ДӨНЬЯ ӘХВАЛЬЛӘРЕ (“Үткән айның иң мөһим”)

Үткән айның иң мөһим сәяси вакыйгасы Арнаудлыкның ярым мөстәкыйль вазгыятен югалтып, тәмамән Италиянең мөстәмләкәсе (колония) хәленә төшеп1 калуы булды.

Арнаудлык дүрт йөз илле бер буйдан (1467 елдан алып) Төркиянең бер мохтар вилаяте кеби идарә ителеп килде. Арнауд халкы сугышчан булганга, гаскәри бер дәүләт булган Төркиядә боларның урыннары һәрвакыт бик хөрмәтле булып барды. Арнауд халкының алга баскан өлеше Төркиянең идарәсендә, гаскәрендә бик зур роль уйнап килде. Ләкин Төркия дәүләте зәгыйфьләнүдән соң XIX гасырның башларында төрле милләтләрнең Төркиядән аерылуы уртага атылып, бу халыкларның төрлесе, Төркиянең мирасына күз теккән чит дәүләтләргә таянып, Төркия дәүләтчелеге берлә тартышка керешкәч, арнауд халкының да бер өлеше Төркиядән аерылу фикеренә бирелде. Арнаудлыкның Төркиядән аерылуы ул вакытның Австрия-Венгриясенә, Италиясенә, хәт­та Юнанстанына да, Русиягә дә файдалы төсле күренгәнгә, бу дәүләтләрнең агентлары Арнаудлыкта бик зур пропаганда­ йөреттеләр, төрек дошманлыгын таратыр өчен бик күп акча түктеләр.

Арнауд халкы тормышының бик ибтидаи баскычында яшә­веннән үтмәгән булганга, боларда милләт фикере ул вакытларда һичбер юк иде. Аз-маз халыкка тәэсир итә беләчәк мәгънәви бер көч булса, ул да дин иде. Халыкның бик зур күпчелеге ислам динендә булганга, бу дин берлеге чын арнауд халкын Төркия берлә бик каты баглап килә иде. Шуны күреп, Австрия, Италия, Русия монда бик күп акчалар берлә, миссионер кыяфәтендә бик күп хәфияләр (шпион) күндерделәр. Ул вакыттагы капитуляционның Төркиядә үзләренә биргән уңайлыкларыннан файдаланып, арнауд халкын дин ягыннан да мөселман Төркиядән аерырга бил баглап керештеләр. Акча берлә католик, протестант, православный мәзһәбләренә мөселман арнаудларын күчерә башладылар. Бик күп уңайлыклар биреп, шул ук дин әһле-миссионерлар, үз диннәрен өйрәнер өчен бушлай мәктәпләр ачтылар. Аңы аз арнауд халкы бер углыны киендереп, ашатып-эчертеп укыта торган, үзенә дә бәйрәмнәрдә мылтык, ядрә бүләк итә торган рус православие попларының мәктәбенә йирләштерде, бер кызыны тагы шул ук бушлай тәрбия итүче ата-анасына тәрегә башка акчалата, ашамак-эчмәк, сугыш коралы берлә дә ярдәм итүче католик мәктәбенә урнаштырды. Бер углына Италия миссионерларыннан ярдәм алып торган бер гаиләнең кызын алды. Бер кызыны төрек жандармына кияүгә бирде.

Шулай итеп, дүрт-биш йөз ел мөселман гаиләсе булып, мөселманлыкның уртак ганганәсе берлә яшәп килгән арнауд гаиләсе эченнән төрлеләнде, җимерелде. Бу арнауд халкының исламияте куәтле өлешендә тәгассыб-фанатизм уятты. Арнауд халкының баерак сыйныфына да Австрия, Италия, Русия акчалар биреп корал таратып, моны да үз тарафына күчерергә тырышты. Нәтиҗәдә Арнауд, сатлык бер хатын хәленә төшеп, Төркияне зәгыйфь итәр өчен күрше мәмләкәтләрнең кулында корал булып килде. Төркиядән төрле икътисади, сәяси имтияз алырга теләгән күрше дәүләтләре, үзләренең тарафдарлары аркылы Арнаудлыкта гыйсъян ясауны гади бер дипломат уен хәленә куйдылар.

1908 елдагы иттихаде тәрәкъкый инкыйлабы2 Төркиягә эчтән ислях ясап, дәүләт буларак ныгырга имкян ачты. Иттихаде тәрәкъкый хөкүмәте, милләтләргә киң хокуклар вәгъдә итеп, исляхат эшләргә кереште. Хөррият тартышларына бик күп арнаудлылар катышкан булганга, хөррият каһарманы мәрхүм Ниязи бәк3 Арнаудлыктан чыккан булганга, яңа идарә вакытында Арнаудлыкның Төркиягә багланышы ныгыды. Төркиянең яңа солтаны Бишенче Мәхмүд4, Арнаудлыкка кадәр сәяхәт итеп, халыкның күңелен алды.

Ләкин иттихаде тәрәкъкый фиркасе, төреклекнең үзеннән ­чыккан бер агым булмаенча, француз инкыйлабыннан илһам алып, франк масонлыкның бер шөгъбәсе төсендә5 эшкә кереш­кәнгә, моның исляхат програмы да тормыштан алынган түгел иде. Билгакес, Төркиянең төрек хәяты мөселман дөньясының ул вакытта кичердеге тормыш төсенә тәмамән ят, чит иде. Асыл максат халыкны киң хокукка ирештереп, мәдәни тормышка кавыштыру булса да, моның юллары һичбер тикшерелмәгән, өйрәнелмәгән иде.

Арнаудлыкка иттихаде тәрәкъкый хөкүмәтенең тәгъйин иткән беренче төрек вәлисе6, үзе озын еллар мөһаҗир булып Франсәдә торып, театрны бик сөйгән бер кеше булып чыкты. Юлы юк, мәктәбе юк, шәһәре ватык-сынык, ярым күчәбә хәлендә яшәүче Арнаудлык эчендә беренче кирәкле эш итеп юл салу, мәктәп ачу җиренә ул, килер-килмәс, Арнаудлыкның зур шәһәре саналган Дуратсуда зур театр салырга карар бирде вә халыкны шул театрга таш ташыттырырга тотынды. Моны арнауд халкы аңламаса да, Австрия, Италия, Русиянең хәфияләре, миссионерлары: «Вәли паша, театр салдырып, сезнең бөтен кызларыгыз, хатыннарыгызны театрга китерәчәк, анда аларның йөзләрен ачып, аларны ят ирләр берлә биетәчәк, һәрбер мөселман арнауд кызының-хатынының рәсемен алачак», – дип, ялган пропаганда башладылар. Надан, мөтәгассыйб халыкны вәлигә каршы гына түгел, Төркия хөкүмәтенә каршы да аякландырдылар. «Без театр салмыйбыз, театрга бармыйбыз, хатын-кызларыбызның пәрдәсен ачмыйбыз!» – дип гыйсъян чыгарттылар. Бу гыйсъян Балкан сугышының мөкаддәмәсе булып китеп, сугышка кадәр тынычландырылмады.

Балкан сугышында (1911–1913) Төркия җиңелеп, Македо­ниядән, Арнаудлыктан чигенде. Арнаудлык Албания исемендә бер мөстәкыйль мәмләкәт итеп игълан ителде. Ләкин Албания дәүләт төсенә кереп корылып өлгермәде, дөнья сугышы башланды. Дөнья сугышыннан соң могаһәдәләр, Албанияне кулына төшерергә тырышкан Италиягә ихтыяр бирмәенчә, Арнаудлыкны мөстәкыйль итеп игълан итте вә анда башланган мөстәкыйль дәүләт корылышы элгәре җөмһүрият төсендә башланып, 1928 ел­да рәисе җөмһүриләре Әхмәд Зогуны7 король итеп сайлады. Ул да, Италиягә дуст сәясәт йөртеп һәм дә Италиягә таянып, ун ел бер буендан Албаниянең короле булып яшәп килде.

Италиянең сәясәтенә һәм дә теләкләренә каршы килерлек Албаниянең көче булмаса да, Албания короле Әхмәд Зогу башыннан аягына кадәр Италия тарафдары булса да, Италия, апрель башларында Албаниягә ультиматум биреп, таләпләре кабул ителмәгәч, христианнарның иң мөкаддәс саналган бәйрәме алдындагы җомга көнендә (7 апрель) бик күп очкычлар, танклар берлә Албаниягә һөҗүм итте вә берничә көннән Албаниянең королен, хөкүмәтен илләреннән качырып, мәмләкәтне үзенә баш идерде. Инде Албания Италиянең мөстәмләкәсе рәвешенә сугылып, Италия короле Албаниянең дә короле итеп игълан ителде.

Албаниянең бөтен халкы бер миллион да бер йөз мең чамасындадыр. Моның сигез йөз меңе мөселмандыр. Ике йөз меңе христиан-православныйдыр, йөз мең кадәресе католиктыр. Корольләре Әхмәд Зогу – мөселмандыр, аның хатыны бер маҗар кызы8 – христиандыр. Хөкүмәт күпчелек булган мөселманнардан ясала торган иде. Италияннар тарафыннан төзелгән яңа хөкүмәттә мөселман исеме очрамыйдыр.

Албания хәзерге көндә Аурупада мөселман мәмләкәтләреннән Төркиядән соң икенчесе иде. Аның бетерелүе берлә Аурупада Төркиядән башка мөстәкыйль ислам дәүләте калмады.

 

* * *

Албаниянең истикъляле бетерелүе Аурупаны тагы зур тәш­вишкә төшерде. Кечкенә мәмләкәтләрнең башкаларының башына да шундый бәла килә дигән курку тугды. Һолландия, Исвичерә кеби мәмләкәтләр үзләренең алтын хәзинәләрен Америкага озаттылар. Ләһстан кыйсмән гаскәрне сугыш хәленә китерде. Аурупа харитасының тагы үзгәреп, Аурупа мөвазәнәсен югалтачак дип уйлап, Ингелтерә Ләһстанның сәламәте мөлкиясен бар көче берлә саклаячагын игълан итте вә берничә көннән соң Румания­гә дә шундый ук тәэминат бирде. Аның артыннан Франсә дә гайни вазгыятьне алды. Франсә, Ингелтерә матбугаты Совет Русиясен дә шундый тәэминат бирергә өндәргә кереште. Совет­ ­дипломатларына Аурупаның эчендә интрига уйнатырга киң зәмин хәзерләнде.

Ләһстанның хариҗия назыйры Бек Лондонны зиярәт итеп9, Ингелтерә хөкүмәте берлә аңлашты (6 апрель). Фәкать советлар катышкан һичбер могаһәдәгә Ләһстанның катышмаячагын, советлардан һичбер ярдәм теләмәвен ачык сөйләп, аңлашуны кара-каршы ярдәм төсенә генә сукты. Болар өстендә матбугатның күтәргән шау-шуы дөнья күләмендә тагы сугыш башланырга озак калмады дигән шөбһәне уятты.

Шул хәбәрләргә таянып, Америка рәисе җөмһүри Рузвельт, Алмания дәүләт вә хөкүмәт рәисе Һитлер җәнабларына шәхси телеграмма берлә мөрәҗәгать итеп10, солых саклашырга чакырды. 28 апрельдә Һитлер җәнаблары рейхстагны туплап, шуның ачылуында озын бер сәяси нотык сөйләп, Алманиянең карашын аңлатты вә шул нотыктан берничә генә сәгать элек Ләһстан хөкүмәтенә меморандум җибәреп, 1934 елда мәрхүм маршал Пилсудский берлә хөкүмәт башы Һитлер җәнаблары арасында имзаланган гадәме тәҗаваз могаһәдәсенең11 хөкеме калмавын белдерде һәм дә Ингелтерәгә дә диңгез көчләрен чикләү хакындагы 1935 елда ясалган могаһәдәнең хөкеме беткән итеп12 саналуын игълан итте.

Бу ике вакыйга тагы шау-шуга сәбәп булса да, Һитлер җә­набларының нотыгы Аурупада солыхны саклау рухында булганга, вазгыять ачыла төште. Аурупаның матбугаты «Алмания берлә Ләһстан арасында һәм дә Ингелтерә берлә Алмания арасында яңадан сөйләшүләр башланып, мәсьәлә солых нигезендә хәл ителәчәк» дип тәфсир итәләр. Аурупаның шул авыр көннәрендә Советлар дөньяны бутауларында дәвам итәләр. Төркия, ике җәбһәнең берсенә дә кермәенчә, битарафлыгын сакларга тырышып ятадыр.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ибтидаи – башлангыч.

Ганганәсе – традицясе.

Имтияз – өстенлек, файда.

Имкян – мөмкинлек.

Исляхат – реформалар.

Шөгъбәсе – бүлеге.

Күчәбә – күчмә.

Дуратсуда – Албаниядәге Дуррес шәһәрендә.

Мөтәгассыйб – иске карашлы.

Мөкаддәмәсе – башы.

Мөстәмләкәсе – колониясе.

Истикъляле – бәйсезлеге.

Тәшвишкә – шиккә.

Исвичерә – Швейцария.

Мөвазәнәсен – көчләр тигезлегенә нигезләнгән вазгыятен.

Сәламәте мөлкиясен – дәүләт иминлеген.

Тәэминат бирде – куркынычсызлык сакларга вәгъдә итте.

Гайни – шундый ук.

Зәмин – җирлек.

Хариҗия назыйры – тышкы эшләр министры.

Гадәме тәҗаваз могаһәдәсенең хөкеме – бер-берсенә һөҗүм итешмәү турындагы килешүнең көче.

Җәбһәнең – фронтның.

 

Дөнья әхвальләре («Үткән айның иң мөһим…»). «Яңа милли юл» жур­налының 1939 елгы 5 нче (май) санында «Чыңгыз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1Арнаудлыкның ярым мөстәкыйль вазгыятен югалтып, тәмамән Ита­лиянең мөстәмләкәсе (колония) хәленә төшеп… – 1468 елдан Төркия империясе кул астында яшәгән Албания 1912 елда үзенең бәйсезлеген яулап ала, аны 1912 –1913 елларда Австро-Венгрия, Бөекбритания, Германия, Италия, Россия һәм Франция таный. Нигездә, Албания әлеге дәүләтләрнең протекторатында яши, 1936 –1939 елларда исә Италиянең икътисади басымы астында кала. Инде 1939 елның 7 апрелендә Италия гаскәрләре басып кергәннән соң, тулысы белән аның колониясенә әйләнә.

2 1908 елдагы иттихаде тәрәкъкый инкыйлабы… – Госманлы Төркиядә 1908 елның июлендә «яшь төрекләр» инкыйлабы була. Әлеге вакыйгадан соң Төркиянең биләмәсе саналган Албаниядә албан мәктәпләре ачыла, газеталар барлыкка килә, сәяси клублар эшли башлый. 1908 елның ноябрендә Монастирда (Битоль) албаннарның милли конгресслары туплана, анда милли автономия һәм латин шрифтына нигезләнгән әлифба төзү мәсьәләсен карыйлар. 1909 елда «яшь төрекләр» «бандалар» турында закон кабул итә. Закон буенча корал йөртү тыела. Бу хәл Албаниядә ризасызлык тудыра.

3хөррият каһарманы мәрхүм Ниязи бәк… – Әхмәд Ниязи бәй Реснели (1873 –1913), госманлы төрек сәяси һәм хәрби эшлеклесе.

4 Төркиянең яңа солтаны Бишенче Мәхмүд… – Мәхмүд V Ришад (1844 –1918), госманлы империясенең 35 нче солтаны. 1909 елның 27 апреленнән 1918 елның 3 июненә кадәр идарә итә.

5иттихаде тәрәкъкый фиркасе, төреклекнең үзеннән чыккан бер агым булмаенча … франк масонлыкның бер шөгъбәсе төсендә… – 1889 елның 21 ма­енда яшь төрекләрнең «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе төзелә. Бу фиркане оештыручылар, нигездә, Европада уку йортларында белем алган яшь төрекләр һәм яшь офицерлар тәшкил иткән. Соңрак, фирка эчендә каршылык килеп чыгу сәбәпле, ул икегә аерыла. Партия оешканда «Госманлы берлеге оешмасы» буларак барлыкка килсә, берникадәр вакыттан, яшь төрекләрнең Париж төркеме белән берләшеп, «Госманлы Бердәмлек һәм тәрәкъкый» җәмгыяте исемен ала. Г. Исхакый язганча, Европада төзелгән әлеге партиянең эш юнәлешендә франк масонлык идеяләре гәүдәләнеш алган.

6иттихаде тәрәкъкый хөкүмәтенең … беренче төрек вәлисе… – Г. Исхакый бу урында Исмәгыйль Кәмал бәйне (1844 –1919) истә тота кебек. Ул – албан милли хәрәкәтенең җитәкчеләреннән берсе, 1912 елның 28 ноябрендә мөстәкыйльлеген яулап алган Албаниянең беренче президенты, премьер-министры һәм тышкы эшләр министры да була.

7 Әхмәд Зогу – Әхмәд Мохтар бәй Зоголли (1895 –1961), албан дәүләт эшлеклесе. 1928 елның 1 сентябреннән 1939 елның 7 апреленә кадәр Албаниянең беренче короле.

8 …Әхмәд Зогу – мөселмандыр, аның хатыны бер маҗар кызы… – Әхмәд Зогуның хатыны венгр графинясы Геральдине Аппоньи де Надь-Аппоньи (1915 –2002) булган.

9 Ләһстанның хариҗия назыйры Бек Лондонны зиярәт итеп… – Польша тышкы эшләр министры Ю. Бек (1894 –1944) 3 апрельдә Лондонга сәяхәт белән барган.

10Америка рәисе җөмһүре Рузвельт … Һитлер җәнабларына шәхси телеграмма берлә мөрәҗәгать итеп… – «Известия» газетасының 1939 елгы 22 март санында басылган хәбәрдән күренгәнчә, Америка Кушма Штатлары хөкүмәте Германиянең Чехословакияне басып алуын танымау турында нотасын җибәрә.

11 …1934 елда мәрхүм маршал Пилсудский берлә … гадәме тәҗаваз могаһәдәсенең… – Г. Исхакый бу урында 1934 елның 26 гыйнварында имзаланган, «Бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итү» турындагы герман-поляк килешүен истә тота. Килешү ун елга төзелә.

12 …Ингелтерәгә дә … 1935 елда ясалган могаһәдәнең хөкеме беткән итеп… – А. Гитлер 1939 елның 28 апрелендә Рейхстагта ясаган чыгышында Хәрби диңгез флотының киләчәге турында сөйләгәндә, 1935 елның 15 апрелендә имзаланган инглиз-герман килешүеннән баш тартуын игълан иткән.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 88.

 

 

 

 

Җавап калдыру