Бу көнге гәзитәләремездә Кырым мөселманнарының күчеп китә торган нимесләрдән тугыз йөз дисәтинә йир алулары хәбәр ителеп языладыр.
Кырымда нимес колонистларының кулында әллә ничә мең, бәлки, әллә ничә ун мең дисәтинә йирләр булганга вә боларның иң күбесе безнең бабаларымыздан йирләре булганга, аз гына булса, шул хәләл малымызның үземезгә кайта башлавына шатланмый хәлемез юктыр. Шул тугыз йөз дисәтинәне алган агай-энемезнең кулы җиңгел булсын иде дә меңәр-меңәр дисәтинә йирләремез үземезгә кайтарылсын иде. Кырымдагы йирләрнең иң зур бүлеге элгәре безнең татар кулында иде. Ләкин бик күбесе шул дөньяның оҗмахындагы йирләрнең кадерен белмәгәнгә, башкортлар кебек юк бәһагә сатып бетерде. Кайбере, Төркиягә һиҗрәт итеп, җиреннән-суыннан җөда булды. Киткән йирләрнең иң күбесе Әби патша заманасында утыртылган колонист нимесләргә вә аларның яхшы тормышларын ишетеп, кызыгып, үзе теләп күчкән төрле халыкның кулына кергән иде.
Хәзер нимесләрнең йир-суны биләүләре хакында кысынкылыклы закон чыккач вә нимес колонияләренә хөкүмәт даирәләрендә әминият беткәч, алар күпләп-күпләп йир-су, мал-туар сатарга вә бөтен мал-мөлкәтне бетерергә керештеләр. Безнең татарлардан һиҗрәт вакытларында ничек бушлай алып калган булсалар, хәзер үзләре дә шулай ярты бушлай сатарга тотындылар. Менә хәзер безнең Кырымдагы агай-энемез шул форсаттан файдалана белсәләр иде, бабаларының дөнья кадерен белмәгәннән иткән хаталарын бабалары яба белсәләр иде. Бу форсат Кырым татарларына йирле-сулы булып калыр өчен актыккы форсаттыр вә бу форсатны югалтсалар, үз йирләренә үз илләрендә мәңге коллык- та, хезмәтчелектә калачактыр. Шул мәсьәләне чынлап аңлап, шул мәсьәләне Кырымдагы матбугатымыз чынлап, җентекләп халыкка чәйнәп бирсә иде, вә Кырымның зыялылары шул юлда халыкка юлбашчысы булса иде.
Кырымда нимесләрнең сатыла торган йирләре бик күп булганга, вә нимесләрнең салган йортлары, йирләре, корган утарлары бик пөхтә иттереп эшләнеп, иген игүләре соңгы систем машиналар берлә эшләнә торган булганга, аларның утарларын алыр өчен Кырым татарлары гына түгел, Идел буеның мөселманнары да катышса, бердән, бик зур файда итәчәкләрдер. Икенчедән, һәйбәт итеп ашлык чәчәргә, бакча үстерүгә өйрәнәчәкләрдер. Шуның өчен Идел буендагы мөселманнарның да шул Кырымдагы нимесләрнең йирләренә дикъкать итүләрен үтенер идек. Көче йиткәне берлән шунда йир-су алуны мәслихәт итәр идек. Элгәреге вакытындагы дисәтинәсе дүрт-биш йөз сумга йөргән йирләрне хәзер нимесләр йөзәр сумга саталар. Өчәр меңгә алган машиналарын бишәр йөзгә кадәр бирәләр икән. Гайрәтле, уңган егетләремез, шул тарафка чыгып, шул эшләрнең артыннан йөрсә, кирәк, үзләре өчен вә, кирәк, мөселман йиренең мөселманга кайтуы өчен әллә никадәр хезмәт итәчәктер. Бездә шундый йир-су ала торган банк-ларымыз булмаганга, яһүдиләрнеке кебек фәкыйрьләргә ярдәм берлән йир алып бирә торган җәмгыятьләремез булмаганга, бу эшне дә берәм-сәрәм эшләргә тугры киләчәктер вә бу эштә дә уңган байларымыз ярдәменә сыгынырга мәҗбүр булыначактыр.
Идел буеның әллә кайларга, чүплек башларына, сазлык араларына җәйләүләргә чыга торган байлары шунда кечкенә-кечкенә бакчалар, йирләр алсалар, үзләре вә балалары өчен нинди матур күңел ачарлык эш эшләячәкләрдер.
Иң соңыннан әйтәчәк сүземез Кырымда вәкыф эшләрен караучы даирәләргәдер. Һәркемгә мәгълүм, Кырымдагы мөселманнарның вәкыфларына хәзерге көндә бер миллионга якын саф акчасы бардыр.
Бу вәкыфларның багышланулары шундагы мөселман халкының дини вә дөньяви файдасы өчендер. Шулай булгач, шул зур сумманы кечкенә процентлы банкларда яткырганчы, шуңгарга шул нимесләрнең йирләрен, бакчаларны алсалар, файдамыз күбрәк булмас идемени? Вәкыф идарәсе шул йирләре тотуны үзенә мәслихәт тапмаса, шуларны йирле мөселманнарга вакыты берлән сатканда, файдасыннан матди, мөселманнарны йирле итүдә мәгънәви зур-зур файдалар итмәс идемени? Кырымдагы вәкыфларның хуҗасы хисап ителгән Кырым мөфтилеге шул мәсьәләгә дикъкать итте микән? Вә шул Духовный правлениенең әгъзалары шул форсаттан файдалану юлын күзәттеләр микән?
Юлы тугры килгәндә, шуны дә әйтеп китик: нимес колонияләре бер Кырымда гына түгел, алар Саратов, Самар, Уфа, Оренбург губерналарында бик күп иде. Монда да алар алдап-йолдап алган мөселман йирләренә, башкорт туфрагына утырганнар иде. Монда да алар шәһәрләр кебек авыллар мәйданга китергәннәр. Сөтле сыерлар, күп йонлы сарыклар, йөзәр пот тарта торган атлар җиткергәннәр иде.
Хәзер менә алар да бик күп йирдә китәләр. Бик күп йирдә йирләрен-суларын саталар. Күрше-тирә мөселманнары шуларның да йирләрен читләргә җибәрмәсәләр иде. Шундагы иске бабаларның урыннарына яңгы казык каксалар иде.
Тупрак көннән-көн кадерләнәчәк, көннән-көн кысылачагы игътибарга алынып, монда да шул форсаттан файдалансалар иде1.
Хосусый бер мәктүбтә Архангельдан язалар: «Безнең Архангель шәһәрендә зурысы, кечкенәсе йөз егермеләп мөселман магазины бар. Боларның бик күбесенең сәүдәсе . ашау-эчү әйберләре, бакалейный маллар белән шәһәремездәге фрукта, мивә сәүдәсе бөтенләй мөселман кулында. Кырымнан, Төркестаннан, чит мәмләкәтләрдән мөселман сәүдәгәрләре әллә никадәр мивә китертәләр. Ишмаметовлар кебек зурлары Кырымда, Ташкентта бакчалар алып та эшләтәләр. Ләкин уртачаларымызның мивә сату-алуы һаман шул өченче, дүртенче куллардандыр. Гәзитәңездә Кырымда нимесләрнең йирләре сатылу хакында язылды. Шул йирләр бакчалы, бостанлы йирләрме? Әллә ашлык чәчә торган кырлы, яланлы йирме? Һәм дә йир-су алганда укмашып, бер-бер ширкәт итеп буламы?.. Шул йирләрне алышырга бер-бер банк ярдәм итәме?2 […]
Кырымның мивәсе Төркестан мивәсеннән алда йөргәнгә һәм дә безгә Кырымнан мивә китертү җиңелрәк, якынрак булганга, безнең уртача сатучыларымызга шунда бакчалар булу бик файдалы булыр иде.
Шуларга җавап язсаңыз ла».
Кырымда нимесләр кулындагы тупракның саны өч йөз мең дисәтинә чамасындадыр. Боларның зур утарлары берлән күп йирлеләре булган кебек, кечкенә-кечкенә дүрт-биш дисәтинәле кыр йирләре дә бик күптер. Боларның йир кәсепләренең күбрәге ашлык чәчү булса да, бакчачылары да, бостанчылары да бик күптер. Боларда бер фирма йирдән бертөрле генә иттереп файдаланмый. Ул ашлык чәчә торган йиренә иген чәчә, бакча утыртырга яраклыларына бакча ясый, бостанга муафигын бостанга аера. Тәмәке үсәчәк йирләргә тәмәке чәчә. Шуның өстенә шул фирмаларда төрле җенестән төрле-төрле хайваннар асрап, иң кыйммәтле, иң файдалы аяклы мал асрый. Ләкин бу нимесләрнең һәммәсе дә йирләрне сатмый һәм дә сатарга мәҗбүр түгел. 82 нче елдан соң Германиядән килгәннәре генә сата. Алай булса да, Кырымда нимесләр тарафыннан сатыла торган йир-суның исәбе-хисабы юк. Бәһаләренә килгәндә, Кырымда гадәттә йир бик кыйммәт булганга, бакчалар, бостаннар йирнең урта хисабы берлән дисәтинәсе мең сум чамасында йөргәнгә, хәзерге көндә шул ук йирләрне 150 сумнан 200 сумга кадәр алып була, вә шуның өстенә фирмалардагы мал-туар, эшләү кораллары да ярты бәһасенә рәхәтләнеп рәхәтләнеп сатылып торалар.
Боларның күбесендә бостан да, бакча да бар һәм дә эшләнеп беткән, өлгергән көенчә бар. Сатыла торган йирләр шулкадәр һәйбәт эшләнгән, бу көн акчаңны бирсәң, иртәгә бөтен өй җиһазлары, бөтен кирәге-ярагы берлән үз кулыңа күчереп, кереп хуҗа булган кебек, өченче көнне үк шул милектән файдалана башлый аласың. Шуларны алырга бер-бер банкның ярдәм итүе хакында аерым мәгълүматымыз юк. Шулай булса да, Урта Русиядә хәзер йортны, бар йир-суны залог салырга мөмкин булган кебек, әлбәттә, анда да мөмкин. Укмашып алу хакында законда һичбер төрле кысынкылык юк. Теләгән кадәр кешеләр, сәүдәгәрләр, бергә ук-машыңыз да алыңыз3. […]
Шуның өчен ул якка таянуны ташлап, үз башыңызга эш итү мәслихәттер. Сезнең кебек чабата берлән ыштырдан килеп, егерме-егерме биш ел эчендә зур-зур магазиннар иясе була алган, сәүдә галәмендә шулкадәр зур игътибар казана алган, иң шимальдәге мәсҗеднең манараларын күккә күтәргән иҗтиһадлы, тырыш Архангель мөселманнары, сез аңгарга мохтаҗ түгелсез4. […]
Үзеңез эшләңез. Кырым үзенең шул җәннәт бакчалары берлән сезнең кебек армый-талмый торган инсафлы сәүдәгәрләргә, эшлекле кешеләргә мохтаҗдыр. Бакча вә бостаннарын идарә итәр өчен кеше, ышанычлы, эшлекле кеше табу Кырымда бик җиңгелдер. Кырым агай-энемез, Аллага шөкер, бабайларымыздан килгән тугрылыкны, иминлекне тәмамы берлән саклап килгәнгә, аларны ширкәткә кушу яисә бакча башы ясау бик уңгайдыр. Кыскасы гына, Кырымдагы бакчалар, бостаннар – сезнең кебек уңгансәүдәгәрләргә, акча хисабын белә торган, малның кадерен таный торган сатучыларга мәңгелек бер хәзинәдер һәм дә көннән-көн кыйммәте, бәһасе арта торган хәзинәдер. Арыган чакта балаңыз-чагаңызга мая җыяр өчен, үзеңезгә буш вакытыңызны рәхәттә үткәрер өчен Алла тарафыннан бирелгән дөнья оҗмахыдыр. Ләкин җитди бер эшеңез булса, эшкә тиздән башларга вә язып, сөйләп тормаенча, урынына барып, күз берлән күреп эшне эшләргә тиештер. Чөнки андагы йирләр бик кадерле, бәһале булганга, бездән дә уңган халыкларның кешеләре күптән инде алып торалар. Вә иң яхшы йирләрне берәм-берәм чүпләп торалар. Шуның өчен озак сөйләп торсаңыз, без барганда анда туйның
дөмберенә очрамас өчен, тиздән юлына керешергә тиештер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Җөда булды – аерылды.
Әминият – ышаныч.
Бабайлар тупрагы. «Ил» газетасының 1915 елгы 27 февраль һәм 6 март (79 нчы һәм 82 нче) саннарында (соңгысында кыскартылып, өч урын ак калдырылган; алар якынча текстның уннан бер өлешен тәшкил итә) «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Газетаның 25 апрель (79 нчы) санында Симферопольдән алынган хәбәрдә немецларның җирләрен сата башлаулары әйтелә. Немец колонистлары җирләрен татарларга дисәтинәсен 140 сумнан саткан.
1 …форсаттан файдалансалар иде. – Бу урында текстның 27 февральдә чыккан өлеше тәмамлана.
2 …бер-бер банк ярдәм итәме?.. – Моннан соң ике юллык урын буш калдырылган.
3 …укмашыңыз да алыңыз. – Газетаның беркадәр өлеше кисеп алынган (дефектлы).
4 …сез аңгарга мохтаҗ түгелсез. – Беркадәр урын буш калдырылган.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 32-36.