Мәҗлестә Кырымнан, Кавказдан берничә яңгы затлар бар. Әүвәлге мәҗлесләрдәге кебек Котлыкай мирза Тәфкилев рәислек итә.
Мәҗлеснең беренче мәсьәләсе – мөселман фракциясенең платформасыны билгеләү, мөселман фракциясенең хаттел-хәрәкәтен яңгыдан күздән кичерү.
Шул мәсьәләнең кирәклеген мин алга сөргәнгә, рәис әфәнде миңа фикеремне ачып бирергә куша. Мин түбәндәгечә бәянда булынам: элгәреге мөселман фракциясе «Мөселман иттифакы» дигән партиянең бер кисәге санала иде. Мөселман фракциясе «Мөселман иттифакы»ның программасыны Дума ашасыннан тормышка үткәрә торган көче иде. Ул вакыт мөселман фракциясе янында бергә комитет1 утыра иде вә мөселман фракциясе берлән бергә эшләшергә тырыша иде.
Читләрдәге мөселман иттифакчыларының йирле өяздәгеләре фракциягә ярдәмдә булып даими мөнәсәбәттә торалар иде. Дөньяның алышынуы берлән «Мөселман иттифакы» үзенең урынын саклый алмады. Ул бетте. Аның партия хәлендә яшәешенә хатимә чигелде. «Мөселман иттифакы» партиясенең милли хезмәтен сөйләү, аның алган юлын тәнкыйть итәргә монда теләмим. Фәкать шуны гына әйтеп китәм: «Мөселман иттифакы»ның иң зур хезмәте аның күтәргән байрагындагы мәшрутиятьчелеге булып, ул шул мәшрутиять байрагын бөтен мөселман исеменнән күтәрү берлән сәяси тәрбия күрмәгән, башбаштаклыкны сөюче мөселман халкын уңга таба хәрәкәттән аерып кала алды. Шул мәшрутиять байрагын бөтен мөселманның теләге дип төшендерә, аңлата алудан – чинга, медальгә, «молодец, князь!» дигән вак рәхмәтләргә эреп китә торган, сәяси тәрбиядән мәхрүм милләтнең истикъбале, милли агышы кебек фикерләрне аңлаудан түбән бер кыйсемен мөселман исеменнән карагруһ теләүләре берлән чыгудан тыеп кала алды вә, шулай итеп, мөселманнарның Русиядәге сәяси урыннары мәшрутиятьчеләр берлән генә икәнлеген ап-ачык тәгаен итте. Рус әфкяре гомумиясенә шул фикерне илка итә алды.
Менә «Мөселман иттифакы» партиясенең шул хезмәте, мөселман теләкләренең уң ягыннан чик була белүе – зур бер тарихи хезмәттер. Ләкин хәзер шул уңнан чикне саклаучы юкка, илдә дә уңга таба мәел туды. Фракциядә дә шуның ингыйкясе булырга тиеш. Фракция, бәлки, мөселман фракциясе уларак уңлашмагандыр. Ләкин аерым-аерым депутатлары уңлашканнар2. Үткән сайлаулардагы Казанның сайлаучыларының күбесе «Безгә депутат булган кеше «үтенүче» булсын» дигән лозунгыны күтәрүләре вә шуның аркасында кара көчләр берлән бергәләшсәләр дә, бер мөселман депутаты үткәрә алмаулары, Оренбургта сайлауларда, «вакытчы»ларны кызылга санап, Гайса мирзаны үткәрергә тырышулары3 – шул юлдагы эшләрдер. Хосусән соңгы көннәрдәге мөфтилек мәсьәләсендә чыккан дәрәҗәгә, медальгә кызыгучыларның бертуктамаенча киртә сикереп торулары, хәзерге көндә «Сыйрател-мөстәкыйм союзы»ның яңгыдан ныклап вөҗүдкә чыгар өчен тырышып ятуындагы («Исламе мәгариф» гәзитәсе4) бер кыйсем халыкның үлпән-сүлпән селкенеп торуы – шул уңлашуга мәел барлыкның зур дәлилләредер. Шуның өчен фракциянең хаттелхәрәкәте ачык ителеп тәгаен ителмәсә, аның әгъзалары һәр мәсьәләдә мәгълүм мәсләк белән эш итәрлек ачык чөй баганалары сызылмаса, аларның аяк астлары һәрвакыт хәрәкәтләнеп торачактыр. Аларның эшләгән эшләрендә берлек, мәгълүм система булмаячактыр. Фракциягә керер өчен мәгълүм сәяси мөэмин бәяләр кабул итү шарт ителмәсә, аның әгъзалары арасында бер туктамаенча низаг булып, куәт, гайрәт, эчке тартышка китәчәктер. Шуның өчен хәзер мәгълүм бер программа ясарга вакыт, заман мөсагыйд булмаганга, мин мөселман фракциясенең уңнан-сулдан чикләре сызылуны лязем табам. Бигрәк тә уңнан һөҗүм куәтле булганга, ул тарафка мәшрутиятьчеләр дигән байракны тагы күтәреп, уңнар берлән чик чокырын тагы казырга кирәкле табам. Шулай ителсә, мөселман фракциясе мәшрутиятьлеләрнең парламент көчләре дип танылса, мөселманнарның үзләре дә ап-ачык бер мәшрутиятьле группа алдында калдырылыр иде. Мөселман фракциясе үзе дә парламент ысулына тәмамән хилаф булган интенданствога «Минем җонны сатышырга ярдәм итеңез, фәлән ахунга алтын медаль алып бирергә тырышыңыз!», «Матбугатның тавышына әһәмият бирмәңез!» дигән кебек мөрәҗәгатьләр алдында кулы ачык, җавабы мәгълүм булыр иде.
Кыскасы гына, мин хәзер фракциянең хаттел-хәрәкәтендә уң тарафтан, мотлакан, мәшрутиятьчеләр дигән байракны яңгы буяуларын буяп күтәрүне лязем табам. Мәсьәләнең куелуына каршы Садри әфәнде могарәзә итте.
Аныңча, «Мөселман иттифакы» бар инде, аның программасы эшләнгән, шул юлдан барырга кирәк.
Муса әфәнде5 дә: «Бездәге хәзерге эшләрдәге чуалчыклар гыйззәте нәфесемез юклыктан килгән хасталыклар гына. «Иттифак»ның программасы бар», – диде.
Закир әфәнде Кадыйри «Сыйрател-мөстәкыйм»нәрнең һөҗүмнәрен алга китереп, минем теләүне куәтләде.
Котлыкай мирза: «Фракциядә мәсләк ягыннан шундый уңгайсызлыклар була, . диде. – Мөселман фракциясенә керер өчен мәгълүм мәсләки шартның куелмавы бик уңгайсызлана иде», – диде. Мәсьәлә дә бердән ике сатыхка куелып китте. Бер кыйсем халык, «Мөселман иттифакы»ның программасына һөҗүм башланды», – дип, төрле юллар берлән шуны сакларга тотындылар. Икенче кыйсем халык: «Монда «Мөселман иттифакы» программасы мөзакәрә ителми. Хәзерге әһәмиятле вакытта уң тарафтан килә торган милли дошманга каршы кальга гына куела», – диде. Сүз фәүкылгадә озайды. Кечкенә генә бер кыйсем халык, Садри әфәнде6, ахырга таба Закир әл-Кадыйри әфәнде бөтен көчләре берлән «Иттифак» программасына сарылдылар.
Исмәгыйль әфәнде Леманов7, уңга каршы мәшрутиять баганасын утыртуга каршы килмәенчә: «Киләсе сайлауларда депутатлар иттифакый гына үтмәсен өчен, махсус бер сәяси фикернең тарафдарлары үтсен өчен тырышырга кирәк. Думада мөселман фракциясе, ул вакытта иттифакый үткән Миңлегалиевләрдән8 тормаенча, бер фикер, бер уйда оешмадан гыйбарәт булыр», – диде. Сәлимгәрәй мирза Җантурин9, бу мөзакәрәләрне «Иттифак» программасын тикшерү дип карамаенча: «Менә бу сөйләшүләр уңнан килә торган афәткә каршы берләшү генәдер, милли көчләрне бергә җыю гынадыр. Шуның өчен уңнан мәшрутиять чиге сызу ягындамын», – диде. Сүз озаеп киткәч, Котлыкай мирза: «Без бөтенләй программасыз түгел. Эчке эшләремездә үземезнең кануннарымыз бар», – дип, фракциянең Өченче Думада ясаган эш программасын игълан итте. Эш программасы бөтен хазирунны канәгать хасил иттерде.
Рәис әфәнденең: «Шул эш программасын кабул итәсезме?» – диюенә бөтен кеше «разый» дип җавап бирде. Шул мәсьәлә бетте хисап ителеп, мин бюро кору мәсьәләсен көткән идем. Ләкин Садри әфәнде: «Бу эш программасы Өченче Думада «Мөселман иттифакы»ның программасыннан сыгып алынган иде. Моны кабул итү «Мөселман иттифакы»ның программасын кабул итү булды, бәс, безнең киңәшемез фракциянең программасы «Мөселман иттифакы»ның программасы дип кабул ителде», – диде. Шул шәкертчә ясалган Шәрекъ сәясәте ябылган мәсьәләне тагы кабартып җибәрде. Ибнеәмин әфәнде Әхтәмов10, мәсьәләгә изах биреп: «Әгәр шундагы хазир булган кешеләр, «Мөселман иттифакы» программасының бөтен маддәләре мөселман депутатларына мәҗбүри булсын, дисәләр, мин ул фикер берлән килешә алмыйм. Мин «Мөселман иттифакы»ның дини, милли мәсьәләләрендә генә башка иптәшләрем берлән бер фикердә. Минем сәяси фикерем «Мөселман иттифакы»на язылмый», –диде.
Аның артыннан мин «Мөселман иттифакы»ның программасын контрабанда берлән үткәрергә тырышуга протест ясадым. Үзем өчен «Мөселман иттифакы»ның теләкләре минем сәяси, милли, дини теләкләремнең иң кечкенәсе – минимумы булып кына кабул ителәчәген аңлаттым.
Шакир әфәнде Мөхәммәдъяров11, Кәрим Сәгыйть әфәнде12 минем фикеремне изах иттеләр. Тагы моназарә китте. Ахырдан өч төрле формула тавышка куелды. Берсе Садри әфәнде тарафыннан кертелде.
Беренчесе: киңәш мәҗлесе мөселман фракциясе өчен программа иттереп, «Мөселман иттифакы партиясе»нең программасын кабул итте.
Икенчесе: минем тарафымнан кертелгән киңәш мәҗлесе мөселман фракциясе өчен «Мөселман иттифакы партиясе»нең программасын уң тарафтан куелган чик дип кабул итте.
Өченчесе: Кәрим Сәгыйть әфәнде тарафыннан кертелгән киңәш мәҗлесе мөселман фракциясен уңнар берлән тартышыр өчен ясалган милли организацияләремездән суллар һәм урта партияләрнең иттифакый блогы дип кабул ителде.
Садри әфәнде формуласына алты гына кеше тавыш бирде. Минем формулама каршы уналты кеше тавыш биргәнгә, «Мөселман иттифакы партиясе»нең программасы мөселман фракциясе өчен уң тарафка каршы куелган чиктер дигән теләү мәҗлес тарафыннан кабул ителде.
Кәрим Сәгыйть әфәнде шул икенче формулага разый булганга, ул үзенең формуласын кайтарып алды.
Бюро хакындагы сүзләргә бик аз вакыт калганга, дүртенче мәҗлескә калдырырга тугры килде. Алай да мәҗлестә, бюро хакындагы әсаслар бераз сөйләнеп, Сәлимгәрәй Җантурин, Гайса мирза Еникеев, Шакир Мөхәммәдъяров, Гаяз Исхаковтан мөрәккәб бер комиссиягә бюро хакында доклад ясарга тапшырылды.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мөселман фракциясендә өченче киңәш мәҗлесе. «Сүз» газетасының 1916 елгы 24 февраль (25 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 комитет – сүз «Мөселман иттифакы» партиясенең Үзәк Комитеты турында бара.
2 Ләкин аерым-аерым депутатлары уңлашканнар. – Мәсәлән, III Дәүләт Думасы депутаты И.Мөфтизадә уңнарга кушыла.
3 Гайса мирзаны үткәрергә тырышулары. – Гайса Еникеев III Думага депутат булып Казан губернасыннан, IV Думага Оренбург губернасыннан сайлана. («Вакыт» газетасы позициясе йогынтысында.) Казаннан бу Думага бер генә мөселман депутаты үтә алмаган.
4 «Исламе мәгариф» гәзитәсе – «Ислам вә мәгариф» исемле әлеге газетаны 1915 елда Петроградта Фатих Байрашев (1913 елның ноябрендә Дин эшләре департаментына . «Сыйрател-мөстәкыйм» исемле уң партияне төзүгә гариза (прошение) биргән дүрт кешенең берсе (буфет тотучы) чыгарырга омтылган.
5 Муса әфәнде –Муса Бигиев.
6 … Садри әфәнде – Садри Максуди.
7 Исмәгыйль әфәнде Леманов – Бакчасарайдан килгән сәяси эшлекле, I һәм II Дәүләт Думаларында мөселман фракцияләре секретаре, кырым татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе.
8 Миңлегалиев – IV Дәүләт Дума депутаты Минһаҗетдин Миңлегалиев (1857–?), Самара губернасыннан сайланган.
9 Сәлимгәрәй мирза Җантурин – җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, I Дәүләт Думасы депутаты; 1864.1926 елларда яшәгән.
10 Ибнеәмин әфәнде Әхтәмов (1877.1941) – юрист, IV Дәүләт Думасы депутаты, Уфа губернасыннан сайланган.
11 Шакир әфәнде Мөхәммәдъяров (1883–1967) – сәяси эшлеклесе, хокук белгече, публицист, эсер, педагог.
12 Кәрим Сәгыйть әфәнде – Кәрим Сәгыйтев (1888.1939), журналист, публицист, Петербургта торып Казан газеталарында язышкан, Тукай белән аралашкан (истәлеге бар).
Тәрҗемане әфкяре – фикерләрен чагылдыручы.
Сагыяче – әләкче.
Могарәзәләр – каршы килүләр, талашулар.
Илка итә – ташлый (кертә).
Мәел – авышу.
Ингыйкясе – чагылышы.
Мөэмин бәяләр – имин бәяләр.
Хатимә чигелде – нокта куелды.
Мәшрутиятьчелеге – конституциячелеге, ягъни конституция белән
чикләнгән монархияне яклавы.
Мөсагыйд булмаганга – мөмкинлек бирмәгәнгә.
Гыйззәте нәфес – үз-үзеңне сөючелек.
Сатыхка – яссылыкка.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 156-160.