1950, 6 декабрь
Сөекле кызым!
Искешәһәрдә өч көн калып, ахшам сәгать 6 да өемә кайтып җитдем. Юлда һичбер авырлык чикмәдем. Хосусән Искешәһәр, Истанбул чук хуш кичде1. Өемдә сау-сәламәт тормыш. Дуст-иш дә сәламәт, имеш. Әле кимсәне күрә алмадым. Сәяхәтдә вә юлда икътисадән шактый хырпаланып2 дөндем. Әгәр моңганчы күндермәгән улсаң, шул айлыкны тизрәк күндерә күр. Таһирга бик күп сәламләр. Мине сораучы булса, сау-сәламәт кайтып җиткән, диярсең.
Хуш, кызым. Әтиең Мөхәммәдгаяз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
1Чук хуш кичде – бик ошады.
2Хырпаланып – хәерчеләнеп.
- Сәгадәт Чагатайга. Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.