МӨСЕЛМАН ФРАКЦИЯСЕНДӘ КИҢӘШ МӘҖЛЕСЛӘРЕ

Беренче мәҗлес 3 февральдә булды. Фракциянең рәисе Котлыкай мирза кыска гына нотык берлән киңәшкә куелачак мәсьәләләрне санап чыкты вә беренче иттереп хөкүмәтнең декларациясенә1 җавап уларак, мөселман фракциясенең бәяннамәсен мөза кәрәгә кую матлублыгын аңлатты.

Мәҗлестә депутатларымыздан Котлыкай мирза Тәфкилев, Ибнеәмин әфәнде Әхтәмов, Йосыф әфәнде Җәгъфәрев, Гайса мирза Еникиевләр хазир иделәр.

Депутатлар арасында Гайса мирза, мөзакәрә хакында әллә нәрсә әйтергә теләсә дә вә шактый күп вакытны алса да, ни фикер бәян иткәне мәгълүм булмады. Хазирун шул хакта кыска-кыска гына сөйләп декларациягә җавапны карарга тотындылар. Ибнеәмин әфәнде докладчик сыйфаты берлән хазирунны бәяннамәнең нигезе берлән таныштырды. Шуннан соң нинди мәсьәләләр өстәлергә тиешлеге күтәрелде. Читтән килгән затлар да, халкымызның йөдәгән, йончыган мәсьәләләре бик күп булганга, мәҗлес бик сузылды. Декларациягә кертер өчен төзелгән маддәләр бик озайды. Шуннан соң фракция әһеле [тарафыннан] мөселман фракциясенең бу бәяннамәсе мөселманнарның теләүләренең мәтене генә булырга тиеш, аларга шәрех иттереп һәр министрның сметасы каралганда, аерым нотыклар да сөйләнерләр дә диелде. Шуннан соң мәтенгә үзәк тутыру китте. Иң әүвәл мөфтилек мәсьәләсе куелды.

Халкымызның иң зур күпчелегенә каршы килеп, халкымыз алдында сәлби тарафтан гына танылган кешенең мөфти иттереп куелуы хөкүмәтнең «халык берлән хөкүмәт берләшергә тиеш» дигән лозунгысына хилаф, шуның өчен мөфти тәгаен иттерүдә эшләнелгән хөкүмәтне иһмаль итүләр, алдаулар дахилия назыйрының сметасыны карауга калдырып торылса да, шул хакта протестымызны әйтү лязем, диелде һәм, шул фикер кабул ителеп, Баязидов2 вә компаниясенең эшләгән эшләренең документлары

фракциягә тапшырылды.

Икенче мәсьәлә уларак, Уфа губернасындагы епископ Андрейның3 вә башка миссионерларның мөселманнарны тәхкыйрь итә торган мәсьәләләре, лазаретларда мөселман солдатларга татарча басылган Инҗил таратулар сөйләнелде, Петроградның берничә лазаретыннан алынган татарча Инҗилләр, Мәскәүнең бәгъзе бер лазаретларында мөселман солдатлардан киртә сикертер өчен эшләнгән эшләр хакындагы хатлар, материаллар каралды. Болар хакында кыска гына әйтеп алып, озын иттереп сөйләү сугыш назыйрының сметасы каралганчыга калдырылды.

Аннан соң мәсьәлә милли тормышымыздагы уңгайсызлыкларга күчте.

Болар арасында, әлбәттә, беренче урынны земстволарда мөселман халкын агарту эшенә хөкүмәт түрәләренең аяк чалулары иң зур мәсьәлә булды. Орск земствосының тәгаен иткән акчасын Оренбург губернаторының тасдыйк итмәве сөйләнелде. Аңгарга Пермь губернасындагы земство акчасыннан мөселманнарның милли эшләренә губернаторның каршы килүе кушылды. Вятка губернаторының берничә елдан бирле мөселманнарны агарту өчен земствоның аз гына булса да ярдәм итәргә теләвенә разый булмавы сөйләнелде. Ахырдан Вятка земствосының мөселманнарны агартыр өчен дигән суманы тасдыйк итмәве, законлы түгел дип губернатор өстеннән Сенатка биргән жалобасы нәтиҗәсез калдырылуы изах ителде. Хазирунның фикеренчә, боларның һәммәсе дә сәхраи кәбирдә суга сусаган юлчы кебек, Русиянең уртасында гыйлемгә сусаган мөселман халкына үзләренең земствога түләгән акчаларыннан йөздән берен генә дә үз укуларына тотылырга рөхсәт ителмәве хәзерге көндә мөселманнар берлән хөкүмәт арасында дустлык югалуга сәбәп булачак итеп табылды вә, шуның хакында декларациягә кертергә мәслихәт табылып, гомумән, бу мәсьәләгә әһәмият бирергә тиешле табылды. Аннан соң төрле йирдәге төрле йирле түрәләрнең мөселман эшләренә тискәре караулары сөйләнелде. Әстерхандагы мөселманнарның бөтен гыйльми, мәдәни эшләре фәхешханә сахибе берәүнең монополиясенә бирелгәнлеге ачылды вә шул хактагы кирәкле материаллар берлән Думада сөйләү лязем табылды.

Декларация мәсьәләсе мөзакәрә кылынганда, читкә китеп, бик күп сүз сөйләнде, мөгаллимнәремез, мөгаллимәләремезнең хокуксызлыгы мәсьәләсе уянды. Фронтта җитәрлек дәрәҗәдә гаскәри имамнарның булмавы сөйләнде.

Шуларның һәммәсен алып, кыска гына мәтен тарызында декларация хәзерләүне фракция әгъзалары өстләренә алдылар вә, тәмам булгач, бер мәртәбә укып чыгарга вәгъдә иттеләр. (ДумадаТәфкилев тарафыннан укылган мәгълүм декларация.) Ләкин монда сөйләнгән сүзләр, эшләнгән теләкләр һәммәсе дә мәмләкәтнең дахили эшләренә генә гаид булганга, хариҗи сәясәт хакында берәр сүз әйтү лязем түгелме дигән бер мәсьәлә туды. Моңганчыга кадәр фракциямез тормышында һичбер мәртәбә дә сәясәт хакында сүз сөйләнмәгәнгә, бу яңгы мәсьәлә тагы бик күп фикер, уй уятты. Мөселманнарның бара торган сәяси юллары оппозиция берлән бергә булганга, хариҗи сәясәт хакында аерым сүз сөйләүнең лөзүме күрелмәде. Фәкать мөселманнарның дини, милли хисләрен рәнҗетерлек сүзләр Дума минбәреннән әйтелсә, җавапсыз калдырмау тиешлелек кенә әйтелеп үтте.

Декларациянең ахыры, бөтен мөселманның теләге дип, дахили сәясәттә «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ның4 теләве берлән бергә булуга башка, мөселманнар үзләренең генә теләге иттереп, дин вә миллият аермасыннан килгән бөтен кысынкылыкларны бетерергә, бер диннән икенче дингә күчү хакында закон эшләп чыгарырга, кыргызлар, Төркестанның бөтен мөселманнарының Дума сайлау хакларыны бетергән, Идел буе вә Кавказ мөселманнарының шул сайлау хакларын бик күп киметкән 3 июнь правиласын5 үзгәртергә дигән теләкләре берлән бетерелде.

Мәҗлестә Уфа депутаты Байтирәков6, Самар депутаты Миңлегалиев7, Дагъстан депутаты Далгат8 әфәнделәр юк иделәр. Мәҗлес бик озакка тартылып соң бетте. «Тәрәкъкыйпәрвәр блок»ка мөнәсәбәт хакындагы мөзакәрә киләсе мәҗлескә калдырылды.

­­­­­­­­­­­–––––––––––––––––

2 нче мәҗлеснең беренче мәсьәләсе мөселман фракциясенең «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ка мөнәсәбәте булды. Һәркемгә мәгълүм, үткән сессиядә Думаның кадетлардан башлап националистларга кадәр җыелган алты фракциясе, бер теләү тирәсендә берләшеп, вакытлы гына булса да бер оешу, бер иттифак ясаганнар иде. Бу иттифак тәмамән берлек, берләшү булмаганга, һәммә фракция вакытның бик әһәмиятлелеген сизеп, үзләренең булдырырга тиеш тапкан бик күп мәсьәләләрен артка калдырып торырга разыйлашканнар иде. Алты фракциянең дә, хәзерге тарихи вакытта кичектерелергә ярамый торган дип, алтысы да ышанган ун маддә тирәсендә оешканнар вә, шулай итеп, Думада бик зур күпчелек ясап, Думаның бөтен эшен үз кулына алганнар иде. Бу алты фракциянең оешуы хәзер дә «тәрәкъкыйпәрвәр блок» дип йөртеләдер.

Менә шул «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ның берләшкән мөһим нокталарыннан берсе хөкүмәт халыкның ышанычын казанган затлардан булсын дигән лозунгы иде.

Горемыкин кабинеты шул маддәне һичбер төрле кабул ителерлек тапмагач, көзгә Дума сессиясе таралган иде. Менә шул «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ның уртасында безнең мөселман фракциямезнең бергә бара торган юлдашлары кадетлар, прогрессистлар булса да, безнең мөселман фракциямез шул алты фракция эченә җиденче булып та керә алмаган иде вә шул «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ның ун маддәлек программасына вә шул программаның тәфсиренә мөселманнар хакында бер сүз дә әйтелмәгән вә мөселманнарның һичбер төрле кичектерергә ярамый дигән бер теләүләре дә кертелмәгән иде.

«Тәрәкъкыйпәрвәр блок» ясалып беткәч тә, озакламаенча Думаның таралып китүе дә безнең мөселман фракциямезнең блокка каршы урыны тәгаен ителә алмауга сәбәп булды. Инде блок ясалган чакта депутатларымызның да бик азының гына Петроградта булуы эзсез калмагандыр, блок үзенең мөселман фракциясенә зур бер көч дип карамавы, әлбәттә, роль уйнамаенча булмагандыр. Ләкин факт шул: мөселман фракциясе блоктан тышта калган иде, яисә читтә калдырылган иде.

Шул мәсьәлә, ягъни безнең фракциямезнең Думада нык урыны юклыгы безнең фракциямезнең халкымызның зурлыгы, мәмләкәтне алып баруда сарыф иткән бик күп көченә мөнасиб дәрәҗәдә мәгънәви кыйммәте юклыгы бөтен әфкяре гомумиямезне галәянгә китергән иде. Дума хакында озын-озын сүзләр, гәзитә мәкаләләре дә бәхәсләргә сәбәп булган иде. Садри әфәнденең фракцияне блокка кермәүдә гаепләп язулары9, депутат Йосыф бәк Җәгъфәревнең фракция әгъзаларының ни эшләгәннәрен белдергән бәяннамәләре10 һәркемгә мәгълүмдер вә шул хакта бөтен гәзитәләрдә язылган мәкалә, мөхакәмәләр дә хәтерләрендәдер. Менә бу көнге мәҗлес шул чуалчыкны, шул аңлашмауны хәл итәчәк иде.

Рәис әфәнде мәҗлеснең үзәге нәрсә икәнен сөйләгәч тә, Садри әфәнде үз карашын бәян итте.

Аныңча, Думада шундай зур бер «сәяси оешу» бар икән. Аның программасына ун маддә күрсәтелгән мәсьәлә кертелгән икән, бу ун маддә безнең мөселманнарның да хәятларына зур тәэсир итәчәк булганга, мотлакан, фракциянең блокка кушылуы лязем иде, күпне көтеп торганчы азны алу тиеш иде. Блок берлә җитди сөйләшкәндә, мөселманнарның бөтен кирәкләрен кабул итеп бетермәсәләр дә, бәгъзе берләрен программага өстәргә разый булырлар иде. Шуның өчен мин мөселман фракциясенең блокка катышмавын хата дип уйлыйм, шуны, мотлакан, төзәтергә лязем, диде [Садри әфәнде].

Аңгарга җавап итеп һәм дә вакыйганы аңлатыр өчен депутат Йосыф Җәгъфәрев бәянатта булынды.

Җәгъфәревнең сүзенә караганда, блок ясалган чакта Думада Гайса мирзадан11 башка беркем дә булмаган. Блокның мәҗлесләре элгәреге Дума рәисе Родзянконың12 кабинетында булган. Андагы ике мәҗлестә Җәгъфәрев җәнаблары мөселман фракциясе-нең вәкиле булып утырган, мөселман фракциясе исеменнән сүз сөйләнгән. Өченче мәҗлескә чакырырмыз дигән булсалар да, Җәгъфәревкә дәгъвәт килмәгән. Думаның карарында вә гәзитәләрдә «блок ясала икән» дигән хәбәр чыккан, шул арада өченче мәҗлес тә булган. Ләкин ул мәҗлес хосусый бер кешенең өендә, совет әгъзасы профессор Максим Ковалевскийның13 ханәсендә ясалган. Вә мәҗлескә Җәгъфәрев чакырылмаган.

Җәгъфәрев кадетлар, прогрессист депутатлар арасына мөселман фракциясенең чакырылмавы хакындагы сәбәпләрен сорашып, белешеп йөргәндә, блокның программасы да игълан ителгән. Анда мөселманнарның теләвеннән бер сүз дә, бер маддә дә кертелмәгәнгә, мөселман фракциясе үзеннән генә шуларның ясаган программаларына разый булып барып керүне уңгайсыз тапкан. Үзенең шунда керүен блок программасына . мөселман теләвенә илтифат ителмәгән блок программасына разыйлык булып чыгачак дип читтә калган.

Җәгъфәревтән соң шул вакытта Петроградта булган Гайса мирза да сүз алып мәсьәләне ача төшмәкче булды.

Бик озын иттереп, блок шулай булса, блок тегеләй булса, без менә шулай дисәк, кадетларга китереп янтыктан төртсәк, прогрессистларга «вәт бит, без мөселман» дип бармак селкетсәк, октябристларның салпы ягына салам кыстырсак, директор департаментка барып, «Иван Иваныч, дело не в том» дип аңлатсак, шул булыр иде кебек тоелган кебек булганнан була түгелме, диде.

Кыскасы гына, он гына юк, күршедән май сорап алыр идек тә, аннан-моннан сөт, тоз табар идек тә, коймак пешерер өчен утын гына табарга калыр иде, дигән фәлсәфәне авыл куштаны кебек сатты. Халыкны ялыктырды, башны авырттырды. Мәсьәлә хакында бер генә дә яңгы сүз, яңгы факт, яңгы фикер әйтмәде.

Хәзерге хәлдә блок мәсьәләсе ни дәрәҗәдәлеге соралды. Фракция рәисе: «Без хәзер әле блок берлән мөзакәрә итәмез, шул сөйләшү, аңлашу беткәне юк. Үземезнең блокка керүемез өчен шарт итеп гайре рус милләтләргә хокук кысынкылыгы бетсен, дигән маддәне кабул лязем дип беләмез вә шул юлда сөйләшәмез», – диде.

Гайре рус милләтләргә хокук кысынкылыгы бетерелү маддәсе шактый яңгы бер мәсьәлә тудырды. Ул да – көзге сессиядә фракциямезнең рәисе Котлыкай мирза Тәфкилевнең гайре рус депутатларның оешы (блокы) исеменнән чыгып декларация укуыдыр. Садри әфәнде, аның артыннан Закир әл-Кадыйри әфәнде14 мөселман депутатларның бу эшләренә оясына сыймаган тычканның койрыгына себерке тагып керүе кебек карадылар. Үз эшемез эшләмәенчә ятканда, үз эшләремезне эшләргә көчемез булмаганда, яһүдиләргә өмәгә йөрү сыман хәрәкәт, диделәр. Мөселман депутатларның башка милләте мәхкүмә депутатлары, ягъни латыш, эстон, яһүд, поляк, малорус, грузин, әрмән депутатлары, мөнәсәбәте белән ничек булуы мәсьәләсе аерым бер мәсьәлә булып мәйданга чыкты.

Мәҗлестәге бер кыйсем халык фикеренчә, без, мөселманнар, үземезнең Думадагы эшемездә үземез генә кайгыртырга кирәк, үземезнең эшләремезне, үземезнең ихтыяҗларымызны гына тутырырга маташырга кирәк. Шул юлда ничек мөмкин – шулай эшләргә кирәк, хөкүмәт даирәләренә дә аңлатырга кирәк, рус депутатлары белән дә сөйләшергә кирәк, хасыйлән, без үземезнең бөтен эшемезне эшләгәндә, без гайре рус дигән киң, гам флагны күтәрмәенчә, «без – мөселман» дигән байракны күтәрергә тиеш, диделәр.

Бу фикерләрнең тарафдарлары Садри әфәнде берлән Закир әфәнде булдылар.

Икенче бүлек һәм дә зур бер бүлек: Думадагы безнең вазгыятемез мәгълүм чикләр куелган даирә эчендә булырга тиеш, Думадагы депутатларымызның хезмәтләре андагы оппозициядәге фракцияләр берлән бергә булырга һәм парламент ысулынча булырга тиеш, департаментларга15 барып бусага таптаулар, сыгынулар, кыянулар депутатларның шәэненә муафикъ түгел.

Тагы мөселман депутатларның хәрәкәтләре һәр мәсьәләдә оппозиция берлән бергә булырга тиеш. Чөнки хокуклары иң кысылган Русиядә бер халык булса, ул да . без. Бинаән галәйһи безнең хәзерге идарәгә разый булуымыз һич мөмкин түгел. Оппозиция берлән бергә булганда да, без алар берлән табигый юлдашлар түгел. Хәзер, алар хөкүмәткә тәнкыйтьче булып караганда, без алар берлән бергә. Тормышлар үзгәреп китеп, шул ук оппозициянең үз эченнән хөкүмәт чыкса, ул хөкүмәт тә безнең теләгәннәремезне тартышмаенча бирмәячәктер. Ул вакытта да без оппозициядә булып калачакмыз. Безнең берлән бергә шул вакытта да бөтен гайре рус депутатлар калачактыр, чөнки аларның да, безнең дә гам булган «бөтен милләтләр мөсави булсын» дигән идеалымыз әле Русиядә бик озакка кадәр идеал булып торудан чыкмаячактыр. Шуңгарга күрә Думадагы гайре рус милләтләрнең вәкилләре . безнең мөселман фракциясенең табигый юлдашыдыр, Русиядәге бөтен гайре рус милләтләрнең хокуклы булуы – латышына, яһүденә, грузинына, полягына, мөселманына бер эштер, һәммәсенә дә үз эштер.

Бу бүлек халык фракция әгъзаларының гайре рус милләтләрнең депутатлары берлән бергә булуын бик муафикъ, кирәкле бер хәрәкәт тапты вә, шул сәясәтне мөселманнарның табигый сәясәте булды дип, тамга салды. Мәсьәлә бик озайды. Шуннан фракция рәисе Котлыкай мирза бәгъзе бер изахат бирде. Аның сүзенчә, мөселман депутатлары, үзләренең көчсез җилкәләренә яһүд, латыш, эстон вә гайреләрне мендереп утыртып, аларны өстерәп бармыйлар. Билгакес, гайре рус милләтләргә хокуклы булуда башка халыкларның бөтен мәгънәви көчләре безнең мөселманга караганда әллә никадәр күп гайрәт сарыф итәләр.

Декларация укуда да Котлыкай мирзаның чыгып укуы мөселманнарның башка халыкларны үз химаяләре астына алудан түгел, фәкать гайре рус депутатлар арасында Тәфкилев җәнаблары иң карт депутат булудан гына!

Аннан соң, блок үзенең декларациясендә мөселманнар хакында бер сүз дә әйтмәгәч, әлбәттә, мөселман фракциясенә үз теләвен әйтү лязем иде. Шул вазифаны үтәгәндә, җыен гайре рус милләтләр, аерым-аерым бер сүзне сөйләп торганча, бергә оешып әйтүне мәслихәт таптылар. Ялгыздан чыгып сөйләгәндә дә, мөселман фракциясе шул ук бөтен милләтләргә мөсавәт, диндә кысынкылыкны бетерүне теләр иде.

Шуның өчен гайре русларның катышуыннан мөселман фракциясе һичбер маддәдә оттырмады, билгакес, шул байрак астына яһүд, латыш, малорус, грузин вә башкаларны җыеп, урынын ныгытты гына!

Шул мәсьәләләрнең ваклары, тәфсыйлаты мөзакәрә ителгәндә, тагы яңгы бер мәсьәлә туды. Ул да – депутат кем, мөселман де- путаты кем вәкиле, мөселман депутаты мөселман халкының вәкилеме, әллә ходатае, адвокатымы?

Мөфтилек мәсьәләсендә фракциягә килгән бик күп телеграмнар, хатлар, мөрәҗәгатьләрдә бер кыйсем халык, мәсәлән, Баязидовны урынсыз кеше дип төшерер өчен тырышуны кушалар.

Икенче берсе, Сафаны мөфти иткән өчен хөкүмәткә рәхмәт укыңыз, урыны ныгаюына тырышыңыз, диләр.

Өченче бер кыйсеме әүвәлге төшерергә дигәннәренә дә, урыны ныгысы, дигән мөрәҗәгатьләренә дә кулны куеп, мәсьәләне чуалталар. Шулай булгач, мөселман депутаты кем соң, кемнең вәкиле? Русия татарлары арасында – унбиш ел эчендә биш мең ибтидаи мәктәп ислях иткән Русия татарлары арасында – тәгълиме ибтидаи таралуы өчен елына миллион сумнар ярдәмнәр иткән, матбугатлы, әдәбиятлы халык Русия мөселманнарының аурупалы мөселман гасырынча хәят тартышуына хәзерләнгән татар булуын кыйсем халыкның вәкилләреме?

Әллә бөтен рәхәт, тынычлык искедә генә иде, һәр яңгылык хәрам дигән муллалар берлән, үзенең русча белүеннән яисә бер-бер мөнәсәбәт тотуыннан файдаланып, үз мәнфәгатенә халыкның киләчәген, миллиятен, динен йә аңлап, йә аңламаенча корбан итә торган бер кыйсем куштаннарның сайланганымы?

Хазирунның иң күп бүлеге – мөселман фракциясенең депутатлары, Русия мөселманнарының аңлы кыйсеменең тәрҗемане әфкяре. Иске фикердәге картлар, шуларның салпы ягына салам кыстырып фетнә чыгаручы муллалар булса да, Русия мөселманнарын карагруһлы фикердә дип хөкүмәткә якын күренер өчен бөтен гыйльми, мәдәни, милли эшләремезгә аяк чалучылар, доносчылар, сагыячеләр булып торса да, бу кыйсем халык – милләтнең чүбе-чарыдыр. Милләтнең алышуы вакытында була торган, иске тормышыннан чыгып, яңгы тормышка таба керүендәге сыныклары, ертыклары, сәләмәләредер.

Башка халыкларның мәдәният тарихларында булган бу кыйсем чүп-чар булмавы, тирес черегәндә, янганда шуның сасысы чыкмавы мөмкин түгелдер. Шуның өчен ул вакытлы, иттифакый бүлеккә әһәмият бирмәскә лязем диелсә дә, башка могарәзәләр фәләннәр булынганга, мөселман фракциясенең гомуми хаттелхәрәкәте, аның сәяси юлы, платформасы хакында киңәшү тиеш күрелде.

Вакыт бик соң булганга, өченче мәҗлескә мөселман фракциясенең хаттел-хәрәкәтен, тәгаен платформасыны билгеләү маддәсе кертелде.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мөселман фракциясендә киңәш мәҗлесләре. «Сүз» газетасының 1916 елгы 18 һәм 20 февраль (23 һәм 24 нче) саннарында «Гаяз. Петроград. 12 февраль; 13 февраль» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды. Нинди киңәш мәҗлесе икәнлеге алдагы мәкаләгә язылган аңлатма һәм искәрмәләрдә әйтелде.

1 хөкүмәтнең декларациясе – бу вакытта Россия хөкүмәтенең башлыгы вазифасын И.Л.Горемыкин башкарган.

2 Баязидов – сүз 1915 елда мөфти итеп куелган Сафа Баязидов турында бара. «Компаниясенең эшләгән эшләре» дигәндә, С.Баязидовның Петербургта бер төркем мөселман эшлеклеләре тарафыннан оештырылган җәмгыять – «Сыйрател-мөстәкыйм» эшендә катнашуына ишарә ителә булса кирәк.

3 Епископ Андрей – епископ Андрей (Ухтомский), Казанда архимандрит булып торганда, мөселманнарга христиан бәйрәмнәрен бәйрәм иттерергә тырышкан. Дәрәҗәсе үстерелеп, Уфага епископ итеп җибәрелгәч тә, ул мөселманнарга дошманлыгын дәвам иттергән. Аның турында Фатих Әмирханның «Епископ Андрейның каралыгы» исемле мәкаләсе дә бар («Кояш», 1917 ел, 27 март).

4 «Тәрәкъкыйпәрвәр блок» – Беренче бөтендөнья сугышы барышында Россиянең уңышсызлыкларга очравына борчылган IV Дәүләт Думасы депутатларыннан 1915 елның 9 августында оешкан блок. Аның составына Думаның алты фракциясе (барлык 422 депутатның 236 сы) кергән. Блок вәкилләре патша хөкүмәтен тәнкыйтьләп чыкканнар, «ышаныч хөкүмәте» («правительство доверия») булдыруны таләп иткәннәр. Мөселман фракциясендә бәхәсләр булып, сәяси берләшмәләр арасындан «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ка керү теләге белдерелсә дә, әлеге блок моны игътибарга алмый. Блокны оештыручылар, барыннан да бигрәк кадетлар, мөселман депутатларның хокукый, дини, милли чикләүләрне бетерү омтылышын якласалар, октябристлар фракциясенең блоктан чыгуыннан куркалар. Хәер, мөселман вакытлы матбугатында мөселман фракциясенең Думадагы прогрессив көчләр белән сәяси блоклар төзү эшендә пассивлыгын гаепләп язганнар.

5 3 нче июнь правиласы – 1907 елның 3 июнендә II Дәүләт Думасы таратыла һәм сайлаулар турында яңа закон кабул ителә. Аның буенча эшчеләр һәм крестьяннардан выборщиклар саны 2,5 мәртәбә киметелә, җирбиләүчеләр һәм буржуазиянеке 2 мәртәбә арттырыла, рус булмаган халыклар вәкилләрне бик аз санда салмый алалар.

6 Байтирәков – Габделлатыйф Байтирәков (1873–1951), IV Дәүләт Думасында Уфа губернасыннан депутат.

7 Миңлегалиев – Минһаҗетдин Миңлегалиев (1857–?), IV Дәүләт Думасында Самара губернасыннан депутат.

8 Далгат – Мөхәммәд Далгат (Тәлгат, 1849–1922), IV Дәүләт Думасында Кавказдан (Дагъстаннан) депутат.

9 Садри әфәнденең фракцияне блокка кермәүдә гаепләп язулары. – IV Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясе шулай да «тәрәкъкыйпәрвәр блок»ка якынрак позициядә торган.

10 Йосыф бәк Җәгъфәревнең – бәяннамәләре . – IV Думада Баку, Елисаветополь һәм Эриван губернаторларыннан депутат Мөхәммәд Йосыф Җәгъфәрев (1885–?) Дума утырышларында шактый еш чыгыш ясаган.

11 Гайса мирза – Гайса Еникеев (1864–1931), II, III, IV Дәүләт Думалары депутаты.

12 …элгәреге Дума рәисе Родзянко – М.Б.Родзянко (1859.1924), Россия сәяси эшлеклесе, октябристлар партиясе җитәкчеләреннән, III һәм IV Дәүләт Думалары рәисе.

13 …совет әгъзасы профессор Максим Ковалевский – Максим Максимович Ковалевский (1851–1916), социолог, хокук белгече, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең Дәүләт Советы әгъзасы. Аның «Закон и обычай на Кавказе» исемле ике томлы хезмәте дә басылган (1890). Үлеме уңае белән «Вакыт» газетасының 1916 елгы 25 март (2006 нчы) санына бер мәкалә урнаштырылган.

14 Закир әл-Кадыйри әфәнде – Закир Кадыйри (1878.1954), журналист, җәмәгать эшлеклесе, 1914–1918 елларда «Тормыш» газетасы редакторы.

15 …департаментлар – бу елларда Россия министрлыклары, башка дәүләт органнарының аерым бүлекләре (мәсәлән, Рухани эшләр департаменты – Департамент духовных дел).

Хазир – шунда.

Мөзакәрәгә кую матлублыгын – фикер алышуга кую соралганын

Хазирун – (җыелышта) булучылар, катнашучылар.

Мәтене – монда: проекты.

Хилаф – каршы (килә).

Иһмаль – әһәмият бирмәү, игътибарсызлык.

Дахилия назыйрының – эчке эшләр министрының.

Изах ителде – ачыкланды.

Сәхраи кәбирдә – зур чүлдә.

Сахибе – хуҗасы.

Мәтен тарызында – проект рәвешендә.

Хариҗи – тышкы.

Тәфсиренә – аңлатмасына.

Галәянгә китергән – ачуын чыгарган.

Милләте мәхкүмә – изелгән милләт.

Хасыйлән – кыскасы.

Шәэненә – шан, дәрәҗәсенә.

Бинаән галәйһи – шуңа күрә.

Мөсави – тигез.

Изахат – аңлатмалар.

Билгакес – киресенчә.

Мөсавәт – тигезлек.

Ибтидаи мәктәп – башлангыч мәктәп.

Тәгълиме ибтидаи – башлангыч белем бирү (укыту).

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 148-156.

 

Җавап калдыру