27 апрельдә Думаның җыелуына ун ел тулып үтте. 27 апрельдә безнең мөселман депутатларымызның Русия мәмләкәтенең закон төзү диванына закон эшләшүче сыйфаты белән керүләренә ун ел үтте.
Бу ун ел эчендә дүрт мәртәбә мөселман халкы үзенең вәкилләрен Дәүләт Думасына закон эшләшергә, мәмләкәтнең эшләрен халык файдасына таба эшләшергә дип йибәрде, шул ун ел эчендә
Русия мәмләкәтенең төрле тарафларына җәелгән мөселманнары сиксән биш кадәр вәкил сайладылар1.
Шул ун ел эчендә Русиядә рус милләтеннән кала күплеге берлән беренчелекне тоткан мөселманнарның вәкилләре әүвәлге
Думадагы утыз өчтән Дүртенче Думада йидегә килеп төште, шул ун ел эчендә Думага сайлауның праволарын үзгәрткән «Өченче июнь законы» буенча бөтен Төркестан, бөтен Кыргызстан вәкилсез калдырылды2. Кавказ, Идел буе мөселманнарының сайлау хокуклары сизелерлек дәрәҗәдә киметелде.
Ләкин шулай булса да Дәүләт Думасында – Русиянең закон төзүче диванында – мөселман депутатлары булмаенча тормады.
Аларның тавышларын, мөселманнарның күплегенә нисбәттә бик аз булса да, аларның мәгънәви, матди көчләре Русия мөселманының мәдәни ихтыяҗын үтәр өчен зәгыйфьлек күрсәтсә дә, һәрвакытта мөселман тавышы ишетелә килде.
Зуррак мәҗлесләрдә мөселман депутатлары үз фикерләрен чыгып сөйләделәр. Мәсләклерәк адымнарда үзләренең ноктаи нәзарларын аңлаттылар. Мөселманнарның мәдәни-икътисади, сәяси хәлләренә гаид законнар каралганда, мөселман мәнфәгатен сакларга тырыштылар.
Думаның үз мәҗлесләрендә генә түгел, комиссияләрендә дә фикерләрен бәян иттеләр. Депутатларымыз бик аз булганга, араларында зур, көчле затлар да тугры килмәгәнгә, мөселман фракциясенең бер нотыгы да, бер заявлениясе дә Русия әфкяре гомумиясенең дикъкатен җәлеп итә алмады. Ун ел эчендә бер генә мәртәбә дә Думада «мөселман көне» була алмады.
Моның, әлбәттә, иң зур сәбәбе фракциянең ялгызлыгында, фракциянең ярдәмсезлегендә иде. Фракция бөтен эшне үз көче берлән эшләргә мәҗбүр иде. Фракциягә материал бирүче ил тик тора торган җансыз бер гәүдә иде.
Фракциягә арка таяначак вилаятьләрдә организацияләр, оешмалар юк иде. Фракциянең фикердәше, мәсләктәше бик күп булса да, аның шәп эшләвен, Тимер батыр3 кебек хәрәкәт итүен күрәсе килүче бөтен Русия мөселманы булса да, бу көчләр таркау хәлендә иде. Бу көчләр фәкать күңел көчләре, бәгырь теләүләре генә иде.
Бу көчләр һичбер төрле матди вә мәгънәви ярдәмгә кул сузарлык дәрәҗәдә гәүдәләшкән куәтләр түгел иде.
Шуның өчен, бу көн әйтергә оят, ун елдан соң әйткән кешегә ялганчы диеләчәк милли вакыйга хакыйкать булып килде.
Ун ел эчендә Русиянең утыз миллионлы мөселманы фракция янында бер бюро, бер эш бюросы ясап бирә алмады.
Ун ел эчендә утыз миллионлы мөселман елына утыз мең сумлык мәсъраф чыга торган милли үсеш өчен мәктәптән, мәсҗедтән кирәкле бер фарызны үти алмады.
Ун ел эчендә утыз миллионлы мөселман, үзенең сәяси хәрәкәтләрендә кыйблагяһ булсын өчен, бердәнбер легальный, законлы булган фракция янында үзенең инанган җәмәгать хадимнәрен җыеп, сәяси бер оешма ясый алмады.
Шул хакта милли үсүемезгә, мәдәни алга китүемезгә, сәяси тәрбия күрүемезгә никадәр зарар ителгәнлеге, әлбәттә, санап бетергесез.
Милли тормышымыздагы мөфти мәсьәләләре, мәктәп-мәдрәсәмезнең төпсезлеге, тормышымыздагы гражданлык хакын алып бара торган доносчылык, хулиганлык, соңгы замирләре берлән, шөбһәсез, шул оешманың юклыгына, халык алдында игътибарлы фикер кыйбланамәсенең юклыгына барып төртеләләр. Ләкин болар арасында иң зарарлысы . халкымызның сәяси тәрбиядән гафил булуы вә шул хакта бер эш тә эшләнмәведер.
Беренче Дума, Икенче Дума сайлауларында халкымызның ничек сайлаулары күз алдымызда булса, Өченче, Дүртенче Думадагы сайлануларның иттифакыйлыгы да, әлбәттә, һәммәмезгә мәгълүм.
Анда бер кеше иттифакый цензалы булды да сайланды4. Монда берәү иттифакый күпчелек тарафыннан кабул ителде дә Думага үтте. Мәгълүм программаны күздә тоту, мәгълүм бер хаттелхәрәкәткә ригая итү, мәгълүм мәсләктән читкә чыкмау кебек шартлар, әлбәттә, бер йирдә бер исем тарафыннан да куелмады, күрсәтелмәде. (Бу мәсьәләдә Уфа гына бераз мөстәсна.)5
Аннан – Миңлегалиев, моннан – Байбурин, тегеннән – Мөфтизадә, моннан Тәлгат сайландылар да килделәр6.
Менә шул иттифакыйлык мөселман фракциясенең мәгънәви көчен бетерде. Аны һичбер вакытта бергә бәйләнгән, ныгыган бер тән, бер җан кебек итә алмады. Шуның хакында халкымыз берлән фракция арасында аңлашу, берсен-берсе танышу булмады.
Киләчәктә дә бу куркыныч әле бетмәгән. Киләчәк Думада әле йирле куштаннарның, земский сөйгән старшиналарның мөселман вәкиле булып килүе ихтималы бетерелмәгән.
Чөнки халык әле сәяси тәрбия күрмәгән. Халык әле Думаның нәрсәлеген аңламаган. Халык әле мөселман фракциясе нишләргәлеген белмәгән.
Менә Думаның торышына ун ел тулгач кына булса да, безнең халыкка шуларны аңлата башларга вакыт түгелме?
Мөселман фракциясе нәрсә? Нинди булырга тиеш? Мөселман вәкилләре кемнәр? Киләчәктә ниндиләр булырга тиеш дигән дәрес бирелә башларга тиеш түгелме?
Тиеш, күптән тиеш.
Хәзер калдырмаенча эшли башлауның чигенә йителгән булырга тиеш.
Шуның өчен, әлбәттә, бик күп рисалә, китаплар язарга кирәктер. Бик күп кешеләр, хатиблар халыкка Думаның нәрсәлеген, мөселманнар аннан ни көтә алуларын аңлатырга тиештер.
Ләкин болар әле хәзергә дахили сәясәт һавасында мөмкин түгел дәрәҗәдә. Шуның өчен иң уңгай юлны алырга тиештер.
Ул да – депутатларымызның Беренче, Икенче, Өченче, Дүртенче Думаларда сөйләгән бөтен нотыкларын татарчаландырып нәшер итү7, шуларны халкымыз арасында күпләп-күпләп таратудыр.
Хәзер, Аллага шөкер, Дума янындагы бюро, шундагы унъеллык таркау материалдан җыеп, мал хәленә китерә.
Хәзер, Аллага шөкер, бюро, фракциянең закон төзү эшләрен йиңеләйтер өчен, ляихәләр хәзерли, эшли, эшләячәк. Киләчәктәге эшләргә нигез салачак.
Ләкин шул бюро янына тагы бер кечкенә генә бюрочык ясап, шул бюрога яңгы әгъзалар кушып, яңгы бурыч йөкләтеп, бер тәрҗемә бүлмәсе ачып, бөтен мөселман депутатларның речьләрен эшләп чыгарсалар, бик зур хезмәт булмас идеме?
Булыр иде. Халык үз вәкилләренең ни сөйләгәнлекләрен укыр иде. Халык, укый-укый, төшенә-төшенә, үзенең сәяси тәрбиясен киңәйтер иде.
Халык үз аңы берлән нинди депутатларның үзенең йөрәгенә ята торган сүз сөйләвен, ниндиенең гакылына сыйганны эшләвен күрер иде.
Шуның өчен хәзер бюроның ныгып йитүе мәгълүм булды исә, фракция икенче мәсьәлә итеп шуңгарга керешсә иде.
Халкымызның аңлы кыйсеме, сәяси тәрбия бирүне лязем дип ышанган блогы шул кечкенә китапларны нәшер итәргә матди тәэминат ясаса иде.
Русиянең кичерә торган вакыты – тарихи вакытлар. Бу көн булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса, берсекөнгә сәяси тәрбиягә ихтыяҗымыз зур булачак.
Думаның мөддәте дә узып бара, озакламаячак, тагы сайлаулар да булачак, тагы халыкның фикеренә, сәяси тәрбиясенә мөрәҗәгать ителәчәк. Менә шул вакытларда, уңны . сулдан, акны карадан аерыр өчен, шул депутатларымызның Думада сөйләгән нотыклары бик зур ярдәм итәчәктер вә бик күп кешегә кыйбланамәлек вазифасын үтәячәктер.
Без әфкяре гомумиянең шул мәсьәләгә дикъкать итүен күрәсемез килә. Без шул мәсьәләнең озын түгел көннәрдән соң фәгалиятькә чыга башлавын ишетәсемез килә.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Унъеллык Дума вә мөселманнар. «Сүз» газетасының 1916 елгы 5 май (51 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
I Дәүләт Думасы 1906 елның 27 апреленнән 8 июльгәчә кадәр генә эшләп кала. Мәкалә шул Думаның эшли башлавына 10 ел тулу уңае белән язылган.
1 …мөселманнары сиксән биш кадәр вәкил сайладылар. – Мөселманнардан I Дәүләт Думасына – 25, II Дәүләт Думасына – 37, III Дәүләт Думасына – 10, IV Дәүләт Думасына 6 депутат сайлаган була (барысы 78 депутат).
2 «Өченче июнь законы» буенча … вәкилсез калдырылды. – Россиянең Министрлар Советы Рәисе П.А.Столыпин (1862.1911) 1907 елның 3 июнендә сайлаулар турында яңа закон чыгара. Аның буенча сайлауларга зур үзгәрешләр кертелә (аерым алганда, рус булмаган халыклардан бик аз кеше генә депутатлыкка үтә алган).
3 Тимер батыр . әкият герое (мәсәлән, «Камыр батыр» исемле татар әкиятендә).
4 … цензалы булды да сайланды. – 1907 елгы сайлаулар турындагы закон рус булмаган халыклардан, бигрәк тә мөселманнардан, вәкилләрнең Думага депутат булып үтү ихтималын гаять киметте. Җирле властьлар административ ресурсны еш кулландылар.
5 Бу мәсьәләдә Уфа гына бераз мөстәсна. – IV Дәүләт Думасына Уфа губернасыннан Санкт-Петербург университетын тәмамлап юрист булган (югары белемле) Ибнеәмин Әхтәмов (1877–1941) сайлану истә тотыла булса кирәк. IV Дәүләт Думасына да депутат булып сайланган Котлымөхәммәд мирза Тәфкилев (1850–1917) урта белемле генә булган (Пажеский корпус тәмамлаган).
6 Аннан Миңлегалиев, моннан Байбурин, тегеннән Мөфтизадә, моннан Тәлгат сайландылар да килделәр. – IV Дәүләт Думасына Самара губернасыннан, Минһаҗетдин Миңлегалиев, III Дәүләт Думасына Оренбург губернасыннан, Җиһангир Байбурин, Кырымнан, Исмәгыйль мирза Мөфтизадә, IV Дәүләт Думасына Дагъстаннан Мөхәммәд Далгат сайланган була.
7 депутатларымыз речьләрен … бөтен нотыкларын татарчаландырып нәшер итү… – II һәм III Дәүләт Думалары депутаты Садри Максудиның чыгышлары гына «Йолдыз» газетасында еш басылган.
Уграячак – очраячак.
Диванына – дәүләтнең Югары Советына (бу очракта: Думасына).
Мәсъраф – чыгым.
Кыйблагяһ – ышанган мәсләк, тоткан юл.
Замирләре – эчке асыллары.
Кыйбланамәсенең – компасының.
Гафил – хәбәрсез.
Хаттел-хәрәкәткә ригая – тоткан юлга тугрылык.
Мөстәсна – чыгарма.
Хатиблар – ораторлар.
Ляихә – проект.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 244-247.