I
Моннан унбиш еллар элек Казанның мөселман мәхәлләләренең кечкенә генә бер мәхәлләсенең кыска гына бер урамында, тәбәнәк кенә бер өйнең тар гына фатирында, пөхтә генә бер өстәл янына дүрт-биш кешелек кенә чәй мәҗлесе хәзерләнгән иде. Зыяфәт Оренбургтан килгән фикердәш, мәсләктән бер яшь татар берлән утырышыр өчен корылган вә Казан яшьләренең һәммәсе дә самовар янына тупланган иде.
Татарның шул вакыттагы тормышыннан разый булмаган, татарга әллә нәрсә ясарга төшенгән, татарны әллә нинди яңгы, нык бер халык итәргә хыял иткән бөтен көчләр, куәтләр берсе дә калмаенча җыелган иде. Ләкин шуларның һәммәсе дә нәни генә бер баланың бәләкәй генә кулындагы гөнаһсыз бармаклары саныннан – гадид ягыннан артык булмаса да, көч ягыннан да кечкенә баланың бармакларыннан куәтле күренмәсә дә, уйлар, теләүләрнең яңгылыгы, аклыгы ягыннан да мәгъсум баланың тапсыз күңеленнән керсез иде.
Мәҗлес никадәр кечкенә булса да, сүзләр зурдан иде. Уйлар җирләрдән йөреп бетереп, күкләргә кадәр оча иде. Татарның укуы, укытуы, мәктәп-мәдрәсәсе, идарәи руханиясе, әдәбияты, матбугаты инәсеннән җебенә кадәр төшенелә, мөхакәмә ителә, юллар эзләнә, маяклар утыртыла иде. Һәммәсенең башында «халкыңа хезмәт итү» фикере ак-саф көенчә нурлана, һәммәсенең сүзендә шул пакьлек ялтырый, һәммәсенең йөзендә шул мәсләк аклыгыннан нур балкый, иман нуры ялтырый иде.
Монда сүз күп булса да, уй төрлечә акса да, мәсьәләләр кызык булса да, әфкяр һаман бер иде, нәтиҗә һаман шул иде: халыкка хезмәт итү, халыкны уяту, халыкны милләт ясау.
Булачак мөгаллиме, булачак мөхәррире, булачак җәмәгать хезмәтчесе асыл максатта мөттәфикъ иде. Тугры иттереп танылган юлда бергә иде. Озын-озын бәхәсләр, могарәзәләр булса да, боларның һичберсе мөхәррирнең әдәптән өсткә чыгарырга теләве өчен, мөгаллимнең җәмәгать хезмәтчесенә ярар өчен ителми. Мөгаллим, әдипнең фикеренә кушылса, аны якласын дип эшләми. Җәмәгать хадиме мөхәрриргә иштиракь итсә, гәзитәдә күтәрсен, мактый төшсен дип эшләми иде. Һәммәсе дә хаклык өчен, тугрылык өчен эшли, һәммәсе дә халкына файда булсын өчен дөрест дип уйлаган фикеренең хаталыгын икърар итә – һәммәсе икенчесе ясаган могарәзәне дустлыктан, иптәшлектән дип күз чытмаенча каршы ала. Ихласлы тыңлый, гайрәтле тартыша, фи- керенең тугрылыгына ышандымы, хатасын икърар итә иде. Берсе оста иттереп үткән мәҗлестәге бер иптәш аның хатасыннан көлгәндә, үзе дә бергә көлешә, шул мәҗлестәге мохалифнең матур иттереп тәгъбир итүенә эченнән шатланып сөенә, аңгар кыйммәтен тәкъдир итә иде. Чөнки боларның теләкләре һаман әле теләк кенә булып күктә, хыялда гына яшәгәнгә, чөнки боларның уйлары эш булып дөньяның тупас урамнарыннан, пычрак чатларыннан өстерәлмәгәнгә, чөнки боларның шул ак-пакь фикерләре җиргә төшеп, татар тормышына кереп, шуның кысынкы ишекләреннән, кечкенә тәрәзәләреннән кереп-чыгып йөрмәгәнгә, төнлә берлән генә дошман күзеннән качар, күрмәгәндә генә үтәр өчен төндәктән, кече морҗа ашасыннан төшкәндә корымга, көлгә буялырга мәҗбүр булмаганга, су кебек сафлыгын, сөт кебек аклыгын, фәрештә кебек пакьлеген югалтмаган иде. Чөнки ул бөек уйлар, ул зур төшенчәләр – татар тормышының хәрчәүнәсеннән үткәндә, сасы куй мае исе сеңдермәгән, татарның мәдрәсәсеннән үткәндә, әчелеккә басып былчыранмаган, татарның кибетенең шүрлеге астында ятып керләнмәгән, татарның мирзасының өй алдында әвәләнеп яткан буяуларга буялмаган иде. Чөнки ул әле үзенең алмаз кебек балкуын, үзенең иман кебек күңелне нурландыруын бетермәгән иде.
Әле дә хәтеремдә, сәгатьләр үтә-үтә китәргә вакыт җиткәч, сөйли-сөйли кичләр үткәч, арамыздан берсе: «Менә хәзерге мәҗлестә тагы фәлән кеше, фәлән кеше килгән булса иде дә без, шулай сөйләшеп, мөхакәмә итеп торган өйнең түшәме җимерелеп төшеп, барымыз да үлсә идек, татарның милли, гыйльми хәяты егерме биш елга соңга калыр иде», . диде. Ул шул сүзне көлә-көлә әйтте, без шул сүзне көлә-көлә тыңладык, көлә-көлә «алай ук түгел лә» дип бәхәс иттек. Көлә-көлә «ул чын да хакыйкатьтән ерак түгел» дип куйдык. Инде аңгарга унбиш ел тулды. Бик күп айлар үтте. Бик күп сулар кичте.
Татар тормышыннан бик күп уйлар, фикерләр тәгәрәп-тәгәрәп, мәтәлеп-мәтәлеп үтте. Бик күп үзгәрешләр булды. Кул берлән тотылмый, күз белән күрелми торган яңгылык туды. Колак берлән күп ишетелми торган, борын берлән иснәлми торган бик барлар юк булды. Татар тормышы кызулап-кызулап тарих битләрендә тәгәрәргә, әле тауга бәрелеп, әле суга төшеп, әле чирәм өстенә кереп тәгәрәргә тотынды.
Татар тормышының йомшак кырыйлары, чыгып тора торган почмаклары юлындагы каты ташларга бәрелеп кырылды, татар тормышының чокырлары-чакырлары үтә барган юлында очраган сазны, чүпне, былчыракны да эләктереп, үзе берлән бергә алып китте. Шулай итеп, ул элгәреге кытыршылыкларын бетергәләп ялтырый төште…
Икенче яктан, сөякләре, тамырлары арасына юлдагы төрле чүп-чардан, зәһәрле агулар, хасталыкларның микробларын үз янына җыйды. Хәзер әле шул былчыраклар татар тормышының тәненең өстенә генә кунып, шуны былчыратып, ямьсезләндереп кенә торсалар да, шуның асыл матдәсен тутыктырып черетер өчен вә шуның ашасыннан үзәгенә үтәр өчен һәр көнне кимерәләр, җимерәләр, татар тормышының тышына ягылган, читтән килгән йогышлы авырулар да үзенең микробларын күбәйтеп, аның эченә керергә, йөрәгенә җитәргә вә шулай итеп бөтен канын зәһәрләргә, рухын агуларга маташалар. Инде ул мәҗлес иткәнгә унбиш ел үтте. Унбиш ел эчендә безгә идеал булып күренгән бик күп нәрсәләр, гади булып китеп, тормышымызга кереп китте. Без ул мәҗлестә уйларга хәтеремезгә килмәгән, килә алмаган әллә ни кадәр манигълар, дошманнар туды. Ул вакытта күңелле иде, кызык иде. Мәсьәлә бер генә иде. Көч бер генә иде, бертөрле генә иде. Дошман да бер генә иде. Мәсьәләләрнең хәле дә бертөрле генә иде. Сәгадәткә ирешә торган юл да бер генә иде. Ул да – халыкны гыйлем, мәгариф юлына кертү, халыкны укытып, тәгассыб, наданлыктан коткарып, Аурупа мәдәнияте йимешләре бакчасына илтеп кертү иде.
Шуның юлы һәммәмезгә мәгълүм иде, ул да ысуле җәдид мәктәпләре күбәйтү, мәдрәсәләрдә тәгассыбны бетерерлек гыйлем, фәннәр кертү иде.
Ул вакытта дошман да бер генә иде. Ул да наданлык иде, халыкның наданлыгы иде. Халыкның наданлыгыннан килгән муллаларның наданлыгы, аларның наданлыгыннан килгән тәгассыбы иде. Безгә, шундагы биш кешегә дә, шул мәҗлескә чит шәһәрләрдә торып килә алмый калган биш кешегә дә шул идеал, шул гая гая иде. Шул дошман дошман иде. Мәҗлестәге биш кешене дә, килә алмаган биш кешене дә шул ак тормыш өчен тартышу җанландырган, рухландырган иде.
Унымызны да шул хаклыкның дошманнарына каршы тору фикере бер кеше кебек итеп, бер көч иттереп беркеткән, ныгыткан иде. Инде аңгарга унбиш ел үтте. Аннан бирле ысуле җәдид мәсьәләсе хәл ителде. Мәктәп мәсьәләсе кизүдән чыкты. Безнең фән кертәмез, гыйлем тудырамыз дигән мәдрәсәмез җимерелде дә бетте. Һичбер төрле хәят галәмәте күрсәтмәенчә үлде дә калды. Ул вакытта безнең хыялымызга китерә алмаган татар матбугаты дигән гамил туды да, үсте дә, ун елны да үткәрде. Татарның тәмам үз әгъзасы булып, үз хәрчәүнәсенә кереп, үз гайбәте эченә батып, үз хәйләсе, үз ваклыгына чумып, үзенең бөтен милли чирләрен ияртеп, кәкре аяклы, буш корсаклы, тавык гайрәтле булып, сабан туйларына барырлык малай булып, үзе кебек чалыш аяклы, зәгыйфь малайлар берлән перәннектән генә көрәшерлек булып, канителле кәләпүш киеп урамга чыкты. Аның җәмәгать хадимнәре хәзер ун гына түгел, йөзгә, берничә йөзгә җитте. Җәмгыятьләре, клублар, сәяси партияләре, озын өстәл янына җыелып, чәй янына утыртып, милли ашларга башка, сохари, бисквитлар ашый торган, иртәдән алып кичкә кадәр сөйли торган, бөтен мәгънәсез уйлар, фикерләрне көйли торган, баш авыртып, арып беткәч, курка-курка өенә кайтып, безне дә милләткә хезмәт итми дисәләр инде. Алла боларга ләгънәт итсен, дия торган ярма тегермәне, истимна урыннары булды.
Тагы тормыш элгәреге кебек, унбиш ел элекке кебек беркатлылыгын, берлелеген югалтты. Ул катланды, төрләнде. Хәл ителәчәк мәсьәләләр күбәйде, зурайды, киңәйде, тирәнәйде, барылачак юллар кырыкка аерылды. Сукмаклар сугылды. Болар бер кушылды, бер аерылды. Тартыша торган көчләр унга узылды, дустлар төрләнде. Алдакчысы булды, хәйләлесе туды, тугрысы чыкты, дошман хәйләләнде.
Дошман дуст, иптәш киеменә киенде, дошман, иптәш, дуст бара торган юлга кереп, «мин бергә, мин бергә» дип, йоклаганны көтәр өчен бергәләште. Мәсьәлә киңәйде, аның ботаклары күбәйде. Хәле дә бик төрлегә әверелде.
Шуның өчен унбиш ел элгәреге бер мәҗлес җиткән мәсьәләләргә җилд-җилд китаплар язарга, гәзитә тулысы мәкалә язарга мәҗбүрият туды вә шул мәҗбүриятнең кушуы буенча укучыларны шул чуалдыкта адаштырмас өчен мәкаләләр язу нияте табылды вә шуны тутырырга тотынылды.
II
Мәдәният тарихының гаҗәп бер кануны бар: ул да һәр мәсләк, һәр фикер туган вакытында, яшь чагында үзенең янына шул мәсләккә баштан аягына кадәр ышанган кешеләрне генә туплый. Һәр яңгы мәсләк, яңгы мәзһәб үзенең тарафына җыелган әгъзала- рына искиткеч бер зур мәгънәви куәт бирә, аларны батырлык белән бизәкли.
Хәзрәти Гайсә галәйһиссәламнең хәвариюнын1 алыңыз: бу унике әүлия баштан аягына кадәр хәзрәти Гайсә галәйһиссәламнең мөкатдәс фикерләре берлән ашланган түгел идеме?
Хәзрәти Мөхәммәд галәйһиссәлам янына тупланган сәхабәләрнең мөҗаһир әнсарилары Алла юлында бөтен дөньяларын оныткан, пәйгамбәре боерыгы өчен утта янмый, суда батмый торган каһарманнар түгел идеме?
Соңгы заманнардагы дини исляхәттәге Лютерның2 бер уч иптәшләре, Аурупадагы фикер алышыну, сәясәт яңгару вакытындагы Жан Жак Руссо3, Монтескьеләрнең4 иптәшләре, Русия тарихында каһарманлык берлән шөһрәт тоткан һәммәсе дә шул канунга табигълар иде. Һәммәсе дә, саннары берлән никадәр аз булсалар да, мәгънәви көчләре берлән шулкадәр куәтлеләр иде. Үзләренең дөрест дигән дини әсасларын сөйләүдә, фәлсәфи кагыйдәләрен таратуда арыслан кебек батырлар, шул уйларны аңлатуда күзләрне камаштырырлык ялтыравыклы куәткә маликлар иде. Ул гына да түгел, икенче бер фикер, икенче бер мәсләк берлән очрашканда, башка бер дин, гадәт ягыннан үткәндә таштан, ти- мердән катылар, икенче мәсләкләрнең сүзен, уен ишеткәндә ике колакка да саңгыраулардыр. Шуның өстенә яңгы мәсләк тараф- дарлары һәрвакытта, һәр йирдә бер-берсе берлән мәгънәви көч берлән бик нык бәйләнгәнгә, аларда шәхсият-фәлән катгыян юкка, җыенысы бергә җыен җепләрдән эшләнгән аркан кебек, фәүкылгадә көчле булалар.
Хәвариюн, әсхабе кирам дин юлында үзләренең шәхси тормышларын, гаиләләрен, көн күрү мәнфәгатьләрен оныткан кебек, соңгы заманнардагы сәяси фиркаләр . гыйльми үзгәрешләрнең әрбабы да мәсләкләре угырында бөтен тирә-юньнәрдән ваз кичкән кешеләрдер.
Хәвариюн, әсхабе кирам халыкның сәгадәте юлында үзләренең фидаи хезмәтләре өчен никадәр хөрмәтле булсалар, бу мәсләкләрнең әгъзалары да шулкадәр үк каһарманнар – батырлардыр, хөрмәтлеләрдер. Үзләренә нисбәтән шулкадәр үк адәм баласына хезмәт иткән затлардыр. Бөтен мәдәният тарихында гам булган шул әсас Төркиянең таркау вилаятьләреннән бер Юнанстан5 ясар өчен тәэсис ителгән өч-дүрт грекның гизле җәмгыятендә, Рум иленнән мөстәкыйль Болгарстан ясар өчен оешкан Болгар кәмитәчеләрендә6, Төркияне бүлеп алып калыр өчен мәйданга атылган төрек фидаиләрендә дә хөкемне йөрткән кебек, безнең Идел буе мөселманнарының да халкын коткарырга, халкы тын сулыш алсын өчен кояшка таба тәрәзә тишүчеләренә дә гамдыр.
Алар да шул фикер, мәсләк янында берләшеп, бергәләшеп, бер көч ясыйлар. Алар да, саннары азга карамаенча, ул вакыттагы гаммәнең дин зирәһлесе берлә кораллануына карамаенча, аларга һөҗүм ясыйлар. Берсе артыннан берсе гаммәнең сугыш сафларын кулларына төшерәләр. Гаммәнең ныгыган калалары булган мәсҗед-мәдрәсәдә хиссиятләрен киметәләр иде вә шуның аркасында диннәр таралган вакыттагы тизлек берлән мәсләкләрен тараталар иде.
Ләкин тарих, мәдәниятнең тагы икенче бер кануны да бар. Ул канун буенча һәр үскән яңгы фикер, һәр мәсләк, теләсә, ул тәгълим дине булсын, теләсә, фәлсәфи игътикад булсын, теләсә, икътисади, иҗтимагый, сәяси бер мәсләкнең хәрәкәте булсын, киңәя башлагач, үсә башлагач, аның әгъзалары элгәреге бергә баглануларын бетерәләр. Аның янына урынлашкан баһадирлар элгәреге гайрәтләрен киметәләр. Ул гына да түгел, шул мәсләк, шул фикер, үзе дөньяда йөри-йөри, төрле фикерләр, мәсләкләр берлән бәрелешә-бәрелешә, үзенең катылыгын югалталар. Акрын гына чит диннәр, дошман мәсләкләрдән гадәтләр, йолалар кабул итәләр. Бик күп вакытта шул дин, шул мәсләкнең әсасын аңламаган бер халык, бер кавем арасына төшеп, шуларның гадәтләре, йолалары арасында тоз күленә төшкән ишәк кебек эреп тә китәләр вә күп вакытта аннан да бернәрсә алып, үзенең төп йортыннан килгән бәгъзе бер әсасларны калдырып, яңгы бер уйдырма, яңгы бер «качыр»лар мәйданга китерәләр. Мәсәлән, исламиятнең әсасына мохалиф булган мистицизм(суфилык)ның таралуы – мистицизмга баткан фарсы мәдәнияте берлән очрашканнан килгән исламият өстендәге бер гөмбәдер. Мәдәният тарихының икенче кагыйдәсенең биргән йимешедер.
Шул кануннар берлән коралланып караганда, татар мәдәни хәрәкәте юлга чыкканда, татар мәдәниятчеләре татар тормышына кереп киткәндә, боларның үз мәсләкләрен саф иттереп алып барулары мөмкин идеме? Татарның элгәреге мәдәният каһарманнары – Насыйрилар, Мәрҗаниләр, Исмәгыйль бәкләрнең7 эшләрен алып баручылар – алар кебек нык саглям булуы мөмкин идеме? Бу сөальләргә җавап бирер өчен ул вакыттагы татар тормышының мәдәни-гыйльми хәятын күздән кичерү, ул вакыттагы татар тормышындагы җанлы әгъзаларны санап карау җитәчәктер.
Болар – сәүдәгәрләр, руханилар, мирзалардыр вә боларга тән булып хезмәт иткән вә боларны ашатып-эчертеп торган игенче халыктыр. Боларның сәүдәгәр халкы татарда үзгәрү, алышыну уе туган чакта сүзендә тора торган, алдашмаенча сата ала торган, биргән вәгъдәсеннән кайтмас өчен никадәр зур булса, матди зарарны күтәрергә разый, аз йә сәүдәгәрлектән хөкемгә эләкмәсәң, ничек тә алдарга ярый дигән лозунгны алдына алган рус сәүдәгәр тибының вагына алышкан вакытында тугры киләмез. Шәрекъ тугрылыгыны югалткан, Гаребнең эшлеклелеген таба алмаган бу кыйсем халыкны әхлак җәһәтеннән бик төшенке, фисык-фәсадның колы, куркак итеп очратамыз. Руханиларны да озак вакытлар халыкны бабалары динендә саклап килә-килә арып беткән муллаларның мәхдүмнәре итеп күрәмез вә аларда да бабайларындагы динендә салат, дин әхкяменә күз йомып ышанудан бик күп дәрәҗәдә түбән, гадәт-йолалар ягыннан мөселман булса да, эченнән мөәлләфәтел-колүб* көенчә очратамыз. Өченче сыйныф . мирзаларның хәле тагы пәришан. Алар үзләренең мөселман икәнлекләрен аталары, аналары үлгәндә генә беләләр. Алар үзләренең татар икәнлекләрен дәрәҗә күтәрелер алдында кара сызык сызылгач кына тоялар. Ләкин һәр икесендә дә мөселманлыгы өчен дә, татар булганы өчен дә эче пошып, ачуы килеп, үзенең күбрәк эш итә торган рус мирзалары, хөкүмәт түрәләре арасында динене, милләтене яшерергә маташа иде. Аның мулла кушкан исеме Гали булса да, ул аны инде аны Александрга алыштырган. Аның атасы Сөләйман булса да, ул аны инде күптән Савельевич та ясап алган. Аңарда дини тәгассыб үзенең бәгъзе бер юллары берлән калган булса да, миллияттән эз дә, сүз дә юк. Бик йомшак иттереп тәгъбир иткәндә, мөселман . урыс. Авыл халкы – икенче халык. Болар гыйлем, мәгарифтән бик ерак булганга, динендә никадәр нык булса да, гадәтендә, йоласында, киемендә-салымында, ерында, көендә миллиятне бик нык мөхафәзә итү фикере, уе, гакылы берлән һичбер нәрсәне оештырып чыгарлык түгел.
Менә шул мохиттә мәйданга чыккан татар мәдәниятчеләре, менә шул дүрт бүлек халыкның уртасыннан туган татар милләтчеләре тап-таза бер көч булып үсә ала идеме? Шул тирә-юньдә үскән җәмәгать хезмәтчесе шул дүрт бүлек халыкның авыруыннан, чиреннән өстә тора ала идеме?
Авыруы булса, аның шул хасталыгы үсүенә манигъ булмый идеме?
Бу сөальләргә җавапны киләсе мәкаләдә озайта төшәрмез8.
III
Шул дүрт бүлек халык арасында туган, шул дүрт халыкның эчендә үскән, шул дүрт бүлек халыкның яхшылыгыннан яхшылык, начарлыгыннан усаллык, шул дүрт бүлек халыкның тазалыгыннан ныклык, хасталыгыннан авыру алган татар халкының баласы, татар милләтенең халыклар сабан туена көрәшер өчен чыккан үз егете нинди куәт, нинди көч берлән чыгуын белер өчен татар тормышындагы гаилә хәятына, Идел буендагы татарлар арасында хатын-кызның урынына күз ташлау вә шуны тәхлил итү ляземдер.
Чөнки татар хатыны ана булып, татар хатыны хатын, иптәш булып, татар хатыны бала булып, дүрт бүлекнең дүртесенә дә бик зур роль уйнаган бер әгъзасыдыр. Дүртесенең дә холыкта, гадәтнең, әхлакның куелуында, эшләнүендә иң зур көчтер. Чөнки хатын-кыз дүрт бүлекнең телен, шивәсен, ерын, көен, гадәтен, йоласын, киемен-салымын, иске әкиятләрен, табышмакларын саклауда вә шуларны буыннан буынга күчерүдә иң зур гамилдер. Шуның өчен татар хатынының татар тормышындагы хакыйкый (фактически) урынын тәгаен итү, аның тормышымызга ясаган тәэсиренең үлчәвен белү ляземдер.
Иске заманаларда төрек-татар хатыны үзенең сәяси-иҗтимагый тормышымызда ирләр берлән бер дәрәҗәдә булмаса да, бик зур иде, олуг иде. Болгар падишаһысына килгән гарәп һәйәтләрен, сәйяхларын язганда, падишаһ вә олугларның мәҗлесләрен сөйләгәндә, хатыннарның мәҗлестә хазир булулары язалар. «Беренче хатын», «икенче хатын» дип йөртәләр. Руслар берлән татарларның мөнәсәбәтләрен язганда, сугышларын сөйләгәндә татар хатыннарына әллә никадәр урын бүләләр. Аларга бер көч иттереп карыйлар. Чынлап та, төрек-татарда хатыннар бер көч иде.
Милли хәятны бәйләүдә зур бер җеп иде. Ана мөкатдәс иде. Ана хөрмәте берлән ант ителә. Дошманны иң зур мыскыл итәсе килсә, ул анасы берлә сүгелә** иде.
Хатын иптәш иде, юлдаш иде. Гаилә хәяты, ир берлән хатынның мөнәсәбәте мөкатдәс иде. Дуст та, дошман да күзен салырга ярамый торган, ут та яндырмый, җил дә, су да ашамый торган өйнең нигезе иде. Гаилә ясау иске дә, яңгы да тормышның иң җит- ди бер адымы, ике якка да күп бурыч йөкләтә торган адымы иде.Һәм дә бөтен халкы, ыругы алдында, ыруглар бурычы ала торган яшь егет алдында, аның ыругы, халкы алдында мәгълүм хак бирә торган иҗтимагый бер эш иде. Шуның өчен безнең телдә «хатын алу . өйләнү» тәгъбир ителә. Ягъни өйле булу, өй ясау. Буйдаклык өйсезлеккә мокабил иттереп йөртелә иде. Буйдак теләсә кая китәргә, теләсә кая барырга хакы булса да, өйләнгән егетнең ул хакы кими, аның өстенә өй тәрбиясе бурычы йөкләнә иде.
Димәк, бездә өйләнү, өй тәэсис итү аерым бер тормыш ясау мәгънәсендә истигъмаль ителә вә шулай булып та чыга иде. Ир кәсеп итә. Мал ясый, хатын шул табылганны тота, өйне тәрбия итә, эчке ягыннан идарә итә иде. Кием-салым хәзерләү, аның төсе, буе, модасына игътибар итү, бәйрәмнәрдә аш-су пешерү, килем-төшем алдында ил гадәтеннән артта калмаенча кунак сыйлау, бала-чаганы искедән алып килгән гадәт-йола берлән тәрбия итү, аларга халыкның әхлак кагыйдәләрен сеңдерү, күптән өстерәлеп килә торган җыр-көйләрдә аларның тойгыларын симертү ананың – хатынның бурычы иде, өйләнүдән килгән ил алдындагы бурычы иде. Ул шул бурычны угыллары, кызларыннан «яңгы өй»ләр тудыру бурычын үзе аңламаенча да, аңлап та эшләп килә иде. Менә шул ана, менә шул хатынның киләчәк буынны тәрбияләүдәге ролен аңлар өчен, татар хатынының әхлакый кыйммәтен белү ляземдер. Татар хатынының татар иле каршысындагы бурычын үтәүдәге уңганлыгының бизмәнен карау ляземдер. Татар хатыны гаилә ясап, ашатып-эчертеп, киендереп, бала тудыруда гына түгел, шул «яңгы өй»не нык нигезгә куюда, шул буйдак татар егетенең рухына тәэсис итеп, аны «өйләндерү»дә, өйгә ияләштерүдә нин- ди куәтләргә малик иде? Татар хатыны бала-чагасын үстереп, үзе аңлаган бер тормышка хәзерләүдә нинди мәгънәви көчкә ия иде?
Бу мәсьәләне ачыграк аңлар өчен, Идел буе мөселманнарын икегә бүлмәенчә хәл юктыр. Буның берсе – татар, берсе – мишәрләрдер***. Тел ягыннан бер булган бу ике бүлек халыкны әхвале рухияләре ягыннан ике төрлелеген, гомум ил тормышында ике төрле роль уйнавын икърар итми хәл юктыр. Татарларның киләчәк тормышына итә торган тәэсирләренең урыннары башка-башка икәнен әйтеп китмәенчә мөмкин түгелдер****. Казан татар хатыны, кызлык яшьләренә җиткәч тә, киләчәктәге «өй»нең бер әгъзасы иттереп үстерелә. Ул шул яңгы булачак «өй» өчен җиһаз хәзерли. Ата-анасы өендә пансионда гына тора торган кеше, кунак кына кебек хис итә. Үзенең күрмәгән-белмәгән тормышына омтыла гына түгел, хәзерләнә. Ул «өй»нең туена, төшеменә, бәйрәменә, салымына киемнәр, җиһазлар, кирәк-яраклар хәзерли. Кияүгә бирелдеме, атасы-анасы йортыннан тәмам бизә. Киткән вакытта җиңгәсе, тутасы берлән кырылышып әйберләр төйи, ачык ала, яшерен ала. («Киткән кыздан тукмак та кача» дигән мәкаль бу хакта чыккандыр.) Иренең өенә барып төштеме, анда аның каенанасы, каенсеңлесе, килендәше булса, ул, мотлакан, аерым чыгуны төшенергә тотына, сугыша-кырылыша, егълаша, сөя-көя, маллы, товарлы, сөтле йорттан чыга да үзенә «өй» кора. «Ач карыным, тыныч башым» дип, кечкенә бурага, йир асты өенә нигез сала. Чыны . аерым тора башлый, эшли, тырыша, «өй» ясый, йорт тудыра. Чөнки аның күңелендә «Миңлениса сыеры», «Миң-лениса түтәле», «Миңленисаларның мәҗлес көне» дигән сүзне ишетәсе, күрәсе килү урынлашкан. Шуның өчен ул бай йортны да ташлый, шуның өчен ул аз эшләми, тук тамаклы тормышны да ач, фәкыйрь хәятка алыштыра. Чөнки үзеннән-үзе бернәрсә ту- дырырга, яңгы йорт тудырырга уйлый, уйлый түгел, аңламаенча, шул яңгы йорт тудырырга омтыла.
Шул йорт туа башлады. Ул, шуның капкасы Миңлесылуның капкасыннан ким булмасын өчен, келәте Фәхриҗамалларның келәтеннән начар булмасын өчен, йокысын, тынычлыгын бетереп эшли. Аш-су арасында күрше-фәләннән фәкыйрь күренмәс өчен төнен, кичен утыра, ягъни Казан татар хатыны өй тудыру, «яңгы өй» ясау идеясенә кол булып хезмәт итә. Ул гына түгел, ул шул идеягә үзенең күптән түгел генә буйдак булган ирен хезмәт иттерә.
Яңгы гына ата-анасы йортында, бай ата-анасы йортында үскән, аз хезмәт берлән җиңгел тормышка хуҗа булган егеткә «синең, бу синең рәхәтең шул кечкенә өйдә» дигән фикерне башына суга. Бәлки, шул мәгълүм идеалга таба омтылу, шул юлдагы тартышу Казан татар хатынының кулына күбрәк корал да биргәндер. Бәлки, тормыштагы төрле бөгелү-сыгылулар аның тәнен-җанын сыгылырга-бөгелергә өйрәткәндер. Аның ирен өйгә бәйләү өчен ясалган әллә никадәр юллары бар. Дөрестен әйтсәк, тозаклары бар. Ул киенә-бизәнә белә. Ул, иренә уңгай булсын өчен, тәмле ашлар пешерә белә. Иренә ярар өчен ачык көлә белә. Көлә, сөйли, ерлый. Иң ныгы . ул иренә чәер кебек ябыша. Аңгарга «син кайда – мин шунда, без кайда – йорт шунда» дигән фикерне суга вә шуны эше, кылынышы берлән исбат итә. Ире кая китсә: «Әни ни эшләр икән? Ата казны сагынырмын», . дип тормый, букчасын ала да чыга да утыра. Менә шуның өчен Казан татары тормыш кушып Сибириянең тайгасына барып керсә дә, шимальнең тундрасына барып басса да, Миңленисасын исенә төшерә.
Өст-башы начарланса да, Миңлениса искә төшә. Ашыйсы-эчәсе килсә дә, Миңлениса төшә. Шуның өчен, аз гына күз ачтымы, Миңленисаны китерү уе берлән ашланып эшләргә тотына вә беренче имкянда Миңленисаны чакыра. Миңлениса ят йир дип тормый, аңгарга ире бар йирдә ят йир юк. Ул килә. Кызыл башлы сөлгесен элә, шакмаклы ашъяулыгын җәя. Үзенең әнисеннән өйрәнгән пәрәмәчен, коймагын, лапшасын пешерә.
Өй кора, яңгы өй кора. Тирә-юньдәге халыкның гадәтенә, йоласына карамаенча өй кора. Өенә искедән алып килгән бөтен гадәтләрен тутырып, тирә-юне русмы, чувашмы, башкортмы, төрекме, ул «татар йорты» ясый.
Аның гадәте, йоласы берлән торырга тотына. Тирә-күршедәге халыкның гадәте, йоласына өйрәнү генә түгел, аларга үзе тәэсир итәргә маташа. Аларга «менә чын тормыш бу . безнең тормыш, ул тормыш, ашның асылы – пәрәмәч, бәйрәмнең чыны – Корбан бәйрәме, киемнең матуры – итәкле күлмәк» дигән уйны тарата. Үзенә-үзе «мәдәни бер учак» дип карый. Бала-чагасы шул рухта үсә.
Мишәр хатыны бөтенләй икенче әхвале рухиядә тәрбия ителгән: иң әүвәл аның балалыгында матур әбиләр хикәяләре, матур иске мәнзарәләр юк. Аның тарихы берлән хәзерге тормыш арасында әллә нинди ят-чит нәрсәләр кереп утырган. Ул үзенең иске тарихыннан, иске байлыгыннан йә мукшы берлән аерылган, рус халкы берлән киселгән. Үзенең хикәяләреннән, әкиятләреннән, көйләреннән, ерларыннан чит көйләр, чит көчләр белән читкә төртелгән. Тарихы әллә кая еракта гына, пәрдә артында гына калган…
Хәзерге тормыш элгәреге бабайларның бабасының бабалары тормышның агышы булып бара алмаган, әллә кай бер йирдә шул тормышка тирес салынган, буа аны буа алды, буа артында булган. Ул хәзер буа артында гына яши. Чит кеше булган буаның кануныннан төшкән су берлән генә канәгатьләнә. Шуннан ара-тирә ычкынып киткән балыкларны гына күрә. Буа астында җыелган төрле-төрле балыкларны көн дә, көн дә күргәнгә, менә чын су хуҗасы шул балыклар дип таный. Балыкны тегеләй генә йөри тор- ган, түшен кояшта ялтыратып китәр өчен генә яратылган хайван дип исәпли. Аныңча, йирнең асылы – шул буа арты. Йортның чыны – шул буа тирәсе. Тормышның төбе – шул буа арты тормышы.
IV
Әнә шул татарның тормышының буасы артында, татар тормышының тарихы агымыннан читкә кагылып яшәеш мишәр хатынын арка таяначыксыз калдырган. Мишәр хатыны***** үзенең йолаларында, гадәтләрендә, көендә, җырында арттагы таза, нык тарих диварларына таяна алмаганга, ул үзенең эченнән һәрвакыт көчсезлек хис иткән. Үзенең көченә ышану нык булмаган. Үзенең «үз»леген мөкатдәс итеп танырлык вә шул «үз»леген мөкатдәс иттереп тирә-юненә танытырлык куәте булмаган. Ул әллә нидән куркып калганга, тормышының артында әбиләрнең нишләгәнен күреп тора алмаганга, киләчәк буынга бирергә дигән «әбиләр мирасы» аңарда бик аз булган. Иң уңгайсызлыгы, шул мирасның азлыгы, шул ярлылык, шул фәкыйрьлек аның рухына бик начар тәэсир иткән. Ул: «Менә мин моны телим! Менә мин шулай торуны телим, менә бу хак тормыш! Менә бу чын гадәт!» – дигән гадәтләре, йолалары аның күз алдында булмаганга, ул анда барырга да белмәенчә, монда китәргә дә белмәенчә аптырап калган.
Аның әбиләреннән калган әкиятләре, кыйссалары, җырлары, берсе артыннан берсе рус җыры, рус көе берлән җиңелә-җиңелә, халыкның яшь буынына җан азыгы булу көчен югалткан. Шул көйләр, җырлар берлә бергә акрын гына тел кителә башлаган. Аның китекләре, сыныклары урынына рус сүзләре кергән, аларның тәләффызлары, әйтелүләре татар авызына килеп йитмәгәнгә, чын татар сүзләре, чын әбиләре, бабайларның сүзләре җуан иттереп, йә кирәкмәгәнгә озын иттереп, йә кәкре-бөкре иттереп, шул ят сүзләргә ияртелеп, татар теленең үзенә махсус булган көен, аһәнкесен бозган. Тел тупасланган. Шул телдәге җырлар да, дорфаланып, татар баласының йөрәгенең яшерен почмак- ларына барып җитә алмаган. Шуның аркасында мишәр халкы тор- мышында, рухани азык базарында ачлык башланган. Ул ачлыкны бетерер өчен читтән китерелгән муллалар яисә үзеннән булса да читкә җибәрелеп рухани азык төяп кайткан муллалар, бохари тәрбиясе берлән дини бәгъзе бер фәлсәфәләр, суфилыклар алып кайтсалар да, халыкның, гади мишәр халкының милли кимчелекләрен күрә дә алмаганнар, аңлый да алмаганнар. Алар шул өзелеп калган чит халык арасында диңгездәге атауда яши торган мишәр халкының иң зур ихтыяҗы: үз йорты, үз иле берлән мөнәсәбәт ясау, үзенең тарихи буасы артындагы тормышын, иске милли тормыш берлән тоташтыру, бәйләү икәнен аңламаганнар. Алар шул дини хезмәтләрен итсәләр дә, милли хезмәттә, мишәр халкының иң мохтаҗ булган телен саклауда, җырын, көен, гадәтен, йоласын югалтуда һичбер төрле файда китерә алмаганнар. Менә шул милли фәкыйрьлек, милли бөлеклек арасында үскән мишәр кызы, хатыны бөек булып үсми хәле бармы? Шул көйсез, җырсыз, тарихсыз тормышта хатын булган мишәр кызының рухы дорфаланмый, уе, тойгысы тупасланмый хәле бармы?
Шуның өстенә аның кием-салым модасының агуында да милли агымнан читкә төшеп калуы, үзеннән-үзе бер мода агымы ясарга куәте җитмәве тагы хәлен мөшкелләтә, аның тормышының матурлыкларын киметергә мәҗбүр итә түгелме?
Менә шул милли түгеллекләр, шул милли фәкыйрьлекләр арасында үскән гаиләгә хатын булып кергән мишәр хатыны роль уйный алачак, нинди юлга таба гаиләне, баланы алып барачак?
Ул үзеннән-үзе бер кеше иттереп, үзеннән-үзен милли тормышның бер әгъзасы итеп хис итә алмаганга, ул иске тормышның җимерекләре янына сыгыла, сыена гына. Ул кияүгә чыкса, Әхмәткә, Мөхәммәткә, Гайсәгә, Мусага чыгып, аның берлән бергә «яңгы өй» ясау фикеренә таба ихтыярсыз омтыла алмый, омтылмый. Ул «иске өй» каената, каенананың өенә яңгы бер әгъза булып, яңгы килмешәк булып кына керә. Ул, үзендә көч хис итмәгәнгә, иренә «яңгы өй» ясау фикерен суга алмый, аны шул якка бора алмый. Аның кайгысын уртаклашыр өчен, аның шатлыгын берләшер өчен ул ире берлән бергә Сибириягә, Төркестанга, Финляндиягә бара алмый. Бара алмый гына түгел, барырга тели дә алмый, теләргә тиеш тә дип белми. Ул чыныннан Әхмәтханга кияүгә чыкса да, аның иптәше, тормыш иптәше икәненнән битәр, Батый абызтайның киленлеген, Әхмүш абзыйның комганына су сала торган асрау икәнен ныграк хис итә вә шуларга ярар өчен үзенең иң күп көчен, куәтен сарыф итә. Шул киленлек вазифасын үтәгәндә, иренә каршы булган бурычын, баласына каршы булган вазифасын тәмам оныта. Ирен гаилә җылысы берлән җылытырга аның вакыты калмый. Баласына гаиләсе тормышын сөйдерергә көче җитми. Аның баласы да, шул таза анадан, таза атадан үскән баласы да җисмәи никадәр таза булып үссә дә, шулкадәр ач булып мәйданга чыга. Менә шул рухаи ач мишәр баласы, үзенең тирә-юньдәге юклыкны күргәч тә, үзенең туган илендәге рухани фәкыйрьлекне сизгәч тә, ул шун- нан котылыр өчен читкә атыла. Зур бер куәт берлән атыла.
Үз иленнән чыкты исә, үзенең туган су буеннан китте исә, ул бердән күзен ачып, бөтен шул юклыктан котылыр өчен чит тормышның эченә атыла. Ач бүренең көтүгә атылуы кебек, күзен йомып ыргытыла. Аннан җаны азык эзли. Аннан тормышын мәгънәләтә торган фикерләр, мәсләкләр эзли, артындагы тормышы һичбер төрле аны бәйләп тота алмаганга, аның мәркәздән атылуында бик еракка китмәсен дип, милли җеп тотып тора алмаганга, ул башыннан аягына кадәр чит тормышның эченә чума. Аның күз карашының бөтен милли кимчелекләрдән пакь булуы, аның үткен, зирәк булуы, аның тәне таза булу аркасында батыр булуы аңгарга бик тиз рус галәмендә киң юл ача. Ул сәүдә эшендә сатуалуның хикмәтләрен сизеп алып, базарның хәйләле юлларыннан үтә-үтә бик югарыга менә. Ул Русиянең мәгънәвиять дөньясына кереп китсә, аннан иң югарыгы фикерләргә таба омтыла. Ул, гомумән, тормышында иң югары баскычларга таба очарга тырыша вә шул хәрәкәтләрендә бик зур хөрлек күрсәтә. Кыскасы гына, мишәр гаиләсе гаилә хәятында иң кирәкле булган консерваторлыктан мәхрүм булганга, үзенең баласын-чагасын тәмам хөр итеп рус дөньясына очырта да җибәрә.
Мишәр гаиләсе үзенең баласын-чагасын өенә кызыктырып кайтарырлык куәткә малик булмаганга, чит тормыштан алган мәгълүмат, ямь-тәм берлән иске тормышына сипләргә угылларын-кызларын куша алмый вә, шулай итеп, үзенең милли тормышы- ның үсүенә ярдәм итә алмый. Ул искене бетерә генә. Искене сипли алмый. Ул искене сүгә генә, яңгыны, «үзенеке яңгыны» ясый, тудыра алмый. Ул русларның калдыкларына гына канәгатьләнә бара.
Казан татары гаиләсе – консерватор. Ул һичбер яңгыны кабул итмәскә тырыша, русның барлыгын күрмәскә маташа. Үзенеке түгел нәрсәне кабул итсә, ул, мотлакан, үз киеменә киендереп кертә. Русның музыкасын сөя. Ул аңгарга татарның рухын сугып татарландыра. Такмак куша.
Аның гадәтен яратса, мотлакан, бер йиренә үзенең бер мөгезен чыгара, татар исе сибә, татар буявы буйый, чөнки аның хатыны милли, мәдәни бер көч булганга, аның борыны татар исен сизгәнгә, аның күзе татар төсен таныганга, аның «үзлек» фикере һәр батыр нәрсәне тәнкыйть берлән карарга көч биргәнгә, ул тормышын сипли генә. Ул иске бинаны ватмаенча аны буйый, аны зурайта, аны киңәйтә. Ул йотылуга каршы теше-тырнагы берлә тора. Ул руслашуга мәдәни җинаять дип карый. Менә шул ике бүлек халыктан чыккан җәмәгать хезмәтчеләре дә, шөбһәсез, өйләреннән, йортларыннан алган күз карашлары берлән мәйданга атылалар. Казан татарлары тормышны сипләргә тотыналар. Акрынлап кына, ваклап кына мәктәп партасын бу ел бер карыш, киләсе елга бер карыш үстереп, дүрт-биш елда кирәгенә җиткерәләр. Хәрчәүнәдә «ике дә өчне» алып сөйләнә-сөйләнә генә җәмгыять эшләрен тирәнәйтәләр.
Рус мәктәпләренә кәләпүш, калфагы берлән генә йөреп, аннан алган мәгълүматны да кәләпүшкә сыярмы, калфакка кечкенә булмасмы дип кенә карыйлар.
Мишәр җәмәгать хадиме тәмам хөр булып мәйданга чыга, мәсьәләне төптән үзгәртергә тотына. Аныңча, мәдрәсә исляхы, идарәи рухания исляхы вә башкалары тәмам яңгыдан булырга тиеш. Яңгы нигезенә корылырга тиеш.
Менә шул консерваторлык психологиясендә чыккан татар җәмәгать хезмәтчеләре берлән радикализм фикерен ташучы мишәр җәмәгать хезмәтчеләре арасында рухани тартышу бара. Шул ике көчнең тартышуы аркасында татарның милли, мәдәни хәрәкәте икесеннән дә кирәкле-кирәкмәс кушымталар алып, урта йирдән хәрәкәт итеп ята.
V
Менә шул ата-анадан туган татар углы алдында, менә шул мохиттә үскән татар хезмәтчесе алдында бердән татар милләте алдындагы томанлы пәрдә күтәрелде. Бердән татар тормышы үзенең авырулары, җанындагы, рухындагы хасталыклары, эч по- шулары, куркаклыклары берлән бергә алга килеп басты.
Татар углы уйланырга, төшенергә, бу уникедән берсе юк милләт берлән ни эшләргә, кырык тугыз авыруның илле бере берлән сырхауланган бу халыкны ничек терелтергә, җаны-тәне ачлыктан корыган бу милләтне ничек ашатырга, тазартырга дип ис җыярга өлгермәде, тарих тарафыннан йә ислях, йә бетәсез дигән кыска ультиматум бирелде. Татар углы анда сугылды, монда сугылды, үзенең милли тормышының дин диварына сыгын макчы булды. Халыкның көн күрү якларына, икътисади хәле астына посмакчы булды. Милләтнең сәяси хокукларына арка терәп сөйләмәкче булды. Милли байлыкларын калкан тотып тартышмакчы булды. Бердән шуларның һәммәсен сәфәрбәрлек хәленә китереп, мәйданга чыкмакчы, үзенең торырга хакы барлыгын исбат итәр өчен хәят мәйданына чыкмакчы булды. Нигә генә тотынмасын, һәммәсе көчсез, дин дивары . йөзләр, меңнәр еллар халкын саклап килгән икенче халыкның икътисади, сәяси, мәдәни тормышыннан аерып килгән дин дивары искергән, җимерелгән. Аның ярыкларыннан күрше халыкларның фикерләре, мәдәниятләре, гадәтләре, йолалары кереп тора. Ул гына да түгел, шул дин диварын саклаучылар, голямалар үзләре каравылда торырлык дәрәҗәдән үткәннәр, алга таба карарга тугры килмәгәнгә, алга күз ташлауны онытканнар. Ул гына да түгел, аларның күзләре гадәткә хилаф булып, маңлайга түгел, баш артына куелган. Алар шул күзләр берлән ислам дөньясының үткән шәүкәтләрен, үткәргән хәлләрен, кичергән фетнәләрен күреп торалар.
Шул күзнең гайре табигыйлеге аларның күзләреннән үлчәү куәсен, ераклык-якынлыкны үлчәү куәсен алган. Алар һаман әле мең ел элек булып үткән хәвариҗләр килмәсен дип куркып, алар берлән моназарәгә хәзерләнәләр. Сөякләре череп бетеп, көл булган рәвафизлар берлән тартышыр өчен күптән сәяси кыйммәте беткән шигыйлек, могтәзиләлек кебек исламның сәяси агымнары берлән кычкырышыр өчен тырмашалар, маташалар. Шул хыялдагы дошманлык берлән саташып, алар хәзерге халыкны, мәхәлләне онытканнар. Аның ыңгырашына каршы моннан мең ел элек сәяси лозунг булган «зу галәл-әмамин, аллаһумә мин исгидин әс-сәһидин»****** дигән сүзләрен генә мыгыр-мыгыр укыганнар. Аңлашылмаган телдә укыйлар да укыйлар.
Халыкның бөтен авыруын, хастасын истинҗа мәсьәләләре берлән генә хәл ителә дип уйлыйлар. Татар углын шул дин сакчыларының банкротлык мәнзарәсе коточкыч бер хәлгә китерде. Ул, артына-алдына карамаенча: «Дин эшләренә ислях!» – дип кычкыра. Дин хисенең мыскыллануы, дини авыртуы иксез-чиксез зур булганга, ул моны табигый тел берлән генә әйтми. Ул, каравыл кычкырган кебек: «Дини эшләрдә ислях!» . дип кычкыра.
Шул тавыш, җан ачысы берлән кычкырган шул тавыш бөтен татар дөньясында хәрәкәт уята, дин сакчылары арасында зур бер шау-шу кубара. Аларны төрлегә бүлдерә. Алар арасында күзнең маңлайда булуы хакыйкатьме, артта булуы хакыйкатьме дигән фәлсәфи моназарә ача. Вә шул тавыш-кычкырышта бу кыйсем халыкның рухы бик фәкыйрь икәнлеге мәгълүм булып, бөтен халык алдына динле генә түгел, милли дә эш булып килеп баса.
Сыйрыф дини булган мәсьәләләргә дини-сәяси, милли булганнары да бергә кушылып, хәлен көтеп мәйданга атыла. Дини эшләр берлән генә капланып, шулар берлән генә халыкның ачлыгын, сусавын, авыруын, хасталыгын бетерә алмаганны күргәч татар углы халыкның көнкүрешенә, икътисади диварына күз сала. Монда да бер бади – элгәреге сату-алудагы байлык беткән, авыл- дагы мал-туар, йир-су муллыгы әллә кая киткән… Ул гына да түгел, татар сәүдәгәре, тугрылык берлән шөһрәт тоткан татар сәүдәгәре урынына иелә-сыгыла, хөкемгә эләкмәсә, атасын да алдый торган, ресторанда күргән рус малайларының кыланышларын идеал иттереп, аларга таба омтылуны сәгадәт саяган, тормышы буе марҗа куучы татар егетенә очрый.
Авылның элгәреге атлы-тунлы Әхмәтҗаны, Мөхәммәтҗаны күмер казырга баручы дворник, кучер булучы Әхмүшкә әйләнгән. Монда да халыкның тамагын туйдырырлык, милләтнең җаны өшүен бетерерлек җылы юк. Менә татар углы алдында тагы икътисади мәсьәләләр туа, туа гына түгел, хәзер хәл итмәсә, ачка үләм, дип, ишекне шакылдата.
Үзенең милли байлыгына, әдәбиятына, шигыренә, театрына, матбугатына, фәненә ябышмакчы була. Шуларның шүрлегенә кулын суза, ләкин анда да бум-бушлык табып, аннан да килә торган суыклыкны, юклыкны күреп, милли матбугат тудыру, милли әдәбият ясау, милли театр, милли музыка йитештерү дигән яңгы бурыч күз алдына куна. Мәктәбе, мәдрәсәсеннән йөри, эзли, һәммәсе җимерек, һәммәсе ватык… Һәммәсен эшләргә, һәммәсен тудырырга дигән тагы мәсьәлә алга куела.
Татар углы, үзенең сәяси хокукларына ышыкланып, шуннан ныгаеп, шул кирәк-яракларын карар өчен, эшләр өчен арка таяначак була. Анда да бутышникның сыбызгысына башка, казыйның керле чалмасына башка бернәрсә таба алмый. Татар углы, шул уникенең берсе юк хәят тартышуы мәйданында милли тормыш ясар өчен, тарих бабай тарафыннан чакырылган татар углы аптырап кала. Киләчәк кышның якынлыгын сизсә дә, шул искене бетерүче, иске бабайлар мирасын әрәм итүчеләргә шулкадәр ачуы килә, тетмәсен тетәр өчен, дошманын эзләргә тотына. Шул эзләгәндә кемне күрсә, шуңгарга ташлана, кемне очратса, шул дошман кебек тоела. Дини эшләрне ислях итәргә диючеләргә милләтчеләр дошман кебек сизелә. Милләтчеләргә икътисадчылар иң зарарлы кебек тоела. Икътисадчысына иң шарлатаны сәясиләр кебек сизелә. Бер-берсенә тешләре-тырнаклары берлән ябышалар, чәчләрен, сакалларын йолкышалар, аякларын, кулларын сындырырга керешәләр. Озак итеп сугышалар, кычкырышалар, хурлашалар, канга батышалар. Арыйлар, талалар,җәрәхәтләнәләр. Шул аңлашмау, тартышуны карар өчен, шул кычкырышларда утка май салыр өчен яңгы бер кыйсем халык туа, ул да – циркларга барып йөреп, көрәшүчеләрне чагыштырып, искеләр вә муллаларга йөреп, ат узыштыручыларны көрәштереп тәрбия ителгән ак якалы егетләр, үземезнең шул халык көчләремезнең тартышуыннан үзенә театр мәнзарәсе иттергән хулиганнар, милли кяферләр… Болар, тартышу басыла башласа, куыштырып җибәрер өчен әле бер якны, әле бер якны көчләгән булалар. Әле берсен, әле берсен әтәчләндерәләр. Халык хезмәтчеләренең мәсләк тартышуларын Испаниядәге үгез сугыштыру уены кебек бер фәхеш күрсәтергә маташалар. Ләкин кыш якынлаша бара…
Милли кием-салымның кирәклеге, милли ашамак-эчмәкнең ихтыяҗы зурайганнан-зурая бара. Тагы ук теге татар угылларына, бер-берсе берлән талаша-кычкырыша арып беткән татар хезмәтчеләренә өй ясау, ашамак-эчмәк хәзерләү бурычы килеп төшә. Битләрендәге каннарын сөртеп-сөртеп эшләргә, тудырырга тотыналар. Татар өе, татар йорты ясарга керешәләр. Халык өчен ашамак-эчмәк үстерергә маташалар. Күптән түгел генә таш ярып, күз чыгарып сугышканын онытмаганга, өй салыр өчен агач китергәндә очрашсалар, күчәрләрен юри бәрдереп китәләр. Милли өй буяганда кара-каршы килешсәләр, арулыгын, пакьлеген карамаенча, бер-берсенә пумала белән лач иттерәләр. Милли түтәлләр утыртканда, милли бакчалар рәтләгәндә тырнашалар, тибешәләр, ләкин көн үткән саен, болар эшнең тәменә кереп киткәнгә, көн үткән саен, кышның якынлыгы сизелә килгәнгә, бу хәлләр шулай онытыла киләләр. Көн үткән саен кышка кадәр өйне, милли өйне мичле ясар өчен көне-төне тырышырга кирәк булганга, алар үз халкын «күрше»нең сәндерәсендә, анда урын булмаса, сыерлы, сарыклы, дуңгызлы хайван абзарында калдырырга тугры килмәсен дип тырышалар.
Алар шул өйдә торганда, кышның көннәре, төннәре озын икәнен белгәнгә, халык ачлыктан, мохтаҗлыктан чыгып, күршенең тәрәзәсе төбенә барып, «Христа ради!» димәсен өчен, милли кырда, милли түтәлдә, милли бакчада көне-төне казыналар.
Милли хулиганнарның «теге бит сине ямьсез, диде, теге бит сине динсез, диде» кебек гайбәтләрен дә ишетергә вакытлары кал- маенча, милли кяферләрнең: «Шул дамы эш булды. Ичмасам, Иван Иваныч эшләгән! Ул тәрәзәләре, дисәң, чын пыяла, җиһазмы, дисәң, английский, ягулы нимечский, безнең монда нәрсә? Торырга урыны юк. Спальнясы аерым булмаса, ат узыштырып кайткач, юынырга ваннасы, киң бүлмәсе, мин йә думаю Иван Иванычтан алырмын, ведь миндә бала-чага воспитаниесе бар», – дигән булып гакыл сатуларга карамый, ул бөтен көчен, куәтен сәфәрбәрлек хәленә китергән дә эшли, казына.
Озын кышта роскошь берлән торырлык иттереп корырга вакыты, көче җитмәгәнне белсә дә, катып үлмәслек җылы, ачка үлмәслек черемәгән азык хәзерләү уе берлән бөреләнеп ята.
Хәзер аның бурычы шул икәнен белгәнгә, ул теге сыйрыф дини мәсьәләләрне, милли мәсьәләләрне дә, икътисади мәсьәләләрне дә, сәясиләрен дә икенче дәрәҗәгә калдырган. Аларның бәрелеш-ләрен дә читкә калдырып, өй корырга, куыш, милли куыш ясарга гына бөтен дикъкатен борган.
Бәлки, милли хулиганнар, милли кяферләр җиңгәрләр дә, аның яртысы эшләнеп калыр, бәлки, шулар тагы бер һөҗүм ясарлар да, өй хәзер булгач, утын китерер өчен атын урларлар, бәлки, ашамак-эчмәк хәзерләнеп җиткәч тә, йортка ут төртеп яндырырлар.
Ләкин татарның хезмәтчеләре бу көнге, бу елгы көзге бурычын үтәми хәле бармы? Аның кышка әзерләнергә бөтен көчен сарыф итми мөмкинме?
VI
Менә шул өйне ясар өчен 5 нче елда Мәкәрҗәнең беренче съездында9 актык. Монда Идел буе татарының гына түгел, Кырымның, Кавказның да бәгъзе бер көчләре, халык тормышын ясаудагы инженерлары бар иде. Берничә көн дәвам иткән хосусый мәҗлесләрдән соң, хөкүмәт даирәләреннән ачыктан-ачык җыелышып сөйләшергә рөхсәт ала алмагач, Ока иделе өстендә пароходта беренче съездны ясарга карар бирдек.
Кечкенә мәҗлесләрдә халык арасында бик күп фикер акканлыгы, бик күп өй эшләнеп бетеп, мәгълүм төс алмаенча әле бер тарафка, әле бер тарафка бәрелеп йөргәне күренде. Халкыбызның аңлылары, зыялылары арасында эшләнеп беткән сәяси фикерләр, икътисади, иҗтимагый мәсләкләрнең бик таркаулыгы күзгә ташланды, вә шул мәҗлесләргә мәгълүм бер программа берлән килгән көчле группаның булмавы бөтен әфкяр агышын, өй тартышуын мәсләк низагысыннан шәхси кычкырышларга таба борды. Мәҗлескә хазир булганнардан мәгълүм программасы бар кешеләрнең шөбхәсез берсе «иттифакчы»лар таифәсе10 иде. Икенчесе Идел буенда кыска гына гомер яшәсә дә, Идел буенда беренче сәяси партиялек байрагын күтәргән******* «хөрриятче»ләр11 иде.
«Иттифакчы»лар таифәсенең теләге, хәзергә әле сәяси үзгәрешләрне алга куймаенча, мәгълүм юлдан барырга, планнар эшләп бетермәенчә, бөтен Русия мөселманнарын бер кулга җыеп, бер юлдан алып бару вә шуның идарәсене махсус ясалган «Олуглар комитеты»на тапшыру иде.
«Хөрриятче»ләр фикеренчә, вакытның кизүдәге мәсьәләсе сәяси хокукларны мөзакәрә итеп, шуны алу юлын кору иде. Бу ике фирканең эш программаларында, бәлки, аерма зур да булмагандыр. Ләкин ул вакытлардагы иҗтимагый иҗекләүләр бик тупас булганча, читтән караганда болар бер-берсенә каршы чарпыша торган фиркаләр булып кабул ителгәннәр иде. Хосусән ике фирканең барырга теләгән юлларының башкалыгы, тактикаларының аерымлыгы боларны бөтенләй ике төрле агым итеп таныткан иде. «Иттифакчы»лар таифәсенең уенча, хәзерге мөселманнарның тактикалары лояльный булып күренеп, үземезнең хәлемездән разый булмасак та, шуны үзгәртү юлында «аңлату»дан чыкмау иде, ягъни аларча «аңлата белсәк», «аңлатсак», безнең бөтен хәлемез ал да, гөл дә булмаса да, бик күп ислях ителәчәк иде. «Хөрриятче»ләр фикеренчә, үземезнең җитешмәгән бөтен йирләремезне тутырыр өчен үземез тырышу, үземезнең хокукымызны алу өчен үземез тартышу, аңлатып кына түгел, бер көч булып тартышу лязем иде вә, шул тартышуда үземез генә җиңү ихтималымыз булмаганга, русларның безгә программалары якын булган фиркаләре берлән бергә булу лязем иде. Кыскасы гына, әүвәлге фирка пассивный, ягъни барына разый булу, икенче фирка активный, ягъни юкны бар итү ягында иде.
Менә шул фиркаләр арасында бик күп халык, бер мәсьәләдә «иттифакчы»ларга, бер мәсьәләдә «хөрриятче»ләргә кушылып, шул ике агымны бер тоташтыра, бер бүлә, ике арадан низагның үзәген оныттыра иде. Вә бер бүлек шундагы бөтен иҗаби мәсьәләләрне һичбер төрле аңлап җитә алмаенча, сәлби мәсьәләләрне генә алга сөрә. Мөфтине төшерүне, казыйны үзгәртүне бик зурга куя иде.
Менә шул иҗтимагый ботка эченнән арынып чыгар өчен озын мөзакәрәләр, аңлашулар, самими күрешүләр лязем иде. Вә шуннан соң мөмкин кадәр ике фиркане дә, якынлаштыра торган хаттел-хәрәкәт тәгаен итү тиеш иде.
Пароходтагы съездымызның тарихымызда шул эшне үтәячәк иде. Ләкин эш барышындагы кешеләрнең, хосусән Рәшид казыйның12 вә аның мөритләренең мәсьәләне киңләп аңлый алмауларыннан вә шундагы көчләрнең киләчәк өчен кыйммәтләрен тәкъдир итәрлек күзләре кыскалыгыннан мәсьәлә шәрекъча хәл ителмәкче булды. Вә шулай итеп, аңлашу урынына ике арада зур бер аңлашылмау, ике арага бик ямьсез тирән бер чокыр казылды. Хосусән мәҗлестә иртә берлән мәгълүм урында сәгать унда пароход китәчәк итеп игълан ителсә дә, «иттифакчы»лар, «хөрриятче»ләрне калдырыр өчен махсус дәгъвәтнамә чыгарып, сәгать тукызга халыкны чакырттылар. Вә кызулап-кызулап, тегеләр килгәнчә, пароходта китеп бардылар. Шуның өчен үзенең олугларының сүзенә инанмауны гакылына да кертмәгән «хөрриятче»ләр, ул вакытча әйтелгәндә, яшьләр, алдатылып, су буенда калдырылдылар.
Шуның аркасында Русиянең иҗтимагый хәрәкәтенең беренче адымына алдау кушылды, вә шуның аркасында ике арада булган вә булачак мөнәсәбәт намуссызлык юлына төртелде. Русия мөселманының иҗтимагый хәятның башында әйтелгән шул милли җинаятьтәге иблис ялчылары үзләренең максатларына да ирештеләр. Шул тарихи көннән игътибарә ике арада зур гауга, низаг кубарга сәбәп булдылар. Зур пароходны куып җиткән кечкенә пароходтагы яшьләргә каршы ителгән мөгамәлә, аларны сүзгә кушылсалар, мөзакәрәгә катышсалар, шәһәрдән утыз-кырык чакрым йирдә Идел кырыена чыгарып ташлыймыз, дип куркытулар бөтен мөнәсәбәтне зәһәрләмәенчә булмады. Вә мәҗлестә мәҗбүрән телсез ителгән «хөрриятче»ләр алдында кабул ителгән теләүләрнең исеме «Бөтен Русия исламының иттифакы» дип аталса да8*, шундагы бөтен хазир булганнарга алдау икәнлеген күрсәтеп торды, вә шул иттифак эше, башкортлардагы ямьсез кызга бирелә торган «Сылу» исеме кебек, тарихның көлүе булды да һичбер вакытта түгел бөтен Русия мөселманың, комитет әгъзаларының да иттифакы була алмаенча калды.
Шуннан соңгы булган бөтен сәяси кычкырышларымыз, бөтен фирка низагларымыз шул тарихи хатага буялып китеп барды вә шул мәҗлестә кабул ителгән теләүләрнең һичберсе, фәгалиятькә чыга алмаенча, «суга алмаган зур күтәргән» булды да калды.
Бу көнге көндәге әфкяре гомумиямездәге чуалулар, аңлашылмаулар, бу көнге көндәге җәмәгать хезмәтчеләре аркасында самимиятнең юклыгы, аларның бик күбесенең алган юлы төрле-төрле былчыраклардан пакь булмавының мәгънәви сәбәпләренең берсе, шөбһәсез, шул беренче «Иттифак»ның нифак чишмәсеннән ага башлавыннандыр. Шуннан соңгы кубарылган мәсьәләләрдә иң беренче күзгә ташланган эш «иттифакчы»ларның бер-берсен аңламавы булды. Исмәгыйль бәк13 Рәшид казыйны аңламады, Рәшид казый Галимәрдән бәкне14 аңламады, халык берсен дә аңламады. Боларны җанландыра торган мәсләк тә, берлек дигән зур бер көч булмаганга, болар арпа камыры кебек та-
ралды да китте.
Икенче, «иттифакчы»ларның күтәргән мәсьәләләре бик күп булганга, шуларны алып барырлык, эш иттереп чыгарырлык көч юкка, аларның бик күп эшләрендә бергә булачак яшьләр көченә дошман күзе берлән караганга, шул сүзләрдән катгыян бер нәтиҗә чыкмады вә шуннан соң озакламаенча башланган хөррият көннәрендә «Мөселман иттифакы» мәгънәви вә матди һичбер төрле роль уйнамады, уйный алмады. Ул гына да түгел, Казандагы хөррият көннәрендәге карагруһларның «Хөррият кирәкми» дигән нәмаишларына катнашудан мөселман голямасы алып кала алмады вә, шулай итеп, шул тарихи көннәрдә мөселманнарның йөзләренә кан ягылды.
Хөррияттән соң киткән мәсьәләләрдә аңлашылмауның бер зур сәбәбе, шөбһәсез, шундагы көчләрнең тәрбиясенең төрле-төрле булуы булды. Җәмәгать эшенә катышканнарның зур бер кыйсеме үзләренең мәгълүматларын, тәрбияләрен Шәрекъта алган затлар иде. Икенче берсе Русия мәктәпләрендә укыган кешеләр иде. Шәрекъ шәкертләренең төшенчәләре бик киң булса да, мәсьәләләрнең һичберсендә мәгълүм куелмаган әсаслар иде. Аларның уйлары Шәрекъның матур күге, зөмбед кебек диңгезе арасында уйланылганга, бик күбесе хыял дәрәҗәсеннән индерелмәгән вә тормышка татбикъның ысулы уйланылмаган иде. Ул гына да түгел, болар үзләренең хезмәт итәчәк халыкларының Идел буе татарымы, бөтен Русия мөселманымы, әллә бөтен дөнья мөсел- манымы икәнен аерып бетермәгәннәр иде. Башта мәсьәләне Идел буеның мөфтилегеннән15 алып китәләр иде дә, бара-бара, Мисырның дини исляхиятенә16, Габделхәмитнең золымына17 итеп төртәләр иде.
Үзгәреләчәк мәсьәлә хакында да мәгълүм күз карашы юк иде. Диннән әллә нинди тәгассыбларны алып ыргытырга тиеш. Җамалетдин әл-Әфгани18 әйткәнчә, ислам тәрәкъкыйга манигъ түгел, мәктәпне ана телендә ясарга кирәк. Башкортның йирен-суын саттырмаска кирәк, мулланы волостной судта хөкем иттермәскә кирәк. Телдә, әмәлдә, фикердә берлек кирәк…
Шул чуалчык теләкләргә таба бу халыкның барырга тиеш тапкан юлы да һичбер төрле эшләнелмәгән, аңгарга һичбер кем тарафыннан тәҗрибәле кул берлән маяклар кагылмаган иде. Властьта да фәкать бер тел иде. Шуның өчен, кайда булса, шунда болар, матур иттереп, Шәрекътагы матур сүзләрне бизәкләп, «тәрәкъкый», «милләт-фәлән» дип фәлсәфәне саталар иде. Иң уңгайсызы шул иде: бу кыйсем халык Шәрекъның мәдәнияте черегән вакытта чыгарылган моральне сеңдереп кайтулары вә шуның аркасында мәсләк, сәбат кебек һичбер хакыйкатьне кабул итмәүләре, могаризләр белән тартышуда бөтен интригаларны коралланулары иде. Бу бүлек халык шул вакыттагы уянып килә торган татар сәүдәгәрендәге дини әхлак дигән фикергә таба үзен хезмәтче итеп танытканга, Шәрекъ шәкертләренең халык арасында игътибары зур, сәяси көче нык иде.
Икенче бүлек халык – Русия мәктәпләренең шәкертләре. Болар Русиядәге үзгәреш алдындагы сәяси тәрбияне күргәнгә, рус әдәбияты аша шул вакыттагы икътисади уйлауны, тарихи вакыйгаларны матди ноктаи нәзардан карауны кабул иткәннәр иде. Болар, һәрбер мәсьәләне хәл итәргә тырышканда, аның икътисади, матди ягын җентекләргә өйрәнеп, мәгънәви көчләрдән булган дин, миллият хисен икенче дәрәҗәгә куйганнар иде. Болар тарихи вакыйгаларда иң көчле гамил итеп халыкның икътисади, сәяси хәленең үзгәрешен таныганга, табигый, шул мәсьәләләрне беренче дәрәҗәгә сөрәләр иде.
Дини мәсьәләләрнең теләгәнчә баруы, милли мәсьәләләрнең үсүе, киңәюе сәяси-икътисади хәлләрнең йимешләре иттереп кенә йөрткәнгә, динне, милләтне дөнья өчен хезмәтче иттерергә тырышалар иде.
Менә шул ноктада алар Шәрекъ шәкертләре берлән һичбер төрле аңлашылмаенча, туктаусыз низагта торалар вә халыкның дингә ихтирам хисеннән файдалана белгән Шәрекъ шәкертләренең осталыгы аркасында динсезлек сыйфаты берлән сыйфатланалар иде. Шуның аркасында болай да бик зәгыйфь булган көчләре берлән халыкка, халыкның зур кыйсеменә таяна алмыйлар иде. Ул гына да түгел, бу кыйсем халык, Идел буенда туса, Идел буеның ихтыяҗын алга сөрә, Кырым булса, Кырым халкының, Кавказда булса, Кавказ мөселманнарының җитешмәүләрен тотып, баягы бер байрак астына кертелгән «Бөтенрусия мөселманы иттифакы»на19 төрлеләндерү, хаталандыру куша иде. Читтәге мөселманнарның хәле берлән уграшуны хәтерләренә дә китермәенчә, «Японияне мөселман итәмез» дип йөртүчеләрдән, табигый, көләләр иде. Менә шул аермалар, менә шул үзгәлекләр, хәзер безгә бик кечкенә кебек күренсә дә, ун ел элек бик зурлар иде. Шул вакыттагы хәлләр өчен зур тәэсир итәрлек көчлеләр иде. Беренче хатаның йимеше булган ышанышмау кушылгач, боларның арасында һичбер төрле кул сузып җитмәслек чокыр казыла, халыкны икегә бүлә торгач, халыкның хезмәтчеләренең бик күбесен бер-берсе берлән тартышырга бора торган яңгы мәйданнар, яңгы сугыш сафлары ача иде.
Алтынчы, җиденче, сигезенче еллардагы «иттифакчы»лар, «таңчы»лар, «уралчы»лар20 булып чыккан берничә бүлекне тудырган көчләр, шөбһәсез, менә шул без сөйләгән гамилләр иде.
VII
Гади халыкның тарихка, тарихи вакыйгаларга үзенә башка нәзары бар. Ул караш буенча, бер халыкның тормышы менә шулай табигый итеп агып барганда, әллә нинди харикылгадә көчле бер батыр туадыр да, кысылып килгән милләтне мәхкүмияттән чыгарып, үзенә баш иттереп куя. Әхлакан бозылып беткән бер халык бик тирән иттереп фисык-фәсадка чумган чагында, нур кебек ялтырый торган бер әүлия килеп чыга да шундагы халыкны вәгазь берләме, башка куәт берләнме җиңеп, шул әүлияның үзеннән аз гына ким дәрәҗәдә пакь иттереп куя.
Бу кыйсем халык, бу фәүкылгадә көч күктән иңәме, йирдәнтуамы – анысын да уйлап тормый, ул чыга да золымны мәхү итә, караңгылыкны яктырта, фәкыйрьлекне бетерә. Кайдан чыга, ничек туа – аның анда эше юк. Шуның өчен аның күз алдында тарих аның бербуйдан агып бара торган, мәгълүм кануннар буенча хәрәкәтләнә торган халыклар, милләтләрнең үткәндә вә хәзердә кылган эшләрнең итогысы, якүнесенең җыентыгы түгел, аларча, тарих – милләтнең тормышы өстеннән сикереп йөри торган, адәм баласының башыннан очып йөри торган «бәхет», «бәхетсезлек» кошы.
Ул кош күп вакытны тик тора, ул вакытта халык та тик тора. Аның да тарихы алга да, артка да бармый, хәрәкәтләнми. Кайвакытта ул «кара бәхет» булып халыкның янына куна. Халык иңгери, сыкрый, җәфа чигә, тагы «бәхет» килә дә тагы күк йөзе ачылып китә. Халык кәефләнә, рәхәтләнә, иллә ниһая шулай китә, ягъни бу халыкча тарих өзелеп-өзелеп бара торган, халыкның тормышында аерым-аерым күрелә торган ак бәхетле, кара бәхетле көннәрдән гыйбарәттер. Шуның өчен аның тарихында еллар, гасырлар юк, аның уе тарихның калдырган шадралар, кытыршылары буйлап кына ага.
Мамай заманында, Туктамыш вакытында21, урыс алган чагында, пәйгамбәр заманасында22, сәхабә кирам чагында23 бар вакытта менә болар барысы да шул халыкның тарихи төшенчәләренең тәсбих төймәләре.
Менә шул караш бөтен халык арасында бик таралган нәзар булганга, безнең заманда да һаман әле бик күп кеше тормышның үзгәрешенә, тарихның аңлавына шул күздән карый. Шуның өчен бездә дә «17 октябрь килде, хөррияте әдъян, хөррияте каләм туды» дигән җөмләләр авыздан-авызга сөйләнә, шуның өчен бездәдә әле 17 октябрь Манифесты24 бөтен милли-мәдәни хәрәкәтемезнең баш тудыручысы, үстерүчесе иттереп карала. Ләкин тарих вә голуме иҗтимагыя голямасы алдында мондый тарихны сикертеп җибәрә торган фәүкылгадә көчле баһадирлар, алмаз кебек пакь әүлиялар юктыр. Тарихның алышуы аларның әллә кайдан килеп чыгуларына багланып тора торган иттифакый бер сикереш түгелдер.
Боларча тарихта мәгълүм затларның рольләре инкяр ителмәсә дә, аларның күктән иңүләре, җир астыннан килеп чыгулары катгыян кабул ителмидер. Андый затлар кирәк, әүлиялар, кирәк, баһадирлар булып мәйданга атылсын, шул халыкның үз теләгенең мөҗәссәме иттереп кенә каралдылар.
Шуның өчен бу тарих голямасы алдында 17 октябрь кебек тарихи көннәр – халыкның эчендәге алышынуны ясаучы гамил булмаенча, халыкның эчендә ясалган, эшләнелгән үзгәрешләрнең өстеннән пәрдә ачылган көн генәдер. Шуннан соң күрелгән эшләр һичберсе 16 октябрьнең кичәсендә туа башлап, 17сендә үсеп беткән эшләр булмаенча, әллә никадәр элек караңгы бер төндә туган, озын мөддәт үскән эшләрдер.
Аларча, 17 октябрьдән соң ачыктан-ачык мәйданга чыккан сәяси фиркаләрнең шуннан элек тә хәятлары булырга тиештер. Аларча, шунда чыккан фиркаләрнең 17 октябрьгә кадәр дә таянып килгән аерым бүлекләре, шул фиркаләрне үстерә торган аерым әхвале рухияләре булырга тиештер. Менә шул ноктадан караганда, безнең сәяси-иҗтимагый хәятымызда үземезгә күрә роль уйнаган шул «иттифакчы»лар, «таңчы»лар25, «уралчы»ларны үстерә торган гамилләр бар идеме? Шуларның килеп чыгулары иттифакый гына бер эш түгел идеме? Һичкем инкяр итмәсә кирәк, унтугызынчы гасырның ахырында безнең Идел буе татарының тормышында зур бер хәрәкәт башланды (ысуле җәдид низагысы, муллалар сүгелүе, мәдрәсәләр забастовкасы, кием-салым гаугасы шул хәрәкәтләрнең дорфача тышка чыгуы иде).
Менә шул эчтәге зур хәрәкәтнең гамәли, психологический факторының иң зурысы, шөбһәсез, халыкның «тормышның хатирәлелекне эченнән сизенүе» иде. Менә шул «хатирәлелекне сизү» аны уйга төшергән иде, аны уйлый-уйлый, тормыш сипләнмәенчә ярамый дигән фикергә китергән иде.
Димәк, бу вакыттагы безнең татарның хәрәкәте, үзенең хәятын саклар өчен ясаган мөдафәгасе, бу вакыттагы татар тормышында үзгәрешләренең төбе борьба за существование иде.
Милли хәятны саклау өчен читтән көч алып сипләмәенчә мөмкин түгеллекне аңлы сыйныф һәммәсе иштиракь итсә дә, шуны кайдан алу, никадәр алу хакында фикерләр бик төрле иде.
Бер кыйсем халык, сипләнәчәк материал бабаларымызның кабереннән алынырга тиеш, алар да Бохарада, Багдадта моннан мең генә ел элек үлгәннәр, көрәк, балта алыйк та, шуларның ка-берләрен казып, шундагы ләхет такталары берлән йортымызның җимереген турайтыйк, шундагы кәфен бүзләре берлән сүтегемезне ямыйк, диләр иде. Бу халык тузу, искерү дигән нәрсәне аңламый торган бер кыйсем булганга, шул көлке фикергә каршы килгән һәммә кешегә дошман булып мәйданга атылалар. Мантыйксыз нисез мәсьәләне чуалталар иде.
Болар безнең милли хәятымызның консерваторлары, искелекне саклаучылары иде. Ләкин аның кай йирендә яхшысы, кай йирендә начар, черегәне икәнен күрерлек күзләре булмаганга, болар шул иске тормышның һәммәсен кочаклап, «шул гына хак тормыш, моңгарга башка һәммәсе батыйль» диючеләр иде. Боларча, бер фирка булу, партия тәшкил итү яңгылык булганга, бу кыйсем халык шул тарихи көннәрдә мәгълүм бер бүлек булып чыга алмады. Соңгы елларда үзләренә махсус бер орган берлән «Дин вә мәгыйшәт»26 берләшкән кебек кылынсалар да һәм дә, редакциядән файдаланып, сагыя вә донослар берлән фикер дошманнарына каршы бик зур фисык-фәсад, золым ясасалар да, болар халкымызның таза тәне өстенә чыккан Иран, бохари чыуаны булдылар да калдылар. Вә халкымызның эчке хәрәкәтенә, мәдәни агышына һичбер төрле тәэсир ясамадылар. Киләчәктә дә бер партиянең төбе булырлык яраклылык күрсәтә алмадылар.
Икенчесе – менә шул кыйсем халыкның кысуын, шул бүлек халыкның мантыйксызлыгын, кыска күзлелеген үзләренең өстләрендә хис иткәннәр. Болар . унтугызынчы гасырымызның ахырында йитешкән мәдрәсә шәкертләремез. Һәм дә шул тормыш үзгәрүендәге һәртөрле дулкыннарны бергә үткәргән, милли тормышның һәрбер елышуында бергә булган аңлы яшьләребездер. Болар үзләренең тәрбияләре ягыннан русларның радикаль фикерлеләреннән дәрес алганга, төрекләрнең, гарәпләрнең исляхчыларыннан мәгълүмат җыйганга, бөтен фикерләре, уйлары берлән яңгаруга ашкынучылардыр. Боларның әхвале рухияләрендә шул иске тормышымызның кысынкылыгына каршы булган дошманлык хисе иң зур роль уйнаганга, болар – татар тормышының протестчыларыдыр. Болар – татар тормышының реакциясенә каршы туган реакциянең йимешләредер.
Нинди генә эшкә тотынсалар да, баягы кыйсем – консерваторлар – боларга каршы чыкканга, мәктәп, мәдрәсә исляхында киртә салганда, өстенә-башына киенгәндә кяфер дип кычкырганга, һәр мәдәни хәрәкәтенә аяк чалганга, боларның үзләренең беренче лозунгларыны «Бетсен искеләр!» дип кычкырулары табигыйдер вә шул юлда иң беренче милли бурыч шуларны бетерү дип тырышулары, тартышулары . боларның иң самими хәрәкәтләредер.
Менә шул искелеккә протест әсасында унтугызынчы гасырның ахырында яшьләр берләшәләр. Иң әүвәл җимерү, иске тормышны җимерү өчен вә шул юлда көчне берләштерү өчен «Шәкертлек» исемендә махсус бер җәмгыять27 янында оешалар.
Тугыз йөзенче еллардагы бу халыкның «мөфти төшерәмез» дигән хәрәкәте вә шул хактагы Русиянең бик күп шәһәрләре тарафыннан җибәрелгән мәктүбләре, бәяннамәләре . боларның җәмәгать эшендәге беренче адымнарыдыр.
Егерменче гасырның башындагы Казанда чыккан «Тәрәкъкый»9* журналлары28 . бу бүлек халыкның беренче органыдыр. Ләкин озак вакыт үтми, «Шәкертлек»нең җимерү программасы тар кебек тоела. Аның эчендә хәрәкәт башлана. Мисырдан килгән дини реформалар берлән Русиянең әдәбиятыннан, матбугатыннан килгән сәяси-иҗтимагый үзгәрү уйлары шунда керә башлый. Озын-озын кычкырышлар туа, икътисади, иҗтимагый мәсьәләлә мәйданга чыга.
Ерактан гына килә торган русларның радикализм фикерләре берлән Аурупаның социализмысы шунда килеп бәрелә. Боларның икесендә дә бу татар яшьләре үзе яратмаган бөтен искелекләрне себереп түгүне күргәч, менә монда безнең теләүләрне әллә кайчан формулага кертеп куелган икән дип, шуларга якынлашалар. Шуларның фәлсәфәләре берлән танышып, шуларның әдәбияты, матбугаты берлән тәрбияләнергә тотыналар. Үзләренең радикальный фикерләренә шунда бик күп арка таяначак мәгълүмат алалар. Һәрнәрсәгә икътисади күз берлән карап төшенергә өйрәнәләр.
Ләкин тагы монда да искелеккә барып төртеләләр: берсе – русларның народниклар агышы, икенчесе – читтән килгән марксизм агышы.
Татар яшьләренең моңганчы килгән көчләре шул ике юл чатында аптырап кала. Тегендәме? Мондамы?
Шул сөальгә җавап өчен тагы озын-озын бәхәсләр, моназарәләр, тагы ике уртада аңлашу башлана.
Ләкин тормыш үзе боларны тагы бүлеп җибәрә.
Татар мәдрәсәсендә тәрбия ителгән татарның ганганәсендә, татар тарихында нык нигезләр күргәннәре, народникларга таба мәел итеп, «таңчы»лар булып мәйданга чыгалар. Үзләренең программаларына социализмны язсалар да, народниклардагы миллияткә биреләчәк урын марксизмга караганда үзрәк, якынрак иттереп хис ителә. Марксизмдагы кырт кисүләре, алардагы милли, дини гамилләргә тарих калдыклары дип караулар боларның эчләрендә яшеренеп яткан миллилекләрне кытыклый, эчләрен пошыра. Шулай итеп, алар да татарның милли социализмысының фиркасе булып мәйданга атылалар вә «миллилекне» үзләренең программаларының бер ноктасы итеп алып баралар.
Татар тормышының агышында күңелгә утырырлык берни күрмәгән яшьләр, татар тормышының бөтен китүен башыннан алып ахырына кадәр үзгәртергә кирәк дип ышанганнары (боларның күбесе мәдрәсә күрмәгән затлар иде), тормышның бөтен ясалуын башка нигезгә куярга тиеш дигән фикергә киләләр. Бөтен мәдәни тартышуларның гамилләре, икътисади мәнфәгатьләргә дигән фәлсәфәне кабул итеп, марксизмга кушылалар вә татар тормышының бер кыйсемендә эшче халкында шул фикерне тазартыр өчен «уралчы»лар булып мәйданга чыгалар.
VIII
Шул ике арада татар тормышының сул канатыннан бара торган протестчылар берлән консерваторлар арасында бер буш йир, бер урталык кала. Менә шул урталыкны «иттифакчы»лар тудыралар. Ләкин бушлыкның бик киң булуы һәм сул ягындагы чиге суллар тарафыннан гына куелган мәсләк баганалары берлән генә аерылуы шул ике арадагы хөдүдне саклар өчен куелган гаскәрнең фәкать суллар (оланнары) угланнары булуы сулларның урталыкка таба җыелуларына манигъ була алмыйдыр. Шуның арка-сында суллар берлән урталык арасындагы сызык, акрын-акрын бетеп, керделе-чыктылы бер ызан була да каладыр. Урталыкның уң тарафында чиге мәсьәләсе тагы мөшкел. Мондагы фирка, фикер, мәсләк чикләре бервакытта да сызылмаганга, бу якта хөдүд күчмә халыкның өлкә чиге кебек була да тора.
Яз була башласа, консерваторлар, ишәкләренә атланып, елыныр өчен урталыкка киләләр. Кыш була башласа, «урталык» сыгыныр өчен консерваторлыкларга баралар. Хосусән ике фирканең дә чиктәшләренең тәрбиясе бер булганга, болар, берсеннән-берсенә күчеп йөри-йөри, ике арадагы начар читәннәрне бөтенләй җимереп бетерәләр. Менә шул чикнең начар саклануы «уртаклык»ның хәлен бик «иттифакый» нәрсә итеп куя. «Уртаклык»ның арка терәп таяначак көчләре әле уңга таба, әле сулга таба шуып йөргәнгә, аның өстенә утырырга теләгән «Мөселман иттифакы»ның хәлен вә шуларга таянып эш итәргә маташкан мөселман фракциясенең аяк астын тайгакка әйләндерә, аның гакыллыгын бетерә.
Әүвәлге заманаларда «Мөселман иттифакы»ның кемнәр тарафыннан булса да кабул ителгән бер программасы бар чагында, «Мөселман иттифакы»ның сәяси өлкәсе кая чикле барганын күреп торырлык озын күзле Йосыфлары29 бар чагында, уң тарафта менә моннан үтәргә ярамый дип кадалган чик базары янында каравылчы Исмәгыйль бәк бар чагында, «Мөселман иттифакы» урынында нык утырган бер партия булып җитмәсә дә, хәзерге кебек уң ягыннан күтәрсәң . сулга ага, сул ягыннан салам кыстырсаң, уңга авыша торган кесәл хәлендә түгел иде.
Менә шул вакытта «Мөселман иттифакы» уң тарафтагы чигендә «сәяси хокукларны теләүче тәрәкъкыйпәрвәрләр фиркасе» дигән вывескасы аяк астына тапталмаган чакта, «Мөселман иттифакы» татар тормышында сәяси вә мәдәни бер гамил иде.
Ул үзенең аз булса да бер каравылчылары берлән мәсләк алыштыру, чиктән чыгу, киртә сикерүне бик җиңгелгә санаган халыкка каләме берлән генә булса да, «кыйбла» шуннан узмый, уңга тагы борыла төшсәк, намаз намаз булмый дип, Тимер Казык йолдызлык вазифасын итә иде. Ләкин «Иттифак»ның шул уң тарафтагы иң куркынычлы чигенә каравылга баскан солдатлары үзләре теләп кенә шунда торганга, алар китсә, тагы шунда кеше куярга кирәк дигән фикер урталыкта аңланып йитмәгәнгә, Йосыфлар, Гаспринскийлар китү берлән урталыкның чиге буш калды. Аның теге вывескасы элгәреге асылынып торса да, кайбер вакытта шуның астына җыелып, бала-чага «кунак-кунак», «кода-кодачалык» курчагы уйнаса да, өстенә язылганына игътибар бетте.
Әфьюн берлән исергән мулла берлән кочаклашып килә торган рус арасында дуңгыз, аракы сатып йөрүче рестораторлар килеп кергәндә «урталык» . әфьюн, аракы зарарлы, халык арасына кертергә ярамый, милләт кибә, бетә, дуңгыз ите симез булсада, шәригатемездә хәрам, милләтемездә мәкруһ дия алмады. Шуларга каршы «чибәр егет, юлыңда бул» дип озата алмады. Урталыктагы «Иттифак» шул мәсьәләдә үзенең мәсләк ягыннан, әхлак ягыннан банкротлыгын игълан итте. «Иттифак» фирка уларак хәятын бетерде. «Иттифак» сәяси, мәдәни бер оешу уларак яшәешенә хатимә чикте.
Бу ник болай булды? Ни өчен «Мөселман иттифакы» үз эчендә шулкадәр күп миллионлы халык арасында кечкенә генә «Мөселман иттифакы» яши, үсә алмады?
Урамдагы хәбәрләргә караганда, яшьләр каршы килде, фәлән әфәнде сөймәде, фәлән кеше яратмады. Ләкин тарихи вакыйгалар хакындагы безнең нәзарымыздан, әлбәттә, бу сүзләр гайбәттән башка бернәрсә түгелдер. Бер партиянең, бер фирканең бер милләт эчендә яши белүе-белмәвенең сәбәпләре тагы тирәнрәк, тагы олуграктыр. Шуның өчен шундый сүзләр ишетергә бик тугры килсә дә, тарихи вакыйгаларны иҗекләгәндә аларга кыйммәт бирергә ярамыйдыр.
Соң, нәрсә сәбәпләре?
Бик күп.
Берсе – шөбһәсез, иң зурысы «Мөселман иттифакы» сәяси партия булып яшәрлек Русия мөселманнары арасында зәмин юк иде. Аның зур, киң иттереп күтәргән байрагын алып барырлык көч юк иде. Бу байракны күтәргәндә зурлыгына, киңлегенә карап безне белмәгән русларның бер гөруһысы исе дә киткәндер, безнең көчемезнең мөҗәссәме дип күрсәтелгән шул байракка ышанып, сәяси хата да ясагандыр. Анысы башка.
Ләкин ул вакытта сәяси «Мөселман иттифакы»н алып барырлык көч юк иде. Хосусән ике тарафтан уңнар, суллар аерылып чыккач, байракны күтәреп кенә тору да бик мөшкел иде.
Икенче – «Мөселман иттифакы»ның ныгыган мәркәзе – мәсләк, әхлак кагыйдәләре берлән бергә береккән үзәге юк иде.
Аның әгъзалары арасыннан бер кыйсем халык шул идеягә хезмәтне үзенең гаяи әмәле итеп алмаган иде.
Шуның өчен ул әгъзалар «Мөселман иттифакы» байрагыннан файдаланырга яратсалар да, Думага сайлауларда, сайлануларда вә башка шәхси эшләрендә «Мөселман иттифакы»ның вәкиле итеп күренергә сөйсәләр дә, үз тарафыннан аңгарга хезмәт итүче, бер заэләгә хезмәт итүче бик аз иде. Башлап йөргән Йосыфлары киткәч – юк та иде.
«Мөселман иттифакы»ның кайгысын, үзенең хәсрәтен, шатлыгын, үзенең бәйрәмен итә торган бер гөруһның юклыгы «Мөселман иттифакы» берлән бергә яшәп, бергә үсеп баручы бер кыйсемнең юклыгы «Мөселман иттифакы»н җансыз тән кебек итеп куя иде. Аны рухсызландыра, аны суыкландыра иде.
Хосусән шуның кассасында акча булганда, тирә-юнендә мыжгылдап йөрүче «иттифакчы»ларның актыккы күздән балны алып бетергәч тә бердән югалулары «Иттифак»ның мәгънәви кыйммәтен төшерә иде. Халык алдында аның хезмәтчеләре хакында наемщиклар хакындагы туарга мөмкин фикерләр, уйларны тудыра иде.
Шуның аркасында арттан килә торган, үсә торган яшь буынга сәяси бер үрнәк булып та тора алмый иде. Картлары сафтан чыкканда, яшьләрдән яңгы көчләр берлән кирәген тутыра алмый иде.
Өченче . «Мөселман иттифакы»ның әгъзаларының бик үк иттифакый кешеләрдән булуы иде. Бая әйткәнчә, моның уңнан да, сулдан да үз тарафыннан саклана торган каравылы булмаганга, ике яктан да җимереп төшкән ярны «безнеке» дип кабул итә торганга, әгъзалар мәсләк-уй җәһәтеннән кырык корамадан гыйбарәт иде.
«Мөселман иттифакы»на керер өчен куелган үлчәү мөселман булу һәм дә, икенче иттереп, мөселманнарның иттифак берлән торуларын күңеленнән генә теләү җиткәнгә, моның даирәсенә сыймаган мөселман юк иде. Шуның өчен моның эчендә мәгълүм тәртип, мәгълүм дисциплина ясау мөмкин түгел иде.
Дүртенчесе – «Мөселман иттифакы»на программа төзегәндә, аңгарга сәяси рәң бирү хатасы иде. Бөтен мөселманнарны, кадет партиясенең бозаулары иттереп, кече абзардан олуг абзарга «Һайт, түкә!» дип сөрүнең вакытсызлыгы иде.
Читтән торып караганда, бу программа сәяси бер хата, сәяси балалык, сабыйлык иде.
Менә шул балалык уены уйнаганда, милләтемезнең истикъбале, идеалы берлән балача мөгамәлә ителгәндә, киләчәгемез өчен иҗтимагый, сәяси хаталар ясалганда, татар тормышының сул канаты «таңчы»лар, «уралчы»лар гына шул хатаны тәмамы берлән күрә алганнар иде.
Алар гына, шул вакытта халыкның наданлыгыннан, сәяси тәрбия күрмәвенән файдаланып, бер «Иттифак», бер «Мөселман иттифакы» ясыймыз дип йөргән затларның хыяллары, шәкерт фаразлары берлән көрәшергә тиешлеген аңлаганнар иде. Алар гына шул милли, мәдәни бурычны үтәргә тотынганнар иде. Алар гына «Иттифак»ка мохалиф фирка булып мәйданга чыкканнар иде. Ләкин зәмин сул канатның файдасына түгел иде. Халык, кысыла- кысыла йөдәп беткәнгә, йончыганга, кайдан гына өн килсә, шунда хазир иде. Кайдан гына «монда хәляс» диелсә, шунда барачак иде. Тагы шуның өстенә «Иттифак»ының башында кемнәр дә мохалифләре кемнәр?
Исмәгыйль бәк, Галимәрдән бәк, Йосыф Акчура углы. Ул гына да түгел, әллә никадәр мирзалар – түбәтәйле мирзалар.
Дөрест, алар түбәтәйне 17 октябрьнең таңында гына киделәр. Дөрест, алар шул көннәрдә генә Савелий Алексеевичтан Сөләйман Әхмәтҗан углына, Константин Павловичтан Хөсәен Вәли углына әверелделәр. Алай булса да, әверелделәр.
Алар, мирза кешеләр, белми эшләми торганнардыр. Әле дә сөяк сындырып, бик озак каралып йөрделәр, «Иттифак» диләр, ясыйк инде, «Мөселман иттифакы» булсын инде, йәңез, хәзрәтләр, фатиха, «Мөселман иттифакы» булсын, амин, Аллаһы әкбәр!
«Мөселман иттифакы» булды.
Шул обыватель ноктаи нәзарына «Мөселман иттифакы»н шау-шу чыгармау дип аңлаган халыкка ничек иттереп «Иттифак»ның төбе череклекен аңлатырга мөмкин иде? Ничек иттереп «Иттифак» партиясенә каршы килгән кешеләр үзләренең каршы булу- ларын, мохалифлекләрен мәсләктән, «Иттифак»ның мөмкин түгеллеген күргән-белгәннән икәнен аңлата алалар?
Ничек «Иттифак ясыймыз» дигән сүз «көлдән ботка пешерәмез» дигән хата икәнен күрсәтә алалар?
Тагы «Иттифак»ның артында шулкадәр милли авторитетлар торганда, япь-яшь кешеләр, матбугат мәйданына чыгып килә торган мөхәррирләр шул авыр милли бурычны үти алалар идеме? Менә шул хәлгә башка сул канатның үзендәге икелек тә тәэсирсез калмады.
6 нчы елда Мәкәрҗә съездына30 җыелган халык «Мөселман иттифакы»ның программасыны мөзакарә итәчәк булса да, мөнтәкыйд сыйфаты берлән дә шунда «уралчы»лар килмәделәр вә шул мәҗлесләрдә йөрүне, сөйләүне файдасыз табып, шул зур съездга эш ягыннан булмаса да, фикер ягыннан бик күп хезмәт иткән съездга катышмадылар (шунысы гаҗәп, шул вакытлардагы съездга иштирак иткән «таңчы»ларның мәсләктәшләре – народниклар, Думага да байкот ясап, беренче сайлауларга катнашмаганнар иде. Съездга иштиракь итмәгән «уралчы»ларның мәсләк- тәшләре, марксистлары да сайлауларга, мәҗлесләргә әһәмият биреп, Думага да катышканнар иде). Вә шундагы фикер, мәсләк тартышуында халкымызга «булачак»ны, «мөмкин»не, «хыял»дан аерып бирүдә «таңчы»ларны ялгыз калдырдылар.
Ул вакытка кадәр Беренче Дума булып таралган иде инде.
Безнең халык та аз-маз сайлау-фәләнне күргән иде. Бер генә булса да тәҗрибә алган иде. Шуның өчен шул съезд бөтенләй үк ят булачак түгел иде. Съездда да былтыр пароходка утырып качып киткән яшелләрдән дә ычкынырга җиңел түгел иде. Чөнки «таңчылык» хәзер мәгълүм бер урын тоткан организация булып җиткән, аның әгъза- лары танылган, аның органы «Таң» таралган бер гәзитә31 булган иде. Шуның өчен ачу комиссиясендә «иттифакчы»лар берлән «таңчы»ларның вәкилләре бергә утыралар иде.
«Таңчы»ларда . былтыр гына тагуннан качкан кебек кагыл- ган «таңчы»лар да – шул мәҗлестә бер хокуклы әгъза булып эшлиләр иде.
Ләкин ачу мәҗлесендә тагы аңлашылмау кузгалды. Рәшид казый рөхсәт алганда, «Халкымыз арасында тарала торган безнең шәригатькә мохалиф социализм, анархизм фикере берлән тартышыр өчен съезд ачамыз» дигән маддәне тыккан.
«Иттифакчы»лар үзләре дә бу сүздән разый түгел. Бу сүзләр – аларның да руслар берлән катнашып йөргәннәренә уңайсыз бер тәгъбир. Шуның өчен бу программа берлән җыелган съездда утырышу кадет танышлары бар кешеләргә, «иттифакчы»ларга күңелсез.
Карагруһларда гына әйтелә «анархия», «социализм берлән көрәшү» байрагы берлән эшкә керешү авыр.
Тагы озын сүзләр, озын мөзакәрәләр, кычкырышлар.
Ләкин бу юлы «таңчы»лар берлән «иттифакчы»лар арасында түгел, «иттифакчы»лар берлән «иттифакчы»лар арасында.
Рәшид казый үпкәләгән, аны карагруһ дигәннәр.
Галимәрдән бәк союзының лозунгысы берлән ясалачак съездга кермим, дигән.
Тагы әллә ниләр, әллә ниләр.
Акчура углы берлән «таңчы»лар берьюлы ике араны килештереп йөри. Үпкәләрне язарга анда бара, монда чаба, җалына, җалбара. Съезд ачылырга була.
Ләкин съезд программасы хакындагы хаталыкны Рәшид казый үз өстенә алырга булып, съезд үзе теләгәнчә программа ясарга булып ачылырга була.
Җыеламыз, җыелалар.
Зал тулган, халык улый, гөжли, Нижнийның иң зур залы шыгрым тулган, Русиянең бөтен тарафыннан җыелган мөселманнарның саны җиде-сигез йөз.
Ачу комиссиясенең докладчигы сыйфаты берлән Мәхмүтфуад әфәнде Туктаров, съезд ачылуга кадәр ниләр булганы берлән халыкны таныштырып, Рәшид казыйның программасындагы сүздән кайтканлыгын белдереп, съездны ача. Президиум сайлана. Съезд эшкә керешә.
Мәҗлес «халыкны оештыру» лозунгысы берлән эшкә керешә. Әрәм булып ята торган таркау көчләрне бергә оештыру уе съездның ун канатын да, сул канатын да бергә җыя. Шул таркау көчләрне бергә туплап, милли ихтыяҗларны тутырыр өчен эшләргә теләү ике тарафны да бер ноктага таба бора. Съездның башында лозунгы иттерелгән таркау көчләрне «оештыру» съезддагы иттифакый җыелган төрле агым кешеләрен бергә беркеттерә торган бер гамил була.
Ләкин съездны бер ноктага таба бора алган «халыкны оештыру» лозунгысы ике тарафтан ике төрле аңлашыла вә шуның аркасында берлеккә сәбәп булган ук гамил ике тарафның аерылуына гамил була.
«Иттифакчы»лар аңлавынча, халыкны оештыру лязем. Русиядә 25–30 миллион мөселман бар. Болар Русиянең сәяси тормышында һичбер төрле роль уйнамыйлар. Мәмләкәтнең идарәсенә һичбер төрле тәэсир ясый алмыйлар. Ул гына да түгел, сарих үзләренең генә булган эшләренең дә үз мәнфәгатьләре файдасына хәл ителүенә һичбер төрле тәэсир итә алмыйлар. Болар буш көч булып торалар.
Мәмләкәтнең идарәсе 17 октябрь Манифесты берлән халыкның тәэсире астына бирелде. Думадан үтмәенчә бер закон да чыкмаячагын игълан ителде. Димәк, Русиянең дахили эшләренең агымы Думадагы көчле партияләрнең ихтыярына күчте. «Без Русия мөселманнары никадәр күп булсак та, Думада, әлбәттә, күпчелек ясый алу ихтималымыз юк. Шуның өчен Думада көчле булуы ихтимал тотылган вә теләкләре берлән безнең мөселманга чит булмаган сәяси бер партиягә кушылырга кирәк. Ул партия дә – кадетлар партиясе. Шуның өчен мөселманнарны оештыручы нокта, мөселманнарны бер көч итүче гамил кадетларның сәяси программалары булырга тиеш. Шуның өчен кадетларның сәяси программаларын кабул итеп, һәммә мөселманны шул программа астына җыйыйк. Уңы, сулы, бае, ярлысы – һәммәсе шунда берләшсен! «Мөселман иттифакы» дигән партия һәммәсенең үз партиясе булсын!»
«Таңчы»лар «халыкны оештыру» гамилен бөтенләй башка ноктада таптылар. Аларча Русиянең төрле почмакларына таралган, төрле гадәт-йола астында яши торган мөселманнарны дөньяның килеше берлән берсе бай, берсе фәкыйрь, берсе мирза, берсе хезмәтче, берсе мулла, берсе мужик булган мөселманнарны берләштерә торган нокта бер генә: ул да – фәкать милли, дини мәсьәләләр. Төркестан сыртының, дала кыргызының, Касыйм мишәренең, азәрбайҗан татарының . җыенысының җитмәгән йире – дини, милли ихтыяҗларыдыр.
Мәктәп-мәдрәсә мәсьәләсе Кырымда да, Казанда да, Ташкентта да, Тифлистә дә бер дәрәҗә исляхка мохтаҗ. Идарәи рухания эшләре, вәкыфларның чуалчыклыгы Идел буенда да, кыргыз даласында да, Кавказ таулары буенда да, Сыр-Дәрья якларында да бертөрле исляхны көтә.
Шуның өчен «Мөселман иттифакы» Русиянең төрле почмакларына таралган мөселманнарны милли, дини юлда бер көчкә җыя торган мәдәни җәмгыять булырга кирәк, мәдәни бер иттифак булдырырга кирәк. «Мөселман иттифакы»ның әгъзалары арасында иҗтимагый хәлләре берлән бик төрле булган бөтен мөселман керә алсын өчен, «Мөселман иттифакы»на үзенең сәяси фикере уңдарак, сулдарак булган мөселманнар да булына алсын өчен, аның сәяси программасы булмаска тиеш, ягъни «Мөселман иттифакы»- на кергән кешеләр, үзләренең сәяси фикерендә хөр булып, телә- сәләр, кадетларга кушылырга тиеш, теләсәләр, трудовикларга, теләсәләр, октябристларга кушылырга ихтыярлы булырга тиеш. Ләкин сәяси программа беркем өчен дә «фәлән партиянең» ди-яргә мәҗбүр булмаска тиеш. Менә шул карашлардагы ихтиляф: «Мөселман иттифакы»на бер тарафның «сәяси оешу» дип карарга теләве, икенче тарафның «мәдәни оешу гына» дип карарга маташуы шул киләчәк мәсьәләләргә тәэсир ясады, бөтен мәсьәләләрдә мәҗлесне икегә бүлде вә ике тактиканы бербуйдан тартыштырды. Шул мәҗлестә үк «иттифакчы»лар, «таңчы»лар дигән ике агым туды.
«Иттифакчы»лар, үзләренең ноктаи нәзарларын тормышка татбикъ итәр өчен: «Бөтен мөселманнар кадетларның мәркәз комитетлары берлән якын тора торган сәяси бер мәркәз комитетка иярергә кирәк вә, бөтен мөселман булган шәһәрләрдә йирле мөселман комитетлары ясап, йирле кадетлар берлән бергә хәрәкәт итәргә кирәк, сәяси тартышуда кадетлар берлән бер байракны мөхафәзә итәргә кирәк», – диделәр.
«Таңчы»лар: «Бөтен мөселманнарның мәдәни эшләрен алып барыр өчен мәгълүм бер мәркәз комитетка табигъ итәргә кирәк. Шул мәркәз комитет бөтен Русиягә таралган мөселманнарның гамбулган мәдәни эшләрендә юлбашчы булырга тиеш. Бөтен мөселманнарның гам булган ихтыяҗларын бергә оештырып, бер кулдан эшләргә тырышырга тиеш. Шул комитет бөтен мәдәни эшләремезнең учагы булырга тиеш. Мәктәп-мәдрәсәнең исляхы өчен лязем дәрес китаплары хәзерләү аның кулында булырга тиеш. Халыкның агаруы өчен лязем булган фәнни китаплар хәзерләү комитетының кулында булырга тиеш. Халыкны гыйлем-һөнәргә алыштырыр өчен кирәкле җәмгыятьләр ясау, аларга рәһбәрлек итү комитетның вазифасы булырга тиеш.
Туып килә торган әдәбиятымызның тәрәкъкыйсенә лязем булган шартларны тудыру аның бурычы булырга тиештер».
Ваклап әйткәндә, «Мөселман иттифакы»ның бөтен Русия мөселманнарының гыйльми ихтыяҗына хезмәт итәрлек нәшер җәмгыятьләре, үзенең китап складлары, үзенең кыйраәтханәләре, үзенең китапханәләре булырга тиеш. «Мөселман комитеты» туып килә торган һәр яшь көчне милли-мәдәни хезмәткә кушар өчен аның милли-мәдәни эшләр берлән алып барудагы программасы гына түгел, тәрҗемәханәләре, курслары, дәресханәләре булырга тиеш. Кыскасы гына, «Мөселман комитеты» гыйльми эшләремезнең һәммәсен үз кулына җыйган гыйльми бер мөселман мәркәзе хезмәтен итәргә тиеш. Шуның өчен мөселман күп йирләрдә ясалган йирле комитетлар шундагы мәктәпләрнең матди- мәгънәви ягын үз кулына алырга тиеш. Шундагы укучы яшьләрне мәгълүм юлдан алып барыр өчен аларга рәһбәр булырга тиеш.
Мөселман арасында туып килә торган театрны үстерүне, мөселман дөньясында хәрам итеп игълан ителү берлән былчырак йирләргә качарга мәҗбүр булган музыканы үз химаясенә алырга тиеш.
Ул гына да түгел, нә мәркәз комитетымыз, нә җирле комитетлар һичбер төрле сәясәт берлән маташмаска тиеш, нә кадетлар берлән, нә башкалар берлән комитет уларак мөнәсәбәттә булмаска тиеш.
Сайлауларда да, сәяси мәйданга чыгаруларда да һәркем, хөр булып, үзенә якын күргән партия берлән бергә хәрәкәт итәргә тиештер.
Менә шул ике ноктаи нәзар съезд буенча халыкны икегә аерып килде. Менә шул ике ноктаи нәзар, һичбер вакытта бер-берсенә кушыла алмаенча, Мәкәрҗә съездында «иттифакчы»лар, «таңчы»лар дигән бер-берсе берлән тартыша торган ике партиянең барлыгын тасдыйк итте.
Хәзер инде, ун ел үткәннең соңында, бәлки, ике карашның кайсы дөрестрәк икәнен аңларга юл ачыла төшкәндер. Бәлки, партия низагларында булуы табигый булган бәрелешүләр, кырылышулар хәзер онытыла төшкәндер дә бер тарафтан карарга мөмкиндер.
Минемчә, мөмкин. Һәм дә хәзер дә шул вакыттагы хатаны ап-ачык итеп күрсәтергә дә мөмкиндер. Киләчәктә шундый хаталар тәкрарланмасын өчен ачып бирү ляземдер.
Уйларга, төшенергә уңгай булсын өчен бераз хыял диңгезенә чумыйк: фаразан, шул съезддагы бөтен кешеләр «иттифакчы»ларның платформаларын кабул иттеләр ди. «Таңчы»лар да үзләренең сәяси фикерләреннән кайттылар, уңнар шул кадет програм- масын үзләренә муафикъ күрделәр. «Мөселман иттифакы» дигән бер партияне ясарга карар бирделәр. Ул гына түгел, ясадылар ди. Көчле бер мәркәз комитет тудырдылар. Мөселман булган һәр шәһәрдә йирле комитетлар сайладылар, «Мөселман иттифакы»- ның клубларын мәйданга китерделәр ди. Кадетлар берлән һәрва- кыт бер сүздә булып, һәр сайлауда бергә хәрәкәт итеп, бик күп кадет Думага җибәрделәр ди. Шул мәркәз комитет, кадетларга таянып, мөселманнарның хәлләре хакында бик күп сүзләр сөйләделәр, нотыклар ирад иттеләр ди.
Нәтиҗә шуннан ни туар иде ди. Бер-бер проект, мөселман- нарның теләген тутырырлык законопроект эшләнеп чыгар иде, диме?
Мөселманнарның хокукый хәлләре ислях ителер идеме ди?
Хәзер Беренче Дума вакытларын, Икенче Дума хәлләрен күздән кичерәмез, боларның икесендә дә күпчелек кадетларда иде. Мөселман фракциясе кадетлар берлән бергә иде.
Димәк, мөселманнарның йирле сәяси фикерләренең вәкилләре Думада күпчелек берлән иде. Шуннан ни чыкты?
Күзгә күренгән – нәрсә?
Һич!
Ник? Мөселманнар кадетларга хилаф партияләргә кереп закон үткәргәндә, күпчелекне бозмаганнардыр бит? Юк, юк… ник соң?
Чөнки Дума үзе бернәрсә тудыра алмады. Чөнки аңгарга ирек бирмәделәр, чөнки Дума таратылды…
Өченче Дума җыелганда, сайлау законы үзгәртелде, мөселманнар аз кертелде32. Үз хакларын мөхафәзә итәрлек дәрәҗәдән иңдерелде.
Болары һәммәсе дөрест? Ләкин ник Дума таратылганда Дума тарафында булган күпчелекле кадетлар моңгарга разый булдылар?
Чөнки кадетлар Думада күпчелек казанган булсалар да, илдә – Русиядә – таяначак көчләре юк иде. Чөнки ул сүзгә оста кешеләрне үз байрагы астына җыя алган булса да, Русиядә аның байрагы өчен тартышучы көч бик зәгыйфь иде. Чөнки кадетларның зур байракларын күтәреп барырлык мәдәни көчләр русларның үзләрендә хәзер түгел иде.
Мөселманнарның сайлау хакларын биш мәртәбә киметкән «Өченче июнь законы»на мөселманнар ләм-мим димәенчә разый булдылар.
Ник?
Чөнки мөселманнар, никадәр күп булсалар да, үзләренең сәяси мәнфәгатьләрен аңлар дәрәҗәгә килмәгәннәр иде.
Чөнки мөселманнарның сәяси хокуклары, арка таянырлык мәдәни мөәссәсәләре ясалмаган иде.
Чөнки мөселманнарның мәдәни көче нык түгел иде. Сәяси көчсез иде.
Ул гына да түгел:
Дума да таралмаган булсын, Беренче Дума биш елын бетергән булсын, Икенче Дума әле һаман гомер сөрә торган булсын. Шул вакытта «Мөселман иттифакы» үзенең программасын тутыра алачак идеме? Юк иде. Катгыян, юк иде.
«Мөселман иттифакы» үзенең Икенче Мәкәрҗә съездында33 ук үзенең бөтен көчен мәдәни тарафка борырга карар ясарга мәҗбүр булачак иде.
Йирле кешеләрнең җитмәве, депутатларның наданлыгы, җәмәгать хезмәтчеләренең үз вазифаларын аңламаулары «Мөселман иттифакы» партиясен мәдәни бер җәмгыятькә әверелергә мәҗбүр итәчәк, әверелмәсә, бетәргә мәҗбүр итәчәк иде.
X
Минем бу сүзләрем бәгъзе бер кешеләргә алдан хәбәр бирү кебек кенә тоелу ихтималы бардыр. Бәгъзе бер кешеләрнең «Дума бит үзе теләгәнчә яшәп карамады, кадетлар үзләре теләгәнчә күпчелекләреннән файда итә алмадылар. Шуның өчен Беренче, Икенче Думалар дәвам иткән булса да, «Мөселман иттифакы»- ның сәяси партия булып хәяти банкрот булачак иде дигән дәгъвасы асылсыздыр, «коры дәгъва гынадыр» кебек могарәзәләр итү ихтималы бардыр.
Ләкин шул Беренче, Икенче Дума яшәсә дә, «Мөселман иттифакы»ның сәяси партия уларак яши алмавына җитәрлек дәлилләр тормышымызда юкмы? Минемчә, бар һәм дә сукырга күренерлек дәрәҗә ачыклары бар.
Думалар дәвам итте. Русиянең хәяты иркенчәрәк булды ди. Русиядә борынлап килә торган яшь милли көчләргә аяк чалынуы булмады, ди. Без, мөселманнар да, үземезнең сәяси фикерләре- мезне (ягъни кадет программасын) теләгәнчә татбикъ итә алу имкянына малик булдык ди.
Ләкин шул хактан файдалана белү өчен дә, әлбәттә, үз көчләремез булуы лязем икәне инкяр ителмәс. Ул вакытта да безнең ихтыяҗларымызны нинди генә булсын, сәяси булсын, иҗтимагый булсын, безнең өчен шул ук кадетлар эшләп биреп, авызымызга чәйнәп салу булмаячагына беркем дә каршы килмәс, ягъни шул вакыттагы эшләремезнең һәммәсенең дә эшләнеп фәгалиятькә чыгуы безнең кәгазьдәге хакымызга мөнасиб дәрәҗәдә түгел, үзе- мезнең билфигыль көчемездгә мотабикъ дәрәҗәдә генә булуын һәркем тасдыйк итәр.
Голуме иҗтимагыядәге хокук . көчнең күләгәсе генәдер. Көчнең зурлыгы-кечкенәлеге берлән хокукның зураю, кечкенә- ләнүе мөтәнасибтыр. Көче булмаган кыйсемнең, сыйныфның хокукы кәгазьгә никадәр зур булса да, фигыльдә, эштә һичтер дигән бәдиһиләрдән дә хәлемез мөстәсна булып калмас иде. Шуның өчен көчемез нисбәтендә генә хокукларымыздан файдалана беленер иде. Шул көчемез сәяси зур байракны алып барырга түгел, күтәреп торырга да йитмәс иде.
Монда тагы бу да фараз гына: «бәлки, җитәр иде» дияргә мөмкин. Ләкин моны сүз итеп әйтергә генә мөмкин. Чөнки ул вакытта көчнең булмавы хәзер мәгълүм бер хакыйкать, факт!
Чөнки көч һичбер вакытта югалмый. Көч һичбер вакытта мәгъдүм булып китми, китә алмый. Бара торган юлында аңгарга каршы киртә салынса, ул икенче йирдән юл ала. Бер йирдән капланса, икенче йирдә төртеп чыга. Чөнки көч дигән куәт тик торуның тәмам киресе булганга, ул барлыгын белдерми калмый, кала алмый.
Хәзер безнең ун елгы хәлемезгә борылып карыйк: шундагы сәяси көчләремез . «Мөселман иттифакы»н сәяси партия итәргә йөргән көчләремезне кыска гына бер тәфтиштән үткәрик. Анда ни бар? Күпме сәясәт пирләремез «Мөселман иттифакы» программасы янында утырып торалар? Әле алар үзләренең байракларын мөхафәзә иткәндә, солдатның байрагын мөхафәзә иткәндәге кебек, каһарманлык күрсәткәндә дә шул байрак янын мөкатдәс бер кабер ясаганнармы?
«Юк!» дими хәлемез юк бит!
Шулай булса, шул сәясәт пирләремез көчләрен сәясәттә эшләтә алмагач, мәдәни, гыйльми, әдәби юлларга күчкәннәрме? Көчләрен анда эшләткәннәрме?
Ун ел элгәре «Мөселман иттифакы» партиясенең тирәсендәге эшләрне берәм-берәм күңелегездән кичереңез! Габдулла Буби берлән Садри әфәнде Максудига башкаларын34 эзләсәңез, хәтереңездән таба алмыйсыз түгелме?..
Чөнки болар орлык сачеп, җил булса да, булмаса да, үзләренең үлчәүләрен югалтмый торган көчләр түгелләр иде. Чөнки болар сәясәт җиле берлән тормыш өстенә аккан кибәкләр генә иде. Җил беткәннең соңында да йиргә ашыгып төшәчәкләр түгел иде, чөнки аларда йирлелек, йиргә мәнсүблек, йир тарту бик зәгыйфь иде.
Шуның өчен сәясәт җиленнән соң көн елы булса да, суык булса да, кибәкләр кибәк булып калачак, бөртек-бөртек булып ындыр табагына төшәчәк иде. Һәм дә төште…
Шуның өчен тарих көрәге берлән замана йилендә шул милли көчләр соралганның соңында ындырда тагын да бик аз калган бөртекне күреп, безнең теге вакытта саламы биеклегенә куануымыз яңлыш булган икән! Ашлыгымызның башагы сыек булган икән! Ул вакытта саламын күреп, менә бу ашлык иске бурычымызны түләргә дә җитә, киләчәк өчен дә кала дип ышануымыз хата икән түгелме?
Шуның өчен без шул вакытта ук бар ашлык берлән угылларымызны өйләндерү, кызларымызны бирүне күңелгә кертмәенчә, йиремезне төзәтү өчен яңгы сукалар, бөртеге эре чыга торган яңгы орлыклар алырга гына тиеш түгел идеме?
Шулай иде. Менә шул кыска гына тарихи тәҗрибәгә таянып әйтә аламыз: ул вакыттагы шау-шуга карап зур сәяси партия ясарга маташу халыкның көчен аңламаудан килгән хата иде. Күршеләрнең зурлыгына кызыкканнан килгән балалык иде.
Ул гына да түгел, эш эшләргә өйрәнмәгән бер кыйсем халыкның зур эш эшләгән кебек күренер өчен ясаган хатасы, бәлки, ихтыярсыздыр, милли хатасы иде. Хәзер инде тагы фараз диңгезенә рәхим итеңез!
Мәкәрҗә съезды «Мөселман иттифакы» «бөтен Русия мөселманнарын милли, дини, мәдәни мәсьәләләрдә берләшә торган мәдәни бер җәмгыятьләр дигән әсасны кабул итте» ди. Һәр мөселман кадет программасына гына сәяси вә икътисади әсас дип кабул итүе лязем дигән маддәне бөтенләй хәтереннән чыгарып, сәяси платформаны ачык калдырды ди. Шул вакытта ни булачак иде? Табигый, шул җәмгыятьнең теләген вөҗүдкә чыгарыр өчен сайланган комитеты шул теләкләрне гәүдәләндерергә, тормышында үстерергә тотыныр иде түгелме?
Бөтен мөселманның мәдәни ихтыяҗларын булдырырга керешер иде түгелме? Үзенең милли көчләренең иң зурысын шул мәдәни кырга борыр иде түгелме?
Әйе, шулай, шуның өчен мәркәз комитет мәдәни ихтыяҗымызның программасын мөзакәрә итәчәк иде түгелме?
Аның нәрсәдән гыйбарәт булачагын без хәзер ун ел үткәннең соңында ап-ачык әйтә аламыз.
Аның беренчесе . мәктәпләр мәсьәләсе, икенчесе – мәдрәсә мәсьәләсе, өченчесе – идарәи руханияләремез, имамнарымыз, мөәзиннәремезнең хәле, мәхәллә берлән мөнәсәбәте, дүртенчесе – әдәбиятымыз, матбугатымыз, музыкамыз, театрымыз илә ахириһи түгелме?..
Шул вакытта Русиянең бөтен почмагында мәктәпләрнең исляхка мохтаҗ икәнлеге тасдыйк ителгәндә, шул мәктәп мәсьәләләремезне бер юлга куярлык көч бар идеме? Кавказдан, Кырымнан, Идел буеннан шул милли мәктәпнең программасын, тәрбиясе юлын билгеләрлек куәтләр бар идеме? Шул ун ел эчендә таркау көчләр берлән Идел буенда гына ибтидаи тәгълимне рәтләргә әллә никадәр көч сарыф кылынганны игъ-тибарга алсак, «бар иде» дими хәлемез юк.
Бар иде. Димәк, мәгънәви көчемез шул вакытта мәктәп мәсьәләсен әсаслы иттереп хәл итәргә җитәрлек иде.
Укытырга мөгаллимнәремез, мөгаллимәләремез, кыйраәт китаплары хәзерләргә педагогларымыз хакындагы сөальгә «бар иде» дип җавап бирә аламыз түгелме?
Шулай булса, ни кала?
Бәлки, без бик һәйбәт итеп тырышып эшләгән программамызны татбикъ итәргә мөгаллим әфәндегә тоттыра алсак, аңарга укытыр өчен фәлән китаплар лязем дип күрсәтешсәк, шул мәктәпне алып барырга матди көчемез булмагандыр.
Бу да бар иде.
Идел буенда гына биш меңгә якын мәктәпнең милләт акчасыннан гына үтәлеп килүе шул хактагы шөбһәне бетерә түгелме? Шулай булса, безнең баш комитетымыздагы мәктәп комиссиясенең кулында матди, мәгънәви көч җитәрлек булганда, аның эше нигә генә терәләчәк иде?
Бер яктан, халыкның аңына, икенче яктан, хөкүмәтнең дахили сәясәтенә. Ләкин ул вакытта боларның икесе дә безгә мөсагыйд иде. Шуның өчен мәктәп комиссиясе чынлап эшкә керешсә, шөбһәсез, милли мәктәпнең тәрбиясе, программасы хакындагы уйны татбикъ итә алачак иде вә шуның аркасында бу таркау мәктәпләремезне мәгълүм системага кую имкяны туачак иде. Шуның аркасында мәктәпләремездә мәгълүм бер тәрбия бирү ысулы фәгалиятькә чыгарылачак иде. Шуның хакында мәктәпнең укытуында, тәрбиясендә мөгаллим берлән баланың мөнәсәбәтендә, аналар белән мөгаллимнәрнең мөнәсәбәтендәге хәзерге гайре табигыйлек бетмәсә дә, бетәргә якынлашачак иде.
Мәктәп эшләренең эченә мәгълүм берлек кереп тә, мәктәпнең торышы, барышы иттифакый мөгаллимнең яхшылыгына, иттифакый мулланың тәрәкъкыйпәрвәр булуына, иттифакый авыл байгурасының укытуны яратуына, иттифакый мәхәллә халкының мөгаллимне яратуына, яратмавына баглы булмас иде. Мәктәпнең тәрәкъкый тәдәннисендә балаларның тәрбиясендәге шул «иттифакыйлык» бөтенләй үк бетмәсә дә, алтмыш процент кимер иде. Шуның аркасында милли тормышымызның иң зур нигезе булган мәктәпләремез киләчәгемезнең өмид бавы булган яшь көчләре- мезнең тәрбиясе әминиятле юлга куелыр иде.
Менә шул аяк баскан йирнең ныклыгы мөгаллим, мөгаллимәләрнең әхвале рухиясенә тәэсир итәр, мәскәнне үзен ныгытыр иде. Ул гына да түгел, мәктәп комиссиясенең шул планын татбикъ итәргә тотынганда, әлбәттә, иң зур манигълар булып мәйданга чыгачак шивә мәсьәләсе эш аркасында җиңелчәрәк хәл ителер иде. Шунда баш күтәрүе табигый булган Казан вә гайре Кавказ Кырым шивәләре арасындагы ихтиляф уңгайрак бер сатых өстен куела белер иде.
Иң зурысы – шөбһәсез, шул мәктәп тирәсендә Русия мөселманнарының бик күп матди-мәгънәви көчләрен җыя белүдер.
Мәктәп исляхы фикере ул вакытта һәркем өчен аңланган лозунг булганга, моның янында шактый зур матди көч җыярга мөмкин булачак иде. Уфадагы мөфти мәҗлесендәге дарелмөгаллимин сумасы, Казандагы Романов гаиләсе солтанәтенең өч йөз ел тулу мөнәсәбәте берлән эшләнәчәк гимназия мәсьәләсе моңгарга дәлил булса кирәк. Шуның өчен шул комиссия табигый тәрәкъкый иткәндә хәзер инде ун ел үткәч, полякларның школьная матсалары кебек биш-алты мең мәктәпне карый торган бер гыйльми җәмгыяте булыр иде. Шул гыйльми урыннарымызны туйдырыр өчен кыйраәт китаплары хәзерли торган, дәрес китаплары татбикъ итә торган зур гыйльми җәмгыятемез булыр иде. Шуларны йөзәр мең сум – тәңкәлек сата белә торган зур китап складымыз булыр иде. Шул эшкә идея ноктаи нәзары кушылганга, китапларымызның таратылуы, укылуы, хәзерге нисбәттән аз гына да утыз процент артыр иде. Ул гына да түгел, беренче елларда ук мөгаллим, мөгаллимәләргә ихтыяҗ бик зурлыгы хис ителгәнгә, дарелмөгаллимин, дарелмөгаллимат мәйданга килгән булыр иде. Ләкин миңа болар һәммәсе дә «иде», «иде» … Ул «иде»ләр бик күп инде.
Менә шул ун ел вакыт үткән бит! Ник сезнең теләгәннәреңезнең берсе дә вөҗүдкә чыкмаган, диячәкләр. Вә шул могарәзә дөрест кебек тә тоелачактыр. Ләкин моңгарга җавапны бераз калдырып торыйк. Әле дә шул мөселман җәмгыятенең мәдрәсәләр мәсьәләсенә күчик әле.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Кизүдәге мәсьәләләремез. «Сүз» газетасының 1915 елгы 16, 18, 22, 25 декабрь (2, 3, 4, 5 нче), 1916 елгы 2, 16, 24, 31 гыйнвар (7, 11, 14, 17 нче), 2, 6 март (28, 30 нчы) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган («Әле дә шул мөселман җәмгыятенең мәдрәсәләр мәсьәләсенә күчик әле» диелгән булса да, дәвамы күренмәде). Текст шуннан алынды.
Мәкалә турында «Вакыт» газетасында (1916 ел, 31 гыйнвар; үзгәртелмичә «Йолдыз» газетасының 5 февраль санында басылган) «Ш.К.» имзалы берәү болай дип язган:
«Кизүдәге мәсьәләләр» дигәч тә, мин Гаяз әфәнденең мәкаләләрен башта гади обывательләргә хас бер кызулык белән укырга керешкән идем.
Ләкин бераз соңрак мин аларны почтенный гражданнарга гына хас бер салкын канлылык вә җиддиять белән укый башладым, чөнки бу мәкаләләрдә һәммә әрсә табылырга мөмкин, тик обыватель өчен кирәк булган кизүдәге мәсьәләләр юк. Мәсәлән: кыйммәтчелек, спекуляция, утын кахтлыгы, азык кахтлыгы вә гайреләр.
Бәс, шулай булгач, табигый салкын канлылык настроениесенә бирелеп укый башларга туры килде.
Ләкин бу настроение дә озакка бармады. Чөнки Гаяз әфәнденең баштагы берничә мәкаләсен укыган чакта, аның җитди тонда язылуына бер дә шөбһә итмәдәгем хәлдә, алтынчы мәкаләгә йиткәч, күңел базарына шөбһә төште. Монда ул «юмор»га бирелгән төсле күренә башлады.
Бу мәкалә бер вакытлар Русия мөселманларының милли-сәяси бер партиясе сыйфаты белән оешып тамыр җәяргә теләгән «Мөселман иттифакы» белән ин- тернациональ яшьләр фракциясенең сыйфаты сөбүтия вә сәлбияләрен яд итүгә багышланган.
Ләкин боны укыганда әлеге ир уртасы гражданларга хас җитди настроение югала да китә. Ихтыярсыз рәвештә елмаерга мәҗбүр буласың.
Мәсәлән, фараз итеп караңыз: Тупчыбашев, мәрхүм Исмәгыйль бәй Гаспринский Мәдинәи Мөнәвәрәдән голүме исламия тәхсил кылып кайтканнар. Башларында кечкенә генә гарәп чалмалары, өстләрендә буйлы ефәк җәлләбияләр өстеннән киң җиңле гарәп җөббәләре, аякларында кызыл сәхтияннан эшләнгән үткен борынлы чарыклар. Шушы мөбарәк Мәдинәи Мөнәвәрә шәкертләре «Русия мөселманнары иттифакы» оештыру эше белән әвәрә булалар. Шәрекънең мәдрәсә күшәләрендә нихәтле хыялпәрәстлек мәүҗүд булса, болар һәммәсен диярлек үзләре белән алып кайтканнар.
Алар, әлбәттә, үзләре генә түгел. Байтак кына иптәшләре дә бар.
Мәсәлән, Бохараның Күкелташ мәдрәсәсендә тәхсил кылып кайткан Сыртланов, Акчурин, Тәфкилев кеби зур чалмалы, көнһ муллалар да әлеге эш артыннан йөриләр, ләкин, Гаяз әфәнде әйтмешли, бу Шәрекъ шәкертләренең төшенчәләре бик киң булса да, мәсьәләләрнең һичберсендә мәгълүм әсаслар куелмаган, аларның уйлары Шәрекънең матур күге, зөмред кебек диңгезе арасында уйланганга, бик күбесе хыял дәрәҗәсеннән иңдерелмәгән вә тормышка татбикънең ысулы уйланылмаган.
Менә инде шушы «Шәрекънең мәдәнияте черегән вакытындагы моральне сеңдереп кайткан» кешеләр «Мөселман иттифакы» партиясе оештырып йөргәндә, икенче бер фирка «яшь» халык хөррият фиркасе флагы астында йөриләр. Менә болар инде тегеләргә караганда бөтенләй башка халык! Болар, Гаяз әфәнде әйтмешли: «Русиядәге үзгәреш алдындагы сәяси тәрбияне күргәнгә (ә тегеләр әле ул чакта кайсы Мәдинәдә, кайсы Бохарада дини мәсьәләләр хакында ду күчереп моназарә кылышып яталар икән), рус әдәбияты аша шул вакыттагы икътисади уйлауны, вакыйгаларны мадди ноктаи нәзарыннан карауны кабул иткәннәр иде».
Болар һәммәсе диярлек зур тәҗрибәле, киң белемле, аек нәзарлы булып, теге Шәрекъ шәкертләре шикелле хыялга бирелмиләр, ни эшләсә дә белеп эшлиләр һәм дә тоткан юлларында сөбат күрсәтәләр.
Менә шунлыктан да, үткән ун ел эчендә теге хыялпәрәст иттифакчылар кайсы социалист, кайсы анархист булып беткән хәлдә, хөрриятче «яшьләр» үзләренең мәсләкләреннән зәррә кадәр дә читкә авышканлары юк. Алар һаман да «Берләшеңез, бөтендөнья эшчеләре!» шигаренә самими сәдакать саклыйлар. Әллә шушы яшьләр фиркасенә мәнсуб II Государственный Думага сайланган депутат хәзрәтләре һаман да Маркс, Каутский, Бебель вә Лассальләрдән башка һичбер авторитет игътираф кыйлмыйлар. Анысы шулай. Ләкин эшнең тагын икенче ягы да бар.
Гаяз әфәнденең бәянына күрә, мәзкүр ике фирканең берләшеп эш күрүләре дә мөмкин булган. Ләкин моңар һәм әлеге Шәрекъ шәкертләре – «иттифакчы»ларның хыялпәрәстлеге юл бирмәгән.
Мәсәлән, алар гомуми програмга: 1) Мисырда дини исляхат ясау; 2) Габдел- хәмиднең золымларына каршы тору; 3) Японияне мөселман ясау маддәләрен кертергә тырышканнар.
Яшьләр аны кабул итәргә тиеш тапмаганнар, әлбәттә.
Аерылышу шуннан соң булган дисезме? Юк шул, соңыннан маддәләргә дә күнмәкче булганнар.
Ләкин теге Шәрекъ шәкертләре во что бы не стало яшьләрдән аерылырга карар биргәннәр: иртәдән сәгать 10 да китәргә тәгъйин кылынган, «съезд» пароходына сәгать 9 да килгәннәр дә айда, бакалым!
Ләкин яшьләр дә «яр якасында» авыз ачып калмаганнар, бәләкәй генә бер пароход алганнар да, әйдә тегеләрне куарга… Пароходта тегеләр яшьләргә хуш кабул күрсәтсәләр, эшләрнең тагын да җайланып китүе бик мөмкин икән.
Ләкин Шәрекъ шәкертләреннән азмы-күпме нәзакәтле мөгамәлә көтәргә мөмкинме соң? Монда яшьләргә күрсәткән әллә нихәтле золымнар, әллә ничә төрле куркытулар ни Ходай үзенең дошманнарына да күрсәтмәсен, вәссәлам.
- Тыныңыз чыкты исә, шәһәрдән утыз-кырык чакрым йиргә китеп, далага ташлыймыз, –диләр икән.
Гаяз әфәнде әле монда барын да әйтеп бетерми, чөнки ул вакыйга хакында миңа байтак нәрсәләр ишетергә туры килде. Җөмләдән бере – нәкъ шушы сәгать 9 белән 10 арасында бер буксир пароходы болар яныннан үткән, менә шушы буксирның капитаны әйтә: «Карыйм-карыйм да, ул кенәзләр тулган пароходта эшләр яхшы күренми, шау-шу, кычкырыш бара», – ди. Шулай дигәнчә булмады ди. Ике кеше бер яшь егетне берсе – аякларыннан, берсе башыннан тоттылар да, селтәп торып, суга ыргытып та йибәрделәр ди! Мескинне чак-чак кына коткарып калдык ди.
Капитанның тәгърифенә күрә, мәзкүр троеның икесе, ягъни ыргытучылары Тупчыбашев белән мәрхүм Гаспринскийга тугры килә. Өченчесен исеме, фамилиясе белән үк атап әйтсә дә, мин бу урында белдерүне уңайсыз табам. Чөнки Гаяз әфәнде бу вакыйга хакында бөтенләй сөкүт кылырга тиеш тапкан…
Эшләр бу дәрәҗәгә йиткәч, табигый, аерылмаска хәл калмаган була. Ләкин монда бик кызык бер хәл бар ки, ул да «иттифакчы»лар белән «хөрриятче»ләрнең аерылуы түгел, бәлки, «Берләшеңез, бөтендөнья эшчеләре!» лозунгына ябышкан яшьләрнең милләтчелек шигарен тоткан «иттифакчы»лар арасында чуалып йөрүләре! Гаяз әфәнде «таңчы»лык, «уралчы»лыкның мәйданга чыгуына фәкать «иттифакчы»ларның сүэ мөгамәләләрен сәбәп итеп күрсәтә икән, анысы, әлбәттә, үз файдасына булып чыкмый, һәрхәлдә, добродушный «иттифакчы»:
– Мин үзем сине элеккеге гөнаһларың өчен азрак кыздырып аласы иде, ә син үзең үк өлгердең, хәерле булсын, – дисә, урыны бар».
1 Хәзрәти Гайсә галәйһиссәламнең хәвариюны – Гайсә пәйгамбәрнең (Иисус Христосның) унике ярдәмчесе (апостоллары). Ислам диненең башлангыч елларында Мөхәммәт пәйгамбәрнең дә иң якын 12 ярдәмче-юлдашларын хәвариюннар дип атаганнар.
2 Лютер . Мартин Лютер (1483–1546), Германиядә Реформация эшлеклесе, католиклык диненең төп догматларына каршы чыккан кеше.
3 Жан Жак Руссо (1712–1778) – француз язучысы, философ, рәсми чиркәүне, динне башка диннәргә карата чыдамсызлыгы өчен тәнкыйтьләгән.
4 Монтескье– Шарль Луи Монтескье (1689–1755), француз мәгърифәтчесе, философ, язучы.
5 Юнанстан – Грециянең зур өлеше; 1453–1821 елларда Госманлы империясе (Төркия) составында булып, 1814 елда барлыкка килгән оешма 1921 елда грекларның милли азатлыгы өчен восстание күтәргәч, империядән аерылып чыга.
6 Болгар кәмитәчеләре – Дунайдагы Болгария XV гасырдан XIX гасырның икенче яртысына кадәр Госманлы империясе составында була; 1869 елда илдә Болгария инкыйлабы Үзәк Комитеты җитәкчелегендә милли-азатлык восстаниесе күтәрелсә дә, Болгария 1908 елга кадәр Төркиягә вассал дәүләт булып яши.
7 Насыйрилар, Мәрҗаниләр, Исмәгыйль бәкләр – Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспринскийлар турында сүз бара.
8 …киләсе мәкаләдә озайта төшәрмез. – Моннан соң мәкаләнең «Сүз» газетасында 1915 елгы 22 декабрьдә басылган өлеше башлана.
9 Мәкәрҗәнең беренче съезды – «Иттифакы мөслимин» («Мөселман иттифакы») партиясенең I съезды Мәкәрҗә ярминкәсе вакытында 1905 елның 15 августында үткәрелә.
10 «Иттифакчы»лар таифәсе – Исмәгыйль Гаспринский, Галимәрдан Тупчыбашев, Әбүсогуд Әхтәмов, Габдерәшид Ибраһимов кебек җәмәгать эшлеклеләре күз алдында тотыла.
11 «Хөрриятче»ләр – 1904–1905 елларда Казанда башлап йөрүчеләре Г.Исхакый, Ф.Туктаров булган татар яшьләренең яшерен оешмасы «Хөррият» исемле җилем басмада газета чыгарган.
12 Рәшид казый– Габдерәшид (Рәшид) Ибраһимов.
13 Исмәгыйль бәк – Исмәгыйль Гаспринский.
14 Галимәрдан бәк – Галимәрдан Тупчыбашев.
15 Идел буе мөфтилеге – Оренбург мөселман Диния нәзарәте (Мәхкәмәи шәргыя, Диния нәзарәте) турында сүз бара.
16 Мисырның дини исляхияте – Мисырда ул елларда дини реформалар үткәрүгә омтылышлар ясала.
17 Габделхәмит золымы – Госманлы империясенең 1876–1909 еллардагы солтаны Габделхәмит башта Конституция кертә, ләкин тиздән аның нигезендә оештырылган парламентны тарата, илдә деспотик режим (золым) урнаштыра. 1908 елда яшь төрекләр инкыйлабы басымы астында Конституцияне яңадан торгызырга мәҗбүр була. Төркиядәге хәлләр татар вакытлы матбугатында да чагылыш тапкан (мәсәлән, Габдулла Тукай иҗатында).
18 Җамалетдин әл-Әфгани– 1839–1897 елларда яшәгән дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөселман исляхчысы. 1869 елга кадәр Әфганстанда яши, аннары чит илләрдә (Һиндстан, Мисыр, Иран, Россия, Франция, Англия, Төркия) эмиграциядә була, Төркиядә үлә (1944 елда аның сөякләре Кабулга күчерелгән).
19 «Бөтенрусия мөселман иттифакы» – «Иттифакы мөслимин» партиясе турында сүз бара.
20 «уралчы»лар – 1907 елның 4 гыйнварыннан 27 апреленә кадәр Оренбургта социал-демократик позициядәге «Урал» газетасы чыгарылган. Нашире – Тимерша Соловьев (соңрак Гомәр Терегулов), мөхәррире – Хөсәен Ямашев. Газетаның фактик җитәкчеләре – Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов; газета хакимият тарафыннан туктатыла.
21 Мамай заманында, Туктамыш вакытында . Мамай (?–1380), әмир, Алтын Урданың Көнбатыш олысы идарәчесе, рус тарих фәнендә Куликово янындагы сугышны китереп чыгарган дигән фикер урнашкан; Алтын Урданы бүлгәләп, аерым өлешен үз кулына алырга омтылган.
22 Пәйгамбәр заманасында – Мөхәммәт пәйгамбәр заманасы – VI гасыр азагы һәм VII гасыр башлары истә тотыла.
23 Сәхабә кирам чагында – Мөхәммәт пәйгамбәрнең замандашы булып, аны күргән хөрмәтле кешеләр яшәгән вакытлар турында сүз бара.
24 17 октябрь Манифесты – эшчеләрнең сәяси күтәрелешеннән куркып калган патша Николай II 1905 елның 17 октябрендә Манифест игълан итәргә мәҗбүр була. Анда кайбер гражданлык иркенлекләре, Дәүләт Думасы чакыру вәгъдә ителә.
25 «таңчы»лар – рус социалист-революционерлары йогынтысында булган, «Таң йолдызы» газетасы (1906) тирәсендә тупланган төркем (башлап йөрүчеләре – Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров, Сәгыйть Рәмиев, Шакир Мөхәммәдъяров), 1907 елда төркем таркала.
26 «Дин вә мәгыйшәт» – 1906–1918 елларда Оренбургта чыккан атналык дини, фәнни, әдәби һәм сәяси журнал (башта «Дөнья вә мәгыйшәт» исемендә була). Редакторлары – Заһидулла Хәйруллин һәм Фәезхан Даутов, нашире – Мөхәммәтвәли Хөсәенов.
27 «Шәкертлек» исемендә махсус бер җәмгыять – 1901–1904 елларда Казанда яшерен эш алып барган татар яшьләре түгәрәге.
28 «Тәрәкъкый» журналлары . Казан Татар укытучылар мәктәбе укучыларының кулъязма газетасы (1895–1900; башлап йөрүчеләре – Г.Исхакый, Ф.Туктаров, С.Максуди, Г.Терегулов).
29 озын күзле Йосыфлары – сүз Йосыф Акчура турында бара.
30 6 нчы елда Мәкәрҗә съездына – «Иттифакы мөслимин»нең өченче съезды Мәкәрҗә ярминкәсендә 1906 елның 15.21 августында уздырылган.
31 «Таң» таралган бер гәзитә – газетаның төгәл исеме . «Таң йолдызы»; ул 1906 елның 18 маеннан 16 ноябренә кадәр нәшер ителгән.
32 Өченче Дума … мөселманнар аз кертелде. – Думага сайлаулар турында 1907 елның 3 июлендә чыгарылган яңа закон нигезендә III Дәүләт Думасына нибары 10 мөселман депутаты үткән.
33 Икенче Мәкәрҗә съездында – «Иттифакы мөслимин»нең икенче съезды 1906 елның 13.23 гыйнварында Петербургта уздырыла. Анда партиянең Уставы һәм 23 пункттан торган Программасы кабул ителә, съезд Дәүләт Думасына сайлауларда кадетларга кушылуны яхшы дип таба.
34 Габдулла Бубый берлән Садри әфәнде Максудига башкаларын… – күренекле педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Буби (1871.1922), 1906 елның язында хаҗдан кайткач та, милли азатлык хәрәкәтенә катнаша башлый. Ул «Мөселман иттифакы» партиясенең III съездында (1906 ел, август) мәктәпләр һәм партиянең программасын эшләү комиссияләрендә эшли, берничә мәртәбә съезд утырышларында чыгыш ясый, партиянең Үзәк Комитетына әгъза булып сайлана. Съезддан соңгы елларда да партия программасында урын алган карашларга тугрылыклы булып кала. Адвокат, атаклы җәмәгать эшлеклесе, «Мөселман иттифакы» партиясенең лидерларыннан Садри (Садретдин) Максуди (1878–1957) партиянең III съездында Үзәк Комитет составына сайлана, II һәм III Дәүләт Думалары депутаты буларак та татарларның иҗтимагый тормышында зур роль уйный.
Вөҗдане миллиямез, намусы динимез – милли вөҗданыбыз, дини намусыбыз.
Могыйнеңез – ярдәмчегез.
Зыяфәт – кунак итү.
Гадид – сан.
Мөттәфикъ – берләшкән.
Могарәзәләр – каршы килүләр.
Иштиракь итсә – кушылса.
Мохалифнең – каршы килүченең.
Манигълар–тоткарлаучылар.
Тәгассыб – фанатизм.
Гая – төп теләк.
Истимна – буш сүз.
Җилд-җилд – том-том.
Мәзһәб – тоткан юл.
Әнсарилар – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ярдәмчеләре, аның белән бергә Мәккәдән Мәдинәгә китүчеләр.
Әсхабе кирам – хөрмәтле сәхабәләр.
Әрбабы – әһелләре.
Гам – гомуми, уртак.
Вилаятьләреннән – өлкәләреннән.
Тәэсис ителгән – оештырылган.
Гизле – яшерен.
Гаммәнең . массаның.
Зирәһлесе – күбә, калканы.
* Ислам тарихында зәгыйфь иманлы кешеләрне мөәлләфәтел-колүб диләр. – Г.Исхакый искәр.
Фисык-фәсад – имансызлык, бозыклык.
Салат, дин әхкяме – намаз уку, дин хөкемнәре.
Пәришан – таркау, һәлакәткә төшкән.
Мөхафәзә итү – саклау.
Тәхлил итү – анализлау.
** Гомумән, сүгү бер кешенең мөкатдәс бер нәрсәсен мыскыл итү булганга,ана мөкатдәс булмаган халыкларда ана сүгү юктыр. – Г. Исхакый искәр.
Һәйәтләрен – делегацияләрен.
Сәйяхларын – сәяхәтчеләрен.
Хазир булуларын – шунда булуларын.
Мокабил иттереп – алмаш итеп.
Тәэсис итү – төзү, ясау.
Истигъмаль ителә – кулланыла.
***Авторда – мешәннәрдер.
**** Бу мәсьәләне мин татар-мишәр дигән кирәкмәгән низагны күтәрер өчен башламыйм, татар мәдәниятчеләренең әхвале рухиясен аңлар өчен лязем тапканга шулай итәм. – Г.Исхакый искәр.
Мотлакан – һичшиксез.
Имкянда – мөмкинлектә.
***** Мәкаләдә «мишәр» дип татар хәятыннан читкә кагылган Сызрань, Тамбов, Пенза, Рязань халкы алынды. – Г.Исхакый искәр.
Тәләффызлары – әйтелешләре.
Мәгънәвиять – фикер.
Сәфәрбәрлек – мобилизация.
Хәвариҗ – хариҗи (сөнниләргә каршы булган дини агым вәкилләре).
Рәвафиз – рәфизыйлар (ислам динендәге бер агым вәкилләре).
Могтәзиләлек – мөселманнар арасында күпчелектән аерылып чыккан бер мәзһәб.
****** «Аллаһым, безне туры юлдан баручылар, бәхетлеләр һәм шәһитләр кыл»
дигән гарәпчә доганың ирония белән бозыбрак бирелеше.
Бади – сәбәп булучы
******* Өч номер «Хөррият» исемендә журнал чыккан иде. – Г.Исхакый искәр.
Иҗаби – әһәмиятле.
Сәлби – әһәмиятсез.
Хаттел-хәрәкәт – тоткан юл, тактика.
8* Болар кемнәр икәне мәгълүм булса да, хәзергә әле язу мәслихәт күрелмәде. – Г.Исхакый искәр.
Дәгъвәтнамә – чакыру кәгазе.
Фәгалиятькә чыга алмаенча – эшкә ашмаенча.
Нифак – икейөзлелек
Нәмаишларына – демонстрацияләренә.
Зөмбед – зөбәрҗәт.
Татбикъның – яраштыруның.
Сәбат – фикердә торучанлык, үзгәрмәүчәнлек, даимилек.
Могаризләр–оппонентлар.
Ноктаи нәзардан–караштан.
Гамил –фактор.
Уграшу – хисаплашу.
Харикылгадә – гадәттән тыш.
Мәхкүмияттән–хөкем астында торудан.
Фәүкылгадә –гадәттән тыш.
Мәхү итә – юкка чыгара.
Якүнесенең–йомгагының, барысының.
* Газетада: җыентасы.
Иллә ниһая – ахыр чиктә.
Әдъян – диннәр.
Мөҗәссәме – гәүдәләнеше.
Мөддәт – ара, вакыт.
Мөдафәгасе – каршылык күрсәтүе.
Иштиракь итсә – уртаклашса.
Батыйль – бозык, дөрес түгел.
9* Бәгъзе бер кешеләрдә шул язулар булса, тарихи документ иттереп сакланырга тиештер. – Г.Исхакый искәр.
Ганганәсендә – үткәнендә, традициясендә.
Хөдүдне– чикне.
Мәкруһ – читкә кагылган, тыелган.
Хатимә чикте – нокта куйды.
Зәмин – җирлек.
Мөҗәссәме – гәүдәләнеше.
Гаяи әмәле – төп теләге.
Заэләгә – әһәмияте аз булган нәрсәгә.
Хәляс – котылу, азат булу.
Мөнтәкыйд – тәнкыйтьче.
Тагун – чума авыруы.
Сарих – ап-ачык.
Дахили – эчке.
Вәкыфларның – җәмәгать файдасына тоту өчен бирелгән мал, милекнең.
Ихтиляф – каршылык.
Мөхафәзә итәргә – якларга, сакларга.
Табигъ итәргә – буйсынырга.
Гам – уртак.
Рәһбәрлек итү– юл күрсәтү.
Химаясенә – яклавына.
Ирад иттеләр – сөйләделәр.
Мөәссәсәләре –оешмалары.
Могарәзәләр итү – каршы килү.
Имкянына малик – мөмкинлегенә ия.
Фәгалиятькә чыгуы – эшкә ашуы.
Билфигыль – чынлыкта.
Мотабикъ –туры килгән.
Мөтәнасибтыр – тигездер.
Фигыльдә–хәрәкәттә.
Бәдиһиләрдән – ачык хакыйкатьләрдән.
Мөстәсна – тыш; чыгарылган.
Мәгъдүм – юк нәрсә.
Пирләремез – олугларыбыз.
Мәнсүблек – тартылу.
Илә ахириһи – һәм башкалар.
Мөсагыйд –. мөмкинлек бирүче.
Тәдәннисендә–артта калуында.
Әминиятле –ышанычлы.
Мәскәнне–баскан урынны.
Ихтиляф – фикер башкалыгы.
Сатых – яссылык.
Наразыйлык – ризасызлык.
Лябед – үтә кирәк.
Истикъбалемез – киләчәгебез.
Кахтлыгы – кытлыгы.
Азык кахтлыгы – ачлык.
Сыйфаты сөбүтия вә сәлбияләрен – уңай, ышанычлы һәм тискәре сыйфатларын.
Голүме исламия тәхсил кылып – ислам гыйлемнәрен өйрәнеп, укып.
Җәлләбияләр – озын күлмәкләр (ирләр өчен).
Сәхтияннан – нәфис күннән.
Күшәләрендә – почмакларында, аулак урыннарында.
Хыялпәрәстлек мәүҗүд булса –хыялга бирелүчәнлек бар булса.
Көнһ– монда: һавалы.
Әсаслар – нигезләр.
Зөмред – зөбәрҗәт.
Татбикънең – яраклашуның.
Сөбат – ныклык.
Сәдакать – турылыклылык.
Игътираф кыйлмыйлар – танымыйлар.
Сөкүт кылырга – дәшмәскә.
Сүэ –явыз.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 63-105.