МИЛЛИ ДӘГЪВАБЫЗНЫҢ ПРИНЦИПЛАРЫ

Безнең мөһаҗәрәттә алып бара торган милли дәгъвабыз мөһаҗәрәттә генә туган эш түгелдер. Бу – безнең бабайларның Казан ханлыгы руслар тарафыннан җимерелгәннең соңында бервакытта да туктап тормаган милли тартышыбызның дәвамы гынадыр, без мөһаҗәрәттәге милли тартышыбызның юлбашчы ихтиляльдән соң халкыбызның үз теләге белән үзе сайлап, үзе корган Милләт Мәҗлесебезнең карарларыдыр. Кыйблабыз да шул – Милләт Мәҗлесебезнең тәгъйин иткән үзебезнең үзлегебезне, барлыгыбызны саклап, бөтен халкыбызны милли гая әтрафында, милли мәүҗүдиять итеп, үз башына сәяси бер барлык тудырырга омтылуыбыздыр. Милләт Мәҗлесе, Русия ихтиляленең кануни юллардан йөрүенә ышанган бер мөәссәсә булганга, бу эшне тәдриҗи сурәттә эшләр өчен, бу хәрәкәтебезне берничә баскычка бүлде. Боларның һәммәсен дә һичбер мөнакашә кабул итми торган, һичбер дуст, дошман арасында киметелми торган итеп, милли-мәдәни истикълялебезне беренче итеп куйды: культур ис­тикълялебезне игълан итте вә аны гәүдәләндерүнең кануннарын­ төзеде. Икенче баскыч итеп илебез Идел-Уралның дәүләт төсендә­ гәүдәләнмәсене куйды. Вә моны да тәдриҗи рәвештә истикъляль­гә барып чыгачак төстә итеп, аерым гаскәрен, аерым һәйәтләрен төзеде. Аерым хариҗи вә дахили сәясәтенең юлларын сызды.

Рус башбаштаклыгыннан туган рус большевизмасы илебезне дә каплап китмәгән булса иде, бу көн без дә мөстәкыйль милли дәүләт тормышы белән яшәүче Финляндия, Эстония кебек сәяси бер милли дәүләт тормышыны кичерер идек. Һәммә­без дә бабаларыбызның кабере янында яшәп, көчебез, кодрәте­без кадәри илебезнең уңышына, халкыбызның бәхетле булуына тырышып ятар идек.

Большевизм дулкыны безне чит илләргә атты. Русның алпавытыны, фабрикантны, генералны, залим түрәсене үзләренең халыкларына зарар иткән өчен, рус халкының бер өлешене читкә атты. Безне, милли барлыгыбызны саклап, руслыктан башка тормыш белән яшәргә теләвебез, халкыбызны коткарырга тырышуыбыз өчен, халкыбыздан безне аерыр өчен, шул ук руслык читкә атты. Илебездә калган халкыбызның Милләт Мәҗлесе нигезендә тормышны гәүдәләндерергә, бөтен имкянене бетерде.

Без үзебез илебезне ташларга мәҗбүр ителсәк тә, рухыбыз илебездә калды. Халкыбыздан көчләп аерылсак та, халкыбызның күңел теләге, өмиде даимән безнең белән бергә булды, берләште. Ул безгә үзенең күңел теле белән үзе анда эшли алмый торган милли вазифаларын йөкләде. Вә безгә милли тартышыбызның киң илләрдә дәвалы иттерелүене өстебезгә милли бурыч итеп куйды. Без дә, мөһаҗәрәттәге Идел-Урал төрек-татарлары, халкыбыз, туган илебез белән багланышыбызны дәвам иттереп, аның теләкләрен күңелебез белән сизеп килгәнгә, аның «Иман, тончыгып үләм, коткарыгыз, коткарыгыз!» дигән аһына, зарына сәерче булып кала алмадык.

Үзебезнең танылмаган, белмәгән чит илләрдә тормыш кө­түебезнең авырлыгы астында да кардәшләребез, туганнарыбыз­ның, сөекле илебезнең кайгысын, дәрден онытмадык. Яшәгән илләребезнең хөрриятеннән файдаланып, руслыкның больше­виклык ЧКасы, жандармасы юклыгыннан истифадә итеп, хал­кыбызның күңелендәге милли теләгене киң итеп ачтык, милли байрагыбызны бөтен милләт балалары күрерлек итеп югарыга күтәрдек. Милли истикълялебезне бөтен күршеләребез хөрмәт итәрлек булсын өчен, аның яшәвенә, үсүенә, киңәюенә, зураюы­на кирәкле булган шартларны тутырырга тырыштык. Бүген Идел-Урал истикъляль байрагыбыз дустларыбыз алдында хөр­мәт казанды, дошманнарыбызның эчене яндыра торган, аларны куркыта торган бер милли көч хәленә килде. Идел-Урал мөстәкыйль дәүләтенең төзелеше, котылышы вакытның, фор­сатның бер мәсьәләсе генә хәленә әверелеп җитте.

Сез, Ерак Шәрекътагы милләт вәкилләре, сезне сайлаган меңләрчә милләтчеләр вә алар белән мәгънән бер фикердә бул­ган илебездәге миллион-миллион төрек-татар балалары, бүген дә шул милли гаябызның тиздән вөҗүдкә чыгуына кирәкле тәдбирләрне алу мөкаддәс нияте белән эшләп ятасыз, алган юлыбызның тугрылыгыны, кыйблабызның шул гайни бер кыйбла икәнене яңадан тикшерергә, халкыны сөйгән яшьләребезгә яңа куәт, яңа көч бирергә, күңел зәгыйфьлеге белән икеләнгәнлә­ребезгә рухани көч биреп, тугры юлны тагы бер мәртәбә күрсә­тер өчен, Икенче Ерак Шәрекъ корылтаен туплау тәшәббеслә­рендә булдыгыз1. Бу мөкаддәс эшләрегезнең дә якын киләчәктә уңыш белән тәмам булачагына иманым камилдер.

Таркау халкыбызны тугры юлдан алып бару, милли кыйбладан яздырмау өчен иң кирәкле шарт – үзебезнең милли дәгъваларыбызның принципларын тагы бер мәртәбә күздән кичермәк, үзебезнең милли тартышыбызның хаттел-хәрәкәләрен тагын бер мәртәбә тикшереп чыкмактыр. Безнең Милли дәгъваларыбызның принциплары – бабаларыбызның гасырлар буе дәвам итеп килгән милли дәгъваларыннан туган, милли хәрә­кәтебезнең үзенең органик бер хысн (кальга) булганга, боларда бер аерма юктыр.

Кобе һәм дә Мукден корылтайларында кабул ителгән декларационыбыз бүген дә элеккеге куәтендәдер, көчендәдер. Бүген без моны фәкать бер мәртәбә хәтерләтеп кенә үтәргә тиешле табабыз.

Без, Идел-Урал төрек-татарлары, дөнья йөзенең бик зур өле­шен гасырлар буе кулында тоткан тарихи заманнарда дөнья кү­ләмендә Чыңгыз императорлыгы2, Аксак Тимер падишаһлыгы3, Госманлы хәлифәте4 кебек, тарихның иң зур дәүләтләрен тудыр­ган төрек милләтенең балаларыбыз. Утырган җире-суына нис­бәт белән төрле кабилә исеменнән йөртелә торган шул төрек милләтенең кабиләләренең бер кабиләсебез. Илебез Идел-Урал да – төрле киң төрек илләренең берсе генәдер. Илебез, кыйбла­быз белән азәри, госманлы, үзбәк, казакъ-кыргызлардан аерылсак та, тарихыбыз, тормыш тарзыбыз, гореф-гадәтебез, телебез, милли культурыбыз белән, дини игътикадларыбыз, гыйбадәтләребез белән бербез. Без – бер төрек милләтенең балаларыбыз, бер ислам диненең өммәтләребез. Чыңгызыбыз, Аксак Тимеребез, солтан Фатыйхыбыз5, Чура батырыбыз6 һәммәбезнең уртак төрек каһарманнары булган кебек, пәйгамбәребез, хәлифәләребез, имамларыбыз, голямаларыбыз – һәммәсе дә уртак кодсиятебездер. Без – олуг төрек милләтенең балалары, мөкаддәс ислам диненең өммәтләребез. Исламиятнең дөнья йөзенә таралуына, безнең бабаларыбызның хезмәтләре бик зур булып, исламиятнең дини, мәдәни әсасләрен тормышка татбикъта да безнең голямаларыбызның хезмәтләре бик зур булганга, исламият төрек халкының милли, дини хәленә әверелгәндер. Ул төрек халкының кан тамырына кереп, аның мәдәниятенең бер өлеше булып киткәндер.

Башка халыкларның диннәренә, мәдәниятләренә хөрмәтне аңламаган күршеләрбез – вәхши русларның халкыбызны көчләп чукындырып руслаштыруына каршы ислам дине безнең Идел-­Урал төрекләренә зур бер мәгънәви корал, калкан булып кил­гәнгә, безгә исламиятнең иткән хезмәтләре тагы зурраграктыр, исламиятнең урыны бездә тагы хөрмәтлерәктер. Шуңарга күрә Милләт Мәҗлесебез бабаларыбызның меңьеллык дине булган исламиятне милли культурыбызның эченә керткәндер вә тәшкиләтебезне милли, дини әсаскә коргандыр. Без дә мөһаҗәрәттә шул юлга садыйк калдык. Без дә үзебезнең мөәссәсәләрбезне милли, дини рәвештә алып бардык вә алып та барачакбыз…

Без – мөселман төрекләрбез, безнең милли-сәяси хәрәкәте­бездә мөселман төреклек сәясәте дә без Идел-Урал иленең истикълялен алга сөрәдер. Берничә мең елдан бирле бабалары­бызның иле булган шул йортыбызда милли Идел-Урал дәүләте корырга телибез. Үзебезнең илебезнең истикъляль дәгъвасыны алып барабыз.

Ләкин без бу эшне фәкать шул төрек илендә яшәгән татар, мишәр, башкорт, нугай кабиләләренең кабиләви файдалары өчен генә эшләмибез, бу төрле төрек балаларының үзләренең төрек илләренә үзләре хуҗа булулары, олуг төреклек өчен файдалы бер эш дип эшлибез, бу хәрәкәтебез дә күрше төрек илләренә, башка төрек кабиләләренә каршы файдадан башка нәрсә булмаячак дип эшлибез. Геополитик вазгыятьләребез кушылырга, бер дәүләт корырга манигъ булмаса, дәүләт нигезендә корылышны күз уңында тотып, җәгърафи, сәяси вазгыятебез моңарга манигъ булса, төрек культур берлегебезне саклауны төп гаябыз, максатыбыз итеп йөртәбез. Без – тулы мәгънәсендә төрек культур берлек тарафдарыбыз, вә моңарга бабаларыбыз һәртөрле фидакярлекләр эшләп килгән кебек, без дә һәрбер төрле фидакярлектән чигенмибез.

Төрек культур берлеге без Идел-Урал төрек-татарлары өчен бер принцип мәсьәләсе икәнлеге безнең Думадагы фракциябез7, Мәскәү, Казан корылтайларының8 вә Милләт Мәҗлесебезнең тәгълим-тәрбия хакында кабул иттеге әсасләр белән дә ныгытылгандыр. Истикъляль дәгъвабызда да бу әсас буларак кабул ителгәндер.

Безнең фикеребезчә, сәяси истикъляльнең нигезе культур истикъляль булырга тиештер. Культур истикълялене йирләштерә алмаган халык туфрак истикъляле белән генә мөстәкыйль дәүләт тормышы яшәтә алмыйдыр. Күзебезнең уңында үтеп киткән Албаниянең бер көндә юк булуы9 моның аяклы дәлиледер. Билгакес, культур истикълялене югалтмаган милләт, нинди генә авыр сәяси вазгыятьләр кичерсә дә, бервакытны тулы истикълялене ­казанадыр. 150 ел рус, нимес кулы астында яшәгән ләһләр, финнар моңарга ачык дәлилдер. Мөһаҗәрәттәге истикъляль дәгъвабызда да без, Идел-Урал төрек-татарлары, культур истикълялебезгә зур урын биреп киләбез вә, милли дәүләт коруның нигезе дип танып, мәктәбебез, мәсҗедебез, телебез, әдәбиятыбыз, гореф-гадәтебезне саклауны – үзлегебезне юк итмәүне – беренче милли вазифа итеп алып барабыз. Мөстәкыйль милли культурны тулы көенчә үстерү, киңәйтү, тирәнәйтү мөстәкыйль милли дәүләт эчендә генә мөмкин булганга, Идел-Уралның истикълялене һичбер базарлык кабул итми торган принцип итеп алга сөрәбез. Менә безнең бүгенге милли дәгъвабызның принциплары.

Без – милләтчеләрбез, төрек милләтчесебез. Интернационализмны, большевизмны, марксизмны кабул итмибез.

Без – төрекчебез. Кабиләчелекне кабул итмибез.

Без – мөселманчыбыз. Динсезлекне, әхлаксызлыкны кабул итмибез.

Без – истикъляльчебез. Рус кулы астында калуны, яшәүне кабул итмибез.

Менә шул юлдан барыр өчен, халкыбызда милли дисциплина булуы беренче шарттыр. Бу хәсаслар никадәр мөкаддәс булса да, шул гаяга омтылганда, милли дисциплинабыз булмаянча, башбаштаклык дәвам итсә, без һич максатка ирешә алмаячакбыз. Шуңарга күрә милли дисциплина – безнең бөтен хәрәкәтебезнең иң мөһим шарты, иң кирәкле зур бер гамәледер. Бу да үзенең эшләгән нигезләр әсасендә сайланган, мәркәзгә буйсыну белән булачактыр. Мәркәзнең һәммә эшендә маддәтән, мәгънән ярдәм итү белән генә вөҗүдкә киләчәктер. Бик авыр шәраит эчендә Ерак Шәрекъта мәркәзләштерелгән милли, дини тормышыбызны дүрт ел ярым бер буедан һичбер адаштырмаенча алып баруыгыз, шул милли йөкне алып барырга кирәк булган мадди, мәгънәви көчне табуыгыз – милли иманыгызның никадәр зурлыгына дәлилдер. Вә бу вакыйга безгә киләчәктә дә шулай ук тугры милли, дини юлдан алып бара белүгә нык иман, зур ышаныч бирәдер. Алып бара торган милли эшегезнең бабаларыбызның мирасы итеп сез­гә йөкләтелгәнене шул мирасны түкми-чәчми яшь буыныбыз, туган илебезгә тапшыру милли бурычыгыз икәнене һичбер хәте­регездән чыгармаенча, алган милли юлыгызда дәвам итегез! Икеләндегегез, шөбһәләндегегез вакыт милли вөҗданыгызга мөрәҗәгать итеп, милли вөҗүдегездән генә фәтва алып хәрәкәт итегез!

Бу милли эшебезне дәвам иттергәндә*, югарыдагы принцип­ларга башка, беленүе кирәкле булган икенче дәрәҗәдә мәсьә­ләләребез дә бик күптер. Моның иң зурысы – үзебезнең милли хәрәкәтебезнең юлы, кыйбласы билгеләнгәннең соңында бу юлдан нинди юлдашлар белән бергә йөрү, безне адаштыра торган нинди ят юллардан качу кирәклеген аермачык тамгалап, олуг юлыбызга милли маяклар утыртудыр.

Безнең истикъляль тартышыбыз үз башыбызга гына булдырып чыгара алачак кечкенә мәсьәлә түгелдер. Дошманыбыз руслык – кирәк ак булсын, кирәк кызыл булсын, гасырлар буе без төрек халыкларын вә безнең кебек башка милләтләрне талап, изеп торып усаллыкка өйрәткән, эшсезлекнең төрлесенең тәҗрибәсене күргән, милли намустан хәбәре булмаган бер халыктыр. Бу халыкның һичбер вакытта да үзенең милли культуры булмаганга, бу халык культурның мәгънәсен аңламаган кебек, аның кадерене дә белә торган бер халык түгелдер. Үзе белән күрше булып яшәргә мәҗбүр булган һичбер халыкка һичбер вакытта хөрмәт иткәне, аның белән күршелек нигезендә тынычлык белән торганы юктыр. Үзе башбаштаклыкны сөюче бер халык булганга, кайда гына корылган бер мәдәният тирәсенә тупланган, тынычлыкта, эшендә, көчендә яши торган бер күрше халыкны очраткан вакытта ул аның мәдәниятен эченнән, тышыннан җимерүне максат итеп алган. Һәрбер халыкның мәдәниятене җимереп, илен талагандыр.

Безнең төрек халыклары үзләре тугры сүзле халык булганга, русның алдар өчен йөзебезгә көлүләрен дуслык дип каршы алган, аның зәһәрен илебездә таратырга имкян биргән; кунак сөяр ишекләрене аңарга ачкан вә нәтиҗәдә, бер мәдәният тирәсендә берләшкән тормышыбызны эченнән кимереп, күбәләк төсендә тормышыбызның эченә кереп, көя булып мәдәниятебезнең җе­леген ашап, берлегебезне корыткан вә барлыгыбызны зәгыйфь төшереп, илебезне әсир иткәндер.

Казан ханлыгының, Кырым ханлыгының, казакъ-кыргыз илләренең, Төркестанның рус чабатасы астында төшүенең сә­бәпләрен тикшерсәгез, һәрвакытта безнең тугрылык сөйгән саф халкыбызның руслар тарафыннан алдатылуына барып чыгачаксыгыз. Иван Грозный10 безнең Казан ханлыгына корган бу кап­кынына Екатерина11 вакытында Кырым да төшкән. XIX гасырда шул ук ысул белән Кавказ, Төркестан төреклеге дә әсарәт зынҗыры белән Русиягә баглангандыр.

Бүген дөньяны оҗмах итү дәгъвасында булган кызыл руслык та – гайне Иван Грозный юлларыннан йөреп, Екатерина ысуллары белән соңгы милли терәгебез булган милли, дини кальгаларыбызны җимереп, марксизм пәрдәсе астында руслаштыру сәясәтене йөртүдәдер. Руслыкның мөһаҗәрәте дә арабыздагы зәгыйфь иманлыларга таянып, безнең мөһаҗәрәттә корган милли, дини берлегебезне җимерәдер. Бу җимерү-вату башкаларның милли барлыгын танымау, рус халкының төп хасыяте булганга, руслардан аны үзгәртүне көтү ком дәрьясында сусаган кешенең су эзләве кебек үзеннән-үзе нәтиҗәсез калачак бер эштер.

Шуңарга без, бу озын вакытлар дәвам иткән руска ышануыбыздан нинди бәлаләргә очраганыбызны күз уңыбызга китереп, руска ышанмаган халыкларның бүгенге хәлләре белән үзебезнең хәлләребезне чагыштырыйк.

Руска ышанмаянча, ихтилял булыр-булмас, милли тормышыны корырга башлаган Ләһстан, Финляндия, Казан вилаяте ка­дәре булмаган Эстония, шул ышанмау нәтиҗәсендә үз илләренә үзләре хуҗа булып, милли дәүләтләрен кордылар, иркенләп су­лап, дөньяда иң тыныч торучы, иң рәхәт яшәүче мәдәни халык булып яшәп яталар. Русның сүзенә, большевикларның вәгъ­дәсенә ышанган, җәннәт кебек Төркестан, Кырым, дөньяның иң бай мәмләкәте Азәрбайҗан, гомерләр буе тирә-юне өлкәләрен ашатып-эчертеп торган Идел-Урал халыклары бүген ач-ялангач, сәләмә, бетле, авырый, мескени бер тормыш өстерәп киләләр, Мәскәү руслыгына чын мәгънәсендә кол булып, ач-ялангач көенчә аңарга эшләп, коллык итеп киләләр.

Боларны күрә торып без илебездәге кызыл рус ялганчыларына ышанмасак, мондагы көндә төсен үзгәртә торган рус мөһаҗәрәтенең ялганнарына да шулай ук ышанмаенча, кызыл руслыктан вабадан, чумадан качкан кебек качарга тиеш булсак, монда да төрле буяуга буялган шул ук руслыктан шулай ук качарга тиешбез. Болар белән һичбер сәяси мөнәсәбәткә кермичә, үз милли эшебездә үз башыбызга мөстәкыйль хәрәкәт итәргә тиешбез. Шуннан чыгып, бу Идел-Урал истикъляль агымы һичбер җирдә һичбер руслыкның агымы белән багланмаска, моннан соң да андый баглануны зарарлы дип белеп багланмаячакбыз.

Ләкин без ялгыз түгелбез. Русиядә яшәргә мәҗбүр булган милләтләр бер без төрек халыклары гына түгелдер. Андагы утыз биш миллион төреккә башка өч-дүрт миллион Кавказда ислам мәдәнияте, ислам әхлагы әтрафында тупланган Шимали Кавказлылар да бар. Боларның бөтен хәрәкәтләре, даимән үзләренең көнлек күршеләре, азәри, кумык, карачай төрекләре аша безнең белән бергә булган кебек, бүген дә бергәдер. Болар да үзләренең ислам мәдәниятләрен саклау тарафындадыр. Болар да руслыктан качудадыр, болар да истикъляльчеләрдәндер. Боларга башка кырык миллионлы Украина милләте дә гайни максатлар өчен безнең белән бергә йөрүдәдер. Алар да безнең дошманнарыбызның дош­маныдыр, алар да безнең юлдашларыбыз, сәяси дусларыбыздыр. Боларга башка Кавказ халкының гөрҗисе, казачилыкның зур бер өлеше руслыктан аерылу фикерендәдер вә безнең белән бергә истикъляль җәбһәсендә саф тотмактадырлар. Боларга башка безнең төрекләр белән меңьеллык тарихи хәят яшәгән төрле фин кабиләләре дә, бүгенге мөстәкыйль Финляндиягә таянып, үзләренең истикъляльләре өчен тырышудадырлар вә безнең белән бергә йөрүдәдерләр. Бу Русиядән котылырга теләгән халыкларның барысы бергәләшеп «Прометә» җәбһәсе корганнардыр вә «Прометә» байрагы астында истикъляльләренә кадәр бергә барырга сүз берешкәннәрдер. Болар барысы да безнең юлдашларыбыздыр, безнең милли тартыш иптәшләребездер. Руслыкның золымы астында озын еллар калып, руслыкның бөтен начарлыкларыны үз тирә-юньнәрендә таныган, бүген милли берлекләре аркасында мөстәкыйль дәүләт корып өлгергән ләһләр, финнар, эстоннар, латышлар безнең хәерхаһларыбыз­дыр. Безнең дошманыбызның тууында үзләренең мөстәкыйль­лекләрен күргән фикердәшләребездер, безнең даими сәяси дусларыбыздыр. Без[нең] динебез киң, зур. Ислам дөньясына вә ислам мәдәниятенә баглы булганга, ислам дөньясының да аңлы агымнары, безне мөселман кардәшләре дип танып, мәгънәви ярдәмнәрен кызганмаудадырлар вә безнең дини хәрәкәтебезне ­саклашуда бергәдерләр. Фәлистыйн ислам мөэтәмәре моның ачык дәлиледер.

Без, Идел-Урал төрекләре, Аурупада яшәсәк тә, Аурупаның тәхник мәдәниятенең зур бер кыйммәтен алып, Аурупаның тормышына үзебезнең дәүләт корышыбызны, гаскәр тәшкиләтләребезне, сату-алу осталыкларыбызны үрнәк итеп биреп, Аурупа гаиләсе эчендә тулы хаклы бер әгъза булсак та, без – шәрекълы бер милләтбез.

Байкал күлләре, Алтай тауларыннан чыккан бабаларыбыз, бик озын гасырлар моголлар белән мөштәрәк бер мәдәният корып, мөштәрәк бер тормышта яшәгәннәрдер вә алар ашасыннан чинлылар, ниппоннар белән мәдәният ягыннан якынлашканнардыр. Безнең халкыбызның күңеленең тирән бер йирендә ниппоннар, моголларга каршы бер кардәшлек хисе сакланган кебек, ниппоннар, моголларда да безгә каршы асиячелек хисе сакланып киләдер. Аларга безнең уртак […]**.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ихтилялдән – күтәрелештән.

Гая – теләк.

Тәдриҗи – эволюцион.

Мөнакашә – тартышу, бәхәс.

Хариҗи вә дахили – тышкы һәм эчке.

Сәерче – күзәтүче.

Истифадә итеп – файдаланып.

Тәдбирләрне – чараларны.

Гайни – элеккеге.

Тәшәббесләрендә – инициативаларында.

Хаттел-хәрәкәләрен – тоткан юлларын, тактикаларын.

Тарзыбыз – рәвешебез.

Игътикадларыбыз – ышанчыларыбыз.

Кодсиятебездер – изгеләребездер.

Әсасләрен – нигезләрен, законнарын.

Татбиктъта – яраклаштыруда.

Манигъ – киртә.

* Текст үткән саннан дәвам итә.

Шәраит – шарт.

Фәтва – мәгънә.

Имкян – мөмкинлек.

Әсарәт – әсирлек.

Гайне – нәкъ.

Хасыяте – үзенчәлеге.

Җәбһәсендә – фронтында, ягында.

** Газета күчермәсендә соңгы берничә сүз укылмады.

Мөэтәмәре – конференциясе, киңәшмәсе.

Тәхник – техник.

Мөштәрәк – уртак.

Чинлылар – кытайлар.

 

Милли дәгъвабызның принциплары. «Милли байрак» газетасының 1939 елгы 18 һәм 25 август саннарында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган.

1 …Икенче Ерак Шәрекъ корылтаен туплау тәшәббесләрендә булдыгыз. – 1935 елның 4 –14 февралендә Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар милли оеш­масының Икенче корылтае Мукден шәһәрендә уза.

2 …Чыңгыз императорлыгы… – Чыңгыз хан (Темучин, Темуҗин) (1155 ел тирәсе –1227), Монгол империясенә нигез салучы, аның беренче ханы (1206), җиһангир.

3 …Аксак Тимер падишаһлыгы… – Аксак Тимер (Тимерлан, Тимербәк) (1336 ел тирәсе – 1405), җиһангир, әмир. Урта Азиядәге төрки дәүләт идарәчесе. 1370 ел­да Аксак Тимер үзара көрәштә Сәмәрканд һәм Бәлх идарәчесе Хөсәенне җиңә һәм Сәмәрканд тәхетенә утыра, үзен әмир итеп игълан итә, Мавәраэннәһернең фактик идарәчесенә әверелә.

4 …Госманлы хәлифәте… – Госманлы Төркия империясе 1299 –1922 ел­лар арасында яши. Европаның күп кенә дәүләтләрен үзенә буйсындыра, шул исәптән Рим империясенең Константинополь шәһәрен 1453 елда яулап ала, Кече Азия (Анатолине), Якын Көнчыгыш, Төньяк Африканы кулга төшерә һәм идарә итә. Госманлы ипериясе бер үк вакытта гарәп хәлифәлегенең дәвамчысы булып каралган, солтаны (императоры) хәлифә дә итеп саналган. Дәүләтнең атамасы беренче солтан Госман I Гази (1258 –1326) исеме белән бәйле.

5солтан Фатыйхыбыз… – Г. Исхакый бу урында 1444 –1446 һәм 1451–1482 елларда Госманлы Төркия солтаны булган Мәхмәд II Фатихны (1432 –1481) күз уңында тота. Ул идарә иткән елларда дәүләт күп кенә яулап алу сугышлары алып бара (Фатих – аның кушаматы, ягъни «яулап алучы»).

6 …Чура батырыбыз… – «Чура батыр» – ХVI гасыр урталарында барлыкка килгән гомумтөрки эпик дастанның татарча варианты. Тарихи прототибы Нарыйк улы Чура бәк дип фаразлана.

7 …Думадагы фракциябез… – 1906 –1917 елларда Россия Дәүләт Думасында сайланган төрек-татар депутатлары берләшмәсе – мөселман фракциясе.

8 …Мәскәү, Казан корылтайларының… – Г. Исхакый бу урында 1917 елның 1–11 май көннәрендә Мәскәүдә узган Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаен һәм 1917 елның 21 июль – 2 август көннәрендә Казанда үткәрелгән Икенче Бөтенроссия мөселманнары корылтаен истә тота.

9Албаниянең бер көндә юк булуы… – ярым колониаль Албания дәүләте, 1939 елның 7 апрелендә Италия гаскәрләре басып кергәч, тулысы белән үзенең мөстәкыйльлеген югалта, аның колониясенә әйләнә.

10 Иван Грозный – Иван IV (Иван Васильевич Грозный) (1530 –1584), Мәскәү кенәзе һәм 1447 елдан патша.

11 Екатерина – Екатерина II (София Августа Фредерика фон Анхальт-Цербест-Дорунбург) (1729 –1796), 1762 –1796 елларда Россия императрицасы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 133.

 

 

 

 

Җавап калдыру