Безнең бер халык, мәдәни бер милләт булып яшәвемез өчен зур бер ярдәмчемез, зур бер нигеземез көйләр, моңнар, милли музыкамыз икәнлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Бөтен халыкның әхвале рухиясенең бертөрлегә агуына, кайгыны-шатлыкны бертөрле моңнар, көйләр берлән аңлатуына хезмәт итә торган музыкамыз бездә кирәк дәрәҗәсендәме? Милли тормышның шул зур гамәле тарих бабайның үзенә йөкләткән бурычын үтәр дәрәҗәдә көчлеме?..
Безнең бабайлар киң сахралардан озын көйләр, бормалы-бормалы су буйларыннан әйләнмәле-бәйләнмәле моңнар алып чыктылар. Каспий, Кара диңгез суларында аларны юып, Урал, Кавказ тавы җилләрендә аларны селкетеп, бер безгә генә түгел, бөтен Русиягә мирас иттеләр. Бабайларның очын белми торган көйләре, әбиләрнең бәгыренең иң төбеннән чыккан моңнары бер безгә генә түгел, күршемез рус халкына* да азык булды, рус музыкасын, көен, җырын үз исенә буяды, аңарга татар рухын кертте, татар күз яшен сеңдерде.
Ләкин бу зур мәдәни хезмәт, халкымызның тормышындагы үзгәрешләр аркасында, көннән-көн кимеде, көннән-көн хал-кымыз күршесенә хезмәт түгел, үзе музыканы бурычка алырга мәҗбүр булды.
Башкорт, кыргызларга башка, татар, мишәр бүлекләремез үзенең көйләренең рухына кадәр югалтты, аның музыкасындагы көче русларның такмакларын татарчалаштырудан үтми башлады.
Бу көнге көндә сөеп тыңлый, ерлый торган моңнарымызның иң матур, нечкәләре — башкорт көйләредер. Казан көйләре — иске ханнардан калган моңнар яисә тәмам онытылып беткәннәр яисә бетеп баралар. Бу гайре табигый эшнең сәбәпләрендә, әлбәттә, бер гайре табигыйлек тә эзләргә тиештер. Ул гайре табигыйлек: татар тормышының ханнардан соңгы гасырының бик авыр булуыдыр. Ул вакыт татар мескин музыка тудыру түгел, үзенең барлыгын сакларга, көчен, куәтен сарыф кылырга мәжбүр иде вә шуның хакында мәгънәви ярлыланмау ихтималы юк иде. Бу чит сәбәпләргә башка, татар тормышының үз эчендәге сәбәпләр дә юк түгелдер. Голямамызның, муллаларымызның музыканы сөймәүләре, музыканың, көйнең, моңның зур бер гамил икәнлеген аңламаулары да зур бер тәэсир калдыргандыр. Хосусән мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә музыканың булмавы, шуның аркасында баланың күңеле көй-моңны бик җиңеллек берлән ала торган вакытында музыканың харам ителүе, шөбһәсез, шул ярлылануга сәбәпләр булгандыр. (Әле күптән түгел мәдрәсәләрдә хозур ясаганда, җәй көннәре компаниягә кырга чыкканда, мең төрле хәйләләр берлән музыкантларны яшерәләр иде, мәдрәсәнең тәрәзәләрен туннар, толыплар берлән томалап, мескин ач шәкертләр челтер-челтер итә торган кубыз көйләренә моңланалар иде.)
Татарның үз атасыннан, үз анасыннан туган үз баласының үги иттерелүе, үзенең бәгыреннән кайнап чыккан көенең, моңының харам иттерелүе милли мәдәниятнең җимерелүенә никадәр иблис хезмәтен иткәнлеге, әлбәттә, мәгълүмдер, моның хакында хәзер сөйләп торасы да юк. Милли көйләремез, моң-нарымызның үз өеннән куылганның соңында фәхешханә почмакларында, сыраханә былчыракларында урын-йир эзләргә мәҗбүр булуы шул җинаятьнең никадәр зур икәнлегенә иң ачык дәлил түгелме?..
Үлгәннең соңында тәүбә кабул булмый, буласы эш булган, бабайларымыз безнең искедән килгән байлыгымызны саф көенчә безгә бирә алмаганнар, урыннары оҗмахта булсын! Ләкин вазифаларын — бабалык вазифаларын үти алмаганнар.
Хәзер без янгы мәсьәлә, зур хезмәтләр алдында басып торганда, мәгаттәәссеф, көемез, моңымызның зур бер хезмәткә мохтаҗ икәнлеген, тормышымызның шул почмагы да бик ямьсез, җимерек икәнлеген күрәмез вә бөтенләй җимерелмәсен өчен яна вазифа, бурыч алдында катып каламыз. Көйләремез, моң-нарымыз онытылды, онытыла, көйләремез, моңнарымыз бозылды, бозыла, иң авыры — балаларымызга милли көйләремез, милли моңнарымыз көннән-көн асылында үзгәртелеп бирелә, көйнең рухы сакланмый, пакьләнми, ул гына да түгел, көйгә әһәмият бирелми, милли тәрбия өчен, милли хисне саклар өчен иң зур гамил булган көйгә, моңга мәктәпләремездә, мәдрәсәләремездә һичбер төрле кыйммәт куелмый. Иң монтазам мәдрәсәләремездә дә көй-моң дәресләренең булмавы, мәктәпләремездә милли көйләр, моңнарның читтә тотылуы моның тугрылыгына зур дәлил түгелме?
Ләкин үткәрә торган вакытымыз бу мәсьәләдә мосаһәләгә йир калдырмый, музыкага, көйгә чынлап карарга, аның милли тормышымыздагы урынын, йирен тәгаен итәргә вакыт йитте, мәктәпләремездә уку-укыту дәресләре никадәр кирәк булса, милли тәрбия өчен милли әдәбият берлән бер дәрәҗәдәге милли көйләр, моңнарымызга өйрәтү дә шул дәрәҗәдә кирәктер. Буны мосаһәләгә, эшкә алмауга урын калмады.
Мөгаллимнәр, бигрәк мөгаллимәләр, мәктәпләрдә шул мәсьәләгә әһәмият бирергә тиештер. Мөгаллимнәр, хосусән мөгаллимәләр, мәктәпләрдә милли көйләр өйрәтүне бер дәрес итә алмасалар да, иске «Ассобых әлбәда»ны ерлаучыларын, минемчә, уку гадәтләреннән файдаланып, иске көйләремез, ерла-рымызны мәктәпкә сугарга тиештер. Баланың күңеленә көй берлән бергә керә торган мәгънәле сүзләр мәңгегә күңелендә калганын уйлап, мөгаллим вә мөгаллимәләр шул мәсьәләдә шагыйрьләремезнең матур ерларын сайларга тиештер. Хәзерге көндә иксез-чиксез шагыйрьләремез арасында һәртөрле милли көй-ләремезгә килә торган сүзләр табу авыр булмаса кирәк. Балага моңлы көй берлән матур шигырь дә бергә бирелсә, шөбһәсез, бу балага милли нигез бик нык утыртылган буладыр. Ул гына да түгел, көй, ер баланың күңелен нечкәртә, аңарда назиклекне тоя торган хисне үстерә, матур, ямьлелекне аерыр өчен үлчәү бирә, аны нечкә күңелле, шәфкатьле, шигырь вә шигъриятне аңлый торган кеше итә, аны мәдәни бер кеше ясап, безгә багышлый.
Бу хезмәт — шул кечкенә-кечкенә балалардан аңлы, назик туташлар, егетләр җитештерү, аларны тупас татар тормышыннан киләчәк тормышка яраклы иттереп яңгыдан тудыру — мөгаллим һәм мөгаллимәләремезнең кулындадыр. Аз гына гайрәт иткәндә, сез, мөгаллимнәр, хосусән мөгаллимәләр, шул юлда тарихта онытылмаслык хезмәт итәчәксез! Үзеңезнең шәкертләреңезнең күңелләрендә каберенә кадәр алып бара торган ихтирам казаначаксыз! Бөтен милләт алдында зур бер хезмәт иткән, милли байлыкларын танытуда зур бер каһарманлык күрсәткән булачаксыз!
Мөгаллимәләр! Шул матур мәгънәле, файдалы эшкә хатын-кыз сафлыгы берлән катнашып, шул зур вазифаны өстеңезгә алыңызчы! Сезнең бит бу вазифаны үтәрлек көчеңез бар, сезнең бит матурны ямьсездән аерырлык талантыңыз бар, сезнең бит балаларның кеше булуын күрүдән алган мәгънәви ләззәтне тәкъдир итәрлек назиклегеңез бар, татар баласыннан мәдәни, милли, назик татар тудыру сездән генә булса була, сездән генә шул хезмәт көтелә.
1914 ел
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова