Петроград гәзитәләрендә Кавказның грузин депутатларыннан Чихәнкилинең1 хәрбия министры2 берлән Кавказдагы сугыштан җәберләнгән мөселманнар хакында мөзакәрә итүе язылды. Бу көнге «Русское слово»дан шул ук грузин депутат әфәнденең шул ук мөселманнарның җәберләнүе хакында баш министр Горемыкин3 җәнаблары берлән мосахәбәсе, баш министрның шул эшкә дикъкать берлән карап, Чихәнкили җәнабларына шул мөселманнарның җәберләнүе хакында гаскәри мәэмүрләргә аерым доклад ясавын тәүсыя иткәне гәзитәмезнең хәбәр кыйсемендә бар4. Хәрбия министры да шул эшкә дикъкать итәчәген вә үзенең кул астындагы түрәләренә көчләүләргә юл калдырмау хакында әмер бирәчәген сөйләгән. Кирәк, хәрбия министрыбызның вә кирәк, баш министр Горемыкин җәнабларының шул мескин мөселманнарның хәлләренә дикъкать итүләре, әлбәттә, нәтиҗәсез калмаячактыр. Кавказда сугыш астындагы йирләрдә мөселманнарны көчләүне бетерәчәктер. Ләкин мәсьәләнең икенче бер тарафы бар. Ник шул мөселманнарның җәберләнүе хакында Чихәнкили министрларга барып, шул мөселманнарны яклап йөри? Ник шул эшне безнең Петроградтагы мөселман депутатларымыз эшләми? Ник шул йитмеш-сиксән авыл мөселманнарының зарларын алар ишетеп, хөкүмәт даирәләренә йиткезми?
Әллә шул мәгълүматны безнең мөселман депутатлары җыя алмаганнар да, депутат Чихәнкили генә җыя алганмы? Мәгаттәәссеф итә аламыз, Кавказ мөселманнарының зарарлануы хакында мәгълүматлары бар кешеләр элгәре Петроградта мөселман депутатларына мөрәҗәгать иткәннәр, алардан җүнле сүз, өмидле эш күрмәгәч, Чихәнкилигә киткәннәр. Чихәнкили безнең мөселман депутатларымыздан мөселманракмы, ул әллә безнең мөселман депутатлардан инсанлыракмы? Анысы безгә мәгълүм түгел. Ләкин бөтен Русия мөселманнары Чихәнкили җәнабларының шул хезмәтенә чын күңелдән рәхмәт әйтәчәктер, әйтергә тиештер.
Бу бер мәсьәлә. Икенче бер мәсьәлә: Батумда мөселманнар Грузия экзархына мөрәҗәгать итеп, үзләренә химая итүләрен телиләр… (Гәзитәмезнең 71 нче номерында хәбәр кыйсемендә бар5.) Аның олуг дәрәҗәсенә сыгыналар. Экзарх җәнаблары да кабул итә. Мөселманнарны химаясенә ала. Соң, грузиннарга караганда биш мәртәбә артык булган Кавказ мөселманы мөфтисе шәйхелисламы юкмыни? Ник ул мөселманнар, үзләренең рухани башлыкларыннан баш тартып, грузин экзархына сыгыналар?
Ник Кавказ мөселманнарының начар хәлләрене хөкүмәт даирәләренә белгертергә теләгән кешеләр, безнең үз депутатларымыздан, үз җир мөселманнарымыздан читкә китеп, грузин депутатыннан үтенәләр? Боларның арасында гам бер сәбәп юкмы? Булса, ул кая?
Бу бит беренче мәсьәлә түгел. Үткән елны бөтен фракцияне читтә калдырып, Дагъстан мөселманнары националист Ковалевскийга мөрәҗәгать иткәннәр6 вә ул аларның хакларын сакларга тырышкан өчен, шул мескин мөселманнар рус депутатына үзләре алдында иң кыйммәтле булган Коръән газыймны бүләк итеп биргәннәр иде.
Бу ел шул Карс мәсьәләсе әллә кайчан язылса да, «Вольный экономический общество»да7 шул хакта тагы ук рус депутаты Соколов җәнаблары бик озын доклад укыса да, ник соң безнекеләр шуңгарга әһәмият бирмәгәннәр иде. Хәзер ник бирмиләр? Моның җавабы кайда? Кемдә?
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мосахәбә – сөйләшү.
Мәэмүрләргә – чиновникларга.
Тәүсыя иткәне – тәкъдим иткәне, киңәш иткәне.
Мәгаттәәссеф итә – үкенә.
Мөселманнарның хәле вә депутатларымыз. «Ил» газетасының 1915 елгы 11 февраль (72 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Чихәнкили – Аркадий Иванович Чкенкели (1874–1959), Карс, Батуми төбәкләреннән, Сухуми округыннан IV Дәүләт Думасы депутаты, социалист, грузиннарның демократик хәрәкәте лидерларыннан, 1921 елдан соң эмиграциядә яшәгән.
2 Хәрбия министры – 1915 елда Россиянең хәрбия министры вазифасын В.А.Сухомлинов үтәгән.
3 Горемыкин – Иван Логинович Горемыкин (1839–1917), Россиянең дәүләт эшлеклесе, 1906 елның апрелендә Министрлар Советы Рәисе.
4 …тәүсыя иткәне гәзитәмезнең хәбәр кыйсемендә бар. – «Ил» газетасының шул ук санында басылган «Кавказда мөселманнарның хәле» исемле хәбәрдә «Дума әгъзасы Чихәнкили Министрлар башлыгы Горемыкинны зиярәт итеп, аның белән Кавказдагы зарарланган мөселманнар турысында күп сөйләшеп утырды. Горемыкин Чихәнкилинең заявлениесен тыңлаганның соңында, аңа Кавказ мөселманнары хакында олуг гаскәри мәэмүрләргә доклад ясавын тәүсыя кылган» диелә.
5 Гәзитәбезнең 71 нче номерында хәбәр кыйсемендә бар. – «Ил» газетасының бу санында Батумидан китерелгән хәбәрдә мондагы бөтен мөселманнар исеменнән Грузия экзархына (баш рухани) вәкилләр килеп, үзләренең дин ягыннан кардәшләре . мөселман аҗарлар һәм көрдләрнең кылган эшләренә ачынып, аңардан Россиягә тугрылыклы булуларын олы чиновникларга ирештерү- ен үтенүләре әйтелә. Экзарх, мөселманнарны бик мәрхәмәтле сурәттә гафу итеп, аларның бу сүзләрен Россияне Кавказдагы наместнигына белдерәчәген вәгъдә итә. Әлеге вәкилләр солдатларга өләшү өчен экзархка күп бүләкләр дә тапшырганнар.
6 Дагъстан мөселманнары националист Ковалевскийга мөрәҗәгать иткәннәр… – сүз ике томлы «Кавказ» һәм «Русский национализм и национальное воспитание в России» кебек китаплар авторы профессор П.И.Ковалевский турында бара булса кирәк.
7 «Вольный экономический общество» – 1765 елда императрица Екатерина II хуплавы белән оештырылган «Вольное экономическое общество» («Ирекле икътисади җәмгыять») турында сүз бара. Соңгы елларда ул Россиядә яңадан эшли башлады.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 23-24.