ЗӘКИ ВӘЛИДИ КЕМДЕР?*

Соңгы атналарда Аурупаның Көнчыгыш белгечләре арасын­да Зәки Вәлиди әфәнде хакында немец телендә язылган бер мәд­хия тараттылар. Бу мәдхиядә Зәки Вәлиди әфәнденең Анкарага булган карага буялган хәрәкәтләрен төрле басмаларда, төрек җә­мәгатьчелек фикерен Зәки Вәлиди әфәндедән читләштерергә мәҗ­бүр иткән ялгыш бер рәвештә аңлатылган һәм Зәки Вәлиди гүя фән корбаны кеби күрсәтелгән иде. Бу хакта таратылган кәгазьләр бәхәсләшүгә керешүдән, төрек хәрәкәте мактаулы булса булсын, бөек зарарлы эшләргә үзенә гадәт иткән. Бу әфәнденең тәрҗемәи хәленнән белгәннәремне хакыйкать исеменә ачып бирүне милли бурычым дип саныйм.

Зәки Вәлиди әфәндене мин егерме елдан бирле таныймын. Беренче тапкыр 1913 елның май аенда Казанда очраттым. Ул вакыт Зәки Вәлиди әфәнде дини мәдрәсәләрнең берсендә шәкерт иде. Һәм дә түбән сыйныфларда мөгаллим иде, үзе рус теленнән уку белән мәшгуль иде. Ул дәвергә кадәр үзенең «Төрек-татар тарихы» исемендәге китабын нәшер иткәндә, бу бер яшь егеткә ярдәм итүне милли бурычым дип санадым. Һәм мин дә болар […]** арасында булдым. Бу вакытларда Зәки Вәлиди әфәнденең […] көндә Анкара хокук китапханәсе мөдире Фуад бәк Туктар иде һәм мәдрәсә шәкерте өчен моны эшләү […] имтихан тышында. Мәдхиядә күрсәтелгән кебек, Зәки Вәлиди рус дәресләре мөгаллимлеккә имтихан биргән ул вакытлар һичкемгә мәгълүм түгел иде. Казан университетында укуын дәвам иткәне һәм дәвам итмәгәне һәркемгә мәгълүмдер. Чөнки университетны­ дәвам итәр өчен Русиядә бакалаверия имтиханы тиештер. […]. Мәдхиядә Зәки Вәлиди әфәнденең Казан тарих тикшерү җәм­гыяте тарафыннан кулъязмаларны өйрәнер өчен Фирганәгә җи­бәрелүе язылмый. Бу тулысы белән хакыйкатькә туры килмидер. Төркестанга Зәки Вәлиди әфәндегә күндерелгән, 1913 ел баш мөхәррирлегем алдында Петербургта нәшер ителгән «Ил» гәзитәсе булды. Һәм бу сәяхәт гәзитәбезнең Төркестанда таралуы вә Төркестанда мөхәрриребезне күбәйтү өчен эшләнгән бер чара иде. Абунә акчалары алына, абунә дәфтәрләре бирелгән, шуннан [җибәрелгән] хатларны Зәки Вәлиди әфәнденең үзенә мин җибәрдем. Зәки Вәлиди әфәнде Төркестаннан берничә мәкалә язды, вә […] рәвештә гәзитәгә абунә җыюны тапшырды, […] акчалары хисапланды. Петербургка килгәннән соң эшләячәген белдерде. Соңрак Төркестанның төрле шәһәрләреннән минем шәхси карарым белән Зәки Вәлиди әфәндедән шикаятьле хатлар килми башлады. Хатларның эчтәлеге түбәндәгечә: Зәки Вәлиди әфәнде үзен «Ил» гәзитәсенең хәбәрчесе дип таныштыра, һәм без дә аны гәзитәгә хөрмәт ягыннан карый дип кабул иттек. Ул иске кулъязма китапларының юкка чыгуын сөйләде. «Шәһәрдәге фәлән әфәнде, фәлән әфәнденең хосусый китапханәләренә кердек, кулъязмаларны күрсәттек». Берничә көннән соңрак Зәки Вәлиди әфәнде, җирле полиция чиновниклары белән шул китапханәләргә килеп, яманлык эшләде, кыйммәтле кулъязмалары полиция тарафыннан тартып алды… Исән калганнары, мондагы җирле халыкның дошманнары, югарыда телгә алынган миссионер Остроумов­ һәм аның шәкертләре Зәки Вәлиди әфәнденең кем булуын бел­миләр. «Ил» гәзитәсенең […] булганнан гәзитә кирәк сыйфаты хакын карар өчен, бу әфәнденең безнең каләмдәшебез булмавын тиз белдермәүләрен соравын үтенүебезне үрнәк итеп, Зәки Вәлиди әфәндегә тагын хат язып, мәшәкатьләрне сөйләдек һәм, киләчәктә шулай бер хәрәкәт эшлисе булса, бөек хата ясаячагын аңламаганын, моннан соң бу юлда хәрәкәт эшләмәсә […] ният иттек. Фәкать моннан соң килгән шикаятьләрдә аркасы тапшырган иде. Без бу авыр вазгыятьтән нәрсә чыгачагыбызга төшенгәнем­не аңладым. Оренбург шәһәренә уңышлы сәяхәтендә булынган, гәзитәбезнең хәбәрчеләреннән Шакир әфәнде Мөхәммәдъяр Петербургка килде вә Оренбургта нәшер ителгән «Вакыт» гә­зитәсенең баш мөхәррире Фатих әфәнде Кәримидән минем исем­гә язылган бер хат китерде. Һәм хатта шул сүзләр өстәлгән иде. «Вакыт» гәзитә идарәсенә Зәки Вәлиди әфәнденең «Ил» гәзитә­се хәбәрчесе сыйфаты белән Төркестанга сәяхәте вакытында хосусый буларак […] китапханәләрдән полиция арадашлыгы ярдәмендә кулъязма кәгазь тупланмасында шикаятьләр белән тулы. Мин бу хатларны үз күзләрем белән күрдем. Гәзитәбез исеме өчен оят булды. Фатих әфәнде Кәрими […] бу шикаятьләрне гәзитәбездә нәшер итсәк, гәзитәләр арасында көндәшлектән хө­кем бер аңлашу […] булмавы шиксездер. Моның эшләгәннәрен мөмкин саналган […] түгелдер. Моның өчен үзегез катгый чаралар алыгыз […], бу иптәш […] түгел дип игълан итегез. Кәримигә чакыру җибәрегез. […] юкса без дәвамчыларның мәҗбүриятендә калачак», – дигән. Шул көн Зәки Вәлиди әфәнде […] телдә безгә хат язган, вә Фатих әфәнде Кәрими хыялларына да чара алганын белдердек. Берникадәр вакыттан соңрак Зәки Вәлиди әфәндедән гаять юкка чыгу […] «сартлары» (төркестанлыларга русларның […] биргән исем) хурлаган һәм безгә көферләр яздырган хатны алдык вә моның белән мөнәсәбәтебез киселде. Петербургка килгәннән соңрак, янә безгә эш бирде, ни абунә акчаларын [бирмәде], ни дә үзенең эшләгән эшләрен хакыйкатьтә бәян итмәде. […] рус көнчыгыш белгечләре фикере арасына керер өчен, Төркестаннан полиция куәте белән туплаган кулъязмаларны рус оешмаларына бирде. Бу вакыйга Зәки Вәлиди әфәнденең хөрмәтен Идел буенда тәмам юкка чыгарды, ул да рус көнчыгыш белгечләре белән хезмәттәшлеккә күчте. Моны да игътибарга алырга кирәк ки, Русиядә элек Көнчыгыш белгечләренең йөзгә-йөзе христиан миссионерлары – төрек-татар дошманнарыдыр. Моннан соң Зәки Вәлиди әфәнде өчен Идел буеның милли матбугаты тәмам ябылды. Моннан соң Зәки Вәлиди әфәнде тормышын анда-монда мөгаллимлек итеп үткәрде.

1917 елгы баш күтәрүдән соңрак, Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнарының корылтае тупланды. Бу корылтай үзеннән бер куәтле киңәшмә сайлады, һәм боларның саны утызга җитте. Русия төрек-татарларының милли эшләре, җәмгыять хезмәтчеләре һәрбере дә сайланмады. Зәки Вәлиди әфәнде үзен сайлатыр өчен күп тырышты. Фәкать җәмәгатьчелек фикеренең үзенә каршы булганы өчен сайлана алмады, вә моннан соң […] корылтайның төрек берлеге нигезенә корылган карарларына каршы хәрәкәт итә башлады. Корылтай Бөтенрусия төрек-татарларның берлектә хәрәкәт итәчәген карарга алды һәм бу юлда хәрәкәт итәчәген тыныч юл белән дәвам итте. Шура мәйданга китергән хәлдә, Зәки Вәлиди төрек кабиләләренең кечкенәләреннән булган башкортларны котырту юлына басты. «Татарлар безне алдыйлар, башкортлар аерым оешма мәйданга китерергә телиләр» дигән фикерен тарата башлады, һәм үзе, татар кабиләсенә яраклы булганы хәлдә, бабасының башкорт кавемендә затлы нәселдән булуыннан файдаланып, «мин – башкорт, руслар безгә татарлардан күпкә якындыр, без – башкорт милләтчесебез» кебек демагогияләр мәйданга атты. Фәкать Оренбургта тупларга теләгән съездга килгәннәрнең йөзгә туксаны, Мәҗлес вәкилләренең төп максаты булган төрек вәгъдәсенең буталчык икәнен аңлар-аңламас, Мәҗлесне ташлап киттеләр. Зәки Вәлиди берникадәр вакыт боргаланып-сыргаланып йөреп ялгыз калды. Зәки Вәлиди әфәнденең бу хәле бөтен Идел буе төрек-татар галәмендә үзенә каршы бөек бер нәрсә тудырды. Зәки Вәлиди тәмам ялгыз калды. Шул вакытларда Шәриф Манатов исемендәге бер әфәнде Аурупадан кайтты. Бу әфәнденең патша хөкүмәтенең шымчысы чагында Петербургта студентлык еллары иде. Фәкать төрек-татар студентлары җәмгыяте, моның шөбһәле кеше икәнен белгән хәлдә, тулаем үзенең арасыннан чыгарган иде. Рус хөкүмәте дөнья сугышы башлар-башламас, Шәриф Манатов, ялган исемгә төрелгән милләтче исеме бирер өчен, Төркиягә китте. Балкан сугышы дәверендә дә бу әфәнде Истанбулда булып, русларга шпионлык иткәне өчен […] алынган булганыннан, Төркия хөкүмәте бу иптәшкә куркынычлы итеп карады, һәм Шәриф Манатов Төркиядән чыгарылды. Ул Швейцариядә большевиклар арасына керде. 1917 елда большевик буларак Русиягә кайтты. Фәкать моның тарихы бик яшерен булганы өчен, һичбер ысулдан үзенә урын булмады. Милләтләре тарафыннан нәфрәткә […] бу ике иптәш: Зәки Вәлиди һәм Шәриф Манатов берләштеләр. Һәм берлектә «башкорт комитеты» дигән бер оешма мәйданга китерделәр. Вә монда татар-башкорт арасында дошманлык хисе теләген таратырга вә йә башкортлык хәрәкәтенә большевизм рәвеше бирә башладылар. Большевик фиркасенең […] Петербургта бөек эшчәнлегендә булганга, аларга совет гаскәре ярдәме белән башкорт матбугаты дөньяга китерә башладылар (башкорт-татар кабиләләре бер уй, бер вакыт бәрабәр яшәделәр. Карарарындагы […] фирканең, фәкать географик булганы катгый булганы һичбер дәвердә аерым-аерым эшләгәннәре булынмаслардыр. […] хәйлә­кәр башкортларның […] тавыш-гаугалары һәр ысулында фикер йөртүләрне ике кабиләне аера беләчәк бөек бер гамәл диюгә төшенделәр һәм башкорт телен белмәсләрдер. Фәкать бер төрки телдә китаплар яза белмәктәдер). Русия инкыйлабыннан соң һәр милләт үзенең аерым гаскәри оешмаларын төзи башлаган кебек, Русия татарлары да бу эшкә кул берлекләре башладылар. Революциягә кадәр […] гаскәри хезмәтне ялгыз Идел буе төрек-татары вә Кырым төрекләрен генә мәҗбүр иттеләр, төркестанлы, кавказлы кардәшләребез гаскәри хезмәттән ерак торганлыктан, табигый, бу гаскәри оешмаларның үзәге Казанда урнашкан иде. Анда бу төрек-татар гаскәри оешмасының мәркәзен мәйданга китерү өчен, бу куәтне бөтен төрек илләренең Кавказ, Төркестанда хәл катлаулы булган хәлдә хәрби куәткә рөхсәт бирелмештер. Һәм аның эчендә Кавказ, Төркестан төрекләренә гаскәри ярдәм […] теләк ителгән иде. Идел буе вә Кырымнан мобилизацияләнгән яшьләр бер мең тугыз йөз егермедән артык булганлыктан, хәли хәзер дә берничә йөз мең төрек-татар гаскәре бар булганы кебек, Алмания, Австрия, Венгриядә әсирләр саны йөз меңнән ким түгелдер. (Алманиянең ялгыз Вюнсдорф төрмәсендә, лагерьларенда илле җиде мең татар гаскәре булуы мәгълүмдер.) Моның өчен бу төрек-татар гаскәренең милли полклары […] төрек-татарның хәрби куәт рәвешенә керсә, кирәк Керенский хөкүмәте, кирәк большевиклар өчен ясатылган бер хәрәкәт иде. Керенский хөкүмәте бу оешмаларны тыяр өчен күп тырышты, фәкать уңышлы булмады. Большевиклар да, моннан курыкканнары өчен, Зәки Вәлиди, Шәриф Манатовның аерым башкорт полклары ясау фикерен күп уңайлы күрделәр һәм моңа «башкорт кызыл полкы» исемен бирделәр, һәм гаскәриләр арасында большевиклык пропагандасы ясый башладылар, һәм бер аерымрак хәрәкәтнең оппозицияләренә каршы тырышлык күрсәтергә тотындылар. Оренбург губерна шәһәрен мәркәз ясарга теләгәннәреннән, Оренбургтагы берлек тарафдарлары төрек-татарлар бәхәсләшергә башладылар. Оренбургның җәмәгать хезмәтчеләрен һәм Идел буеның бөек мөхәррирләрен – «Вакыт» гәзитәсенең баш мөхәр­рире Фатих әфәнде Кәримине вә аның туганы, Милли Идарә әгъзасы Гариф Кәримине […] җәзага хөкем иттеләр. Фәкать бу хәбәрне […] Оренбургның берлек тарафында булган гаскәри идарә (төрек-татар гаскәри шурасы) Зәки Вәлидине кулга алдылар. Һәм аның туплаган биш-ун кызыл гаскәре таратылды. Шәриф Манатов Петербургка качты… Бу дәвердә большевиклар Мәскәү һәм Петербургта Русиянең идарәсе кулына күчкәннән Шәриф Манатов рәсми яктан большевиклар белән эшли башлады. Фәкать Идел буе төрек-татар полклары, большевик тарафыннан чыкканнан соң, үзләренең бабаларының мәмләкәте – Казан, Әстерхан ханлыкларында автономияле бер төрек-татар идарәсе төзү белән мәшгуль булганлыктан, Идел буена сузылган бер дәвер большевик афәтеннән бәйсез калды. 1917 елның ахырында Уфа шә­һәрендә бөтен Идел буе (Идел-Урал) төрек-татарының Милләт Мәҗлесе туплануы һәм монда милли-мәдәни мохтариятның кануннарын эшләр өчен автономияле Идел-Урал җөмһүрияте тәшкил итәчәк махсус нигезгә корылган бер комиссия аерылды. Зәки Вәлиди, төрмәдән чыкканнан соң, Оренбургта икенче бер корылтай туплау ниятенә кереште. Фәкать корылтайга килгән­нәрнең шактый өлеше, корылтайны ташлап, Уфада сөйләшүләр белән мәшгуль булган Милләт Мәҗлесенә чакырылдылар вә үзләренең һичбер мөнәсәбәттә аерылу фикерендә булмаганлыкларын сөйләделәр. Һәм аерым хәрәкәтләргә дошманлык күр­сәттеләр. Боларның аркасында Зәки Вәлиди әфәнде үзе дә, Уфага килеп: «Минем башкортларны аерырга ниятем юктыр. Фәкать башкортларның күпчелеге бер төркем […] укыды. Һәм үзен Мил­ләт Мәҗлесенә кабул иттерде. Милләт Мәҗлесе күңеле белән бу иптәшкә каршы бөек бер нәфрәт хисен ныгыткан хәлдә булганга, явыз нияте булмасын дип, Зәки Вәлиди әфәндегә Милләт Мәҗ­лесенең карарыннан чыкмаячагы шартын кабул итәчәген сөйләде. Фәкать аны һичбер җаваплы урынга сайламады. Бу дәвердә Оренбургта Урал казачийлары, Русиядә патша чоры идарәсен үзенә кайтарыр өчен, хәрәкәт итәргә башладылар. Боларның рәисләре генерал Дутов исемендә казачий атаманы иде. Казачий атаманның җәяүле гаскәре юк иде. Зәки Вәлиди аның белән сөйләшүгә кереште вә үзен башкортлар рәисе сыйфатында таныту шарты белән вә атлы гаскәри куәте белән башкорт җәяүле гаскәре туплаячагы хакында сүз бирде. Генерал Дутов моңа риза булды. Зәки Вәлиди әфәнденең сафына берничә йөз атлы казак бирәчәк […] гүя китеп, Зәки Вәлиди башкорт гаскәре тупларга тотынды һәм, көчләп, берничә мең гаскәр туплады вә, аларны генерал Дутовның ихтыярына биреп, бу монархист генерал белән уртак хезмәттәшлеккә кереште. Фәкать бу монархист хәрәкәтләре Русиянең һәрбер тарафында булган хәлдә куәтле бер хәрәкәт булмады. Хосусән Идел буе […] халкы гайре рус булганы өчен монда самодержавие фи­кере күк таралыш тапмады. Киресенчә, большевикларга каршы хәрәкәт итүдән демократиясе сүнде вә Самара шәһәрендә Русиядә демократ бер җөмһүрият ясау ниятендә булганнар, аерым бер хөкүмәт төзер өчен, большевиклар белән гаскәри бәхәсләргә керештеләр. Бу хөкүмәт Идел буе төрек-татарының бөтен милли хокукларын хөрмәт итәчәген вәгъдә итте вә аерым төрек-татар полклары оешмасы һәм җирле белән җирле төрек-татарлар белән уртак идарә ясау инициативасына кереште, вә мәркәз хөкүмәтендә берничә урынны төрек-татарларга бирәчәген вәгъдә итте. Зәки Вәлиди […] үзенең монархист генерал белән хәрәкәттән коры калганын күрер-күрмәс җөмһүриятче демократлар белән аралары киселде вә үзенә полковник дәрәҗәсен бирү шарты белән Сама­ра хөкүмәтенең әмере […] булганын сөйләде. Һәм җөмһүрият­челәрдән торган бу хәрәкәт, Уфада бер корылтай эшләп, уртак бер хөкүмәт ясарга теләде. Һәм бер нигездә булган вакыйга […] җаваплы оешмалар белән сөйләшүгә кереште, вә өлешчә хөкүмәт төзеде. Ялгыз Себериядә Омск шәһәрендә төзелгән җирле хөкү­мәттә күпчелек монархистлар тарафында булынган вотяклар Русиядә самодержавиене кайтаруда тырышканнардан бу карарны ихлас белән кабул итмәделәр. Вә карардан баш тартканнарны соңрак уртак хөкүмәтенең хәрби министры, адмирал Колчак иптәшләрен кулга алдылар. Ул үзен диктатор дип игълан итте вә, патшалыкның кайтарылуына тырышуын белдереп, большевиклар белән сугышка керде. Зәки Вәлиди әфәнде шул вакытта Колчак тарафына күчте. Вә хәзер ки монархистлык фикере өчен эшләргә тотынды. Фәкать Колчакның гайре рус милләтләргә каршы эшләячәге, деспотлык сәясәтен Идел буенда кайтаруны юк иттерүләреннән Колчак гаскәре акрын-акрын чигенә башлады. Зәки Вәлиди әфәнде, башкортлар […] большевиклар белән сөй­ләшүгә керешеп, большевиклар тарафына күчте. 1919 елның уртасында булган бу вакытта Зәки әфәнденең Русиядә калган иптәше Шәриф Манатов булды, ул большевиклар белән хезмәт­тәшлек итәргә тотынды. Зәки Вәлиди коммунист фиркасенә ­язылды. Вә хәзер төрек-татар илләрендә коммунизм принципларын берләштерү әмәле […] башлады. Бу дәвердә төрек-татар коммунистлары арасында милләт фикере күпкә көчле иде. Күбесе, ихластан милләтче булганнары хәлдә, мәслихәт белән коммунист фиркасенә язылдылар. Вә коммунист байрагы астында берләш­теләр. Милли хәрәкәтләрне дәвам иттерү ниятендә иделәр. Болар­ның Идел буенда булганнары, Идел-Урал өлкәсендә һичбер кабиләчелек хәрәкәте ясап, бер автономия җөмһүрияте төзү ниятендә иделәр. Вә бу хәбәр тагын да алга китәр өчен, Төр­кестанны да берләштереп, Идел буена кадәр казакъ-кыргыз иллә­рен дә эченә алды. Егерме биш миллионлы төрек халкы, берләшеп, бер Совет төрек-татар җөмһүрияте барлыкка китерү ниятендә иделәр. Бу максаттан 1919 елда Ташкент шәһәрендә төрек-татар коммунист фиркасенең корылтаен ясадылар. Монда уртак бер төрек-татар Совет җөмһүрияте төзү карары һәм бер әдәби телдә мәктәп-мәдрәсәләре, матбугатын идарә итүләре кирәклеге карары, төрек-татар большевикларының бу карары Мәскәүнең хушына килгән эшләрдән түгел иде. Алар бер [халыкны] икенчесеннән аерырга керештеләр. Коммунист корылтаеның карарын […] башкортлар Мәскәүдән Совет Башкортстанны игълан иттеләр вә моның белән Идел-Урал һәм Ташкент корылтаеның карарын байрак иттеләр. Мәскәү […] һәм моннан соңрак Төркестан үзенең төрекмән, кыргыз, каракалпак […] башладылар. Мәскәү хөкү­мәтенең иске дәверләрдән бирле Аурупа төрек-татар илләренә каршы кабул иткән бер ысулы бардыр. Ул да төрек-татар милләтенә яраклы бер ханзадәгә үзен яклавына алдырырга, аның исеменнән төрек илләренең эчке сәясәтләренә каршы килеп, төрек илләренә каршы эшләргә теләгән таләбе, бу ханзадәләр исеменнән ясалган һәм төзелгән Казан ханлыгын, руслар Касыйм шәһәрендә ясалма рәвештә яшәтеп, татар Касыйм ханлыгы исеменнән йөртеп һәм Казан ханлыгын юк итү сәясәтләрен, ике нәселнең бәхәсләшүе рәвешенә керүен теләделәр. Кырым вә Төркестанның тарафында да шул йолага керешүләренә вә ханзадәләр арасында каршылык­лардан файдаландылар. Большевиклар да Мәскәүнең бик тә чыгымлы булган традициясенең элеккеге ысулын кабул итмиләр. Вә төрек-татар илләрендә үзенең теләкләренә хезмәткә әзер булган мондый үз файдасын кайгыртучылар табыладыр вә Зәки Вәлиди әфәнде дә шул Касыйм ханнары Шаһгали ханның мәгънә ягыннан баласы буларак, Зәки Вәлидине үзләренең төрек илләренә каршы вә башка Русиядән аерылырга теләгән милләтләргә каршы корал иттерделәр. Совет Башкортстанына Зәки Вәлидине рәис ясадылар. Вә аннан ирексездән башкорт-татар өлкәсендә […] мобилизация ясаттылар һәм бу яшьләрне гаскәри хезмәткә алып, боларны Русиянең бөтен әтрафында дәвам иткән эчке сугышларга кулландылар. Әүвәл Петербургка барып, кырык километрга кадәр якын килгән чуд эстоннары һәм руслардан торган генерал Юденич гаскәренә каршы бу башкорт-татарны каршы куйдылар һәм, монда егерме биш мең татар-башкорт балаларын корбан итеп, Петербургны сакларга тырыштылар. Бу хәрәкәт тәмам булганнан соңрак, үз байрагын калдырмаса, Украинага каршы большевиклар сугыш ачтылар. Һәм Сибириягә дә татар-башкорт ба­лаларын меңнәрчә корбан иттереп, украиналарның кулыннан Харьков вә Киев шәһәрен алып, Мәскәүгә куштылар. Бу сугышларга каршы Зәки Вәлиди Мәскәү большевик хөкүмәтеннән күп тапкырлар рәхмәтләр алып, вә сәгать, вә медаль кебек артык әһәмияте булмаган бүләкләр белән бүләкләнмешдер. Һәм шул заманда Совет Башкортстаныннан Зәки Вәлидинең иптәше Шәриф Манатов Башкортстанның вәкиле сыйфаты белән элек Кавказга, соңрак бәйсезлек турында сөйләшүләрне дәвам иттерү мәҗбү­риятендә булган […] Зәки Вәлиди имзасилә корылган большевик пропагандасы өчен җибәрелмештер. Мәскәү тарафыннан кулы­на бирелгән акча белән Шәриф Манатов Төркестан якларында коммунист оешмаларын барлыкка китерә. Коммунист журналларын, гәзитәләрен нәшер итәргә башламыштыр. Анкараның милли бәйсезлекне идарә иткән Милләт Мәҗлесе хөкүмәте Шәриф Манатовны иптәшләре белән кулга алып һәм хәрби трибунал төрмәсендә дошман буларак хөкем ителмештер. Шәриф Манатов, качып китеп, тормышын коткармыш […], вә Русиягә кайтып, Зәки Вәлиди белән берләшеп, Бохара, Хива ханлыкларын Русиягә кушу өчен […] гамәлгә кую мәсьәләләре белән төрле тәкъдимнәр ясый башламышлардыр. Фәкать Зәки Вәлидинең руслар мәнфәгате өчен татар-башкорт яшьлеген юк иттермәс өчен башкорт илендә үзенә каршы дошманлык догмасына сәбәп бирде, вә башкорт гаскәре баш күтәрде. Зәки Вәлиди әфәнде дә Мәскәүгә качып китте. Зәки Вәлиди большевик кулланылачак […] калмаганнан, аңа каршы большевик даирәләрендә мөгамәлә үзгәрде, һәм Зәки Вәлиди, моңа кайгы-хәсрәткә төшеп, элек Кавказга, соңрак Төр­кестанга китмеш вә монда ярым яшерен, ярым ачык яшәп, Төркестанның яшерен җәмгыятьләре эченә керергә тырышты. Бу вакытларда Төркестан исем […] баш күтәрү хәлендә булган вә Төркестанның бөтен шәһәрләр, кышлаклары шундый яшерен җәмгыятьләр белән тулы булгандыр. Ялгыз Зәки Вәлидинең иминлеге юк ителеп, бер үз файдасын кайгыртудан эшләнгән, ул һәм бервакыт дәүләт оешмасында яшәү бирә белмәмештер. Ру­сиягә әсир төшкән госманлы халкының рекруты белән больше­виклардан качкан татар солдатлары вә кече офицерлары кулында булды. Вә бу күтәрелешнең максаты бөтен Төркестанны (үзбәк, төрекмән, казакъ-кыргыз) берләштереп, бер мөстәкыйль төрек дәүләте кору булып һәм монда советлашкан Идел буеннан качкан бик күп татар зыялысы бу теләкнең нигезле юлыннан киттеләр. Төркестанлылар, Русия гаскәренә алынмаганлыктан, коралдан куллануны белми иделәр вә гаскәри тәртипләрне аңламыйлар иде, моннан тулаем төрек-татар солдаты һәм кече офицерлары бу күтәрелеш хәрәкәтенең иң югары гамәлләре вә тормышлары иткән Зәки Вәлиди Төркестан җәмгыятьләренә […] кушылып, бу теләк-гамәленә һәм бирелеп, һәм төрек-татар дошманлыгы тудырырга күп тырышты. Бөтен Төркестанның күтәрелешендә татар нурландыручы төркемнең күп өлеше иң бөек хәрәкәткә китерүчесе булганнан, бу татар дошманлыгы фикеренең таралуы бөтен Төр­кестан хәрәкәтенә каршы бер көчле удар булачак иде. Шул заманда баш күтәрүче бер кавеме […] өчен большевиклар да элекке пропагандага ябышканнар иде. Бу икейөзлелек пропагандасы­ның нәтиҗәсе бик тиз мәйданга чыкты. Төркестан күтәрелешенә катышыр өчен, Уфадан качып килгән басмачыларга кушылган унҗиде татар офицеры бер кичтә лакийлар тарафыннан һәлак ителде вә башка урыннарда моңа охшаш гамәлләр дә ясалды. Унҗиде татар офицерының үтерелүе Төркестандагы барлык татар зыялысына бик нык авыр тәэсир ясады, вә бу кара хәбәр, колактан колакка сөйләнеп, Идел буена кадәр таралды. Большевик матбугаты моннан бик оста файдаланды. Моннан башка Төркестанның җирле халкы арасында берлек нигезенә корылган бу җәмгыятьләр Зәки Вәлиди […] нигезен кую инициативасында булынды, һәрбер аерым кабиләнең – үзбәк, төрекмән, таҗик, казакъ, кара кыргыз, каракалпакның – аерым-аерым оешмалары төзергә кирәклеген алга сөрде. Большевик матбугатында шул фикерне ташлап торуларның нәтиҗәсендә Төркестанның сәясәтен җимерергә, алган […] яшьлекнең фикере бер анархия дәверенә керде. Вә басмачы хәрәкәте аерым-аерым корбашларның (янә яшьләре) кулларында калып, милли гаскәрлек – талауны мәйданга чыгаралар. Шул заманда Зәки Вәлиди большевиклардан туюын, үзенең коммунист фикереннән ваз кичкәнен игълан иткән хатлар язудан туктады. Вә, чынлап, Мәскәүләр белән бәйләнешен өзмәде. 1924 елдан Зәки Вәлиди әфәнде Әфганстан, Һиндстан аша Төр­киягә килә. Фәкать Әфганстандагы Төркия илчелеге Зәки Вәлиди хакында туплаган мәгълүматының җавабынча Әфганстандагы Төркия илчесе Фәхри паша виза бирмәгәнлектән, Төркиягә бара алмыйча, Франциягә китә. Вә монда мөһаҗирәттә булган бөтен төрек-татарның бөекләренә язган хатларында «агай, агам», «бөек агам» сүзләре белән башланган гаять тыйнак хатлар аша үзенең язган хатларыннан тәүбә итә. Кабиләчелек сәясәтеннән ваз кич­кәнен сөйләр вә төрек берлеге нигезендә ялгыз милли киңлектә эшләячәген вәгъдә итеп, искедәге гөнаһлары гафу ителүен үтенә. Барысы да Төркестан хөкүмәтенең рәисе Мостафа Чокай углын ышандыра вә Парижның Идел буе Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максудига ике тапкыр визит ясап, шул юлда сүз сөйли һәм үзен яклауны тели. Берлинда урнашкан Гаяз Исхакыйга элекке […] ­тараткан Фуад Туктар бәкләргә мөрәҗәгатьләр, […] итә вә үзе­нең иптәшлеген кабул ителүен сорый. Берлинда ул вакытларда бик күп Төркия студентларыннан башка Идел буйлы, азәри, төр­кестанлы йөз иллегә якын студент бар иде. Боларга башка һәр­бер төрек кабиләсенең нурландыручы мөһаҗирләре дә ирексез­ләү хикмәте рәвешендә монда яшиләр иде, вә боларның күбесе мөһаҗир булганы хәлдә бер өлеше Совет Русиясендә совет паспорты белән калган студент иде. Боларны төреклек һәм төрек берлеге нигезендә тәрбия итү өчен аерым бер эшчәнлек алып бару кирәк иде. Моны Төркия төрекләре белән Шималь төрек­ләренең бөекләре «Туран» исемендә бер оешма барлыкка ките­рмешләр вә төрекче клубында урнашып, «Туран» җәмгыяте бөтен төрек кабиләләренең яшьләрен җәлеп итәргә, алдатырга башламышлар иде. «Туран» җәмгыятендә һәр атна бер тапкыр ачык лекция укыла вә бөтен төрек бәйрәмнәрендә бөтен кабиләләр­нең яшьләрен туплаган чәй мәҗлесләре ясала һәм төрле каби­ләнең яшьләре арасында дуслык өчен мәйдан хәзерли иде. 23, 24, 25 нче елларда Берлинның төрек […] каршында «Туран» мәҗ­лесләре иң җанлы вә иң яраткан докладлар укылды. Һәм чыгышларга килгән төрекләрнең саны көннән-көн арта килеп, җәмгыять даими бер прогресска туры килеп, һәм үзенә журнал чыгару фикерен барлыкка китерүгә якынлашкан иде. Нигездә, Совет Русиясеннән совет паспорты белән килгән төркестанлылар бу чыгышларда күп файда күрделәр. Мөһаҗирләрнең бу төрекчелек хәрәкәтләре Берлиндагы большевик илчелегенең хуҗасына һич тә хуш килмәде вә моңа контр буларак большевик илчелеге башкорт коммунисты Галимҗан Идрисинең идарәсендә бастион большевик Сурих та аерым бер клуб төзеп, һәм бу клубта ком­мунизм сәясәтендә төрек студентлары тәрбия итәчәк көтеп тә, ­атнада ике тапкыр мәҗбүри чыгышлар ясый башладылар, һәм «Туран» клубыннан китү тыелган иде. Фәкать совет паспортлы студентлар, коммунист кушуы буенча мәҗбүри буларак киткән­нәре хәлдә, «Туран» клубына яшерен рәвештә киләләр һәм көн­нән-көн төрек агымында калалар иде. Зәки Вәлиди 1924 ел Берлинга килгән вакыт «туранчылар»ның юлбашчысы Фуад Туктар, Гаяз Исхакый бәкләргә мосафир булган вә аларның арадашчы­лыгы белән «Туран» клубына элек мосафир сыйфатында, соңрак әгъза сыйфатында кабул ителде. Бу вакытларда «туранчылар», «советчылар» арасында бәхәсләр шактый куәтле булганнан, болар арасында мөнәсәбәт тәмам туктатылган бер хәлдә иде. Зәки Вәлиди әфәнде, элек Берлинда китапханәләргә китеп, гыйлем юлында эшчәнлеген башлады. Фәкать […] «советчылар» клубына да авырлык белән генә бара башлый. Ул вакытта большевик илчесе булган Крестинскийга да берничә тапкыр визит ясый (болар махсус комиссиянең тикшерүе белән мәйданга чыгарылмыштыр). Зәки Вәлиди әфәнденең бу хәрәкәте «төрекче» арасында фетнә уятырга башлаганнан, Зәки Вәлиди әфәнде бу сурәттә хәрәкәтнең тугры булмаганын сөйләгән вә үзенә бу рәвештә хәрәкәтләрдән ваз кичәсен искәрткән иде. Зәки Вәлиди әфәнде [моңа] каршы: «Крестинский – иске дустым. Минем мөгаләмәмнең Русиядән сыену урыны хакында рөхсәт сорар өчен киттем», – фәлән диеп җавап биргәндер. Бу вакытларда Зәки Вәлиди әфәнденең «туранчы» азәри, төрекмәнстанлылар арасында бер икейөзлелек орлыгын атты һәм төрек-татар студентларына каршы бер дошманлык фикеренә керергә тырышу хәбәре алынганнан соң […], мәсьәләне ийе рәвештә хәл өчен Зәки Вәлиди әфәндегә яңа искәртү ясады. Моның аркасыннан Зәки Вәлиди әфәнденең советлар клубына китеп, советчы студентларына кабиләчелек нигезендә лекцияләр укыган хәбәре алынды. Озак та үтмәде, Берлинда тупланган Мәскәүнең рәсми сәясәтенә каршы килгән коммунистларның иҗтимагый фәненә кушылып китте вә моннан коммунизм нигезендә (милләтчелек һәм төрекчелек хәрәкәтенә начарлык итү нигезендә) чыгышлары мәгълүм булды һәм, ниһаять, ике ярым интернациональлек журналында чыгышы басылды. Бу чыгыш­ның […] тавыш чыккан иде. Бу доклад дөньяда барлыкка килгән «җәмгыять» исемле бер Төркестан коммунист фиркасе исемен­нән сүз сөйли иде, «туранчы»ның бөекләре Төркия төрекләрен яшерергә теләп, үзе туплатып, Зәки Вәлиди кечкенә бер мәҗлес чакырды һәм үзенең хәрәкәтеннән бер белдерү ясады. Зәки Вәлиди төрле ялганнар уйлап тапты һәм, ниһаять, «мин коммунист фикерендәмен, төрекчелек, милләтчелек барысы да буржуа­зиядән […] алданмак өчен иҗат итәргә тиешләрдер» фәлән гәзитә кебек сүзләрдә булынды. «Туран» җәмгыяте Зәки Вәлидине, җәм­гыятьтән читләштергәннән соң, гомуми бер хәленә бәйләде. Бу хәл белән хәбәрдар булуыннан Зәки Вәлиди, Берлиндагы боль­шевик шымчылыклар белән […] клубында яшерен мәҗлесләр ясап, советлардан […] алып бөтен студентларга «Туран» җәм­гыятенә килмәскә әмер бирделәр һәм мәҗлестә бөек бер тавыш-гауга ясадылар. Мәҗлес бердәм, ниһаять, «Туран» җәмгыяте аерым бер комиссия сайлады. Зәки Вәлидинең хәрәкәтен тикшерде һәм аны әгъзалыктан читләштерде, ләкин шул форсаттан файдаланып, советчы клуб эшчәнлеген куәтләндерде вә Зәки Вәлиди әфәндедән лекцияләр укытып, бөтен бу хәрәкәтләр, татарларның үзенә дошман кебек тәкъдир итте, «Туран» җәмгыятенең берлек нигезенең боргалануына сәбәп бирде. Бу хәрәкәттән соң «Туран» җәмгыяте, иске вазифасына кайтармыйча, вә акрын-акрын моннан соң Зәки Вәлиди, мәсьәләдән хәбәрдар булмаенча, азәри матбугатында татарларга каршы мәкаләләр нәшер итте. Аурупадагы бөтен татар колониясе бу ялганчы хәрәкәт өчен Зәки Вәлиди әфәнде белән бөтен мөнәсәбәтен кискән иде вә аңа бойкотлар игълан итте. Шул араларда доктор Риза Нурбәк Берлинга килде вә Зәки Вәлиди әфәндене Төркиягә чакырды. Совет Русиясенә кайтыр өчен Төркиягә күчтек […] арасында икеләнеп калган Зәки Вәлиди, ниһаять, Төркиягә китү ихтыярында һәм дә большевик­ларның Берлиндагы илчесенә [ГПУ] шымчылары булган Агабеков тарафдарларына үзенең гаебен танып, большевик кушканны үтәүче Галимҗан Идрисидән алган ярдәмнәр бәрабәрендә Габделкадыйр исемендәге берсе белән Төркиягә юнәлде. Төркиягә бу доктор Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Фуад Туктар кебек […] илле яшьлек җәмәгать хезмәткәрләре урнашкан иде, вә болар монда урнашкан Совет илчелегенең әгъзасы янына килмәделәр. Бу эштә Зәки Вәлиди исем […] большевикларның […] алдында бер кул булды. Ул да Көпрүлүзадәнең […] Хәсән дус итеп Садри Максуди бәйгә сәяси мәкаләләр яздырды. Шул вакытларда (1925 еллар) Анкарада «Инкыйлаб» исемендә бер гәзитә нәшер ителә башлаган иде. Гәзитә төрек революционерына тирәнрәк керергә һәм төрек инкыйлабына большевикларны кертергә ты­рыша иде, вә сөйләүләренә күрә большевик хөкүмәтенең акча­сына нәшер ителә иде. Зәки Вәлиди гәзитәнең идарәсе белән якын мөнәсәбәткә керде. Вә аның наширләре белән «Инкыйлаб»­та Садри Максуди, Гаяз Исхакыйга каршы мәкаләләр бастыра башлады. Аның белән генә калмады, Ага углы Әхмәд, Акчура углы Йосыфка да ачу тотты, вә бер татарча кавемлеге фикерен аңлатырга теләсә дә, хөрмәт белән кабул ителмәде. […] ниһаять, хөкүмәтенең әмере белән ябылды. Зәки Вәлиди мөгаллим сый­фат белән Көпрүлүзадәнең әтрафында урын алды. Һәм берни­кадәр вакыттан соң, Төркиядә булган төркестанлы мөһаҗирләр белән берләшеп, төркестанлы Чокай углы Мостафаның оештырган «Яшь Төркестан» журналы мөхәррире булды. Фәкать озак вакыт үтмәде, төркестанлылар арасына кереп, фетнә белән төр­кестанлылар бәрабәренә дошман ясады һәм Төркестан мөһаҗи­рәтен деморелиза итте. Ниһаять, төркестанлылар бу әфәнденең читләштерелүен [соңарап кына] белделәр вә Зәки Вәлидине араларыннан чыгардылар. Һәм аның белән катгый […] иттеләр. Моннан соң Зәки Вәлиди башкорт кавеме фәлән исемендә бәгъзе мәкаләләр фәлән берлә Идел-Урал мөһаҗирәтенең хәрәкәтенә кысылырга теләве дә уңышлы булмады. […] Русиядән чыккан мөһаҗирнең арадашлыгы шикләнү буларак читләшкән бер тормышка хөкем ителде, һәм бу фетнәченең бәласеннән мөһаҗирәт берничә ел тыныч калды. 1930 елларда Зәки Вәлиди, Совет Ру­сиясендә яклау табу өчен, большевиклар белән […] дуслыгын [көчәйтер] өчен, «Төркестан тарихы» исемендә язган бер китапны Истанбулда бастырды. Бу китапның максаты тарих [исеменә] түгел. Төркестан вә Идел-Уралдагы милли хәрәкәтләрен кысу өчен булган китап […] басылуы мәгълүм булды. Ул китапта Зәки Вәлиди Идел-Урал төрек Милли Идарәсе дуслыгына каршы бә­хәс иткән бөтен милләтчеләре Төркестанның милли хөкүмәте һәм милли хәрәкәтен инкяр иткән бер эшләр кебек күрсәтергә ­тырыша вә бик күп ачык тасвирлап […] яла ягулар […], сәхифә­ләр тутыра. Китапның ялганнан гыйбарәт булганны җимерү өчен, «Яшь Төркестан» мәҗмугасында Мостафа Чокай углының мәкаләләрен тәнкыйть итү дә җитәдер. Моннан соңгы дәвердә Зәки Вәлидинең Истанбулда Әлфөнүн атлы әфәндегә […] бәйлә­нүе һәм руслык рухындагы студентларга […] кадәр кыйммәт сарыф итеп, төрек дошманы Бартольдка каршы фикер карашыннан начар күрсәтү өчен көч куюы һәркемгә мәгълүмдер. «Төрек тарихы»нда иң мөкаддәс урын […] ул – уртак төреклек хәрәкәте яратылышында төрек тарихы корылтаена каршы никадәр әдәпсезлек, наданлык хәрәкәтләре дәлиллидер. Бу иптәш, үзен «профессор» кушаматы белән һәр җирдә тәкъдим иткәне хәлдә, башлангыч белемдә алган бөтен мәгълүмат бер авыл имамы булган бабасыдыр. Урта мәктәпләрдә укып, хисап, геометрия, физика, зоология, ботаника, география кебек фәннәрдән тәмам алды. Югары мәктәпнең капкасыннан да шундый юл белән үтмештер һәм фәтване һичбер вакыт укымагандыр. Тарих хакында, нигез­дә, Төркестан тарихы хакында кулына төшкән китаплары укымыштыр вә мондагы мәгълүматлар туплангандыр. Фәкать тарих­ның […] фәлсәфәсе хакында катгый хәбәре булмаганлыктан, бу мәгълүмат кармагына эләккән кебек, бу рәвештә керешкәндер. Тулысынча файда итәчәгеннән бик озак бер […] хәлгә куелгандыр. Язган «Төрек-татар тарихы» китабы да бу рәвештә бериш мәкаләләрендә, сөйләгән докладларында бик күп чыганаклар күрсәтелгән […] бер әфәндедер. Бу чыганаклар арасында даими инглизчә, французча, немецча […], финча китапларның исемнәрен мәктәпле рәвештә искә алып китә. Фәкать үзенең белгән теле ялгыз русча гынадыр. Аурупаның һичбер теленнән укып, аңлап беләчәк хәзерлеге юктыр. Моның өчен бу әфәнде гыйльми җәһәттән шарлатандыр. Бу әфәнде сәяси җәһәттән большевизм яклы бер интригачыдыр. Бу әфәнде төрекчелек фикереннән даими яктан төрек берлегенә аяк чалучы, вә даими төрек дошманнары белән кулны кулга бәйләгән бер милли хаиндер. Вә бөтен төрек җәмгыятеннән читләштерелгән җирәнгеч бер шәхес. Тәрбия ихтыяры белән бу әфәнде ялганчы, хыянәтче һәм гаилә җәһәтеннән гаять шомлы бер иптәштер. Хәзер ки көндә бер бәян үзен фән корбаны, икенче […] бөек күрсәтеп, Аурупадагы гади тел тюркологларын катдырмак алардан финанс ярдәме алып […] хәзер ки көндә […] Төркиягә вә Төркиянең инкыйлабы гыйльми даирәләрен каралату өчен һәм боларга каршы яла ягулар белән мәшгуль булды. Каршы килгән һәр урында, форсаттан файдаланып, бу шомлы хәрәкәт ясамактадыр һәм, төреклек галәменең кыйммәтен кечерәйтү өчен, төрек тарихы, төрек теле конференциясендә төрек шовинизмасы кебек күрсәтергә тырышкандыр. Һәм тюркологлар арасында Төркиянең гыйльми даирәләрендә иминлеген кечерәйтмичә ният […] булганы шиксездер. Бу инкяр ителгән хәрәкәтләре өчен […] бөтен төрек милләтчесе бу шарлатан иптәшнең каршылыгына көч бирүчедер вә моны хәзер ки көндә […] ялгыз Шималь төрекләре, төркестанлылар вә төркиялеләре түгел, бөтен төрек галәме хаине саналачактыр, вә бу иптәш хакыйкать ягыннан хаиндер.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

 

* Укучыга тәкъдим ителгән «Зәки Вәлиди кемдер?» мәкаләсенең күчермәсе гаять сыйфатсыз. Аерым урыннарда сүзләр төшмәгән, кайбер урыннарда гарәп хәрефләрен тану мөмкин түгел. Болар кулъязманы укырга, укучы аңларлык дәрәҗәгә китерүгә комачаулыклар тудырды. Әлеге сәбәпләр нәтиҗәсендә текстта шактый хаталар да китте. Шуларны истә тотып, укучыдан гафу үтенәбез. Әмма язманың тарихи әһәмиятен истә тотып, ике шәхес арарсында шәхси һәм фикер каршылыкларын тирәнрәк аңлар өчен, аны томга урнаштыруны кирәк санадык. Квадрат җәяләр эчендәге сүзләр һәм күп нокталар төзүче тарафыннан куелды.

** Квадрат җәяләр эчендәге сүзләр һәм күп нокталар төзүче тарафыннан куелды.

Деморелиза итте – мораль яктан таркатты, дисциплинаны бетерде.

 

Зәки Вәлиди кемдер? Г. Исхакыйның автографы (имзасыз). Мәкаләнең күчермәсе М. Горький исемендәге музейда И. Нуруллин фондында саклана. Текст кулъязмадан алынды.

Бу мәкаләнең язылу тарихына китергән сәбәпләр гаять кызыклы һәм гыйб­рәтле. 1924 елның февраль аенда Берлинга килгән З. Вәлиди немец шәркыятьче галимнәре белән очраша, төрек-татар студентлары белән очрашу вакытларында төрле темаларга чыгышлар ясый. 1917 елның 1–11 маенда узган Бөтенроссия мөселманнарының корылтаенда Г. Исхакый белән ике арада башланган фикри тартыш Германиядә дә дәвам итә. З. Вәлиди истәлекләренә караганда, нинди генә темага багышлап чыгышлар ясамасын, әдип-публицист белән З. Вәлиди бәхәскә кермичә калмыйлар. Мәсәлән, 1925 елның 1 апрелендә З. Вәлиди «Шәрекъ клубы»нда «Төркестан авыл хуҗалыгы тарихы» исемендә чыгышын ясый. Аның истәлекләренә караганда, Г. Исхакый бу докладта күтәрелгән мәсьәләләргә, анда яңгыраган фикерләргә дә үз мөнәсәбәтен белдерә. З. Вәлиди дә аны, нинди генә очрак булмасын, һәрвакыт тәнкыйтьләп чыга. Шул бәхәсләр һәм каршылыкларның нәтиҗәсе әлеге кулъязма мәкаләнең дөньяга килүенә сәбәп биргән. Мәкаләдән аңлашылганча, язылу тарихы чама белән 40 нчы елларга туры килә. Язманың төрекчә булуы әдип-публицистның Төркиядә яшәп иҗат иткән чорын раслый. Әлеге язма бу ике күренекле шәхес арасында туган каршылыкларны күзалларга ярдәм итә.

1 …Зәки Вәлиди әфәнде… – Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди (Вәлидев) (1890 –1970), башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе, тарихчы, тюрколог.

2 …дини мәдрәсәләрдән берсендә һәм талиб иде… – З. Вәлиди 1908 елдан Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укый башлый. Шул вакытларда «Рус булмаганнар өчен рус теле мөгаллимнәре әзерләү мәктәбе» укытучысы Емельяновтан рус тарихы һәм әдәбияты буенча дәресләр ала.

3 …«Төрек-татар тарихы» исемендәге китабыны нәшер итдегендән… – Г. Исхакый бу урында З. Вәлидинең Казанда 1911 елда басылган «Төрек һәм татар тарихы» дигән китабын искә ала.

4 …Анкара хокук китапханәсе мөдире Фуад бәк Туктардыр. – Фуад Фәссах улы Туктаров (1880 –1938) 1925 елда Төркиянең мәгариф министры димләве белән Төркиягә килә. Шул ук елда хөкүмәт китапханәсенә мөдир итеп билгеләнә. 30 нчы еллар башында ул хокук мәктәбе китапханәсе мөдире вазифасын башкара. Әдип-публицист соңгысын искә ала.

5 …Казан тарих тәдкыйк җәмгыяте тарафындан әлязылары тәдкыйк өчен Ферганәйә күндерелдеге… – З. Вәлиди 1913 елның көз айларыннан 1914 ел­ның март аена кадәр Фирганә, Сәмәрканд һәм Бохара өлкәләрендә кулъязма китаплар җыю белән шөгыльләнә. Ул бу өлкәләргә Н. Катановның һәм Казан университетының «урындагы төбәк тарихы, археология һәм этнография җәмгыяте» тәкъдиме белән җибәрелә.

6 …баш мөхәррирлегем алдында Петерсбурга нәшер иделән «Ил» гәзитә­се… – Г. Исхакый мөхәррирлегендә басылган «Ил» газетасы 1913 елның 22 ок­тябреннән – С.-Петербургта, 1914 елның ноябреннән 1915 елның мартына кадәр Мәскәүдә 89 саны басыла. З. Вәлиди «Ил» газетасында Төркестандагы сәфәре турында мәкалә бастыра.

7 …Төркестандан бер кач мәкалә язды… – «Ил» газетасында 1913 елның декабреннән башлап 1914 елның март-апрель аена кадәр З. Вәлидинең «З. Вә­лиди», «Әхмәдзәки», «Ә. Зәки» имзалары белән «Төркестан мәктүпләре» дигән язмасы басыла. Г. Исхакый шул язманы истә тота.

8 миссионер Остроумов – Николай Петрович Остроумов (1844 –1930), шәргыятьче галим, тарихчы.

9 Шакир әфәнде Мөхәммәдъяр – Шакир Зариф улы Мөхәммәдъяров (1883 –1967), сәясәт эшлеклесе, хокук белгече, педагог.

10 …Оренбургда нәшер иделән «Вакыт» гәзитәсенең баш мөхәррире Фатих әфәнде Кәримидән… – Фатих (Мөхәммәтфатих) Гыйльман улы Кәрими (1870 –1937), язучы, нашир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе. 1906 –1918 елларда Оренбургта басылган «Вакыт» газетасының баш мөхәррире.

11 …у да рус мөстәшрыкларына сарылды. – З. Вәлиди 1910 –1911 елларда университетка ирекле тыңлаучы буларак йөри башлый. Бу елларда ул рус шәрекъ белгечләре Н. Ашмарин, Н. Катанов, В. Богородицкий һәм башкалар белән якыннан аралаша, алардан шәрекъ фәннәре буенча дәресләр ала.

12 Бундан соң … мөгаллимлек япмакла кичерде. – З. Вәлиди 1912 –1915 елларда Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укыта. Әмма үзенең истәлекләрендә 1909 –1910 елның кышыннан башлап мәдрәсәдә төрек тарихы һәм гарәп әдәбияты тарихыннан укытуы һәм бу вазифаны дүрт ел дәвамында алып баруын искә төшерә. Монда З. Вәлидинең 1913 –1914 уку елында Урта Азиядә фәнни ­командировкада булуы да керә кебек.

13 …Москвада Бөтенрусия мөселманнарының корылтае тупланды. – 1917 елның 1–11 май көннәрендә Мәскәү шәһәрендә узган Бөтенроссия мөселманнарының Беренче корылтаенда З. Вәлиди башкорт җирләре һәм этнография мәсьәләләре буенча чыгыш ясый.

14 …беренче конгрәнең Төрек берлеге әсасенә корылан карарларның галәй­һенә хәрәкәт итмәя башлады. – «Хатирәләр» китабыннан күренгәнчә, З. Вәли­ди Россиянең федераль дәүләт төзелеше булганда гына төрек-татарның ирекле үсеш алачагына ышана, шул фикерне алга сөрә. Г. Исхакый исә, төрек-татарларның бөтен Россиягә таралуын истә тотып, корылтайда киләчәк дәүләт төзелешендә унитаризм принцибын яклый. Ул унитар дәүләт булганда гына гомумтөрки берлеген сакларга мөмкин дип исәпли.

15 …Оренбургда тупланмак эстәмәдеге конгрәйә… – Оренбург шәһәрендә башкортларның өч корылтае була. Г. Исхакый бу урында беренче корылтайны күз уңында тота. Бу корылтай 1917 елның 20 – 25 июль көннәрендә эшли.

16 …Шәриф Манатов исемендәге бер әфәнде Аурупадан дүнде. – башкорт­ларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Шәриф Әхмәт улы Манатов (1887 яки 1892 –1936), Петербургта психоневрология институтында укыганда, Балкан сугышында катнашыр өчен Төркиягә китә. Сугыштан соң Швейцариягә бара. Анда В. Ленин белән очраша. Г. Исхакый бу урында аның Швейцариядән кайтуын искә төшерә.

17 …төркестанлы, кавказлы кардәшләремез гаскәрлекләрен озак тотылдыкдан… – 1916 елга кадәр төркестанлы һәм кавказлылардан рус гаскәрләренә солдатлар алынмаган. Беренче бөтендөнья сугышы барган елларда эшче көчләргә ихтыяҗ туу сәбәпле, 1916 елда, Россия хөкүмәтенең әмере буенча, Урта Азия һәм Кавказ халыклары да патша гаскәренә алына башлый.

18 (…Вюнсдорф төрмәсендә, лагерьларенда илле җиде бең татар гаскә­ре…) – Беренче бөтендөнья сугышында Германия гаскәрләренә әсир төшкән мөселман һәм татар әсирләренең күпчелеге Вюнсдорф төрмәсе һәм лагерена озатылган. 1931 елда дөнья күргән А. Аршаруни һәм Х. Габидуллинның «Очерки панисламизм и пантюркизма в России» китабында күрсәтелгән мәгълүматка таянып, Вюнсдорф төрмә һәм лагерьларында 40 мең чамасы әсир булганлыгы билгеле. И. Гыйләҗев исә бу санның 100 меңгә җитүен яза.

19 Керенский хөкүмәте – Александр Фёдорович Керенский (1881–1970), 1917 елның 8 июлендә Вакытлы хөкүмәтнең рәисе итеп сайлана. Бу вазифаны ул 1917 елның 25 октябрендә (7 ноябрь) башкарган.

20 …буның исемене «башкорд кырымызый алае» исемен вирделәр… – З. Вәлидинең истәлекләренә караганда, 1917 елның 2 ноябрендә Башкортстан автономиясе игълан ителә һәм милли гаскәрен төзү эшенә керешә. Бу эш З. Вәлидигә йөкләнә, ул яңа төзелә башлаган гаскәрнең беренче министры да була. Г. Исхакый бу урында шул башкорт гаскәрен истә тота кебек.

21 Гариф Кәрими – Гариф Мөхәммәдгариф Гыйльман улы Кәрими (Кәри­мев) (1892 –1934), җәмәгать эшлеклесе, публицист, татар милли хәрәкәтендә актив катнаша. Г. Исхакый бу урында Г. Кәриминең большевиклар тарафыннан кулга алынуын искә төшерә. Чынлыкта Г. Кәрими, 1917 елгы Февраль инкый­лабыннан соң Төркестан якларына китеп, Бохарада Идел-Урал һәм Төркестан милли берлеге багланышын төзи. Большевиклар хөкүмәт башына килгәч, яшерен «Төркестан милли мәркәзе»ндә эшли. Бу милли мәркәз 1919 елда гомум төрек-татар, башкорт берлеге хәрәкәте исемен ала. 1921 елда большевиклар ­Гарифны кулга алып, үлем җәзасына хөкем итсәләр дә, ул кача, яңадан басмачылар хәрәкәтенә кушыла.

22 …гаскәри идарә (төрек-татар гаскәри шурасы) Зәки Вәлиди әфәндене тәүкыйф итде. – Г. Исхакый бу урында Зәки Вәлиди һәм аның җиде иптәшенең 1918 елның 3 февралендә Оренбургта большевиклар тарафыннан кулга алыну вакыйгасын искә ала кебек. З. Вәлидинең «Хатирәләр» дигән китабында Г. Исхакыйның фикерен раслаган түбәндәге юллар бар. Ул «Каладагы мөселман хәрби комитетының таләбе буенча алар тарафыннан кулга алынган башкортларны совет төрмәсенә бикләргә рөхсәт бирелде» дигән язу бирүен әйтә. Кулга алучылар татар солдатлары булуын да искәртә.

23 …Уфа шәһәрендә… төрек-татарының Милләт Мәҗлесе тупланды. – 1917 елның 20 ноябрендә Уфа шәһәрендә Милләт Мәҗлесенең җыелышы башлана. Иске стиль белән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итә.

24 …мохтар Идел-Урал җөмһүрияте тәшкил итәҗәк ысулы… – Г. Исхакый бу урында Милләт Мәҗлесенең 1918 елгы 2 гыйнвар утырышында каралган Идел-Урал Штатының икенче проекты турында сүз алып бара.

25 …Оренбургда икенче бер корылтай тупламак тәшәббесенә керешде. – 1917 елның 20 декабреннән 1918 елның 4 гыйнварына кадәр Оренбургта Башкортстан автономиясенең икенче корылтае эшли.

26 Бунларның рәисләре җенерал Дутов… – Александр Ильич Дутов (1879 – 1912), Оренбург казаклары атаманы, 1919 елдан генерал-лейтенант. 1917 елның мартыннан Бөтенроссия казак гаскәрләренең рәисе итеп сайлана. Шул ук елның сентябреннән Оренбург казаклары һәм гаскәри дәүләтенең башлыгы итеп сай­лана. Ул Оренбургта большевик хөкүмәтен танымаган боерык чыгара.

27 …Самара шәһәрендә Русиядә демократ бер җөмһүрият япмак ниятен­дә… – 1918 елның 8 июнендә Бөтенроссия Учредительное собрание комитеты әгъзалары большевикларга каршы үз хөкүмәтен төзи. Бу комитет чехословак гаскәрләре күтәрелеше вакытында, ягъни 23 сентябреннән генә берникадәр эшчәнлекләрен күрсәтә алалар. 1918 елның декабрендә исә Бөтенроссия Учредительное собрание комитеты әгъзаларының (КОМУЧ) структурасы тулысы белән дип әйтерлек туктатыла.

28 …уртак хөкүмәтнең хәрби назыйры адмирал Колчак… – Александр Васильевич Колчак (1874 –1920), Омск шәһәренә килеп, 1918 елның 4 ноябрендә Директория хөкүмәте Министрлар Советының хәрби һәм диңгез министры итеп билгеләнә.

29 Зәки Вәлиди коммунист фиркасенә язылды. – З. Вәлидинең «Хатирә­ләр» китабында аның коммунистлар фиркасенә керүе хакында сүз юк. З. Вәли­ди истәлеге раслаганча, ул башта эсерлар партиясенә керергә гариза яза, әмма эсерлар һәм большевиклар белән сөйләшүләр һәм бәхәсләрдән соң гаризаны кире ала, «Төркестан социалистик партиясе» төзергә теләге барлыгын белдерә.

30 …1919 сәнәсендә Ташкент шәһәрендә төрек-татар коммунист фир­касенең корылтаены япышлар… – Г. Исхакый искә алганча, төрек-татар ком­мунистларының Беренче корылтае 1919 елда Ташкентта уза. Солтангалиев эшен караган РКП Үзәк комитеты беркетмәләреннән күренгәнчә, шул ук елда Икенче корылтай Мәскәүдә үткәрелә.

31 …Москвадан Совет Башкордстаны игълан итделәр… – Башкортстан ­Автономияле Совет Социалистик Республикасы 1919 елның 23 мартында төзелә.

32 …сонгый рәвештә яшатылан татар Касыйм ханлыгы исемендән… – ­Касыйм (Касыйм патшалыгы) татар ханлыгы 1450 елда Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II тарафыннан Казан ханзадәсе Касыймга бүлеп бирелгән биләмә җирлегендә оештырыла. Үзәге – Касыйм шәһәре.

33 Шәехгали хан – Шаһгали (Шәех Гали) хан (1505 –1568), 1516 –1519, 1535 –1546, 1546 –1551, 1552 –1567 елларда Касыйм ханы.

34җенерал Юденич… – Николай Николаевич Юденич (1862 –1933), патша Россиясе хәрби эшлеклесе.

35 …Украиная каршы большевиклар мөхарәбә ачмышлар.  – Г. Исхакый бу урында Кызыл гаскәрләрнең А. Н. Деникин гаскәренә каршы сугышын искә ала. Генерал Деникин гаскәрләренә каршы көрәш 1919 елның көзендә башлана. Совет гаскәрләре Тула шәһәренә кадәр чигенә. Кызыл Гаскәр 1919 елның ахыры, 1920 елның башларында гына уңышлы һөҗүмгә күчә, һәм бу сугышта З. Вәлиди оештырган башкорт гаскәре дә катнаша.

36 Анкараның милли мөҗадәләсене идарә идән Милләт Мәҗлесе хөкү­мәте… – Мостафа Кәмал җитәкчелегендәге Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе, 1920 елның 16 мартында Госманлы Төркия парламенты таратылганнан соң, 1920 елның 23 апрелендә Анкара шәһәрендә беренче утырышын уздыра.

37Бохара, Хива ханлыкларыны… Русияйә илхак бирү өчен… – патша Россиясе протекторатында булган Хива ханлыгы, Кызыл Гаскәрләр басып керү белән, яшәүдән туктый. Бохара ханлыгы исә 1920 елның 2 сентябрендә М. Фрунзе җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәрнең һөҗүменнән соң тулысы белән мөстәкыйльлеген югалта.

38 …буңа мөтәәссир уларак, әүлән Кавказә, соңра Төркестанә китмеш… – З. Вәлиди 1920 елның 29 июнендә, большевик хөкүмәтеннән качып, Кавказ аша Төркестанга китә. «Хатирәләр» китабында бу хакта: «Мин үзем Мәскәүдән Әстерхан һәм Баку аша Ашхабадка китәчәкмен. Аннан кабат Бакуга килергә, «Шәрекъ халыклары съезды»нда катнашырга, ә соңыннан көнбатыш Казакъстанга үтеп, Үстйорт аша Харәземгә һәм Бохарага юл тотарга тиешмен», – дип искә ала.

39 …Төркестанның гизли җәмгыятьләре эченә сукылмая башламышдыр. – Г. Исхакый язганча, З. Вәлиди Төркестанда, аерым алганда Бохара һәм Хива җирләрендә оешкан басмачылар хәрәкәте белән тыгыз элемтәдә тора, Үзбәкстандагы «Җәдит», «Социалистик ирек» фиркаләре белән дә мөнәсәбәттә була. 1920 –1923 елларда – «Төркестанлылар милли берлеге» рәисе. Бу елларда Төркестанның милли азатлык хәрәкәтенә җитәкчелек итә һәм Совет хөкүмәтенә каршы актив көрәш алып бара.

40 1924 сәнәләрдә Зәки Вәлиди әфәнде Әфганстан, Һиндстан тарафилә Төркияйә кәләйүр. – Г. Исхакый мәкаләсендә азрак төгәлсезлек бар. З. Вәлиди 1923 елның февраль ахырында Иран дәүләте чиген узып, 24 апрельдән Әфганстан җиренә аяк баса. «Хатирәләр» китабыннан күренгәнчә, З. Вәлиди Кабулга 1923 елның 18 июнендә барып җитә. Әфганстаннан турыдан-туры Төркиягә китми, ә бәлки Европага юл ала.

41 …Әфганстандагы Төркия сәфәре Фәхри паша виза вирмәдекендән Төр­кияйә чыкамыйур вә Франсәя гидәйүр. – З. Вәлидинең «Хатирәләр» китабында төрек илчелегеннән виза сорау турында мәгълүмат очрамады. Әфганстанда Төркия илчесе Фәхретдин паша белән очрашу вакытында үзенең Европага барырга, соңыннан кабат Әфганстанга әйләнеп кайтырга теләге барлыгын җиткерә. Истәлектән күренгәнчә, 1923 елның 23 июлендә Бохара илчелегендә үзенә һәм юлдашы Габделкадыйрга Һиндстан аша Европага китү өчен паспорт алуын искә ала.

42 …Төркестан хөкүмәтенең рәисе Мостафа Чокай… – Мостафа Чокай (1890 –1941), казакъ җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе, публицист.

43Парисның Идел буе Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди… – Сад­ретдин (Садри) Низаметдин улы Максуди (1878 –1957), 1923 –1924 елларда Сорбонна (Париж) университеты каршындагы Ислам белгечлеге институтында татар-төркиләр тарихын укыта. Париж шәһәрендә ул Г. Исхакый белән берлектә Милләт Мәҗлесе эшчәнлеген дә дәвам иттерә.

44 Берлинда йирләшкән мөхәррир Гаяз Исхакыйя сабикъ истишары Фуад Туктар бәкләрә… – 1919 елда Версаль тынычлык килешүенә катнашу нияте белән Европага юнәлгән Г. Исхакый һәм Ф. Туктар 1923 –1925 елларда Берлин шәһәрендә яшиләр.

45 …«Туран» намында бер тәшкиләт вөҗүдә китермешләр… – «Туран җәмгыяте» – 1920 елларда Берлинда төрек-татар мөһаҗирләренең милли күтәрелеш юнәлешендә эш йөрткән җәмгыять.

46 Галимҗан Идриси – Әлимҗан (Галимҗан) Ибраһим улы Идриси (1887 –1959), журналист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. 1915 елдан Германиядә яши. Ул 1922 –1924 елларда Бохара Халык Совет Җөмһүриятенең Германиядәге вәкиле вазифасын башкара.

47 …Сурих да аеры бер клуб тәшкил итмеш… – Яков Захарович Суриц (1882 –1952), совет дипломаты, 1922 –1923 елларда РСФСРның Норвегиядәге дипломатия вәкиле.

48Зәки Вәлиди 1924 сәнә Берлина килдеке вакыт… – З. Вәлиди Берлин­га 1924 елның 15 февралендә килә.

49 …большевик сәфире улан Крестинскийны… – Николай Николаевич Крес­тинский (1883 –1938), совет сәяси эшлеклесе, дипломат. 1921 елдан РСФСРның (СССР) Германиядәге тулы вәкаләтле вәкиле.

50 доктор Риза Нурбәк – Риза Доктор Нур бәй (1879 –1942), төрек докторы, сәясәтче, дипломат һәм дәүләт эшлеклесе.

51 Агабеков – Г. Исхакый бу урында РСФСР (СССР) тышкы разведка идарәсе хезмәткәре Георгий (Григорий) Сергеевич Агабековны (Арутюнов) (1895 –1938) күз уңында тота кебек. Ул 1930 елда Истанбулдан Франциягә кача. Кремльнең сәясәте һәм Гадәттән тыш комитетның махсус бүлеге эшчәнлегеннән риза түгеллеген белдерә.

52 Габделкадыйр – Фәтхелкадыйр Сөләйманов (Габделкадыйр Инан) (1889 – 1976), әдип, публицист, галим, башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе.

53 Көпрүлүзадә – Фуад Көпрүлүзадә (1890 –1966), төрек галиме.

54Анкарада «Инкыйлаб» исемендә бер гәзитә… – бу газета турында әлегә мәгълүмат табылмады.

55 Ага углы Әхмәд – Әхмәт Агаоглы (1869 –1939), җәмәгать һәи сәяси эш­лекле.

56 Акчура углы Йосыф – Йосыф Хәсән углы Акчура (1876 –1935), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист.

57Чокай углы Мостафаның тәшкил итдеге «Яшь Төркестан» мәҗму­гасына… – Төркестан милли бәйсезлек идеяләрен таратуда төп рольне башкарган «Яшь Төркестан» журналы 1929 –1939 елларда Парижда басыла. Баш мөхәррире – Мостафа Чокайоглу. Бу журналда З. Вәлиди язмалары да барлыгы мәгълүм.

58 …«Төркестан тарихы» исемендә яздыгы бер китапны… – З. Вәлидинең «Хатирәләр» китабыннан күренгәнчә, «Төркестан тарихы» 1924 –1925 елларда Европада язылган. Ул бу хезмәтендә ХХ гасырның 20 нче елларындагы Төркестанда булып узган мөһим сәяси вакыйгаларның тарихын чагылдыра. Китап, Истанбулга килгәннән соң, Мисырда нәшер ителгән.

59 …Истанбулда Әлфәнүн атлы әфәндәя… – бу шәхес турында әлегә мәгълү­мат табылмады.

60 Бартольд – Василий Владимирович Бартольд (1889 –1930), шәргиять­че, тарихчы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 244

Җавап калдыру