27 декабрьдә бөтен Русиянең халык театры ясау, халык театры тудыру юлында тырышучыларның Мәскәүдә съездлары ачылды. Съездның 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк мәҗлесләре өчен Мәскәүнең төрле гыйльми, мәдәни, сәнагый җәмгыятьләре урыннар хәзерләгәннәр, Русиянең төрле почмагыннан җыелган шулкадәрле кунакларга үзләренең биналарының залларын, бүлмәләрен ачканнар.
Шул гомум эштә ярдәмләшер өчен, бергә булыр өчен, бергә хәрәкәт итәр өчен съездны ясарга тырышкан бюрога вәкилләр күндергәннәр. Матди вә мәгънәви ярдәмләшкәннәр вә шул авыр йөкне күптән бирле өстерәп китерә-китерә бу көнге көнгә җиткергәннәр. Съездга иштиракь итү хакы халыкка театр ясау, халыкка театр тудыру эшендә ярдәм иткән һәртөрле җәмгыятьләргә, театрда уйнаучы артист-артисткаларга, сәхнәне оештыручы, театр китаплары язучыларга . һәммәсенә гам иттерелгәнгә, съездга өч йөздән артык әгъза җыелган. Боларның төрлесе Русиянең төрле почмагыннан булган кебек, боларның арасында Русиянең киң өлкәләрене тутырган аерым-аерым һәр милләтнең театр вәкилләре берлән туладыр.
Яһүдине әйтмә дә инде, монда әрмәне, грузины, латышы, эстоны, полягы . һәммәсе үзенең театрына мөнәсәбәт дәрәҗәсендә вәкилләр күндергән. Һәммәсе үзенең халкының театры нинди авыр юллардан үткәнен сөйләргә, үзенең халкын мәгънәви тәрбиядә үз театрының нинди чокырлар-чакырлардан үтәргә мәҗбүр иткәнен әйтергә, аңлатырга, бөтен Русиядән җыелган театр хезмәтчеләре алдында аһын-зарын күрсәтергә килгәннәр.
Безнең татар театры да бик кыска гомерле булса да, съезд ачылганда, аның яше дә әле уннан үтмәгән булса да, татар театры да үз халкының тормышында, милли тормышында гына түгел, гаилә тормышында да, мәгънәви үзгәрешләрдә дә шактый зур урын тотканга, аның да халкы алдында иткән хезмәте бөтен Русиянең халкы алдында мәдәни хезмәт булганга, аның да бу көнге көнгә кадәр килгән гомере, үткән юллары кагылмалы, салулы булганга, татар театрының да аһы-зары мәйданга куелырга тиеш иде. Халык театры ясаучылар арасында аның тавышы, ыңгырашуы ишетелергә тиеш иде. Хосусән татар театрының ун еллык гомерендә үткәргән авырлыклары, аның үтәргә тиеш булган юлындагы көфер почмагыннан1 да, час чатыннан2 да, байлар мәйданыннан да алган яралары, җәрәхәтләре ачылырга, гомум алдында ачылырга тиеш иде, вә шул яралар, җәрәхәтләрдән ага торган каннар берлән, түгелгән йөз сулары берлән татар театрын ачлы-туклы өстерәп бара торган артисты, артисткасы, татар театрының милли каһарманнары үзенең сәхнә иптәшләре, башка милләт артист, артисткалары берлән бергә булырга тиеш иде. Татарның драматурглары – Камалы, Әмирханы, Исхакые3 – шунда бергә булырга, шунда бер татар театры фракциясе ясарга тиеш иде.
Мәскәүнең «Җәмгыяте хәйрия»се уставы сыйдырмаса да, киләчәк мөсафирларга «Хуш килдеңез!» диярлек дәрәҗәдә генә милли аңлы буласы иде. Мәскәүнең хатын-кыз җәмгыяте татар хатын-кызының бу көнге хакын алуда иң зур гамил булган театр- чыларның «Рәхим итсәңез лә!» дияр дәрәҗәдә генә көчле буласы иде. Мәскәүнең Русия мөселманнарының тормышын, әдәбиятын өйрәнә торган җәмгыяте кадерле кунакларга юлбашчысы булырлык дәрәҗәдә генә үскән, балигъ булган буласы иде… иде, иде, бик күп «иде».
Менә шул «иде»ләр, мәгаттәәссеф, берсе дә булмады. Зур съездның ачылуына кадәр татар сәхнәчеләреннән нә бер кеше килде, нә бер доклад бирелде… Ул гына да түгел, съездга котлау телеграмнары арасында нә бер труппадан, нә бер аерым артисттан, нә Татарстанның төрле почмагына таралган төрле-төрле театр түгәрәкләреннән, музыка сөючеләреннән бер сүз, бер телеграм, бер котлау булды!
Моның берлән без татар театрын өстери-өстери муеннары шиңгән, җилкәләре төшкән татар сәхнәчеләренең битләренә бәрмимез. Без татар артисткасы, артистының, татар драматургысының хәзерге вазифасы башында, милли бурычы алдында тора алмавының сәбәпләрен белмимез түгел, татар сәхнәчесе үзенең шул милли эшендә дүрт яктан чолганган дошманнар арасыннан үтә барганда, татарның шундый милли эшләренә ярдәм кулы сузарга тиеш булган бүлеге – яшь байларымызның иң күбесе милли кяферләр, атасыннан калганны бетерә алмаенча аптырап йөри торган кабак тастымалы булганга, әлбәттә, алар үзләренең бөтен көчләрен, куәтләрен иң кечкенә хәят тартышуына, тамак туйдыруга бирергә мәҗбүрләрдер. Әлбәттә, көн дә көн дә ишек төбеннән китми торган ачлык бәласе, иртәгесе театрга да кием-салым йитештерү мәшәкате аларны югары караудан да мәхрүм итә. Аларны көндәлек тормышның чүп-чары изәдер, ватадыр, тормышның эбере-чебере, аякка бәрелеп, күзгә сугылып, аларны чын хезмәттән, татар сәхнәсен тәрәкъкый иттерү, татар сәхнәсенең йөзен-күзен күрсәтү бурычыннан аерып, аларны мәгъзүр итәдер. Ләкин шул ук мәгъзүрлек аларны, рус вә башка милләт сәхнәчеләренә арка таянудан мәхрүм итеп, тагы көчсезләндерәдер.
Буласы эш булды. Үземезнең әллә никадәр зур гайрәт берлән эшләнгән милли сәхнәмезнең аз гынасын да русларга, башкаларга күрсәтеп: «Менә без дә бар… без дә эшлимез, безнең дә милли тормышка, халык булып яшәргә хакымыз бар», . дигән сүзне әйтә алмадык. Үземезнең шактый зур кыйммәт булган труппаларымыз, үземезгә нисбәттә яхшы артистларымыз, артисткаларымыз булса да, сәхнәмездә шактый зур урын тота торган драматургларымыз булса да, «берни юк!» дигән хиссият калдырдык. Бәлки, әле беренче мәҗлесләрдәге гөнаһның кәффарәтен, казасын кылырмыз, бәлки әле, аннан-моннан берәр кеше килеп, татар театры исеменнән бернәрсә сөйләнер, бәлки, театрлары, опералары, музыкалары берлән безгә . Идел буе татарларына караганда бик күп алда торган Кавказ кардәшләремез ярдәмгә йитешер. Бәлки, килә алмаган сәхнәчеләр, телеграмнар, котлаулар берлән үзләренең ник булмауларын белдереп, ерактан гына булса да үзләренең теләкләрен күрсәтерләр.
Бәлки, монда, Мәскәүдә, берничә кеше табылып, шул милли бурычны үтәргә ярдәм итешер.
Ләкин бу көнге көндә әле үземезнең театрдагы «безлекемезне», «барлыкымызны» күрсәтә алмадык, алмадык.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Милли йитешсезлекемез. «Сүз» газетасының 1915 елгы 30 декабрь (6 нчы) саннарында «Мөхәммәтгаяз әл-Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Мәкалә, тексттан ук аңлашылганча, 1915 елның 27 декабрендә Мәскәүдә халык театрлары эшлеклеләренең Бөтенроссия съезды ачылу уңае белән язылган.
1 Көфер почмагы– Казанда Мәскәү һәм Париж коммунасы урамнары кисешкән почмак (Нурулла мәчете . Печән базары мәчете чаты). Монда иске фикерле сәүдәгәрләр, фанатик динчеләр җыелып, яңа фикерле затлардан көлеп, аларны хурлап кала торган булганнар. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал әсәрләрендә сатира объекты булып хезмәт иткән.
2 Час чатының – бу елларда Казан административ яктан «часть»ларга бүленгән.
3 Камалы, Әмирханы, Исхакые – бу урында сүз драматург Галиәсгар Камал, прозаик һәм драматург Фатих Әмирхан һәм авторның үзе (Гаяз Исхакый) турында бара.
Могарәзә – низаг, каршы килү.
Гам – уртак.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 105-107.