МӘРХҮМ МӘДЪЯР ХӘЗРӘТ

(Истәлек)

 

Япониягә аяк басуымның икенче көнендә, 1933 елның 15 ок­тябрендә, мин мәрхүм Мәдъяр хәзрәтне1 беренче мәртәбә якын­нан таныдым. Ул көннең ахшамында Кобе җәмәгате минем ки­лүем мөнәсәбәте берлә мәктәп бинасында зур бер мәҗлес корган, вә монда мәхәлләнең карты-яше тупланган иде.

Мәдъяр хәзрәт, «Хуш килдегез!» нотыгын сөйләп, мәҗлесне ачты. Аның артыннан тагы берничә тәбрик сүзләре сөйләнгәннең соңында, мин, җавап бирүдән элек: «Бүгенге көн (15 октябрь) – безнең Идел-Урал тарихында кара бер көндер. Бу көннең тарихи фәҗагате шулкадәр зурдыр ки, бүгенге җилле-давыллы больше­визм дулкынының безне дөньяның дүрт почмагына тараткан ­ватучы, җимерүче көче бу тарихи көндәге безнең дәүләтебез ватылудан башлангандыр. Бу көндә нинди авыр вакыйга безнең халыкның башыннан кичкән соң?» – дип сөаль бирдем. Җәмә­гатьтән берәү дә җавап бирмәде. «1552 елда, бүгенге 15 октябрь көнендә, Казан ханлыгы рус тарафыннан җимерелгәндер. Безнең батыр бабаларыбыз кылычтан кичерелгән кеби, әбиләребез, ту­таларыбыз йә русларга кәнизәк итеп таратылган, йә үтерелгән­дер. Бөтен милли барлыгыбыз русның чабатасы астында тапталып, динебез, милләтебез, тарихыбыз мыскыл ителгәндер. Бу көн – олуг матәм көнебездер. Мин бу мәҗлесне шул милли барлыгыбызны саклау юлында шәһид булган бабаларыбыз, аларның артыннан барып, өч йөз сиксән ел милли барлыгыбызны яңадан яшәтү юлында шәһид булган каһарманнарыбызның рухына Коръән укып багышлауны риҗа итәм», – дидем.

Мәҗлес тынлыкка батты. Тарихи фәҗагатенең зурлыгы бары­сының да күз уңыннан кичеп, аның авырлыгы һәммәсен баскан кеби, ире-хатыны, яше-картының башлары иелде. Мәдъяр хәзрәт, Коръәнне тәмамлап, укыган Коръәнне шәһидләребезнең рухына кычкырып багышлаганда, шул фәҗагатьнең милли барлыгыбыз тарихындагы ролен дини, милли ноктадан ачып күрсәтеп, безнең милли голямабызга махсус бер караш берлә бөтен авырлыкны тасвир итеп: «Киләчәктә үз дәүләтебезнең тууына, яңадан истикълялебезнең кайтарылуына вә, шул юлда хезмәт итеп, һәм­мәбезгә туган илебезнең котылуын күрергә, милли вазифаларыбыз беткәннең соңында бабаларыбыз каберендә күмелеп, Казанны саклаган шәһид гаскәрләребез берлә бергә кубарылырга насыйп итсен!» – дип тәмамлады.

Минем килү көннәремә тәсадеф иткән бу тарихи көн Озак Шәрекъ хәрәкәтебездә зур бер роль уйнады вә шул Кобедагы 15 октябрь мәҗлесе Идел-Уралның кортылу тартышында үзе үк тарихи бер мәҗлес булып әверелде. Моннан соңгы сүзләребез һәммәсе шул тапталган илебезне коткару, мыскыл ителгән ди­ни, милли мөкаддәсатебезне яңадан үзенең хөрмәтле урынына йирләштерү мәйлендә булды. Вә шул мәҗлестән башлап бүгенге көнгә кадәр Кобе мәхәлләбезнең милли тартышыбызда уйнаган иҗаби ролендә Мәдъяр хәзрәтнең шәхсияте һәрвакыт туплаучы бер көч булып килүенә шаһид булдым.

Шул мәҗлестән берничә атна кичмәде, шул ук Кобе мәхәл­ләсенең яшьләре тарафыннан минем «Дулкын эчендә» исемле әсәремне сәхнәгә куюда2 бөтен мәхәлләнең карты-яшенең эше булып китте. Үзебезнең милли барлыгыбызны ниппоннарга танытуда бу театрның да әһәмиятен аңлап, ак сакаллы хәзрәтебездә шуны тулы чыгарырга бөтен көче берлә тырышты.

Милли хаиннар тарафыннан руслар берлә бергәләшеп, большевик акчасына ялланып кыйнаучы, үтерүчеләрне җыеп китергән 11 февраль вакыйгасына беренче реакцион ясаучы да Кобе булды3, вә монда да Мәдъяр хәзрәт, Токиога килгән һәйәтнең башында булынып, милли мәхкәмә эшенең4 дәвамында хөсне нәтиҗә бирүендә беренче рольне уйнап, безнең Идел-Урал истикъляль хәрәкәтебезнең бөтен халкыбызның йөрәгеннән чыккан зур бер милли, дини эш икәнен ниппоннарның хөкүмәт даирәләренә, ­матбугатына, әһле голяменә бик ачык күрсәтте. Токиодагы мө­һим-мөһим күрешүләрдә ак сакаллы хәзрәтебезнең кызу канлылык берлә милли, дини истикълялебезне саклауда сөйләгән сүзләре ниппон даирәләрендә зур бер тәэсир япты.

Озак Шәрекъта яшәүче чинлы, һиндлы, гарәбстанлы, иранлы, төркияле мөселманнарга безнең кортылыш тартышыбызның мәгънәсе бик тирән икәнлеген, бу теләк милләтебезнең яше-карты, сәүдәгәре, язучысы, эшчесе, дин галимнәренең уртак бер теләкләре икәнлеген ачык күрсәтте. Бу эш Мәдъяр хәзрәтнең үзен дә табигый рәвештә бу тарафның Идел-Урал төрекләренең дини башлыклары дәрәҗәсенә менгерде. 1934 елның май аендагы Кобедагы тупланган «Беренче корылтай»5 үзеннән-үзе милли-дини төсне алды. Үзеннән-үзе дини мөәссәсәләребезнең башына Мәдъяр хәзрәт рәис итеп сайланды. Үзеннән-үзе Ерак Шәрекъ мәркәзебез Милләт Мәҗлесебез тарафыннан сайланган Милли Идарәбезнең бер күчермәсе вазгыятен алды.

Бер тарафтан, русчы милли хаиннар берлә, икенче яктан, халкыбызның аңламаган катлавы берлә тартыш алып бару көннәрдә дә Мәдъяр хәзрәт үзенең алган урыныннан кыймылдамады, төп милли юлдан язмады.

Мукденда тупланган Бөтен Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының корылтае Мәдъяр хәзрәтне мөфти итеп сайлады. Манҗу-Го хөкүмәте берлә сөйләшәчәк һәйәткә әгъза итеп тә тәгъйин итте. Без аның берлә бергә Манҗу-Гоның баш назыйрын6, мәгариф назыйрын, гаскәри баш команданлыкны бергә-бергә зиярәт иттек, бергә-бергә үзебезнең милли теләкләребезне аңлаттык.

Бүгенге дөньяның авырлыгы эчендә төрле-төрле, ваклы-кечекле интригалар дәвам итү арасында Ерак Шәрекътагы мәркәзләшкән милли-дини тормышыбызның аксамаенча, милли юлыннан тайпылмаенча баруында мәркәзи башкарманың билфигыль эш алып баручыларының каһарманлыклары, милләтче сәүдәгәрләребезнең фидакярлекләре бик зур урын тоткан кеби, дини мөәссәсәбезнең башында милли-дини мөәссәсәләребезне бергәләп алып барырга тиештер дигән игътикадта булынган Мәдъяр хәзрәтнең торуы да мәгънәви берлекнең саклануында зур роль уйнады; халкыбызның үз мәркәзенә садыйк калуының сәбәпчеләреннән зур бер сәбәпчесе булды.

Мәдъяр хәзрәтнең беренче күрешү мәҗлесебездәге догасындагы «Һәммәбезгә азат, котылган илебезгә кавышырга насыйп итеп, әҗәлебез килгәндә, бабаларыбыз туфрагында, иманыбыз юлдаш булып, җан бирергә, Казанны саклаган шәһид гаскәрләребез бер­лә бергә кубарылырга язсын!» дигән догасының беренче өлешен үзе тере күзе берлә күрә алмады; илебез Идел-Уралның азатлыгын күрүне мәхәлләсенә васыять итеп калдырды. Бу авыр көннәрдә милли-дини тартыш сафын ташламаенча, тартыш сафында милли-дини гаскәр сафында вафат иткән хәзрәтебез, Ерак Шәрекъ мөфтиебез, шөбһәсез, илебезнең истикъляле өчен корбан киткән шәһидләребез берлә бергә шәһидләр сафында кубарылачактыр. Вә дөньяда калганнар берлә истикъляль тартышында мәгънән һәрвакыт бергә булачактыр. Тәңре җирен оҗмахтан кылсын!

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Фәҗагате – трагедиясе, фаҗигасе.

Истикълялебезнең – бәйсезлегебезнең.

Тәсадеф иткән – туры килгән.

Озак Шәрекъ – Ерак Шәрекъ.

Милли мөкаддәсатебезне – бу урында: «иң кадерле милли хисләребезне» мәгънәсендә.

Мәйлендә – теләгендә, рухында.

Иҗаби – уңышлы.

Ниппоннарга – японнарга.

Һәйәтнең – комиссиянең.

Мәхкәмә – хөкем.

Хөсне – матур.

Әһле голяменә – гыйлем ияләренә.

Япты – ясады.

Мөәссәсәләребезнең – оешмаларыбызның.

Тәгъйин итте – билгеләде.

Зиярәт иттек – визит ясадык.

Билфигыль – чын, чынлап.

Игътикадта булынган – ышанган, инанган.

 

Мәрхүм Мәдъяр хәзрәт. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 8 – 9 нчы (август – сентябрь) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан ­алынды.

1 Мәдъяр хәзрәт – Мәдъяр Шәмгуни (1884 –1938), Ерак Шәрекъта төрек-татар милли хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе.

2 …минем «Дулкын эчендә» исемле әсәремне сәхнәгә куюда… – 1933 елның октябреннән 1936 елның 1 мартына кадәр Г. Исхакый Ерак Шәрекъта сәфәрдә була. Бу дәүләтләрдә мөһаҗирлектә яшәгән төрек-татарлар Г. Исхакыйның Ерак Шәрекъка килүен шатланып каршылыйлар. Аның пьесаларын сәхнәгә куялар. Кобеда көн күргән төрек-татарлар 1933 елда әдипнең «Дулкын эчендә» дигән әсәрен сәхнәдә уйныйлар. Хайлар һәм Мукденда – «Җан Баевич» (1934), Токиода «Зөләйха» (1933) пьесаларын Г. Исхакыйга күрсәтәләр. Аның бу әсәрләре ­беренче мәртәбә сәхнәгә шул дәүләтләрдә тамашачы хөкеменә тапшырыла.

3 …11 февраль вакыйгасына беренче реакцион ясаучы да Кобе булды… – 1934 елның 2 февралендә Токио Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте оештырыла. 1934 елның 11 февралендә яңа оешманың җитәкчеләрен сайлау көнендә җыелышка берничә рус кешесе белән Г. Корбангалиев килеп керә һәм Г. Исхакыйга һөҗүм ясыйлар. Бу вакыйга мөһаҗирлектә яшәгән төрек-татарлар­да гына түгел, рус булмаган башка милләтләр арасында да зур шау-шу тудыра.

4 …милли мәхкәмә эшенең… – Токиода 1934 елның 11 февралендә Г. Корбангалиев тарафыннан Г. Исхакыйга каршы һөҗүм оештырыла. Әлеге вакыйга мөһаҗирлектә яшәүче төрек-татарларны борчуга сала. Бу уңайдан Токио һәм Кобе шәһәрләрендә көн күргән милләттәшләр 11 әгъзадан торган Милли мәхкәмә (Милли суд) оештыра. Судның карары «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 5 нче санында нәшер ителә. Бу хакта тулырак мәгълүмат белән Г. Исхакый «Әсәрләр»енең 11 нче томына язган искәрмә һәм аңлатмаларыннан танышырга мөмкин.

5 1934 елның май аендагы … «Беренче корылтай»… – бу урында Г. Исхакый Япония һәм Корея дәүләтләрендә яшәүче төрек-татарларны берләштерүдә зур роль уйнаган, 1934 елның 9 –12 маенда Кобе шәһәрендә узган Беренче Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары корылтаен истә тота.

6 …Манҗу-Гоның баш назыйры… – 1932 елда Япониянең протектораты ­буларак төзелгән Манҗу-Тиго дәүләтенә Кытайның соңгы императоры Пу И (1906 –1967) император итеп билгеләнә. 1932 –1935 елларда премьер-министр вазифасын Кытай дәүләте һәм сәяси эшлеклесе Чжэн Сяосюй (1860 –1938) башкара. Бу вазифаны 1935 –1945 елларда кытай генералы Чжан Цзинхуэй (1871–1959) үти.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 130.

 

 

 

 

Җавап калдыру