235. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

22 март, 1952. Истанбул.

Синең мәктүбеңне бүген алдым. Иншаллаһ, имтиханың уңышлы кичкәндер. Мин чын күңелемдән синең муаффәкыятеңне1 телим. Мондагы сине таныган, мине белгән университә мохитендә булынганнар, Сәгадәт ханымның инглизчәсе имтиханда белергә теләнгәндән күп йүксәк2, һичбер әндишә юк, диделәр. Йә Раббе, шулай булсын. Син вазгыятьне миңа белдер. Имтихандан соң әсәрләр тикшерү жюрисын туплый торганлардыр инде.

Бездә саулык-сәламәтлек. Сәгыйд бәй Анкарадан дөнеп килде. Ләкин уның адресына Парк паласка күндерелгән ике мәктүб бар иде. Шуларны ала алмаенча кайткан. Шул мәктүбләрне Сәгыйд Шамил бәйнең адресына күндерсенләр, дип, Таһир телефон итсә, бик һәйбәт булыр иде.

Сәгыйд Шамил. Багдад җад. 259. Әрәнкөй.

Генерал да бер атна булып кайтды. Сезгә барганлар. Өйдә тугры китерә алмаганлар. Ул Закир Кадыйри бәйләргә барган булган. Сания ханым бик каты авырый. Һичбер аш үтми икән, дип кайткан. Үлеп китә күрмәсен.

Хуш, кызым. Күңелеңне тыныч тот. Таһирга бик күп сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Муаффәкыятеңне – уңышыңны.

2 Йүксәк – югары.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру