Газизем Таһир!
17 март. 1952. Истанбул.
Кичә пазар акшам Сәгыйд Шамил бәй бәгъзе бер мөштәрәк1 мәсьәләләре айдынламак2 нисбәтилә Анкарага китде. Кач3 калачак улдыгы өчен вакыты тардыр. Сине күрмәсе ляземдер, арайачакдыр4. Син дә кәндеңдән5 уны ара. Парк паласда улачакдыр. Без Мөхәммәдәмин бәйнең бурада калмасын яңа дустлармызың мөнасиб күрдекләре хәбәрен дойдык. Бу олурса, Төркестан өчен хосусән вә бөтен җәбһә өчен гомумән файдалы улачак, дигән канәгатьдәиз. Сез дә бу фикердә исәңез, вазгыяте дәстәкләңез6. Әхбаблара7 сәламләр. Хуш.
Гаяз Исхакый
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Мөштәрәк – уртак.
2 Айдынламак – ачыклау.
3 Кач – күпме.
4 Арайачакдыр – эзләр.
5 Кәндеңдән – үзеңнән.
6 Дәстәкләңез – ачыклагыз.
7 Әхбаблара – дусларга.
- Таһир Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.