ел үткәч, «таңчы»лык фикеренең никадәр зур тәрәкъкый иткәнен күреп, татар тормышындагы фалиҗның әле бер әгъзадан, әле бер әгъзадан китүен-кимүен күреп, үземезнең ул вакытта хак юлда икәнемезне белеп сөенәмез. Киләчәктә дә татар фикеренең тәрәкъкыйсы безнең тартышу юлыннан барачагын ерактан күреп торып шатланабыз.
Татар инде авыруыннан терелү дәверенә күчте. Татар инде «язмыш шулай» дигән хастадан котылды. Татар мәдәнияте өчен, милли мәдәнияте өчен тартышырга тотынды.
Моннан ун ел элек «хәят өчен тартышу» дигән безгә махсус лозунг гомум өчен лозунг булды.
«Таңчы»лык татарның канына сеңде.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
«Таң» гәзитәсе чыгуына ун ел тулу мөнәсәбәте берлән. «Сүз» газетасының 1916 елгы 18 май (56 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
«Таң», дөресрәге, «Таң йолдызы» газетасы 1906 елның 18 маенда чыга башлый, фактик редакторы – Гаяз Исхакый. Газетада аның күпсанлы мәкалә һәм фельетоннары дөнья күргән. 65 саны чыккач, 1906 елның ноябрендә газета патша властьлары тарафыннан тыела. Аның тирәсенә тупланган Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров, Сәгыйть Рәмиев һәм Шакир Мөхәммәдъяровлар составындагы төркемне «таңчы»лар дип йөрткәннәр.
«Сүз» газетасының моннан алдагы санында (1916 ел, 15 май) «Дахили хәбәрләр» рубрикасында түбәндәге хәбәрне урнаштырган: «Оренбургта Гаяз әфәнде шәрәфенә зыяфәт.
Мөхтәрәм әдибемез Гаяз әфәнде Исхакыйның шәһәремездә мосафир булыну мөнәсәбәте илә мөхлисләре тарафыннан аның шәрәфенә «Биржевый гостиница» залында 8 майда якшәмбе көн зыяфәт бирелде. Зыяфәттә 30–40 кеше бар иде. Мәҗлес мөнәсәбәтле нотыклар сөйләнеп вә мөсәхабә ителеп зыяфәт бик гүзәл үтте». Хәбәр «Вакыт» газетасының 1916 елгы 6 май саныннан күчерелеп басылган.
1 …хәзерге көндәге сәяси һавалар… – бу вакытларда Беренче бөтендөнья сугышы бара, илдә цензураның көчәю сәбәпле, вакытлы матбугатта хакыйкый фикерне әйтү мөмкинлеге чикләнә.
Фәгалиятькә – чынлыкка.
Тарихе әфкяремезгә – фикер тарихыбызга.
Тарихе сәясиясенә – сәясәт тарихына.
Ганганәсез – традициясез.
Мөсагыйд – рөхсәт итүче.
Сонгыйлык – ясалмалылык.
Тәрҗемане әфкяре – фикере.
Лөзүме – кирәге.
Тәмамы – тулысы.
Рухан фалиҗ – рухи яктан паралич.
Маясен – нигез элементын.
Хәяте иҗтимагыя – монда: иҗтимагый бербөтен.
Мөтәнасиб – тигез.
Гая – төп теләк.
Низагы бәка – мәңгелек низаг.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 247-250.