МИЛЛИ ФАҖИГА

 

Шагыйрьдәге шигърият куәсе табигать тарафыннан балага туган чакта ук бүләк ителеп бирелгән була.

Шагыйрь туганда ук шагыйрь булып туа, шагыйрь үскәндә үк шагыйрь булып үсә, бала вакытта да, зурая төшкәч тә, үсеп җиткәч тә, ул һәрнәрсәгә шагыйрь күзе берлә карый; картаеп бетеп, чәчләре агаргач та, тешләре төшеп, билләре бөкрәйгәч тә, ул үзенең аерым карашыннан аерыла алмый. Табигатьтәге һәр эш, һәрнәрсә шагыйрьгә икенче төстә күренә, икенче истә тоела, икенче зурлыкта тоела. Кояш батуы, гади кояш батуы, дөньяның һәр почмагында Алла биргән, һәр егерме дүрт сәгатьтә бер була торган шул гади хәл шагыйрьгә бөтенләй башкача сизелә. Ул анда гади кешенең хәтеренә дә килмәгән әллә никадәр бизәкләр таба, җентекләп караучы да күрә алмый торган буяулар, сызыклар таный, ул анда кырык төрле шәүләләр-нең бергә-бергә җыелуыннан, бер-берсе берлә ишелүеннән, үрелүеннән нур йомгагы чыгара, ул аның болытларга шәүләләнүеннән, аларны тишеп-тишеп челтәрләвеннән, аларны бер кызартып, бер күгәртеп, бер зәңгәрләтеп, бер саргайтып кочуыннан, үбүеннән нечкә-нечкә мәгънәләр чыгара, без аңламый торган серләр таба. Иң зурысы шул, ул алардан әллә никадәр ләззәт ала. Ул аларның матурлыгына чумып, матурдан-матур дөньясында гизә, йөзә.Кечкенә генә бер баланың күзен чытыбрак карап торуыннан, ул баланың бөтен башын, битен күреп ала, аның башындагы уен, күңелендәге кайгысын ачык китаптагы кебек укый, аның уеның кая таба, ничек ки тугры бормалануларын, җәйге яшел үлән өстендә бормаланган сукмакларны күргән кебек күреп тора.Шагыйрь матур кызның кечкенә генә елмаюыннан, күзенең кырыйлары гына селкенеп, күзенең нурланып китүеннән дөньяга сыймаслык өмидләр тудыра. Үзенең өмиденең артыннан куәтле шагыйрь канаты берлән оча-оча күкләргә чыга, дөньяны үтеп, фәрештәләр арасында гизә, үзенә шул өмидне тудырган кызны, үзе берлә бергә очыртып аны күтәргәннән-күтәреп, га-решкә меңгереп куя. Аны ул сын ясый, аны Тәңрегә әверә, ул аңа табына, уйнап кына түгел, чын мөселман кеше әхлагы берлә Аллага табынган кебек табына, шул үзенең сөйгәненнән көч ала, үзенең сөйгәненнән илһам ала, үзенең сөйгәненә үзенең олуглавын, сөюен, табынуын, гыйбадәтен сөйли. Аңарга зикер әйтә. Ул шул зикерне уттан кайнар сүзләр, кылычтан үткен җөмләләргә куеп мәйданга ата, шигырь тудыра. Шагыйрь кечкенә бер илтифатсызлыкны үзенең сөйгән, ышанган кешесеннән күргән нәни генә бер җиңелчә карауны бөтен дөнья җыелып мыскыл итүдән зурга сайый. Эчендәге бөтен көче, куәте берлә шунарга хурлана; бар күз яшен җыеп егълый, белгән догаларын укып, тылсымнарны кыйлып, ләгънәт яудыра. Иирдәге үләннәрне көйдерерлек иттереп, күктәге йолдызларны сүндерерлек итеп нәләтләр яудыра. Тавышына Исрафил сурының көчен кушып, ул шул нәләтне бөтен дөньяга кычкыра. Йөрәкләр дә шу иттереп куркыта торган ачы тавышы берлә кычкыра, егълый, ачы күз яшенә батып, манчып, ул ләгънәт догасын безгә тоттыра, ләгънәт шигырен мәйданга ата. Шагыйрь, шагыйрь ул һичбер вакыт һичбер нәрсәне, һичбер хәлне, һичбер бизәкне, һичбер төсне гади кеше күрә торган төстә, хәлдә күрми, һәрнәрсәнең буявын арттырып, куелатып, төсен көчләндереп, без һич күрми торган йирләрен күтәртеп, кабартып күрә. Шагыйрь кечкенә генә тормыш ваклыкларыннан зур бер мәнзарә китереп чыгара, шагыйрь ул бәләкәй генә вакыйгалардан, фактлардан киң, зур бер хәятның төрлеләнүен, биекләнүен, үсүен күз алдына китереп куя.

Шагыйрь, шагыйрь ул аның алдында байлык, ярлылык, дәрәҗәлек, түбәнлек, матурлык, ямьсезлек, яхшылык, начарлык, назиклек, дорфалыкларның мәгънәсе, эчке каты бөтенләй башка, ул нәрсәләрнең кыйммәте, базары, хасияте бөтенләй башка. «Гакыллы» халык алдында иң шәп хисап ителгән акча шагыйрьнең җирәнүен уята. «Гакыллы» халыкның идеалы, гаяи әмәле булган «тук» тормыш шагыйрьнең саруларын кайната. «Гакыллы» кешенең күз нурын ала торган дәрәҗәле булырга кызыгу шагыйрьне шаркылдатып, рәхәтләндереп көлдерә. Шагыйрь, шагыйрь ул «гакыллы» кеше күзе берлә караганда, гакылсыз ул, ахмак ул. «Гакыллы» кеше күзе берлә караганда, практи-ческий тормышның теге ягына чыгып утырган чудак ул. Менә шундый кимчелекләре, шундый артыклыклары берлә табигать безгә дә, татар дөньясына да, татарның Идел буена да бер шагыйрьне тудырып җибәрде. Аңа Габдулла исеме кушып, йөрәгенә шагыйрьлек куәсе тутырып, аны табигатьтә булган көенчә тормышымызга атты.

Бөтен татар дөньясына: «Мәгез, сезгә дә чын бер алмаз бирәм, ләкин сырлавы, кырлавы сезнең эш», — дип яратылган көенчә бүләк итте.

Татар тормышы Габдулла малайны кулдан-кулга йөртеп, берничә мәртәбә Печән базарына чыгарып саттырып, сасы бер мәдрәсәдә тончыгып беткән «гыйлемнәр» укытып, Казанның былчырагыннан туйганчы коендырып, чумдырып, татарның матбугат галәмендә өстерәтеп, сөйрәтеп, яңгыдан табигатькә кайтарып бирде. Ләкин шул өстерәлүләр, сөйрәлүләрдә Габдулла үзенең мыскыллап караган төсенә буяп, әллә никадәр шигырьләр калдырды. Бер чумып, бер батып үткәргән кыска гомеренең матур чакларында матурлыгы берлә дөньяның беренче дәрәҗә шагыйрьләреннән ким түгел кыйммәте шигъриятле шигырьләр бүләк итте.

Бу көн Габдулла юк. Ул үлде. Аның үлгәненә ел да тулды. Аның иткән хезмәтләрен санарлык вакыт җитеп бетмәсә дә, аның бүләк иткән байлыкларын киштәсе, шүрлеге берлә белергә вакыт җитмәсә дә, аның тормышына бер карарга, аның шагыйрьчә тормышына карарга вакыт җитте.

Тукайны табигать безгә эшләнмәгән, халис көенчә бирде. Татар тормышы шул чын алмазны үзендә бар бөтен куәте берлә ялтырарлык иттереп кырлый, сырлый белдеме? Татарның аңлы кыйсьме шул алмазның урыны милләтнең йөрәге тибә торган кадерле йирдә икәнен аңлап, аны урынына куя белдеме?..

Татар милләте табигатьнең шул зур куәтеннән кирәк кадәре файдалана алдымы? Татарның аңлы кыйсьме аның зур көчен әрәм итмәдеме, исрафка сарыф итмәдеме?

Шагыйрьнең шигырь куәте үсүе өчен аның балалыгында йомшак, татлы ана сөюе аны чолгап алырга кирәк, шагыйрьдән ачык күзле, өмидле шагыйрь ясар өчен, аналык шәфкате, аның бала чагындагы бөтен җәрәхәтләрен сөю берлә юарга кирәк. Мескин Габдулламыз нә ана шәфкатен күрә алды, нә анасының кочагында ауный-ауный үсә, киерелә алды.

Шагыйрьнең шигърият куәсенең үткерләнүе, чарлануы өчен шагыйрьнең егетлеге, шагыйрьнең яшүсмерлеге, мәхәббәт-гый-шык арасында үтәргә кирәк, шагыйрьнең шигыре … нечкә кылычтан үткен булсын өчен, аның күңеле Мәҗнүндәге мәхәббәт куәсеннән артык көч берлә гыйшык утында янарга кирәк.

Шагыйрьнең шигыре матур, татлы, ямьле булсын өчен, аның яңаклары, күзләре, иреннәре сөйгәненең үбүләре, кочулары берлә бизәкләнергә кирәк. Балалыгында шәфкать күрсәтмәгән татар тормышы Габдулланың егетлегендә дә аңарга мәрхәмәтен ачмады.

Бүгенге көндә Габдулланың шигырен укый-укый егълаучы татар кызларының берсенең дә пакь мәхәббәтен аңарга татырга насыйп итмәде; аның нечкә шагыйрь күңеленең яшерен помакларын ачарлык иттереп, аның бөтен күңеленә кереп утырырлык иттереп, аның бала вакыттагы өшеп туңган йөрәген җылытырлык иттереп, [аны язмыш] бер пакь кызга, бер ак хатынга очратмады.

Ул ятим үсте.

Ятим яшәде.

Ятим үлде.

Ул ялгыз яшәде.

Ялгыз үлде.

Менә бу кечкенә генә кебек вакыйга Габдулланың тормышының кечкенә генә бер сызыгының бөтен тормышына тәэсир итте, аның бөтен шигырен үзенең буявына буяды. Иң зурысы: аның куәи шигъриясе ачылып йиткән чагында гына үлеп китәргә сәбәп булды.

Габдулланы чахотка үтермәде.

Габдулланы йөрәк елысы юклыгы, бер татар кызының аны сөймәве, бер татар кызының аны «шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнабләре» димәенчә, Габдулла гына дип карамавы үтерде.

Габдулланың хосусый хәятының гына түгел, әдәби тормышының да фаҗигасе менә шунда.

Габдулланың кадерле гомерен былчырак урыннарда үткәрүенең сәбәбе дә, Габдулланың үзе һич кыйммәт бирмәгән кешеләр берлә уралып, чолганып, әвәрә булып йөрүенең башчысы да менә шунда — суык йөрәкне елытырга урын юклыгын, шул туңган бәгырьне эретерлек сөйгән юклыгын Габдулла, шагыйрь Габдулла моны сизә иде. Сизә генә түгел, шул авыр хиснең астында изелә иде. Шул сизү аның йөрәген ашаганны тоймас өчен, ул үзен-үзе онытырга, сонгый иттереп онытырга мәҗбүрият хис итә иде, оныта иде. Мәгаттәәссеф, күп вакытта үзенең бөек шагыйрь Габдулла икәнен дә онытып җибәреп, тозсыз, татсыз шигырьләр дә язып ташлый иде.

Мәшһүр мөхәррир Ибсен үз-үзенә: «Олуг кеше — кем?» — дип сөаль бирә дә, үзе шуңарга: «Олуг кеше — бәхетле кеше, олуг кеше — язмыш аңарга ярдәм иткән кеше», — дип җавап бирә. Безнең Габдулламызга да язмыш ярдәм иткән булса иде, язмыш аны Казанның сасы номеры урынына пөхтә генә, ару гына, җанлы гына ояга утырткан булса иде, аның тирә-юнен йомшак табигатьле хатыннар белән чолгап алып, үзе сөйгән кара күзле, кара кашлы бер кызны аңар йөрәк иптәше иткән булса иде. Габдулла ниләр-ниләр эшләмәгән булыр иде?! Габдулла татар шигырен нинди-нинди кыйммәтле әсәрләр берлә бизәкләмәгән булыр иде?!

Габдулланың бу яктан бәхете булмады. Шул сәбәптән без Габдулланың тудырганыннан кыйммәт ягыннан әллә ничә өлеш кыйбатлы әсәрләрен күрә алмадык, күрә алмаячакмыз. Табигатьнең биргән алмазын кырлый, сырлый алмадык, аның төрле төстә уйный торган нурын ялтыратырлык вазгыять бирә алмадык, аны алмаз көенчә йиргә күмдек.

Габдулланың йөрәк елысына туймауда, Габдулланың куәи хосусиясенә йомшаклык, нечкәлек бирмәүдә мин хосусый бербер хатынны, йә бер кызны, яисә бөтен татар дөньясының хатын-кызын гаепли дип уйланылмасын. Бу фаҗигадә гаеп кенә бар, гаепле юк. Гаепле булса — татарның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше…

Бу безгә каршы язмышның ыржаеп көлүе, безне мыскыл итүе — бер татарның әдәбиятын ясаучы, бер нигезне салучы Габдулланың хатын-кыз мәхәббәте дигән җитмеш төрле авырудан дәва булган даруның юклыгыннан җимерелүе — моңган-чыга кадәр безнең хатын-кызга каршы иткән золымымызның җәзасыдыр.

Иске гаепләремез өчен тарихның безнең яңакка ялтыратуыдыр.

Татарның тупас, дорфа тормышына матурлык, ямьлелек, күркәмлек тудырыр өчен яратылган Тукай ямьне, тәмне күрмәенчә, ач-мохтаҗ, ялангач, ялгыз көенчә үлде. Татар тормышындагы суыктан — зәмһәрир суыгыннан туңып-катып үлде.

Суык калебне елытырлык, туңган күңелне эретерлек, каткан күзләрне яшьләндерерлек, үлгән өмидне тудырырлык, үстерерлек матур, ямьле шигырьләр бүләк итеп үлде.

Киләчәктәге буынның шагыйрьләре туңмасын, өшемәсен өчен елы тудырып, кояш чыгарып үлде. Язгы көндә, агачлар яфрак атканда, гөлләр чәчәк чыгарганда, кояшның нуры көлә-көлә бөтен дөньяны үпкәндә, аның елысы сөя-сөя Татарстанның болыннарын, яланнарын, урманнарын кочканда, суыктан, эчке суыктан туңып үлгән Тукайның фаҗигасен без һичбер вакыт хәтердән чыгармаячакмыз. һичбер вакыт шул фаҗига өчен егълаудан күземезне алмаячакмыз.

Чөнки Тукай фаҗигасе — безнең фаҗигамез, чөнки Тукай фаҗигасе — милли фаҗигамез.

1914 ел

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Җавап калдыру