Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
Гаяз Исхакый иҗаты татар әдәбиятының умыртка сөяген тәшкил итә. Кызганыч, Исхакый әсәрләре озак еллар дәвамында тыелды. Сиксәненче еллар ахырына кадәр аның исемен телгә алу да куркыныч иде. Менә, ниһаять, Исхакый кайтты. Ләкин уебызга, фикеребезгә, татарча дөньяга карашыбызга, милли үзаңыбызга йогынты ясый алдымы соң ул? Әйе! – дип кистереп әйтеп булмый. Күпләр өчен ул әле дә ачылмаган кыйтга булып кала бирә. Югыйсә, Исхакый шул ук – әсәрләре тирән, фикерләре колачлы. Димәк, без әле үзебез аңа лаек түгел. Том-том китаплары чыкты, кемнәр генә җентекләп укыды икән аларны? Нигә фикер алышулар, бәхәсләр булмады? Исхакый әсәрләреннән торган, шушы бөек язучыбызга багышланган сайтның пәйда булуы олуг мирасыбызны көндәлек тормышыбызга кертеп җибәрү җәһәтеннән зур адым булачак. Афәрин!
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.
Гаяз Исхакыйга багышланган сайтны ихлас сәламлим, аны оештыручыларга , алып баручыларга олы иҗади уңышлар телим. Минем өчен Гаяз Исхакый чын мәгънәдә батыр кеше. Үз тормышының конкрет максаты итеп татар халкының азатлыгын күргән һәм гомере буе шул максат өчен көрәшкән батыр. Тагын бер әһәмиятле сыйфат – Исхакый гомер буе, кайда гына булмасын, татарларны оештырырга, берләштерергә тырышкан. Таркаулык – безнең күптәнге чиребез, кызганычка каршы. Исхакый эмиграция шартларында да төрле илләргә чәчелгән милләттәшләрен берләштерергә омтылган. Бүгенге көн татарлары өчен дә үрнәк булып торырлык.
Искәндәр СИРАҖИ, язучы, журналист.
Без узган гасырның 90 нчы елларында Гаяз Исхакый кайтты дип сөенгән идек. Ул чакта аның исеме иң югары мөнбәрләрдән яңгырады, чөнки татарның ул теләгән, ул хыялланган дәүләтле булу ихтималы бар иде… Ләкин, Исхакыйның илгә кайтуы – ялга кайтып киткән кебек кенә булды. Инде аның исеме югары мөнбәрләрдән телгә алынмый, юбилейлары зурлап уздырылмый… Наил Нәбиулла кебек энтузиастлар гына зурлый, иҗатын халыкка җиткерүдә зур эш башкара. Югыйсә Гаяз Исхакыйның сайты дәүләт тарафыннан эшләнергә, шәһәр-бистәләребезнең иң зур урамнарына аның исеме бирелергә, аңа һәйкәлләр куелырга лаеклы шәхесебез. Әмма берсе дә юк. Чөнки чор үзгәрде, кыйбла үзгәрде… Әмма Исхакый үзгәрми һәм аның хыялы безнең йөрәкләрдә яши, өмет утын сүндерми.
Рәниф ШӘРИПОВ, татар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты.
Г. Исхакый сайты ачылу бик шәп эш. Ләкин, яшьләрнең игътибарын җәлеп итеп булырмы? Аларны кызыксындыруның нинди юллары бар? Интернеттан теләсә нинди сорауга тиз генә җавап табарга өйрәнгән буын катлаулы, тирән фәлсәфәне кабул итү сәләтен югалтып бара. Ә Г. Исхакый татарның таш кыясы, аны янында йөреп кенә үзләштереп булмый. Күп көч куярга кирәк. Аны укып аңлый башлагач, Зөләйханың күзләре ничек ачылганы аңа инде кызык булмаячак.
Газинур МОРАТ, татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Гаяз Исхакый халкыбызның тарихи хәтере сагында торучы олуг әдипләребезнең берсе. Әлеге бөек шәхескә милләттәшләребезнең игътибарын тагын да ныграк җәлеп итү җәһәтеннән, аның сайтын гамәлгә кую бик тә күркәм эш булып тора. Заманында Тукай Исхакыйга ничек эндәшкән булса, без дә аның белән һәрдаим киңәш-табыш итешеп яшик!
Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәр докторы.
Татар тарихында Исхакый аерым урын алып тора – ул классик язучы гына түгел, ә олуг сәясәтче дә. Татар либералларыннан аермалы буларак, ул эмиграцияда да, фәкать тик үз халкына гына хезмәт иткән. Ә аның 10 меңнән дә артмаган чит илләргә китергә мәҗбүр булган татар диаспорасын Ерак Көнчыгыштан алып Ауропага кадәр берләштерергә теләүе шуның ачык чагылышы. Татар язучылары арасында, чынлыкта, Олуг – Мөхәммәд ханның Казан ханлыгын оештырып бүгенге Татарстанга тарихи нигез салганлыгын да ул гына аңлаган. Аның 1933 елда беренче тапкыр татар телендә Берлинда, аннан соң башка илләрдә төрле телләрдә басылган “Идел-Урал” әсәре ул дәвер татар дөньясы кысасында башкарылган сәяси яктан иң өлгергән әсәр булган. Шулар өстенә, Гаяз Исхакый, һичшиксез, сәяси прогнозлар остасы да булган – аның Совет берлегенә биргән бәяләмәләре, татар милләтенең 200 елдан соң инкыйразы турындагы күзаллаулары бүген дә әһәмиятен югалтмады. Гаяз Исхакый порталын ачылу хәбәрен бик сөенеп кабул иттем, бик зур һәм әһәмиятле эш башкарылган.
Ләбиб ЛЕРОН, татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.
Без (татар халкы) бүген – кәҗүл читексез малай хәлендә… Ни аяныч – бу шулай, бу – ачы хакыйкать… Әле дә булса нәрсәгәдер өметләнәбез… Кемнәндер, нидер өмет итәбез…. көтеп ятмаска кирәклеген аңлыйбыз да инде югыйсә…
Гаяз Исхакый – татар халкының асыл улы, туган кавеме шикеле үк аяныч язмышлы шәхес. Милләтен, газиз халкының киләчәген кайгырткан, бөтен вөҗүде белән үз татары өчен янып-көеп яшәгән мондый шәхесләр бездә бармак белән санарлык кына. Г. Исхакый – шундый шәхесләребезнең иң алгы рәтендә. Милләт байрагы Исхакый һәм аның дәвамчылары кулында.
Г. Исхакый сайты ачылу – бик вакытлы, күркәм гамәл. Ул сайтта мәшһүребезгә нисбәтле бөтен мирас та – бөртегенә кадәр урын алырга тиеш. Һәм ул шулай булыр да, иншалла!
Булат ИБРАҺИМ, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы
1917 елларга кадәр мәдрәсә бетерү турындагы таныклыклар, шәкерт дәфтәрләре Исхакый портретлары белән бизәлгән булуы мәгълүм. Бу бит аның яшьләр арасында никадәр популяр шәхес булган икәнен күрсәтә. Миңа, шагыйрь кешегә, Исхакый әфәнденең татар тормышы көнкүрешен сурәтләгән әсәрләре аеруча якын. Ә андый әсәрләр аның иҗатының күпчелеген тәшкил итә. Чорның чирен, милләтебезне инкыйразга илтүче кимчелекләрне күрсәткән Искакый әсәрләрендә бернинди идеаль герой да, ясалма вакыйгалар да юк. Ничек бар, шулай. Ул шуның белән кадерле дә.
Инде Исхакый сайты турында. Күпчелек очракта бөек эшләр энтузиастлар кулы белән эшләнгән бит. Нәкъ менә “Азатлык” татар яшьләре берлеге дә шушы энтузистлар рәтендә, үз тырышлыклары белән, матди чыгымнарын күтәреп, алар халкыбызга Гаяз Исхакый сайтын бүләк итәләр. Бу киләчәктә үз бәясен алачак чын мәгънәсендә зур эш.
Безнең Тукай сайты бар, менә Аллаһы насыйп итте, Исхакый сайтын да күрәбез. Бу киләчәктә милләттәшләребезне, республикабыз җитәкчеләрен бераз уятып җибәрү өчен дә үрнәк булсын иде.