Икенче гыйнварда идарәмезгә Казанның гәзитә вә журналларының баш мөхәррирләре имза иткән кыска гына бер мәктүб килде. Мәктүб Казан гәзитә вә журналларының 5 гыйнвар көнен милли матбугатымызның ун еллык бәйрәме көненә боруга карарларын белдертә вә безне дә иштиракькә чакыра иде.
Вакыт бик аз булганга, соңгы елларда татар тормышында туган көчләрнең иң зурысы булган матбугатның ун еллык үсүен күздән кичерер өчен хәзерләнү һич мөмкин булмаганга, без Казан иптәшләремезнең бу хәрәкәтләрен туйдан соң дөмбергә булган шул мәҗлескә дә вакытында дәгъвәтнамә җибәрә алмауларын яки җибәрмәүләрен фәүкылгадә бер хәйранлык берлән каршы алдык. Мәктүбне берничә мәртәбә укыгач та, чынмы, уенмы икәненә төшенә алмаенча, Оренбург, Уфа гәзитәләренең идарәләренә җаваплы телеграм биреп бәян сорадык. Уемызча, безгә килгән мәктүбнең гайне ул идарәләргә дә җибәрелгән булырга тиеш. Аларда күптән шуңгарга хәзерләнү башланган булырга тиеш иде. Тагы безнең хөсне занымыз яңлыш чыкты. «Тормыш» идарәсеннән 4 гыйнварның кичендә, сезнең телеграмыңыздан соң катышабыз дигән мәелдә, «Вакыт»тан 5 гыйнварда, фикрән катышсак та, программасын белмимез, дигән мәгънәдә җаваплар алдык. Шул аңлашылмау аркасында номер хәзерләнүләргә дә кирәк булганга вә Мәскәүдә шул бәйрәмнең эшләренә дә хезмәт, гайрәт сарыф итәргә кирәк булганга аптырап калдык.
Татар матбугатына гаид уникенең берсе юк. Мәскәүдә мең бәла берлән номер хәзерләдек. Мең бәла берлән шул көнге ясалачак мәҗлесне оештырдык. Соңга калып матбугат бәйрәмендә бурычымызны үтәмәенчә калмыйк дип, курка-курка, матбугат иптәшләремезгә тәбрик телеграммалары, котлаулар җибәрдек вә, шул көнгә бөтен хезмәтчеләремезне эштән бушатып, бәйрәмнәргә керештек.
Күңелемездән үземезнең шулкадәр соң белүемез аркасында Казандагы кебек тантаналы мәҗлес, Оренбургтагы кебек әдәбият бәйрәмен хәтердә калдыра торган зур вакыйгалы утырыш, Уфадагы кебек бөтен милли хәятымызда таныш булыр дәрәҗәдә эшләтелгән зур тәшәббесләргә иштиракь итә алмавымызга, Мәскәүдәге көчләрне шул милли эш янына җыяр дәрәҗәдә вакытымыз булмауга вөҗданән газапланып, бәйрәмне, мәҗлесне үткәрдек.
Оят булса да әйтеп китик: безнең гәзитәмез дә татар матбугатында шактый урын тотканга, безнең язучыларымыз да татар матбугатының бисмиллядан бу көнгә кадәр матбугат уртасында эшләп килгәнгә1, бөтен Русия татары дөньясыннан телеграмнар, тәбрикләр дә көттек. Инде шактый вакыт үтте. Бөтен татар матбугатының 7 гыйнварда чыккан номерлары хәзер һәммәсе идарәмезгә килеп җитте. Һәммәсен күздән кичердек. «Вакыт» гәзитәсендә матбугат юбилейсы хакында «Сүз»нең телеграмына башка кыска бер хәбәр генә кертелгән2, «Тәрҗеман»да ләм-мим дип бер сүз язылмаган*. Кавказ гәзитәләрендә безнең тәбрикемез берлән соңга калган дәгъвәт кенә басылган. Казан гәзитәләре вә «Тормыш» кына, махсус ук булмаса да, берничә мәкаләне шул мәсьәләгә багышлаганнар4. Мәҗлесләрнең, утырышларның хисапларын без күрмәдекме, мәҗлесләр озаеп китеп, әрбабе каләм бик соңга калып язарга өлгермәдеме, 7 гыйнварда чыккан номерларына бернәрсә дә кертелмәгән. Безнең дуст-ишемез юкмы, безнең матбугат галәмендә урынымыз бик кечкенәме, һичбер шәһәрдән, һичбер җәмгыятьтән телеграм, тәбрик алмадык (идарәләр берлән алышканнар, әлбәттә, монда керми). Шул күңелсезлек[кә], матбугатка – шулкадәр авырлык берлән ун яшенә җиткән матбугатка . үзенең халкының, үзенең аңлы халкының бу кадәр салкын кан берлән каравына эчемез пошты, күңел рәнҗеде. Ләкин уйлый-уйлый торганның соңында шул хата үземездә, үз матбугатымызда, шул гөнаһ бөтен матбугат әһелендә икәнлеге фикеренә килдек.
Матбугат галәме татар тормышында никадәр зур урын тотса да, матбугат татарның бөтен мәдәни, милли эшләрендә никадәр авырлыклар күреп алга таба атласа да, мәгаттәәссеф, матбугат әһеле үзе-үзенең шул хезмәтендә вак-төяк мәсьәләләрдән үтә алмаган, мәгаттәәссеф, матбугат әһеленең бик күбесе үзенең шәхси файдасы берлән гомуми мәсьәләне аера алыр дәрәҗәдә үсә алмаган. Мөфтилек мәсьәләсендә күрелгән бу хакыйкать тагы бер мәртәбә исбат ителде, мөфтилек мәсьәләсендә берничә гәзитәнең генә милли мәсьәләләрне киң иттереп аңлар дәрәҗәдә мания величиядән азат түгел икәнлеге күренде.
Матбугат мәсьәләсендә Казан гәзитә вә журналларының идарәләре гомуми эшләргә карауларына бик түбәндә икәнлекләре, матбугат бәйрәме кебек зур мәсьәләдә бер сүзгә килерлек, бергә хәрәкәт итәрлек, иң зурысы . шул эшне эш иттереп, милли эш иттереп карарлык хәлгә килмәгәнлекләре беленде.
Матбугатның үзенең ун елында матди-мәгънәви генә түгел, үзенең бер көч булу ягыннан да һичбер төрле матди вә мәгънәви организациягә табигъ түгеллеге беленде. Матбугат әһеле арасында да, мәгаттәәссеф, башбаштаклык, падишаһлык сөрүе, матбугат әрбабының күбесе арасында да үз эшенә җитди карамау табигый булып киткәнлеге күрелде. Шуның өчен матбугат үз туенда мактаулы кыз кебек күңелсез хәлгә төшеп оялды. Инде шул йөз кызаруны өстемезгә алыйк та, моннан соңгы булачак гомуми эшләрдә бергәрәк хәрәкәт итәр өчен, мәсләк аермасы булмаганда, минем сул аягым ничек куша дигән кагыйдәне арамыздан бетерер өчен, ун елдан бирле халыкка дәрес-сабак өйрәтеп тора торган матбугат әһелен үземез организовать итик. Үземез үз арамызда йөретер өчен әхлакый-иҗтимагый кагыйдәләр ясыйк, шуларны матбугат тормышына татбикъ итүнең юлларын хәзерләү, матбугат әһеленең махсус җәмгыятьтә берләшүе, махсус кагыйдәләрне үзе өчен дә, рәфикы өчен дә, рәкыйбе өчен дә бер көчтәлеген тасдыйк итү берлән генә булачактыр вә шуның өчен әһле матбугатка күрешеп, үз хәлен кайгыртышу, үзенең эчтәлеге тормышына кагыйдәләр, кануннар кую . унберенче яшькә киткән татар матбугатының беренче иҗтимагый бурычыдыр.
Бу оятлы имтиханнан соң матбугат әһеле шуны аңларга тиештер вә шуны җитди иттереп мөзакәрә итәргә, «двадцать одно» мәҗлесләрендә генә түгел, махсус ясалган утырышларда мөзакәрә итеп булдырырга тиештер. Без тарафымыздан кечкенә генә булса да әһле матбугатның рәсми бер киңәш мәҗлесен ясауны мәслихәт күрәмез. Шуны булдырыр өчен хөкүмәт даирәләренә мөрәҗәгатькә вакыт җитте дип уйлыймыз вә бөтен бурычны да матбугат бәйрәмендәге гөнаһларның кәффарәте өчен Казан матбугат әһеле башларга тиеш дип ышанамыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Матбугат бәйрәме мөнәсәбәте берлә. «Сүз» газетасының 1916 елгы 14 гыйнвар (10 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …безнең язучыларымыз да татар матбугатының … эшләп килгәнгә… – «Сүз» дә, мәсәлән, Мәхмүтфуад Туктаров, Әхмәд Зәки Алиев, Г.Сөләйман, Ибнеәмин Әхтәмов, Нәҗип Гасрый, Шакир Мөхәммәдъяров, Кәрим Сәгыйть, Әхмәдбәк Салихов, Шакир Мостаев, Исмәгыйль Леманов, Гомәр Терегулов кебек язучы һәм журналистлар язышкан.
2 «Вакыт» гәзитәсендә … кыска бер хәбәр генә кертелгән… – Матбугат юбилеена караган хәбәрләр «Вакыт» газетасының 1916 елгы 5 һәм 9 гыйнвар саннарында «Дахили хәбәрләр» рубрикасында басылган, 9 гыйнвардагысында «Матбугат көне. Дахили Русиядә татарча гәзитә чыга башлавына 10 ел тулу мөнәсәбәте илә бәйрәм ясалырга тиеш булса да, фәүкылгадә әхваль сәбәпле бу бәйрәмне кичектерергә мәҗбүрият күрелгән…» дип әйтелгән. Газетаның 8 гыйнвар санында исә бер фирка (төркем, партия) Мәскәү мөселманнарыннан килгән телеграмма урнаштырылган. Телеграммада «Халкымызда аң вә миллият фикере уйлануда беренче гамәл булган милли матбугатымызның унъеллык дәвамы безне дә туган тел вә үз халкымызны сөяргә өйрәтте» диелгән була.
3 «Тәрҗеман»да … бу хакта мәкалә вә хәбәрләр күренде. – «Тәрҗеман» газетасының 1916 елгы 9 гыйнвар (6 нчы) санында «Х.С.» имзасы белән «Шималь төрекләре матбугаты илә ун сәнәлеге хатирәсенә япынмыш яуме махсус мөнәсәбәте илә исеме белән баш мәкалә 10 гыйнвар (7 нче) санында исә «Милли мәгыйшәт» рубрикасында «Йолдыз»ның 10 сәнәлеге» исемле кыска хәбәр басылган.
4 Казан гәзитәләре вә «Тормыш» кына, махсус ук булмаса да, берничә мәкаләне шул мәсьәләгә багышлаганнар. – Мәсәлән, «Тормыш» газетасының 1916 елгы 5 гыйнвар санында З.К.ның «Вакытлы матбугатымыз» исемле баш мәкаләсе һәм Фатих Сәйфи-Казанлының «Яз башы», Галиәсгар Гафуровның «Ун яшьлек матбугат» дигән мәкаләләре басылган.
Иштиракькә – катнашуга.
Дәгъвәтнамә–чакыру кәгазе.
Фәүкылгадә – гадәттән тыш.
Гайне – үзе.
Хөсне занымыз – изге ниятебез.
Мәелдә – теләктә.
Гаид – караган.
* Фәкать 9 гыйнварда чыккан номерда гына бу хакта мәкалә вә хәбәрләр күренде. – Г.Исхакый искәр.
Әрбабе каләм – каләм әһелләре.
Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы.
Табигъ түгеллеге – буйсынмавы.
Рәфикы – иптәше.
Рәкыйбе – конкуренты.
«Двадцать одно» – бу урында карта уенының отышлы бер төре истә тотыла.
Гөнаһларның кәффарәте – гөнаһларны йолу.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 116-118.