Дөньяның бу вакытка кадәр яшәгән иҗтимагый принципларын һәм илаһи әхлак кагыйдәләрен бозып, гүя яңа бер дөнья корылышы өчен көрәш сәхнәсенә атылган коммунизм рус империализмы белән үскәннән соң, рус халкының бөтен варварлыгын сеңдереп, кызыл төскә буялган большевизм бөтен дөньяның меңнәрчә еллар хезмәт белән барлыкка килгән мәдәниятенә, әхлагына, тормыш стиленә куркыныч бер дошман булган.
Дөньяның гасырлар буе җыелган бөтен ялганнары белән коралландырылган һәм гаҗәеп бөек матди көчкә ия булган большевизм, Совет хөкүмәтенә бер кул белән идарә итүче дәүләт механизмына булуыннан бу көч кайда булса да солых һәм иминлек эчендә яшәргә теләгән һәр кешелек җәмгыятенә каршы дошманнарча вазгыять алган һәм алуын дәвам итәчәк.
Большевизм белән тынычлык яратучы кешелекнең максатлары бер-берсенә каршы булганга, тынычлык яратучы кешелекнең рупоры, бәйсезлек һәм халыкчы бер нигезгә таянган Америка Кушма Штатлары дәүләтләренең большевиклар белән аңлашып бергә яшәүләре ут белән суның берләшүе кебек мөмкин түгелдер.
Хыялый бер килешүгә таянып, Америка сугыш дәвамында һәм сугыш ахырында Советларга эшләгән ярдәме бары тик Советларның матди һәм рухи куәтләнүенә сәбәп булган һәм аның оятсызлыгын арттырган. Аннан соң большевизмга каршы икеләнүле һәрбер хәрәкәт Советларның сәяси дөньясын яңа ялганнар һәм яла ягулар белән бутауларына һәм ялыктыруларына сәбәп булачак иде.
Советлар карашыннан рус большевизмының дөнья хакимиятенә каршы бары тик бер киртә – Америка Берләшкән Дәүләте булганга, алар, һәрбер форсаттан файдаланып, Америка бер сафта урын алган башка демократ мәмләкәтләр белән араны суыту һәм шул рәвешле Американы Аурупа һәм Азиянең демократ милләтләреннән читләштерүе һәм ялгыз калачак бу дәүләтне эчке һәм тышкы һөҗүм белән бууы, кичектергесез бер максатка ирешүләрен һәм аның эшен Шәрекъ байрагы белән Америка арасын бозуны бөтен ялган һәм яла ягуларны кулланып, бар булган көчләре белән тырышалар.
Дөнья тынычлыгын, кешелекнең гомуми мәдәниятен һәм илаһи әхлагын аңлауны, саклауны үзенә вазифа итеп санаган Америка бу шайтани хәрәкәткә каршы Советларның таянган бөтен терәк нокталарын юк итәргә җыеналар, тимер пәрдәләр артындагы милләтләр рус большевизмының зинданыннан котылу өчен җан аткан шәфкать һәм мәрхәмәт кулын сузарга тиеш вә бу золым күрүче милләтләрнең милли көрәшенә матди һәм рухи ярдәм итәргә һәм бу сурәттә дөнья күләмендә антибольшевик фронтының төзелүенә лидер булырга тиеш.
Хәзер большевизмның фактик идарәсенә кергән булса да, аның гомуми тыкшынуында калган илаһи әхлак системасына бәйләнгән өч фронт керә:
1) Азия буддизм җәмгыяте;
2) Аурупа христиан җәмгыяте;
3) Шәрекъ ислам җәмгыяте.
Американың Кытай дәүләтен югалтуы1 һәм Неру кебек большевик бер лидерының Һиндстанда хакимлеге2 һичшиксез өзелмәве белән сигез йөз миллион буддист һәм брахман дөньясының сигездән җидесе большевикларга каршы көрәш сафыннан ераклаштырды.
Япония белән ясалачак гадел солых бу дөньяның калган өлешен, иншаллаһ, демократия сафына бәйләнәчәк.
Аурупа христиан җәмгыятенә килсәк, бу фронт үзенең булган дәрәҗәсен Азия һәм Африка милләтләренең өстендә көчләү юлы белән корган колонияләр дөньясы булганын һәм, ике зур сугыш нәтиҗәсе буларак, ул колонияләрне югалтканлыгыннан нык аптыраган бер вазгыятьтәдер. Маршал3 ярдәме белән […] киткән һәм гади җиңүче тарафка борылу өчен форсат көткән бер вазгыятькә төшкәннәрдер. Шуңа күрә, Алмания күтәрелә алмаган саен, большевизмга каршы көрәштә соң дәрәҗәдә шартлары билгеле булмаячак.
Өченче җәмгыять – ислам дөньясыдыр. Якынча ярты миллиард халыкны үз эченә алган бу дөнья үзенең дини идеологиясе һәм әхлакны аңлавыннан «милләтнең изгелеге шәхси хокукка һөҗүме, зур гөнаһлары икейөзле имансыз дәрәҗәсендә яла ягучы саналган кебек» большевизмга, нигездә, бу дин халкына караганда большевизмны кабул итү диннән чыгуга тиң. Шуңа күрә советларның барлыкка килү дәверендә рус халкының күпчелеге, большевикларга бөтенләй пассив калганы хәлдә, Кавказ, Кырым, Идел-Урал һәм Төркестан мөселманнары еллар дәвамында һәм авыр шартларда большевикларга каршы сугыш башладылар. Большевикларның бу мөселман дәүләтләрен көчләп кулга алуларына утыз ел тулуга карамастан, бүген бу халыкның туксан алты проценты үз диненә, милләтенә һәм гореф-гадәтләренә тугры калган.
Беренче бөтендөнья сугышында җиңелгән Төркиягә каршы җиңүче дәүләтләрнең гайре кешелекле гамәлләре һәм төрекләрне Аурупа һәм Истанбулдан куу кебек мәгънәсез тырышулары ана ватаннары – Анатолиягә грекларны катыштырулары4 ул дәвернең ватан сөючеләрен большевиклардан ярдәм теләүләренә булса да5, үзенең күпчелегенең бер өлешен коткарыр-коткармас большевиклардан ерак торган һәм бүген дә аурупалы һәм азияле дәүләтләр арасында большевизм дошманлыгы белән билгеләнгән бер дәүләт булуы да исламиятнең хокукый-әхлакый фикерләренең нәтиҗәседер. Ниһаять, 1931 елда Коддес шәһәрендә мөселманнарның конгрессы6 Бөтендөнья мөселманнарының вәкилләре алдында бу юлларны язган Идел-Урал, Кырым һәм Төркестан вәкиле Гаяз Исхакый һәм Кавказ мөселманнары вәкиле танылган Шәйх Шамилнең оныгы Сәгыйд Шамил7 белән бергә ясаган чыгышларыбыз бердәм кабул ителеп, большевизмга каршы нәфрәт бәян итүләре һәм яңадан безнең мөрәҗәгатебез өчен […] Шәйхел Әзһарның динсез, Аллаһсыз большевиклары ләгънәт иткән бер фәтва чыгуы моны дәлилли.
* * *
Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Русиядә яшәгән мөселманнарның вәкилләре сыйфатында мөселман халкыбызның дини хокукларын бер дин сөйләү сыйфатында яклаулары өчен христиан дөньясының лидерларына Румада Пий хәзрәтләре8 белән Лондондагы Кентербери́й баш епискобына мөрәҗәгать иткән булсак, кызганыч ки, уңай бер нәтиҗәгә ирешмәдек.
Бу дәвердә Аурупа дәүләтләренең күбесе, большевикларның яшерен һәм гаскәри оешмаларның үсешен тәэмин итү өчен, укыган инженерлар җибәреп, дөнья алдында бу зәһәрле еланны биргәннәр. Бары тик патша чорында Русиянең деспотизмы астында безнең халык белән бергә яшәүче поляклар, финнар, эстоннар, халкыбызның начар тормышын аңлап, безнең милли көрәшебезнең мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм итә алалар һәм безне әдәби рәхмәтле иттеләр.
Икенче бөтендөнья сугышында большевиклардан котылу өмете белән рус сафларын ташлап Алманиягә качып, бер миллионнан артык мөселман әсирләренә милли тойгыларын аңламаучы алманнар боларның яртысыннан артык ачлыктан үтертүләр һәм калган өлешен безнең үтенүебез вә искәртүләребезне юк итеп, союзниклар көч кулланып, большевикларга биргән боларның зыялы өлеше газаплы үлемгә хөкем ителгән кешеләр Сибирия лагерьларенда […] үлемгә сөрелде.
Союзникларның бу хәрәкәте бөтен ислам мөһаҗирләренә начар тәэсир итте. Ислам дөньясының күп җирләрендә бу хәл союзниклар большевиклар белән бергә ислам дөньясына каршы бер заговор әзерләү фикерен уятты.
Бу вакыйгадан соң ислам дөньясының изге саналган туфрагында, Фәлистыйнда, союзникларның Совет хөкүмәте белән бергәләп сигез йөз мең гарәп мөселманының мең өч йөз еллык ватаныннан куылуына9 күз йомып, Израиль дәүләтенең корылуына10 рухи ярдәм иттеләр. Ислам дөньясының бөтен антикоммунист зыялылары бу эштә большевикларның Якын Көнчыгышны камап алу өчен бер план корыла дип хөкемен чыгарды һәм союзникларга каршы шөбһәсен тирәнәйтте.
Ике дөнья сугышы арасында Италиянең Траблусграбда, Франциянең Сүрия, Тунис, Җәзаир һәм Фас, Англиянең Мисырда, Фәлистыйнда, Һиндстан, Малая утрауларында, Голландиянең Индонезиядә ислам зыялысына каршы куркыныч чаралары бик күп мөселман зыялы яшьләрен илләреннән качарга мәҗбүр иткән. Советлар боларның күпчелеген җыеп Русиягә китерде. Мәскәүдә корылган Шәрекъ милләтләре өчен коммунизм мәктәбен әзерләп, ислам дөньясы өчен яшь бер коммунистик кадр җитештергән һәм күпчелегенә коммунист рус хатынын тагып, ватаннарына үз исәбенә эшләү өчен җибәрделәр, болар Сүриядә, Мисырда, Һиндстанда, Индонезиядә ислам дөньясының фикерләрен буташтырганда, безләрдә Икенче дөнья сугышы нәтиҗәсендә ярдәм иткән таянычларыннан мәхрүм калмавыбыз нәтиҗәсендә бу эшчәнлеккә каршы хәрәкәт итү мөмкинлеген таба алмадык. Шушы нигездә союзниклар мөрәҗәгатебезгә җавап бирмәде: «Америка тавышы» радиосында11 тимер пәрдә артындагы мөселман туксан процентның аңлый алачак диалектларда басыла башлавы бездә яңа өметләр уятты һәм Американың куркынычны күрүе большевизмның тәэсиренә тимәгән бердәнбер көч ислам элементы булуын аңлавын белдек.
Бу көчне кулга алу өчен большевикларның никадәр гайрәт итүләрен белүебез сәбәпле, элекке мәдәниятнең бер крепосте булган ислам […] саклау һәм аның йөз милионнары булган потенциаль куәтен демократия фронтына алуны җиңеләйтү өчен, бу мөрәҗәгатьне эшләргә вөҗдани бер бурыч дип санадык.
Рәсми һәм рәсми булмаган Америка даирәләренең төрле илләрдә яшәүче һәм хисләре […] сәбәпләре большевиклар белән бергә империалист максатларны күздә тоткан ак рус мөһаҗирләренә күп матди һәм рухи ярдәмнәр күрсәтүгә карамастан, Американың һичбер оешмасының рус баскыны астында булган һәм илле миллионан артык мөселман халкының милли таләпләре каршысында хәрәкәтсез калды һәм антибольшевист булган бу зур көчне игътибарга алмавы бөтен мөһаҗирлеккә начар тәэсир итү һәм большвикларның антиамерика пропагандасына ярдәм итте. Һәм мисал итеп монысын да әйтик, рус мөһаҗирләре Америкага кабул ителүенә карамастан, Русиядән качкан мөселман мөһаҗирләренә каршы бик күп төрле авырлыклар күрсәтелү дә һәм бара алган берничә кеше, алар да үзләре теләп, йә украиналы яки рус булып күрсәтергә мәҗбүр булып калганнар. Бөтен теләгебез бу темаларны да игътибарга алынырга тиештер.
Бу юлларны язучы безләр, ислам дөньясының якыннан танылган уртак идеалларыбыз өчен милләтләребез вәкиллеген төзегән булганга күрә, белгәнебезчә, тәҗрибәбезгә һәм милләтебездән алган рәхмәтләргә таянып, нигезләнгән булган уртак антибольшевизм фронтында идеалыбызга урын бирелүе хакында теләген вазифа итеп хуплыйбыз һәм түбәндәге теләкләребезне тәкъдим итәбез. Шулай итеп:
- Большевизмга каршы эшләнгән көрәштә ислам дөньясының урын алуы дөнья тынычлыгының дәвамы һәм проблеманың уңышы өчен бер зарурият. Моны тормышка ашыруны җиңеләйтү өчен, Берләшкән Америка дәүләтләренең мөселман милләтләренең бәйсезлеге өчен сәясәте билгеләнүе һәм дус булып калулары белән большевик уеннарына каршы Шәрекъны тәэмин итәргә тиеш.
2. Бөтен ислам дөньясы өчен антикоммунистик бер әдәбиятның әзерләнүе заруридыр. Шуңа күрә Икенче бөтендөнья сугышына кадәр дәвам итеп һәм, матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, инерциягә очраган тимер пәрдә артындагы мөселман милләтләренә караган нәшриятның җанлану вакыты килде.
3. Русия мөселманнарының антибольшевистик көрәш эшләре белән идарә итү өчен җаваплы лидерларның уртак бер комиссиясен төзү кирәк.
4. Тимер пәрдә артында булган милләтләрнең бәйсезлеген һәм […] идеалларның һичбер ысулы белән ак һәм кызыл рус эшләре белән мөмкин кадәр бутамаска кирәк.
5. Беренче бөтендөнья сугышыннан бирле дәвам итеп килгән милли оешмаларыбызның максат-теләкләрен, ягъни Кавказның дүрт милләтеннән торган һәм мөстәкыйль конфедерация нигезендә бер дәүләт булуы, Идел-Урал, Казакъ-кыргыз һәм Төркестаннан торган конфедерация нигезендә мөстәкыйль бер дәүләт булу принцибының бетерелмәве кирәк.
6. Америка дипломатлары ярдәме белән киләчәктә ислам дөньясы өчен антикоммунист бер мәркәзен мәйданга китерү һәм антикоммунистик ислам конгрессының җыелуына мөмкинлек бирү кирәк.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Америка Кушма Штатлары вәкиле хәзрәтләренә. Мөрәҗәгатьнең күчермәсе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлегендә саклана. Язманы бүлеккә Н. Ш. Хисамов тапшырды. Ахырда «Идел-Урал бәйсезлек комитеты рәисе, Мөселман вәкиллегенә җибәрелгән Гаяз Исхакый-Иделле, 28.08.1951» дип куйган. Текст төрек телендә. Төрекчәдән Г. Хаҗиева тәрҗемә итте. Текст шуннан алынды.
1 Американың Кытай дәүләтен югалтуы… – 1844 елның 3 июлендә АКШ белән Кытай арасында сәүдә итешү турындагы килешүдән соң Кытай АКШның икътисади басымына эләгә. 1946–1948 елларда Чан Кай-ши җитәкчелегендәге Гоминьдан хөкүмәте белән АКШ арасында төзелгән яңа килешүләр нигезендә Гоминьдан хөкүмәте АКШ идарәсенә тулысы белән икътисади бәйлелеккә төшү куркынычы янаган. 1949 елның октябрендә Кытай Халык Республикасы төзелгәч, ике дәүләт арасында төзелгән барлык килешүләр юкка чыгарыла.
2 …Неру кебек большевик бер лидерының Һиндстанда хакимлеге… – Г. Исхакый бу урында һинд милли-азатлык хәрәкәте һәм Һинд милли конгрессы лидеры Джавахарлал Неруны (1889 –1964) истә тота. Ул сәяси карашлары белән социализм идеясенә якын тора. Ләкин күп мәсьәләләрдә нейтралитет саклый.
3 Маршал – Джорж Кэтлетт Маршал (кече) (1880 –1959), Америка Кушма Штатының дәүләт һәм хәрби эшлеклесе.
4 …төрекләрне Аурупа һәм Истанбулдан куу кебек мәгънәсез тырышулары ана ватаннары – Анатолиягә грекларны катыштырулары… – Г. Исхакый бу урында 1919 елда төзелгән Версаль килешүе системасына караган Севр тынычлык килешүен (1920) истә тота. Бу килешү нигезендә Төркия империясенең биләмәләре Антанта дәүләтләре арасында бүленергә тиеш була. Дәүләтнең иң әһәмиятле стратегик өлеше саналган Бугазлар халыкара комиссиягә тапшырыла. Истанбулда инглизләр хакимлек итсә, грек гаскәрләренә Төркиянең Анталия өлешенә басып керергә рөхсәт ителә.
5 …ватан сөючеләрен большевиклардан ярдәм теләүләренә булса да… – Мостафа Кәмал җитәкчелегендәге Милләт Мәҗлесе яшь Совет хөкүмәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм Совет Россиясе белән Милләт Мәҗлесе арасында 1921 елның 16 мартында «Дустлык һәм туганлык» турында килешүгә кул куела. Килешү нигезендә Мостафа Кәмалгә 10 мең сум алтын, 33 мең винтовка, 58 миллионлап патрон, 327 пулемёт, 54 артиллерия коралы һ. б. җибәрелә.
6 …1931 елда Коддес шәһәрендә мөселманнарның конгрессы… – Коддеста (Иерусалимда) Бөтендөнья мөселманнарының конгрессы 1931 елның 6 – 17 декабрь көннәрендә эшли. Аңа Коддес мөфтие, Палестинадагы гарәп-милли хәрәкәте лидеры Мөхәммәд Әмин әл-Хөсәйни җитәкчелек итә. Мәгълүм ки, конгресс эшендә, Идел-Урал төрек-татар мөселманнары вәкиле буларак, Г. Исхакый да катнаша. Әлеге конгресста Мөхәммәд Әмин әл-Хөсәйни җитәкчелегендә 25 кешелек Үзәк Башкарма комитет сайлана, аның составына Совет Россиясе мөселманнары вәкиле сыйфатында Г. Исхакый да кертелә.
7 …Шәйх Шамилнең оныгы Сәгыйд Шамил… – Г. Исхакый бу урында Бөтендөнья мөселманнары конгрессында (1931) мөһаҗирлектәге кавказлылар исеменнән Сәгыйд Шамилнең (1901–1981) катнашуын күздә тота.
8 Пий хәзрәтләре – Рим папасы Пий ХII (Эудженио Мария Джузепе Джавани Пачелли) (1876 –1958) турында сүз бара.
9 …Фәлистыйнда … гарәп мөселманының мең өч йөз еллык ватаныннан куылуына… – тарихи чыганаклар раслаганча, бу җирләрне 638 елда гарәпләр басып ала. Шул вакыттан башлап бу төбәк Фәлистыйн дип атала башлый һәм гарәп биләмәләре буларак таныла.
10 …Израиль дәүләтенең корылуына… – Израиль дәүләте Берләшкән Милләт Оешмасы генераль Ассамблеясының 1947 елгы 29 ноябрь карары нигезендә 1948 елның 14 маеннан мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый.
11 …«Америка тавышы» радиосында… – «Америка тавышы» дигән радио тапшырулары беренче тапкыр 1942 елның 24 февралендә эфирга чыга. Үзәге Вашингтонда булып, 45 телдә тапшырулар алып барган.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 173.