ДӨНЬЯ ӘХВАЛЬЛӘРЕ (“Каталониядә Испания…”)

Каталониядә Испания җөмһүриятчеләренең җиңелүләре ге­нерал Франконың1 катгый җиңүе төсен алды. Җөмһүриятче гаскәрләр, Каталониянең һичбер җирендә генерал Франко гаскәр­ләрен туктата алмаенча, һаман чигәргә мәҗбүр булдылар; чигәргә Испания җире беткәннең соңында болар Франсә туфрагына сыгындылар. Бу гаскәрләр берлә бергә җөмһүрият режимына садыйк булган яисә Каталониянең истикълялен таләп итүче бөтен агымнарның әгъзалары да, баласы-чагасы берлә илен, суын, йортын, җирен ташлап, Франсәнең хөдудын кичтеләр. Берничә көн эчендә Франсәгә сыгынган гаскәрләрнең саны – йөз алтмыш меңгә, гади качакларның саны дүрт йөз меңгә чыкты. Русларның генерал Врангель гаскәрләренең Кырымнан качуыннан бирле2 күрелмәгән зур күләмдәге халык, гаскәр качуы икенче мәртәбә катланылды. Франсә хөкүмәте, качак гаскәрләрне коралсызландырып, аерым гаскәри лагерьларга (урдугяһ) йирләштерелде. Гади качаклары да мәмләкәтнең төрле тарафына озатылды. Качаклар берлә бергә җөмһүрият хөкүмәтенең әгъзалары да һәм дә Испаниянең рәисе җөмһүри Асанада Франсәгә илтиҗа ителде3.

Гаскәр вә халык Франсәгә чыгып беткәч тә, баш назыйр Негрин4 вә башка җөмһүрият назыйрлары җөмһүриятчеләр кулында калган Валенсиягә һәм дә Мадридка тупландылар. Җөмһүриятчеләрнең кулында калган, Испаниянең биштән берсе булган Җәнүби Испанияне сакларга карар иттеләр. Ләкин Испаниянең рәисе җөмһүри Асана Испаниягә кире дүнмәде. Җөмһүриятчеләргә генерал Франко тарафдарлары берлә аңла­шу төсендә сугышны бетерү ляземлеген сөйләп, ике арада мөзакә­рәләр ачтырырга тырышты.

Җөмһүриятчеләр арасында сугышны дәвам иттерергәме, әллә бетерергәме дигән мөнакашәләр дәвам итеп торганда, Франсә, Ингелтерә хөкүмәте алдында зур мәсьәлә туды. Ул да – моңанчага кадәр «баш тартучы» гына дип хисап ителгән генерал Франко хөкүмәтен тану-танымау. Ингелтерә әфкяре гомумиясе күптән инде генерал Франко хөкүмәтен тану тарафында булса да, билфигыль, инде күптән генерал Франко хөкүмәте берлә мөнәсәбәттә булса да, французларның сул канатларында әле бу фикер бик каты каршылыкка очрап килгәнгә, Франсә берлә араларын бозмас өчен, рәсми тануны һаман кичектереп килә иде. Каталониядә генерал Франконың тәмам җиңүе, җөмһүриятчеләр арасында чыккан ихтиляф бу мәсьәләне инде кичектерергә имкян калдырмады.

Франсә хөкүмәте үзенең әгъян әгъзасы сенатор Берарны5 генерал Франко хөкүмәте берлә сөйләшүләргә рәсми вәкил итеп күндерде. Вә ике хөкүмәт арасында аңлашу ясалып, Франсә хөкү­мәте генерал Франконы Испаниянең милли хөкүмәте дип танырга булды. Бу аңлашма буенча, генерал Франко хөкүмәте дә Франсәгә сыгынган Испания гаскәрләре һәм дә халкының илләренә кайтуына авырлык ясамаска, Франсә чигенә һичбер төрле чит дәүләтнең гаскәрен (Италия күңеллеләрен) җибәрмәскә булды. Франсәгә гаскәрләр берлә бергә чыккан коралларны, Испания банкасының җөмһүрият хөкүмәте тарафыннан Франсәгә күчерелгән алтынын бирергә вәгъдә итте. Бу мөзакәрәләр сәгате-сәгате берлә Ингелтерә хөкүмәтенә дә белдерелеп торганга, Ингелтерә дә үз тарафыннан Испаниянең тулы мәгънәдә мөстәкыйль булып калуын шарт кушып танырга разый булды. Генерал Франкодан шул хакта тәэминат алгач, Ингелтерә берлә Франсә хөкүмәтләре бер вакытта ук генерал Франко хөкүмәтен рәсмән таныдылар.

Моның нәтиҗәсе буларак, Испания рәисе җөмһүри Асана истигъфасын Испания Милләт Мәҗлесе рәисенә күндерде, илдәш сугышларын дәвам иттерүнең мәгънәсе калмаганлыгын игълан итеп, эш башыннан чигелде.

Негрин хөкүмәте Испания Милләт Мәҗлесенең рәисен рәисе җөмһүр итеп игълан итеп, тартышны дәвам иттерергә карар ясаса да, Мадридта гаскәрләр һәм дә халык бу карарга разый булмаенча, Мадридның гарнизон (кальга эчендәге гаскәр) башы миралай Касадо идарәсе6 астында тупланып, Негрин хөкүмәте урыныннан төшерелде, дип игълан иттеләр вә дәүләт идарәсен милли мөдафәга комитәсенә тапшырдылар. Бу милли мөдафәга комитәсенә коммунистлардан башка җөмһүриятчеләрнең бөтен агымнары иштиракь иттеләр.

Мөдафәгаи миллия комитәсе җөмһүрият гаскәрләренең баш команданы булган генерал Миахага хөкүмәт корырга әмер итте7. Ул да, моны кабул итеп, хөкүмәт төзеде. Бу үзгәрешне коммунистлар кабул итмәенчә, Мадридта вә башка берничә шәһәрдә гыйсъян иттеләр. Берничә көн сугыштан соң коммунистлар һәр җирдә җиңелеп коралсызландырылдылар. Башлыкларын мәхкәмәгә бирделәр, вә бик күп коммунистлар кулга алындылар. Совет Русия хөкүмәте дә, шуны күреп, үзенең Испаниядәге бөтен гаскәрләренә, һәртөрле техник хезмәтчеләренә советларга кайтырга әмер бирде. Алар да берсе артыннан берсе очкычларда Франсәгә качарга тотындылар. Шулай итеп, Испаниядәге большевик авантюрасы тагы бер мәсхәрә берлә бетте.

Миралай Касадо генерал Франко тарафдарларына радио берлә солых тәклиф итеп мөрәҗәгатьтә булынды. Солыхның шарты итеп Испаниянең там мәгънәсендә мөстәкыйль булып, чит дәүләтләрнең эчке, тышкы эшләренә катнаштырылмауны, чит гаскәрләрне (итальяннарны) мәмләкәттән чыгаруны һәм дә җөмһүриятчеләргә каршы хөрмәт берлә мөгаләмә итүне куйды: «Без үз тарафыбызда булынган чит көчләрне, коммунистларны арабыздан чыгардык», – дип тә игълан итте. Хәзерге көндә ике тарафта бу мәсьәлә өстендә мөзакәрәләр дәвам итеп, Мадрид шәһәре генерал Франкога бирелде. Калган шәһәрләр дә берәм-берәм Франкога биреләчәкләрдер.

 

* * *

Япон-кытай сугышы рәсмән беткәне юктыр. Ләкин соңгы айларда зур сугышлар булганы да юк. Японнар алган җирләрендә кытайларның басмачы гаскәрләрен куу берлә мәшгульләр. Кытайлар, гаскәр хәзерләп, Советлардан корал ташып, сугышны озынга сузып, японнарны әлсерәтү сәясәтен алып киләләр. Японнар кул астына кергән җирләрдә Япония берлә килешү тарафында булган зур кытай түрәләрен куркытып, үтереп киләләр.

Соңгы айлардагы иң зур мәсьәлә японнарның Һинд-Кытай берлә Кытайны аерган диңгез култыгын саклый торган Хайань атәсен забыт итүләре булды8. Бу атәгә японнар хуҗа булып калсалар, Ингелтерәнең Һанконг берлә Сингапур арасындагы юлын һәм дә Франсәнең Аннам юлын теләгән вакытта каплый торган хәлдә булып, Кытай диңгезендә дә тәмамән хуҗа була беләчәкләр. Шуның өчен Ингелтерә, Франсә, Америка, Япониядәге бу атауны алу өчен протест нотасы бирделәр вә Япониядән атауның сугыш вакыты өчен генә биләнүеннән сүз алдылар.

Ингелтерә берлә Америка, Япониянең бу хәрәкәтен үзләренең сату-алу эшләрен Кытай туфрагыннан киметер өчен йә бөтенләй бетерер өчен уйлап, Япониягә каршы акча сугышы ачачаклары берлә японнарны куркыттылар. Шул чуалчыклардан файдаланып, Советлар да Русия суларында японнарның балык тоту имтиязларын бирмәүдә аяк терәделәр. Японнар да моңа җавап йөзеннән Русия чигендәге диңгезгә күпләп сугыш көймәләрен китерделәр.

Японнар, үзләре берлә аңлаша беләчәк хөкүмәт төзеп, япон-кытай низагысын, япон-кытай иттифакы төсенә сугу планнары берлә мәшгульләрдер. Әлегә бу эштә зур үзгәрешләр күренмидер.

 

* * *

22 февральдә Бухарест шәһәрендә Балкан иттифакы киңәш мәҗлесе ябылды. Бу киңәш мәҗлесе үткән елгы Чехо-Словакия­не бүлүдән һәм дә билфигыль Кечкенә Антанта бетүдән соң җыелган бәйнәлмиләл беренче мәҗлес булганга, дөнья матбугаты моны шактый зур әһәмият берлә каршылады. Моңарга башка, шул кыска мөддәттә Балкан иттифакының мөһим әгъзалары булган Румания, Югославия, Төркиядә хөкүмәтләр дә үзгәреп, хариҗия назыйрлары да алышынып өлгергәнгә9, чынлап та, киңәшмәнең ничек барачагы дикъкатьне җәлеп итмәслек түгел иде. Киңәшмәдә каралган төрле вак мәсьәләләргә башка, күзгә күренелгәннәре ике булды. Берсе – «Болгарстанның Балкан ит­тифакына чакырылуы», икенчесе – «Кара диңгез пактасы».

Балкан иттифакы башта ук Болгарстанда Нейи солых могаһәдәсенә каршы чыккан наразыйлык хисе10 һәм дә Болгар­станның бик күп җирләрен күршеләренә бүлеп биргән бу могаһәдәне яңадан тәфтиш итү хәрәкәтенә каршы беравыздан сүз сөйләр өчен Франсәнең ярдәме берлә ясалган иде. Алманиянең куәтләнүе һәм дә Австриянең Алманиягә кушылуы Болгарстанда зур хәрәкәт уятканга, Балкан дәүләтләре, 1938 елның 31 июлендә Салоникида тупланып, Болгарстанның кораллануы хакындагы Нейи могаһәдәсенең маддәләрен алга итүне игълан иткәннәр вә Болгарстанны Балкан иттифакына чакырганнар иде. Болгарстан бу чакыруга каршы Руманиягә киткән Дубраҗаның бер өлешен, Юнанстанга, Югославиягә бирелгән болгар җирләрен кире кайтаруны таләп итте. Бу киңәш мәҗлесендә Балкан дәүләтләре, Болгарстанның иттифакка керүен теләсәләр дә, ходудларны үзгәртү шартын кабул итмәүләрен игълан иттеләр. Шулай итеп, Балкан иттифакына Болгарстанның керүе мәсьәләсе үзеннән-үзе төшеп калды. Балкан иттифакы да тәмамланмаган бер мәүҗүдлектән чыга алмады.

Икенче мәсьәләне Төркия хариҗия назыйры Сәраҗ углы11 тәклиф итте. Бу могаһәдә буенча, Кара диңгез дәүләтләре, Совет Русиясе дә дахил булдыгы хәлдә Кара диңгезне саклауда бергә хәрәкәт итәчәкләре хакында Балкан иттифакы берлә яңа бер могаһәдә япачаклар иде. Бу могаһәдәнең эче Алманиянең Дунай буйлап Кара диңгезгә чыгуына каршы каратылачак кеби күренде. Кара диңгез могаһәдәсенә әүвәлән Румания каршы чыкты; икенчедән, Советларны бу көнгә кадәр танымаган Югославия Советлар катышкан бер аңлашмага керә алмаячагын белдерде; өченчедән, Балкан иттифакының тышында калган Болгарстан да механик рәвештә читтә калачак булды. Шулай итеп, бу могаһәдә дә эшкә аша алмаенча калды. Балкан иттифакының киңәшмәсе үзенең барлыгын, үлмәгәнлеген яңадан хәтерләтүдән башка бер нәтиҗә бирә алмады.

 

* * *

25 февральдә Варшауга Италиянең хариҗия назыйры граф Чиано12 рәсми зиярәт берлә килде. Бу зиярәт, сүздә «Ләһстанның хариҗия назыйры полковник Бекның13 1938 елдагы Руманы зиярәтенә каршы зиярәт кайтару» дип күрсәтелсә дә, билфигыль Италиянең Ләһстан берлә якыннан аңлашуы өчен атланылган җитди бер адым иде. Граф Чианоның янында хариҗиянең зур мәэмүрләре булуы һәм дә Италия матбугатының мөһим шәхсыятьләре дә бергә килүләре моның дәлиле иде.

Италия берлә Ләһстан арасындагы якынлык мөнәсәбәте Франсәнең Советларга йөзен боруыннан башланды. Ләһстан үзенең иттифакчысы Франсәнең бу хәрәкәтен Ләһстанга каршы арка бирү дип кабул итте. Большевикларга дошман булган Алмания Италия берлә мөнәсәбәтен якынлаштырды. Бу мөнәсәбәт соңгы Чехо-Словакияне бүлү эшенә кадәр бик табигый юлында килеп, Ләһстанның хәтта «Антикоминтерн иттифакы»на керүе14 хакында да хәбәрләр тарала башлады. Италия берлә Ләһстан үзләренең көчле күршеләре Алманиядән һәрвакыт шикләнеп торганга, боларның икесенең дә бер-берсенә ихтыяҗлары үзләрен сигорта итү ягыннан зур иде. Шул фикердән чыгып, ләһләр Чехо-Словакияне бүлүдә Ләһстан берлә Маҗарстанның чиктәш булуын Италия химая итәчәк дип уйлаганнар вә монда Италиянең үзенең дә мәнфәгате бар дип төшенгәннәр иде. Ләкин Вена киңәшмәсендә Италия Маҗарстан берлә Ләһстанның бу таләпләрен йә химая итмәде, йә итә алмады, ләһ-маҗар чиктәшлеге мәсьәләсе бу дәүләтнең теләгенә каршы хәл ителде. Ике арада калган тар җирдә Ләһстанны үчекләр өчен кеби «Карпат Украинасы» да вөҗүдкә китерелде15. Болар Ләһстанда Италиянең хөрмәтен, биргән сүзнең кыйммәтен бик төшерделәр.

Мәсьәләләр бераз басылгач, граф Чиано, Ләһстанның шул ярасын баглар өчен, сылар-сыйпар өчен, Варшауга килде. Табигый буларак, Ләһстанны тагы үзенә баглый төшеп, Франсәгә каршы хәрәкәтендә, үзенә мәгънәи булса да, тарафдар итәргә тырышты. Ләһстан әфкяре гомумиясе, граф Чианоны бик зур хөрмәт берлә каршыласа да, Италиянең Франсәгә каршы уенында корал булырга теләге юклыгын да бик ачык белдерде. Шулай итеп, Италия хариҗия назыйрының зур сәяхәте үзе өчен зур нәтиҗә бирмәде. Билгакес, бу сәяхәт Ләһстанның күршеләре, дустлары арасында хөрмәтен арттырды.

Граф Чиано китәр-китмәс, Руманиянең яңа назыйры Гафенку16 Варшауны зиярәт итте. Ләһ-маҗар ходуд берлегендә Рума­ния короленең яптыгы хаталарын төзәтергә тырышты. Ике мәмләкәт арасында иттифакчылыкның хәрфийан дәвам итүе ха­кында тәэминат бирде. Ике назыйр арасындагы күрешүләрдә Висла елгасын Дунайга кушу ляихәсе дә мөзакәрә ителде.

Инде Варшауга Ингелтерәнең мөдафәгаи миллия назыйры­ның могавине һәм дә Ингелтерәнең диңгез, сату назыйрларының могавиннәре дә килеп киттеләр. Болардан соң полковник Бекнең Лондонга, Парисга сәяхәте програмдадыр. Боларның барысы да дөньяның хәзерге чуалчык вакытларында Ләһстанның бик зур роль уйнарлык көчле бер дәүләт булып җитүен күрсәтәдер вә аның рәһбәре Пилсудский17 башлаган Русияне бүлү сәясәтенең кыйммәте көннән-көн Аурупаның киң дәүләт даирәләрендә тамыр җәюен аңлатадыр.

 

* * *

Соңгы айның зур вакыйгасы февраль аеның 11 ендә католик папасы Унберенче Пийның вафаты18, аның йиренә аның вакытында Ватиканның хариҗия назыйрлыгы вазифасын алып килгән кардинал Пачеллиның Уникенче Пий исемендә папа булып сайлануы булды19. Моның өчен дөньяның дүрт тарафыннан алтмыш ике кардинал Ватиканга тупланды вә, берничә көн ябылып ятып, яңа папа сайлауны игълан итте.

Өске караштан мәхыз бер дини эш кеби генә күрелгән бу мәсьәлә атналар буе бөтен дөнья әфкяре гомумиясен, дөнья матбугатын мәшгуль итте, Аурупаның бик күп зур дәүләтләрен төрле-төрле дипломат уеннарга мәҗбүр итте. Христиан дөньясының зур дәүләтләренең ике блокка аерылулары тагы уртага чыгып, папаның демократ дәүләтләр фикеренәме, әллә тоталитар дәүләтләрнең мәсләкләренәме якынрак булуы хакында озын-озын сүзләр сөйләтте, дөнья сәясиләрен тирән уйлар уйлатты.

Дөньяның бик зур, бик җанлы хәрәкәте вакытларында папа­ның үлүе, сайлануы дөньяның иң мөтәрәкъкый милләтләре ара­сында гакыллыларны бу кадәр мәшгуль итүнең иң зур сәбәбе – соңгы елларда дөньяның мәгънәви тормышындагы үзгәрешедер. Дөнья сугышыннан соң коммунизм пропагандасы берлә башлан­ган материализм хәрәкәте рус большевикларының иксез-чик­сез кан-яшь түктерүләре аркасында фикер буларак тәмам банк­рот булды. Табигать бушлыкны сөймәгәнгә, аның йиренә яңа мәфкүрә, яңа идея тугдырырга мәҗбүрият туды. Материализмга гакселгамәл (реакция) буларак идеализм иске хакимен алды. Христиан дөньясының киң халык катлавы яңа бер нәрсә эзләп тормаенча, аны үзенең меңьеллык христианлыгында берләштерелде. Нәтиҗәдә дөньяның уйнаган роле көннән-көн зур иде. Папалык халык күзе алдында иң зур падишаһлар, иң зур рәһбәрләрдән зур кеби карала башлады.

Үзенең иске мәгънәвиятен ташлауны, дини ганганәләрен бозуны «тәрәкъкыйпәрвәрлек» дип уйлаган безнең ислам дөньясына да бу вакыйга зур бер гыйбрәттер. Җимерелеп беткән мәгънәвиябезне саклар өчен бер дәрестер.

 

* * *

Март башларында Чехо-Словакиядә словакиялеләр берлә Прага хөкүмәте арасында зур аңлашмау чыкты20. Словаклар үз­ләренең аерым словак гаскәрләрен төзергә Прага хөкүмәтеннән бик зур сумма акча сорадылар. Прага хөкүмәте Словакиянең аерым гаскәрләре булуын кабул итмәде. Акча бирмәде. Шуның нәтиҗәсендә Словакиядә, чехлардан тәмамән аерылып, аерым дәүләт тормышы кору фикере тирәнәйде. Словак хөкүмәте, үзенең күңелле гаскәрләрен корып, Чехиядән аерылырга кирәкле булган адымнарны атларга башлады. Шуны күреп, Прага хөкүмәте, үзен мәркәз хөкүмәт итеп карап, Чехо-Словакия рәисе җөмһүринең ­декреты берлә Словакия хөкүмәтенең рәисен вә берничә әгъза­сын урыныннан чыгарды. Чехия берлә Словакия аерылмау тарафында булынган словак назыйры Сидорны баш назыйр итеп21 тәгъйин ителде. Ул да Чехия берлә Словакиянең бер дәүләт төсендә бару сәясәтен алып бармакчы булды. Ләкин бу хәрәкәт Словакиядә зур бер протест рухы тудырды. Төшерелгән назыйрлар Берлинга барып шикаять иттеләр. Алмания әфкяре гомумия­сенең һәм дә словакларның үзләренең кысрыклаулары берлә мәсьәлә Словакия Милләт Мәҗлесенең карамагына тапшырылды. Словакия Милләт Мәҗлесе 13 мартта тупланып, Словакия­нең тәмамән истикълялен игълан итте. Чех гаскәрләре, Словакияне ташлап, Чехиягә кайтырга мәҗбүр булдылар.

Шул эшләр юлга куелып җитмәде, Чехиядәге алманнар берлә чехлар арасында да бәрелешләр башланды. Карпат Украинасындагы гаскәре берлә маҗарлар арасында да бәрелешләр китте. Маҗарстан хөкүмәте Прага хөкүмәтенә Карпат Украинасын тынычландыруны таләп итеп ультиматум бирде. Алмания хөкүмәте дә Прага хөкүмәтеннән тынычлыкны саклауны таләп итте; төрле тарафтан килгән шул таләпләр алдында Прага хөкүмәте ни эшләргә дә белмәенчә аптырап калып, 14 март ахшамын да Чехо-Словакия рәисе җөмһүре Һоха22 берлә хариҗия назыйры Хвалковский23, мәсьәләне алман хөкүмәте берлә аңлашып хәл итәргә булып, Берлинга китте.

Шул чакларда Маҗарстан хөкүмәте, ультиматумына җавап булмады дип, Карпат Украинасының эченә гаскәр сукты, алар, Карпат Украинасының шәһәрләрен ала-ала, Ләһстан чигенә таба сугышып йөрергә тотындылар.

Чехо-Словакиянең рәисе җөмһүри берлә хариҗия назыйры, Алманиянең рәһбәре, дәүләт, хөкүмәт рәисе Һитлер хәзрәтләре24 берлә күрешеп, Алмания дәүләт ирләре берлә сөйләшеп киңәш­кәннән соңында, Чехо-Словакиянең рәисе берлә хариҗия назыйры 15 мартның иртәнге сәгать дүртләр чамасында Чехияне­ Алманиянең химаясенә бирергә карар иттеләр вә, ике арада Чехиянең истикъляленнән ваз кичеп, Алманиянең мохтар бер өлкәсе булып идарә итәчәге хакында могаһәдәгә кул куйдылар.

Шул карарны Чехиянең радиосы аша бөтен мәмләкәткә игълан итеп, халыкны алман гаскәренә каршы тормаска чакырдылар.

15 март иртәнге сәгать алтыда Алмания гаскәре, Чехо-Сло­вакиянең ходудын кичеп, һичбер каршылык күрмәенчә, бөтен мәмләкәтне забыт итте, чех гаскәре коралсызландырылды, дәүләт идарәсе Алманиягә күчте. Шулай итеп, дипломат юллары берлә генә, кан түгелмәенчә, моннан егерме ел элек дөньяга килгән Чехо-Словакия дәүләте дипломат юлы берлә генә бетерелде дә.

Шул вакытларда Маҗарстан гаскәрләре дә Карпат Украинасын тәмамән алып бетереп, Ләһстан берлә ходудны берләштерде. Карпат Украина[сы] хөкүмәте Руманиягә качып чыкты.

Словакия, үзенең истикълялен тануны риҗа итеп, күршеләре Алмания, Ләһстанга мөрәҗәгать итте. Бу ике дәүләт тә Сло­вакиянең истикълялен таныдылар. Шуннан соң мөстәкыйль Словакия хөкүмәте Алманиягә үзенең химаясенә алуны сорап мөрәҗәгать итте. Алмания дә, Словакиянең дахиле эшләрен үз кулында калдырып, химаяне кабул итте.

Урта Аурупада бер-ике-өч көн эчендә харита тәмамән үзгәрде. Бу көтелмәгән эш дөнья әфкяре гомумиясендә зур шау-шу уятты. Франсә, Ингелтерә, Америка мөстәкыйль Чехо-Словакия дәүләтенең бетерелүен кабул итмәделәр. Ләкин әмре вакыйгъ алдында һичбер эш тә эшли алмадылар. Хәзер дә Ингелтерәнең башлыгы астында матбугатта зур бер протест алып барылса да, булган хәл булганча калачактыр. Моның нәтиҗәсе киләчәктә ни булыр, әлегә әйтеп булмыйдыр. Фәкать бу ике вакыйга үткән елны Аурупа сәясәт дөньясыннан тәмамән куылган Совет хөкүмәтенең Аурупа эшләренә кайтуына яңадан ишекне ачты. Большевик хөкүмәте киң рәвештә интригага кереште.

 

* * *

Март аеның егермеләрендә Алмания хариҗиясе берлә Литва хөкүмәте арасында Мамель хакында сөйләшү башланды25. Алмания хөкүмәте, мондагы халыкның 90 проценты алман булып та, Версаль могаһәдәсе буенча Литвага бирелгән бу шәһәрне26 солых берлә Алманиягә кайтаруны таләп итте. Литва Милләт Мәҗлесе, Алманиянең бу таләбен кабул итеп, 22 мартта Мамель шәһәрен Литва гаскәрләреннән арчыды һәм дә Литва түрәләрен мәмләкәтнең эченә кайтарды. 23 мартның иртәсендә алман гас­кәре, кереп, шәһәрне кан түкмәенчә забыт итте. Шул ук көнне көндез сәгать унда Алманиянең «Дойчланд» исемендәге сугыш көймәсендә Һитлер хәзрәтләре Мамельгә килеп, алман халкы тарафыннан зур тантана берлә каршыланды. Көчләнеп ана ватаныннан аерылган Мамель шәһәренең, егерме ел соңында булса да, Алманиягә кушылуын Һитлер хәзрәтләре шунда игълан итте.

Алмания хөкүмәте, мал чыгарып кертүе өчен, Мамель портында Литва дәүләтенә киң имтияз бирде, вә ике дәүләт арасында бер-берсенең дошманнарына ярдәм бирмәү, дустча, күршечә яшәү хакында могаһәдә дә имза ителде.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Хөдудын – чиген.

Катланылды – кабатланды.

Илтиҗа ителде – сыену урыны тапты.

Мөзакәрәләр – сөйләшүләр, фикер алышулар.

Мөнакашәләр – тартышулар, бәхәсләр.

Әфкяре гомумиясе – җәмәгатьчелек фикере.

Билфигыль – чынлыкта.

Ихтиляф – каршылык, ызгыш.

Имкян – мөмкинлек.

Әгъян әгъзасы – сенат әгъзасы.

Күңеллеләрен – иреклеләр гаскәрләрен, ялланган гаскәрләрен.

Тәэминат – биредә: ышанычлы сүз, вәгъдә.

Рәсмән – рәсми яктан.

Истигъфасын – эштән китүен.

Миралай – подполковник.

Милли мөдафәга комитәсенә – милли каршылык комитетына.

Иштиракъ иттеләр – кушылдылар.

Гыйсъян иттеләр – баш күтәрделәр.

Мәхкәмәгә – судка, хөкем йортына.

Тәклиф итеп – солых ясарга боерып.

Там – тулы.

Хайань атәсен – дөресе: Хайнань утравын (Кытайның көньягындагы утрау).

Забыт итүләре – басып алулары.

Аннам юлын – дөресе: Анамбас утравын (Көньяк Кытай диңгезендәге утрау).

Имтиязларын – концессияләрен (рөхсәт кәгазе).

Билфигыль – чынлыкта.

Бәйнәлмиләл – халыкара.

Мөддәттә – вакытта, срокта.

Хариҗия назыйрлары – тышкы эшләр министрлары.

Могаһәдәсенә – килешүенә, договорына.

Наразыйлык – канәгатьсезлек.

Тәфтиш итү – тикшерү.

Дубраҗаның – дөресе: Добриништаның (Болгариядәге шәһәр).

Мәүҗүдлектән – реальлектән.

Дахил булдыгы – катнашуы.

Сигорта итү – саклап калу.

Химая итәчәк – яклаячак.

Вөҗүдкә – барлыкка.

Әфкяре гомумиясе – җәмәгатьчелек фикере.

Билгакес – киресенчә.

Хәрфийан – сүзгә-сүз, һич тә үзгәртмичә.

Ляихәсе – проекты.

Мөдафәгаи миллия назыйрының – милли каршылык министрының.

Могавине – ярдәмчесе, урынбасары.

Рәһбәре – юлбашчысы.

Мәхыз – тик, фәкать.

Мөтәрәкъкый – алга киткән.

Мәфкүрә – фикерләү.

Ганганәләрен – традицияләрен.

Күңелле гаскәрләрен – иреклеләр гаскәрләрен.

Тәгъйин ителде – билгеләнде.

Мохтар – автоном.

Риҗа итеп – рөхсәт сорап.

Дахиле – эчке.

Мамель – Литвадагы Клайпеда шәһәре.

 

Дөнья әхвальләре («Каталониядә Испания…»). «Яңа милли юл» журна­лының 1939 елгы 4 нче (апрель) санында «Чыңгыз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 генерал Франко – Франко Баамонде (1892 –1975), испан дәүләт сәяси һәм хәрби эшлеклесе.

2 генерал Врангель гаскәрләренең Кырымнан качуыннан бирле… – рус хәр­би эшлеклесе Пётр Николаевич Врангель (1878 –1928) 1919 елның 4 апрелендә Көньяк Россия Хәрби көчләренең башкомандующие итеп билгеләнә. Апрель – сентябрь айларында көньяк Россиядә Кызыл Гаскәргә каршы көрәш алып бара. Сентябрь аенда Каховка янында җиңелә. Ноябрь аенда Кырымдагы Перекоп һәм Чоңгарны калдырып чигенергә мәҗбүр булалар. Антанта гаскәрләренең ярдәме белән 100 мең чамасы гаскәри Истанбулга китә. Г. Исхакый шул вакыйгаларны искә ала.

3Испаниянең рәисе җөмһүри Асанада Франсәгә илтиҗа ителде. – Мануэль Асанья-и-Диас (1880 –1940), испан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 1936 – 1939 елларда Испания Республикасы президенты. 1939 елның 27 февралендә отставкага китүен белдерә һәм Франциядә мөһаҗирлектә яши.

4баш назыйр Негрин… – Хуан Негрин Лопес (1892 –1956), испан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 1937–1939 елларда премьер-министр вазифаларын башкара.

5 Франсә хөкүмәте үзенең әгъян әгъзасы сенатор Берарны… – сенатор Леон Берар Франко хөкүмәтенең тышкы эшләр министры Франсис Хордан белән сөйләшүләр алып бара. 1939 елның 25 февралендә төзелгән килешү буенча Франция Франко хөкүмәтен танырга мәҗбүр. Ләкин Франция парламентында бу килешү каршылыкка очрауга карамастан, 28 февральдә Франция Франко хөкүмәтен тулысы белән таный.

6 …Мадридның гарнизон (кальга эчендәге гаскәр) башы миралай Касадо идарәсе… – Г. Исхакый бу урында полковник Сехисмундо Касадо җитәкчеле­гендә гаскәрнең 1939 елның 5 – 6 мартында Мадридта хәрби переворот ясауда һәм «Милли оборона хунтасы» оештыруда катнашуына ишарә бирә.

7генерал Миахага хөкүмәт корырга әмер итте. – Хосе Миаха Менант (1878 –1958), испан хәрби эшлеклесе, 1939 елның 5 марттан 6 мартка каршы төндә Мадрид шәһәрендә хәрби переворотка җитәкчелек итә һәм «Милли обо­рона хунтасы» төзи. Аның рәисе итеп Миаха сайлана. Франко бу хөкүмәтне ­кабул итми. Миаха исә 26 мартта Испаниядән китә.

8японнарның … диңгез култыгын саклый торган Хайань атәсен забыт итүләре булды. – «Известия» газетасының 1939 елгы 12 февраль санында ­басылган хәбәрләренә караганда, япон гаскәрләре Хайань утравы өчен февраль аенда каты сугышлар алып бара. Бу яулап алу Француз Һинд-Кытай (Французский Индия-Китай) территориясен басым ясау йөзеннән башкарыла. Нигездә, япон гаскәрләре зур югалтулар хисабына Хайань утравын яулап ала.

9 …Румания, Югославия, Төркиядә хөкүмәтләр дә үзгәреп, хариҗия назыйрлары да алышынып өлгергәнгә… – Г. Исхакый язганча, 1939 елның гыйнвар – февраль айларында Румыния, Югославия, Төркия дәүләтләрендә «хөкүмәтне үзгәртү» була. «Известия» газетасының 26 гыйнвар санында басылган ТАСС хәбәренә караганда, Төркия премьер-министры Җәлил Баяр хөкүмәте отставкага китә. Президент Гыйсмәт Инөнү Төркия парламентына һәм яңа премьер-министр Рәфик Сайдамга (1881–1942) хөкүмәт төзергә әмер бирә. Шул ук газетаның 3 февраль санында ТАСС хәбәреннән күренгәнчә, Румыния короле Кароль II дә (1893 –1953) хөкүмәткә үзгәрешләр кертә. Премьер-министр вазифаларын башкарган Мирон Кристеага яңа хөкүмәт төзергә боера. Төркия хөкүмәтендә элекке тышкы эшләр министры Сәраҗ углы Шөкер калдырыла, Румыниядә Григоре Гафенку тышкы эшләр министры итеп билгеләнә. Югославия корольлегендә премьер-министр булган Милан Стоядинович та отставкага җибәрелә, 5 февральдә бу урынга Драмша Цветкович сайлана.

10 …Болгарстанда Нейи солых могаһәдәсенә каршы чыккан наразыйлык хисе… – 1919 елның 27 ноябрендә Франциянең Нейи-сюр-Сен шәһәрендә ­Антанта дәүләтләре һәм Болгария арасында килешү төзелә. Германия тарафдары булып Беренче бөтендөнья сугышына кергән Болгария бу килешү буенча зур территорияләрен һәм икътисадын югалта. Дөнья Икенче бөтендөнья сугышы алдында торганда, аерым алганда 1936 –1939 елларда, Болгария Милләтләр лигасына үз дәгъваларын белдерә килә. Мюнхен килешүеннән соң хәл кискенлә­шә. Болгария 1914 –1918 елгы сугыштан соңгы югалткан җирләрен, хокукларын кайтаруны таләп итә.

11 Сәраҗ углы – Сәраҗ углы Шөкер (1887–1953), төрек сәясәт эшлеклесе һәм дипломат. 1938 –1941 елларда Төркия тышкы эшләр министры.

12 граф Чиано – Джан Галеаццо Чиано (1903 –1944), итальян сәясәтчесе һәм дипломат.

13 полковник Бек – Юзев Бек (1894 –1944), поляк дәүләте сәясәтчесе һәм ­дипломат.

14 …Ләһстанның хәтта «Антикоминтерн иттифакы»на керүе… – Польша тышкы эшләр министры Ю. Бек 1939 елның гыйнвар башында Германиядә рәсми визит белән була. Берхтесгаденда сөйләшүләр вакытында А. Гитлер Польшаның «Антикоминтерн» пактына керүен таләп итә. Ике дәүләт арасында сәяси вакыйгаларның кискенләшүен истә тотып, Ю. Бек бу таләпне кире кага. Польша дәүләте Милләтләр лигасында әгъза булып кала.

15 …«Карпат Украинасы» да вөҗүдкә китерелде. – 1938 елның 30 сентяб­рендә төзелгән Мюнхен килешүе буенча Чехословакиянең Судет өлкәсе Германиягә кушылып кына калмый, бу дәүләт Германиянең протекторатына әйләнә. 1939 елның 14 мартында Словакия, Чехия дәүләтләреннән аерылып, мөстәкыйль дәүләтен тудыра. Берлинның әмере буенча Карпат Украинасының да бәйсезлеге таныла.

16Руманиянең яңа назыйры Гафенку… – Григоре Гафенку 1939 елның 1 февраленнән 1940 елның 3 июленә кадәр Румыния тышкы эшләр министры вазифасын башкара.

17 Пилсудский – Ю́зеф Кле́менс Гиня́тович Косьче́ша Пилсу́дский (1867–1935), поляк дәүләт сәясәтчесе, фирка эшлеклесе.

18 …католик папасы Унберенче Пийның вафаты… – Пий XI (Аброджио ­Дамиано Акилле Ратти) (1852 –1939), 1922 елның 6 февраленнән 1939 елның 10 февраленә кадәр Рим папасы вазифасын башкара.

19кардинал Пачеллиның Уникенче Пий исемендә папа булып сайлануы булды. – Пий (XII) Эудженио Мария Джузеппе Джованни Пачелли (1876 – 1958), 1939 елның 2 мартыннан Рим папасы итеп сайлап куела.

20 Март башларында Чехо-Словакиядә словакиялеләр берлә Прага хөкүмә­те арасында зур аңлашмау чыкты. – Г. Исхакый бу урында 1939 елның 14 мартында Германиянең көчле басымы нигезендә Чехословакия дәүләтенең ике мөстәкыйль дәүләт – Чехия һәм Словакиягә бүленүен искә ала. «Известия» га­зетасының 15 февраль санында басылган ТАСС хәбәреннән күренгәнчә, бу ике дәүләтнең мөстәкыйльлекләре танылса да, алар Германия протекторатына бире­лә. Инде 1939 елның 14 мартыннан алар турыдан-туры Германия идарәсенә күчә.

21словак назыйры Сидорны баш назыйр итеп… – 1939 елның 14 мартыннан Словакия республикасы төзелә. Аның президенты – Йозеф Тисо, ә премьер-министры итеп Корал Сидор билгеләп куела. Әлеге вакыйгалар Гитлер Германиясенең катнашлыгы белән уза.

22 Чехо-Словакия рәисе җөмһүре Һоха – Эмиль Гаха (1872–1945), чех дәүлә­те һәм сәяси эшлеклесе, юрист, 1938 елдан Чехословакия президенты.

23 хариҗия назыйры Хвалковский – Франтишек Хвалковский (1875 –1945), хокук белгече, чех дипломаты. 1938 елның 4 октябрендә Чехословакия тышкы эшләр министры итеп билгеләнә.

24 хөкүмәт рәисе Һитлер хәзрәтләре – Адольф Гитлер (1889 –1945), герман дәүләт һәм сәяси эшлеклесе.

25Алмания хариҗиясе берлә Литва хөкүмәте арасында Мамель хакында сөйләшү башланды. – Г. Исхакый бу урында түбәндәге вакыйганы искә ала. 1939 елның 22 мартында «Известия» газетасында басылган мәгълүматта Литва тышкы эшләр министры Урбис, Германиядән рәсми визиттан кайткач, Германиянең илчесен кабул итә. Соңыннан Литва республикасы президенты Сметопта була, парламентта әлеге мәсьәлә буенча ашыгыч рәвештә киңәшмә үткәрелә.

26 …Версаль могаһәдәсе буенча Литвага бирелгән бу шәһәрне… – Г. Исхакый бу урында Мемель шәһәре турында сүз алып бара. Клайпеда (Мемель) 1918 елга кадәр Германия империясе буйсынуында яши. 1919 елгы Версаль килешүе нигезендә Мемель шәһәре Германиядән алына. 1923 елның гыйнварында Литва дәүләтенә кушыла. Бу вакыйга Антанта дәүләтләренең илчелекләре тарафыннан раслана. 1939 елның 22 мартыннан Мемель Германиягә кабат кушыла.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 70.

 

 

 

 

 

 

Җавап калдыру