Яңа ел алдыннан татар балалары өчен яңа күчтәнәч – «Азатлык» яшьләр берлеге татарча шоколадлар чыгарган. Алар татарның бөек шәхесләре Садри Максуди һәм Гаяз Исхакиның 140 еллык юбилейлары уңаеннан чыгарылган. Шоколадларны балаларга бушлай өләшәчәкләр. Бу уңайдан без әлеге эшнең башлап йөрүчесе Наил Нәбиуллин белән әңгәмә кордык.
– Наил, сезнең татарча шоколад ясатырга уйлавыгыз турында сөйлиләр, бу нәрсә, идеясе каян килде?
– Татар милли хәрәкәте үз эшчәнлегендә төрле юнәлешләр булдырып карый, без дә милли үзаңны арттыру өлкәсендә ниндидер яңа эшчәнлек алып барып карарга булдык. Беренче чиратта балалар белән эшләргә кирәк дип таптык, чөнки кешенең кечкенә вакыттан ук милли үзаңы нык булса, ул соңыннан милләтенә файда китерәчәк. Бу уңайдан балалар өчен аерым бер юнәлеш һәм аларны кызыксындыра торган ысул булырга тиеш. Уйлап утыргач, үз алдыбызга балалар нәрсә ярата дигән сорау куйдык. Әлбәттә, татлы ризык, шоколад ярата. Шуңа күрә, шоколадлар ясатырга булдык. Быел менә бөек шәхесләребезнең юбилейлары – Садри Максуди белән Гаяз Исхакиның икесенең дә 140 еллыклары. Кызганычка каршы, республикада аларның исемнәре әле дә бик популяр түгел, бу кешеләрне рәсми зур чаралар белән искә алмадылар, зур җыеннар да булмады. Без моны гаделсез дип саныйбыз.
– Балага бу шоколадны бирдең, ди. Алга таба аның милли үзаңы ни рәвешле артачак?
– Монда психология үз ролен уйный. Бала кулына шоколад алгач, ниндидер рәсем күрә. Юкка гына бу бабайның рәсеме төшерелмәгән бит инде монда, дип уйлый, аның акылына бу кешенең рәсеме сеңеп кала. Иң мөһиме ул аны күреп калсын. Кешедә күреп хәтердә калдыру сәләте бик көчле. Башка юлы ул аның һәйкәлен, портретын күрер, исемен ишетер һәм таныр. Шоколад һәм тәм ярдәмендә балалар бу кешене истә калдырыр дип уйлыйм. Аның шул ягы да бар – Татарстанда кондитер эшләнмәләре җитештерәләр әлбәттә. Ләкин шоколад, конфетлар арасында татарча язылган, татар исемле бер генә эшләнмә дә юк. Бу рәвешле без татар тәм-томнарына да яңалык кертәбез, бу үрнәк тә булырга мөмкин. Башкалар да моны күреп: «Кара, болай эшләргә дә була икән, шоколадларга татарча да язарга мөмкин бит», – дип, үрнәк алырлар, һәрхәлдә шуңа өметләнәбез. Һәм эшкуарлар күп бит, моны үз эшчәнлекләрендә кулланырлар. Аннан соң мин, мәсәлән, бала чагымнан «Ивушка» конфетларын, «Сударушка» шоколадын хәтерлим. Татар баласы буларак бу сүзләрнең ни аңлатуын белми идем, ә беләсе килде. Аларны өлкәннәрдән сораштырып белдем. Аларны ашаган вакытта үзеннән үзе сорау туа: «Бу сүзләр нәрсә аңлата икән?». Хәзер һәр баланың кулында телефон һәм интернет бар, ул шоколадны ашаган вакытта бу кешеләрнең кем булуы белән кызыксынып, алар турында интернеттан мәгълүмат эзләп карарга мөмкин. Ике мең данә шоколад ясаттык, ике йөз кеше генә булса да бу мәгълүматны кереп укыса да әйбәт бит. Шундый заманда яшибез: кешеләр укырга яратмый. Аларның алган мәгълүматы әзер һәм кыска булырга тиеш. Ниндидер китаплар биреп бүгенге көн баласын Гаяз Исхаки яки Садри Максудиның кем булуы белән кызыксындыру авыр эш. Шуңа күрә бу агарту эшчәнлеген шоколад ярдәмендә алып барсаң, файдалырак, минемчә.
– Шоколадны кайда ясаттыгыз? Аның тәме ниндирәк?
– Бу – Бельгиядән китертелгән шоколад. Сыйфатлы, сөттән ясалган. Балалар өчен махсус шундый тәм сайладык. Шактый ширкәтләр эзләдек, иң яхшысын таптык. Сертификатын карап, документларын тикшереп… Балалар белән эшләгәч, сыйфаты турында гарантия булырга тиеш. Аннан соң бу шоколад тәмле булырга тиеш иде. Хәзерге заман кешесе сыйфатлы әйбергә күнеккән, аңа арзанлы әйбер кызык түгел. Әгәр шоколады тәмсез була икән, бала аның тышлыгында кем ясалуы белән кызыксынып та утырмас иде. Мәскәүдәге бер ширкәттә мең данәдә Садри Максуди рәсеме төшкән, мең данә – Гаяз Исхаки портреты куелган шоколад чыгарттырдык. Унбиш мең сумга төште. Бу әле эксперимент кына. Әгәр ул уңышлы узса, без киләчәктә башка олуг шәхесләребезгә багышланган шоколадлар да чыгарттырачакбыз.
– Моны кемнәргә таратачаксыз, ул сатуга куелачакмы?
– Бу шоколадларны татар балаларына таратырга телибез. Яңа ел килә, балаларда бүләккә, тәм-том алуга теләк һәм ихтыяҗ зур. Шул форсаттан файдаланып калып, эмоция-хисләрне кулланып эш иттек. Яңа ел бәйрәмнәре йогынтысы белән бала шоколад тышлыгында күргән бу кешеләрне барыбер истә калдырырга тиеш. Шуңа күрә дә, аларны якын арада татар теле укытучылары аша татар сыйныфларына һәм мәктәпләренә таратырга телибез. Бары тик татар мәктәпләренә. Без бу шоколадны махсус татар балалары өчен чыгардык, аның кәгазендә дә бер генә урыс сүзе дә юк. Мондый нәрсәнең Татарстанда һәм татарларда булганы юк иде әле. Белгәнемчә, заманында Габдулла Тукай фотографиясен кулланып, егерменче гасырда сабыннар, открыткалар чыгарган булганнар, ләкин соңгы берничә дистә елда бу эшчәнлек бөтенләй алып барылмаган.
Күләмнәре буенча шоколадлар кечкенә, бер чәй эчәрлек. Балалар өчен күп шоколад ашау зыянлы, шуңа күрә моны да исәпкә алып эшләдек. Икенче ягы да бар – шушы ук акчага (ә ул безнең дәүләттән алган акча түгел, татар милли җанлы кешеләренең хәйрия акчасы) ике йөз данә зур шоколад чыгарып буласы, ләкин ул вакытта ул тар даирәдә генә таралыр иде. Ике мең данә булуы яхшырак бит.
Шоколадларны бушлай таратсак та, бер шарт куячакбыз: укытучылар, яки ата-аналар моны балаларына тапшырыр алдыннан Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди хакында балага мәгълүмат бирергә тиеш була. Теләге булганнар безгә мөрәҗәгать итсен – аларның балаларына да бирербез. Ләкин әйткәнемчә, бу ике шәхес турында ни дә булса белүләре – мәҗбүри.
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА
“Безнең гәҗит”