Сөекле кызым!
8 апрель, 1952. Истанбул.
Синең күндергән акчаңны алдым. Үземдә яңалык юк. Кичә синең әсәрләреңне тәдкыйк1 жюрисы беренче топлантысын япылмышдыр2. Табигый, рапорлар беренче, икенче топлантыларда тәмам улмас. Гәнә дә3 кемнең ни фикердә, кемнең ләһдә4, кемнең галәйһидә хәрәкәт итәчәгенең әмарәләре5 күрелмешдер. Иншаллаһ, нәтиҗә игътибариләләрдә тәмам булыр. Жюри әгъзаларының рапор вирмәк өчен бер айлык мөһләт6 таләп итмә хаклары вармыш. Табигый, әксәрисе7 моны таләп итәр. Алай да син кайбер әгъзалардан ни рәвешдә мөзакәрәләр җәрәян итдекне8 аз-маз белерсең. Шул барлы-юклы мәгълүматны миңа да язып торсаң, мин дә әхвалең кидешене белеп, догада булыр идем. Бәһемәһаль сез анда вакытында мәддахлә9 итә белер дәрәҗә мәгълүматдар булып торырга тиешсеңез. Монда Мәрьям ханым шактый җитди авырып китде. Касыйм бәй килмешде. Бөтен ифразатын (бугын, сидеген, канын, фәләнен) тәхлилгә10 биргәнләр. Әле шуның нәтиҗәсе мәгълүм түгел. Вакыт-вакыт идрары11 туктала. […] тота икән. Бәлки, хастаханәгә дә яткырырлар. Башкалар сау-сәламәтләр. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
1 Тәдкыйк – раслау.
2Топлантысын япылмышдыр – җыелышын уздырды.
3 Гәнә дә – янә дә.
4 Ләһдә – аның файдасында.
5 Әмарәләре – хөкем сөрүчеләре.
6 Мөһләт – срокны кичектерүгә рөхсәт.
7Әксәрисе – күпчелеге.
8 Мөзакәрәләр җәрәян итдекне – фикер алышулар булуны.
9 Мәддахлә – бик артык мактаучы.
10Тәхлилгә – анализга.
1[1] Идрары – сидеге.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.