Бүген Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»сенең еллык җыелышы булачактыр. Бүгенге мәҗлестә Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»сенең идарәсе (правлениесе) үткән елда булган эшләр хакында үзен сайлаган кешеләр алдында хисап тотачак, бу көн «Җәмгыяте хәйрия»нең әгъзалары киләчәк ел өчен нинди изге эшләр эшләү тиешлеге хакында бер-берсе берлән сөйләшәчәк, бер-берсе берлән киңәш итешәчәктер. Бүген Мәскәү мөселман «Җәмгыяте хәйрия»сенең әгъзалары киләчәк елда эшләнеләчәк вә эшләнергә тиеш булган изге эшләрен берәм-берәм санап, шуларны тотарга идарәгә әмер бирәчәктер. Бу көн үк шул әгъзалар үзләре теләгән хәер эшләрне эшләр өчен, кемнең кулыннан киләчәген төшенеп, шул җәмәгать бурычын үтәр өчен идарәгә алты әгъза да сайлаячактыр. Киләсе елда «Җәмгыяте хәйрия»нең эшләячәк эшләре һәммәсе дә бу көнге җыелышның карары берлән генә эшләнәчәк булганга, бу көнге җыелышымызның «Җәмгыяте хәйрия»нең эшләве-эшләмәве, файдалы юлдан баруы-бармавы өчен бик зур әһәмияте бар. «Җәмгыяте хәйрия»нең киләчәк елдагы бөтен эшләре өчен мәсьүл бу көнге җыелыштагы әгъзалар булганга, алар алдында бик зур җәмәгать бурычы торадыр. Изгелек җәмгыятенең бөтен эше изгелек юлында булган кебек, анда хезмәт итүчеләр дә һәммәсе дә савап өчен генә эшләгәнгә, идарә әгъзаларымызны сайлаганда, мөмкин кадәр шул савапны күбрәк итәргә тырышучыларга вә үземезнең мөселман җәмәгатемезгә күбрәк ярдәмгә ашыгырга торучыларга күзне сала төшәргә тиештер. Җәмәгать хезмәтене фи сәбил Алла армый-талмый эшләргә хәзерләрне сай- ларга тиештер. Шөбһәсез, сайлау вакытында һәр әгъза үзенең вөҗданы алдында мәсьүл икәнен хәтереннән чыгармаенча, кодалык-кодагыйлык, дустлыкны, дошманлыкны онытып, җәмәгать хезмәте ягыннан гына карап шарга сузылырга тиештер. Иншалла, «Җәмгыяте хәйрия» әгъзалары кирәк, шул киләсе елның эшләячәк эшләрен уйлашканда вә кирәк, шул эшләрне эшләп дөньяга чыгаручыларны сайлаганда, үзләренең аңлы, белемле икәнлекләрен вә җәмәгать эшенең кая таба барырга тиеш икәнен күреп торганнарны күрсәтерләр.
Мәскәү «Җәмгыяте хәйрия»сенең башлануына шактый күп вакыт үткән булса да, әле бит җәмгыятьнең эшкә башлавы бик яңгыдыр. Шуның өчен аның бу көнгә кадәр иткән хезмәтләре никадәр кирәкле вә зур булса, киләчәктәге хезмәтләре тагы киңрәк, тагы зуррак булуы тиештер. Бу көнге көндә «Җәмгыяте хәйрия» бер мәктәп, бер кыйраәтханә, бер лазарет тәрбия итеп килә. Ул Мәскәүдәге фәкыйрь мөселманнарның күмелүләренә, аларның көн кичерүләренә зур ярдәм итә. Болар һәммәсе дә бик зур һәм дә бик кирәкле эшләрдер. Үлгән фәкыйрь мөселманны күмү бөтен Мәскәү мөселманы өстенә фарыз булган кебек, фәкыйрь картлар, карчыкларга ярдәм итү дә – боларның буры- чыдыр. Болар һәммәсе дә изге эшләр, саваплы эшләрдер. Ләкин киләчәк елның эшләре эчендә без үз тарафымыздан тагы да саваплы эшләрне күбәйтүне мәслихәт табамыз.
Мәскәүдә егерме-утыз мең мөселман бар. Мәскәү зур булганга, болар шәһәрнең төрле почмагына таралганнар. Боларның фәкыйрьрәкләре, көнлек хезмәт берлән яши торганнары балаларын-чагаларын ерак йирләргә мәктәпкә җибәреп йөртә алмыйлар, киемнәре булмый. Вагон вә трамвайга акчалары җитми, шуның өчен бу мөселман балаларының бик күбесе үзенең укый торган газиз бала вакытыны урамда уздыра. Дин, диният, әдәп вә инсаф өйрәнә алмый. Русларның урам малайлары берлән бергә булып, алардан үрнәк алып, бозылып чыга. Болар бер генә, ун гына булмаганга, боларның саннары көннән-көн артып торганга, «Җәмгыяте хәйрия» эшче мөселманнар күп йирләргә кечкенә-кечкенә генә мәктәпләр ачса иде. Безнең мөселман агай-эне никадәр фәкыйрь булса да, баласын-чагасын укытырга омтылып торганга, шөбһәсез, «Җәмгыяте хәйрия»гә шул тирәдәге йирле мөселманнар һәрвакыт ярдәмгә килер иде. Вә «Җәмгыяте хәйрия» кечкенә-кечкенә генә сумалар берлән елына өч-дүрт йөз сум акча чыгарып, йөзәр мөселман баласыны дини әдәп өйрәтеп, бик зур хезмәт иткән булыр иде. «Җәмгыяте хәйрия»нең ачылуыннан максуд мөселман халкының мәгънәви ихтыяҗларына ярдәмгә йитешү булганга, җәмгыять әгъзалары шул изге эшкә чын ихласлары берлән тырышсалар иде.
Икенче теләвемез – «Җәмгыяте хәйрия»нең үткән елгы мәҗлесендә һөнәр мәктәбе ачу хакында бер карар чыгарылган вә шуңгарга каратып шактый зур гына сума да билгеләнгән икән. «Җәмгыяте хәйрия»нең идарәсе, сугыш булу сәбәпле, шул карар-
ны дөньяга тудыра алмады вә шуның өчен шул суманы җәмгыятьнең фәүкылгадә җыелышында пансион ачарга тотарга рөхсәт бирде. Мәскәү кебек эшче мөселман күп йирдә мөселман балаларының һөнәргә өйрәнүе, өйрәтелүе, шөбһәсез, бик кирәкле эштер. Саваплы булуга башка бөтен мөселман халкы өчен файдалыдыр. Шуның өчен җәмгыять шул һөнәр мәктәбе мәсьәләсен дә яңадан кабартып, шуны эшләүне дә ашыктырса иде.
Өченче – җәмгыятьнең чыгышлары арасында укучыларымызга (ибтидаи мәктәпләрдәге фәкыйрь балаларга башка) ярдәм маддәсе бөтенләй юк. Бәлки, Мәскәүдә укый торган төрле мәктәпләрдәге мөселман шәкертләремез, мөселман студентлар, курсисткалары бик байлардыр, һичбер төрле ярдәмгә мохтаҗ түгелдер, алай булса, шатланудан бүтән эш калмый. Фәкать мохтаҗларына бирмәү гадәт ителгән булса, шөбһәсез, «Җәмгыяте хәйрия»нең зур кимчелегедер. Мәскәү кебек тормыш кыйммәт шәһәрдә урта сыйныф халыктан чыккан шул укучыларымыз ярдәмгә мохтаҗ булулары бик табигыйдер.
Петроград «Җәмгыяте хәйрия»се шул укучыларның уку хакын түләүгә һәр елны берничә мең сум акча сарыф итә. Оренбургта укучыларга «Ярдәм җәмгыяте» дигән аерым бер җәмгыять эш күрә. Бөтен шәһәрләрнең «Җәмгыяте хәйрия»ләре шул юлда бик күп мәсъраф тота. Мәскәүнең генә шуннан аерылып калуы, шөбһәсез, гайре табигый бер эш булганга, төзәтелергә, ислях ителергә тиештер.
Ахырдан, җәмгыятьнең әгъзалары шул мәҗлестәге сүзләр, планнарга өстән генә карамаенча, шуларны тикшерүне үзләренең милли бурычы санап һәрбер эшкә тавыш биргәндә, аңлап бирергә тырышса, вә бер фикергә кушылганда, каршы торганда, вөҗданнарының кушуына карап кына хәрәкәт итсәләр иде. Мәскәү өчен шул зур эштә, әлбәттә, Мәскәүнең могтәбәр мөселманнары барысы да хәзер булырлар дип ышанганга, аларны «килсәңез лә» дип чакырып торуны үзләре өчен түбәнчелеккә санаганга, шул могтәбәр әфәнделәрдән чын ихлас берлән эшләүләрен генә үтенәмез.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Тәяммем – (су булмаганда) кулларны туфракка сугып тәһарәт алу.
Кәффарәте булмаячагын – гөнаһтан арыныр өчен кылынган эш
булмаячагын.
Фи сәбил Алла – Алла юлында (түләүсез).
Кыйраәтханә – уку залы.
Мәсъраф – чыгым.
Мәскәү, 8 февраль. «Ил» газетасының 1915 елгы 8 февраль (71 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 20-22.