Әллә нинди бер мөхәррир: «Бәйрәмнәр – милләтләрнең көзгеседер», – дигән. Көзгедә кешенең бөтен сыйфаты, сыны, торышы күренгән кебек, бәйрәмнәрдә дә бөтен милләтнең, халыкның тормышы-кыйланышының шәүләсе күзгә күренә, ингыйкяс итә. Мәскәүдә үткәрелгән Мәүлед бәйрәмемез Мәскәү мөселманнарының көзгедәге шәүләләрене күз алдымызга китереп бастырды. Халыкның, милләтнең тормышы төрле-төрле булганга, әлбәттә, аның шәүләсе дә, аның көзгедә ингыйкясы да бертөрле генә, бер- төсле генә булмый. Аның төрле сыйныфы, төрле бүлеге төрлечә күренә вә җыенын җыеп куюдан Мәскәүнең бөтен мөселманының кыяфәтен, дине вә милли кыяфәтен күз алдымызга бастыра. Бабайлар: «Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә», – дигәннәр. Көзгенең хасияте бит чалыш авызны төзәтү түгел, барны барча, бары берлән бергәләп җыеп күрсәтү. Мәскәү көзгесендә дә күзгә ташлана торган берничә авызы чалышларын язмаенча китәргә мөмкин түгелдер.
Бәйрәм мәсҗедләрдә Мәүледен-нәби уку берлән башланды. Мин барган Татарский мәсҗедендә халык шактый күп булса да, Мәскәүнең алдынгы сыйныфы . аңлы бае, фикерле сәүдәгәре, яшь приказчигы, түрәсе, мирзасы юк иде. Икенче мәхәлләнең имамын бу халык байкот астында тотканга, анда да алар бармаганнар иде. Соң, болар шул газиз вакытларда, Мәскәүнең уртасында җәнабе пәйгамбәргә сыгынып, догаларын, ялварышларны күккә ашырганда кайдалар иде?
Бу кыйсем халык Мәскәүнең мәктәбен, мәдрәсәсен, мәсҗеден, «Җәмгыяте хәйрия»сен алып баручы булганга, Мәскәүнең алга, артка баруы бу сыйныф халыкның тормышы, бәхете, сәүдәсе берлән баглы булганга, боларның мәсҗедләренең берсендә хазир булмаулары, була алмаулары күңелсез бер сызык сыза, бөтен бәйрәмгә тулмаганлык, китеклек куша иде. Бу кимчелекнең сәбәбе ни булса булсын, бу Мәскәүнең авызының чалыш йире иде.
Икенче көнне Мещанский мәхәлләсендә вә Ерзиннарның мәктәбендә1 хатыннар өчен ясалган Мәүледен-нәбине укулар вә кич берлән Әсәдуллаев мәктәбендә2 балалар кичәсе ясаулар Мәскәү мөселманнарының йөзләрен агартачак вакытлар булды. Хатыннар шул олуг бәйрәмдә үзләренең рухларын дини хис берлән яңарта алдылар. Алар шул көндә олуг пәйгамбәремезнең җәнабенә башларын иеп сыгына белделәр. Балалар шул көндә тагы зуррак бәйрәм итә алдылар. Алар шул көннең хөрмәтендә гомерләренә күрмәгән балалар кичәсене күрделәр. Шул газиз көннең хөрмәтенә аларның бае, ярлысы, зирәге, аңгырасы бергә-бергә бертигез булдылар. Бергә шигырьләр әйттеләр, бергә мөнәҗәтлар укыдылар. Бергә сөенделәр, шатландылар. Бу мәнзарә Мәскәүдәге Мәүлед бәйрәменең иң матур, иң күңелле мәнзарәсене тәшкил итә иде. Димәк, Мәскәүнең картлары мәсҗедләрдә булындылар, даимән зикер, салават берлән бәйрәмгә кушылдылар. Мәскәүнең хатыннары мәктәпләргә җыелдылар, алар да Мәүледен-нәби тың- ладылар, укыдылар. Балалар гөрләп-шаулап бәйрәм иттеләр. Урта халык, сәүдәгәр сыйныфы нишләде?
Болар кая бәйрәм итте, ничек бәйрәмгә кушылды? Бәлки, хосусый өйләрдә Мәүледне каршы алу булгандыр. Бәлки, бер-бер хосусый өйдә Мәүлед укылгандыр. Хәер, улсы да булмады. Хосусый бер өйдә бәйрәм каршылау булса да, монда да җыелган халык студент, курсистка, мөгаллимә, мөгаллим иде. Башка ике сәүдәгәр булса да, болар да иттифакый гына тугры килгән иде. Димәк, шул көндә Мәскәү мөселманнарының иң эшлекле, иң зур бер сыйныфы үги бала кебек читтә калган иде. Дөрест, бу читтә калуның сәбәпләре юк түгел. Болар һәммәсе дә мулла сайлау мәсьәләсенең озаюы, сузылуының нәтиҗәләре. Болар һәммәсе дә муллалар берлә мәхәллә арасында аңлашылмауның тудырган җимешләре иде. Ләкин тәмсез җимешләре иде. Мәскәүнең «Җәмгыяте хәйрия»се дә бәйрәмдә үзен матур иттереп күрсәтә алмады. Бәлки, ул, хатын-кыз җәмгыяте балалар кичәсе ясагач та, вазифамыз бетте дип белгәндер, бәлки, башкачадыр. Аны тикшерү безнең эшемез түгел, ләкин «Җәмгыяте хәйрия» үзенең әгъзаларына кечкенә генә бер Мәүлед көне ясаган булса, догага мохтаҗ шул елда, шул көндә бик күп агай-энемезгә дини хиснең артуына, күңелләр йомшаруына зур хезмәт эшләгән булыр иде. Монда да ни булса да булды, шул китеклек хисе калды.
Менә болар барысы да – бәйрәм көзгесенең күрсәткән авыз чалышлыкларымыздыр. Иншалла, бу чалышлыклар безнең туганнан килгән кимчелекемез түгелдер. Иншалла, бу чалышлыклар кичә «тирес яткан»нан килгән чалышлык кына булып, көн үтү, вакыт кичү берлән төзәлә торган вакытлы хасталык кынадыр. Иншалла, болай түгеллеген без киләсе елга исбат та итә алырмыз, иншалла. Ләкин бу елгы авыз чалышлыкымызны көзге яныннан үткәндә дә күрмәенчә китә алмыймыз. «Авызың чалыш булгач, көзгегә үпкәләмә» дигән сүз дөрест булса да, шул көзгегә үпкәләми дә булдыра алмыймыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мөхәррир – монда: язучы.
Ингыйкяс итә – чагыла.
Хазир – шушы вакыт.
Мәскәү, 18 гыйнвар. «Ил» газетасының 1915 елгы 19 гыйнвар (63 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Ерзиннар мәктәбе . Мәскәү сәүдәгәре һәм эшмәкәре Салих Йосыф улы Ерзинның (1833–1911) уллары белән берлектәге фирмасы ефәк тукыма һәм мамык белән сәүдә иткән, алар мәдәни эшләргә дә актив катнашканнар.
2 Әсәдуллаев мәктәбе – Мәскәү эшмәкәре Әсәдуллаев акчасына салынган мәктәп.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 12-13.