Гәзитәмезнең бу номерына дәрҗ ителгән студент Сәгыйд әфәнденең «милли оешу» хакындагы фикере1 искерми торган бер авыруымызны уятадыр. Ул да – нинди генә эш башланмасын, шул эшне алып барыр өчен ахырына кадәр көчнең җитмәве һәм төрле тарафта эшләнә торган милли-мәдәни эшләрнең бер-берсе берлән багланып бер эздән бармавыдыр. Безнең милли-мәдәни ихтыяҗларымыз күп булганга, болар һәрвакытта төрле тарафта татар тормышының өстенә чыгып торалар.
Кайвакытларда бик зур дулкыннар күтәрелеп, бөтен татар әфкяре гомумиясенең дикъкатен җәлеп итәләр: мөфтилек, идарәи рухания исляхы, мәктәпме, школамы мәсьәләсеме, фракциясенең сәясәте вә башкалар.
Кайвакытта татар тормышы өстендә шадралар гына чыгарып, кечкенә-кечкенә тавышлар гына куптаралар. Йирле земстволарга сайлаулар, җәмгыятьләрнең эшләре вә башкалар кебек, кирәк, зурлары, кирәк, кечкенәләре булсын, уятылган мәсьәләләрнең һич-берсе хәл ителә алмыйлар, сөйләнәләр-сөйләнәләр дә кизүдән чыгалар, модадан үтәләр. Тормыш эчендәге дулкыннар да үзләренең көчләрен тагы берникадәргә чикле эчләренә яшерәләр. Мәсьәлә һичбер төрле хәл ителмәенчә, яныннан үтәргә мөмкин түгел хәлгә керсә, төрле урынында төрле төстә хәл ителеп, милли берлегемезнең буявын көчсезләндерәләр*. Төрле вакытта төрлечә борып, аларның үсүләре, тәрәкъкый ителүләрендәге галяканы, мантыйкыйлыкны саклый алмыйлар. Милли үсүгә, милли тәрәкъкыйгә башбаштаклык зәһәрен сугаралар. Менә шул таркаулыкның тудырган уңгайсызлыклары, әлбәттә, көннән-көн күзгә ташлана барачактыр. Көннән-көн безнең хәзерге мәдәни, милли, сәяси эшләремезне бутаячактыр. Вакыт үткән саен киләчәкемезнең юлын төрлеләндереп, бөтен эшемез, идеалымызны буталгыч бер хәлгә китерәчәктер. Башбаштаклыкны коточкыч дахили дошман итеп арамызга утыртачактыр.
Шул хәзерге тарихи вакытларда яшәгәнемезне аңлаган көчләр, хәзерге вакытта ясалган кечкенә генә бер хаталар бик зур милли уңгайсызлыклар тудырачагын күреп торган куәтләр, милли да ирәләр, шул депутатларның кырык тырнагы арасына кермәс өчен, милли оешуга омтылырга тиеш иде.
Шул милли даирәләрдәге аңлы затлар, шул мәсьәләнең иң әһәмиятле эш икәнен белеп, милли алга китүемезнең, сәяси вә мәдәни эшләремездә өмидле нәтиҗә көтүемезнең беренче шарты, милли хәятымызның иманы иттереп карарга вә булдырырга тиеш иде. Ләкин, мәгаттәәссеф, шуны әле эшли алмыймыз. Сәбәпләре, әлбәттә, бик күптер. Ләкин факт факт көенчә кала.
Без әле һаман арпа камыры кебек, оешмаган көенчә селкенеп ятамыз. Шуның хакында үземезнең зур милли көчемездән халкымызның файдасы өчен энергия, гайрәт ала алмыймыз.
Бәхетле халыкларда милләтнең тарихи көпчәге әйләнә башлаган чакларда эш башында торыр өчен кечкенә булса да саф, пакь, идейный бер милли гөруһ мәйданда була. Вә шул идейный төркем, үзенең ышанган мәсләге берлән халкын җыеп, аның барырлык мәгънәви көче булып (мәсәлән, Япониянең, Финляндиянең XIX гасыр ахырындагы интеллигенциясе кебек) каһармананә эше берлән халкын мәгълүм тарихи юлга төртеп җибәрә.
Халыкның эчтәге көче хәрәкәткә килеп эшләргә башлагач, бу гөруһның халык күзендә игътибары, кыйммәте зур булганга, бөтен кечкенә көчләр беренчеләр салган сукмакны киңәйтергә тотыналар вә шул кечкенә милли эшне көчләндереп, табигый юлы берлән үстереп, олуг тарих юлына, бөтен халыкларның тартыша торган мәдәни хәят мәйданына алып чыгалар. Һәм дә эчтән ныгыган көенчә тышкы көчләр, чит көчләр дошман булып каршы алса да, сытылып китмәслек булып чыгалар.
Менә мондый «милли оешу» һәм дә югарыдан түбәнгә таба милли оешу бик бәхетле халыкларга гына тугры килә. Эчендә бик – бик күп көчләр сакланып яткан яшь халыкларда гына була ала.Менә бездә дә шул мәсьәлә мөмкин кебек иде, безнең дә эчемездә табигый булган берлек бар кебек иде.
Шуның өчен бездә дә шул «югарыдан оешу» булыр кебек, хәерле нәтиҗә бирер кебек иде. Без дә үземезнең сәяси агышымызда, үземезнең мәдәни үсүемездә бер үзәктән барырмыз кебек иде. Мәгаттәәссеф, бу эш без теләгәнчә чыкмады. Мәгаттәәссеф, халкымызның эчендәге берлеге читтән кысылып кына ясалганлыгы, читтән тарттырган кыршау берлән генә берләндерелгәне мәгълүм булды. Безне кыскан кыршау шартларга өлгермәде, без кырык тарафка чәчрәп киттек. Кырык якта «Мин генә!» дигән лозунг берлән эшкә тотындык вә шул «Мин генә!»ләр вакыт узган саен күбәя-күбәя, элгәре шәһәрләрдә генә «Мин генә!»ләр башланды. Аннан соң мөселман күбрәк һәммә авылларга таралды. Хәзер инде «Мин генә!» дигән олуглар берлән Русия мөселманнарының бөтен авылы, бөтен мәхәлләсе тулган.
Менә шул «Мин генә!»лек, «мин-минлек» – бу көнге көндә безнең иң зур иҗтимагый авыруымыздыр. Менә шул «мания величия» хасталыгы . бөтен эшемезгә зарар итә торган, тормышымыздагы иң зур гамилдер. Әлбәттә, эш башындагы «олуглар»ымызның да куәи мәгънәвияләре кечкенәлеге, аларның да мәгълүм бер идея берлән янмаулары, мәгълүм бер мәсләкне үзләренең иманнары ясамаенча, бик гакыллы булган булып мәнфәгать кушулары шул банкротлыкка сәбәп булгандыр. Ни булса да булган, бу берлек банкротлыгы . хәзер булган бер эштер.
Шуның өчен киләчәктәге тормыш дулкыны килгәндә юылып ыргытыласымыз килмәсә, икенче төрле «берләшү» юлын кара- маенча мөмкин түгелдер. Ул да . «түбәннән берләшү», халыкның яшәгән урынында, күплекле шәһәрләрендә, авылларында, милләтнең төрле икътисади бүлекләрендә аерым-аерым укыган пакь халкымызның күбрәк көчен сарыф итеп, шуны милли бер кальга хәленә китерүдер. Шуның өчен милли көчләремезне хәзерге көндә югарыдан берләшү фикеренә корбан итмәенчә, һәр шәһәр, өязнең мәдәни юлына тотарга тиештер. Оренбург үзенең земствосындагы милли хезмәткә иманлы бер кешене чакырырга вә шуң- гарга ярдәм итешүне иң зур мәсьәлә санарга тиештер. Уфасы үзенең мәктәп эшләрен рәтләвенә бөтен дикъкатен сарыф итәргә тиештер. Казаны тагы шулай, болар артыннан, әлбәттә, төрле авыллардагы төрле милли җәмгыятьләр, милли көчләр, иң әүвәл үз вазифалары аяк баскан урыннарын ныгайту икәнен сизенеп, шуңгарга тотынырга тиештер.
Менә шул төрле йирләрдәге җәмгыятьләр, милли даирәләрдән табигый үсешкән көчләр генә киңәя-киңәя шуларны берләштерү юлына керергә тиештер. «Түбәннән оешу» да халыкның үзенең аңы, дәрте, гайрәте берлән эш ителәчәк булганга, шул оешу мәйданга килгәндә, шөбһәсез, югарыгы даирәләремездәге затларымыз да хәзерге кебек елак булмаенча, чын эшлекле кешеләр булачаклардыр.
«Түбәннән оешу» башланганда, йирле халыкның оешкан каны, акрынлап-акрынлап языла килеп, җәмәгать эше халыкның үзе эше булып калачактыр. Бу көнге көндә җәмәгать эшенә «эшсезләр эше» дип, «кәчемәгән йирне кашу» дигән ялган фикер дә бетәчәктер. Шуның өчен без бөтен Русиягә таралган саф, пакь көчләргә утырган урыннарында милли оячыклар ясауны хәзерге тарихи көннәрнең фарызы дип беләмез вә киләчәгемезнең өмиден шул яшь көчләрнең саф эшләренә иманлы, мәсләкле булуына гына баглый аламыз. Вә шуның өчен үземезнең югарыдагы милли даирәләремезне күздә тотсак та, бөтен гайрәт, бөтен энергияне шуларга сарыф итү дип урынсыз дип беләмез.
Ителәчәк гайрәтләр, матди ярдәмнәр нәтиҗәсез калмаса да, алар йирле көчләрне зәгыйфьләндерү юлында булмаска тиеш дип уйлыймыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мәскәү, 20 гыйнвар. «Сүз» газетасының 1916 елгы 20 гыйнвар (12 нче) санында имзасыз гына басылган. Текст шуннан алынды.
1 … студент Сәгыйд әфәнденең «милли оешу» хакындагы фикере… – Мөхәммәдсәгыйд (Сәгыйд) Янгалычевнең мондый фикерләре «Фракциягә ярдәмме милли оешма?» исемле мәкаләсендә чагылыш тапкан. Анда Думаның мөселман фракциясенә ярдәм өчен төзелергә тиешле милли оешма турында сүз бара. Бу хакта күп тапкырлар сөйләнелсә, язылса да, эш шуннан узмый кала. Баштарак матбугатта әлеге эш өчен һәр шәһәрдән берәр кеше бирергә кирәк дигән тәкъдимнәр күренсә дә, мәкалә авторы бу фикер белән килешеп бетми. Болай эшләгәндә кечкенә шәһәрләр һәм зуррак авыллар читтә калачагын белдерә. Бүгенге көндә Русия мөселманнары арасында элемтә юк, «Русиянең бер очындагы мөселманнар эшләгән эшләр икенче очында беленми калалар. Эчке Русиядә тор- ганнар, без Себердә торганнарыбызның уку эше ничек, көн күрүләре ничек, сәүдә эшләре ничек икәнлеген һәм нинди ихтыяҗлары кизүдәлеген белмибез…» дигән фикер белдерә. Мәкалә авторы фракциягә ярдәм өчен оешма төзүне төрле авылларда, шәһәрләрдә эшләп килүче җәмгыятьләрдән көтә. Петроград җәмгыяте яки Думадагы мөселман фракциясе әлеге җәмгыятьләрнең съездын үткәрү инициативасын үз кулына алырга тиеш. Әлеге съезд нәтиҗәсендә милли мәсьәләләр тикшерелеп фракциягә ярдәм өчен тиешле сандагы кеше дә калдырылыр дигән фикердә тора.
* Авторда: көчләндерәләр.
Галяканы – бәйләнешне.
Дахили – эчке.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 123-125.