239. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

14 апрель, 1952. Истанбул.

Синең 9 апрельдә язылган мәктүбеңне укып, рапорның мөсбәт1 икәнлеген белгәч, тәфсыйлатын аңлар өчен2 Җәгъфәр углына китдем. Ул мәсьәләнең ничек җәрәян итүен3 (табыгый, баш рольне үзенә каратып) аңлатды.

Профессорлар топлантысында һичбер курку юкдыр. Мин күп профессорлар берлә күрешдем, сөйләшдем. Сәгадәтнең профессорлык хакы икәнен һәммәсе дә ачык сөйләделәр, диде. Шуңарга күрә мәсьәләнең соңында хакыңның тасдыйк ителәчәгенә канәгать китереп, тынычланып кайтдым. Ләкин уның сүзенә күрә профессорлар топлантысы ул кадәр тиз булачак кеби күренми иде. 12 февраль мәктүбеңне алгач, бераз шашып да калдым. Эшләрең Тәңренең ярдәме берлә сөргать4 берлә йөреп китде. Уңышдан уңышка атлайа бирде. Сенатоның факультә карарын кабулы да мәгариф вәкиленең тасдыйкы да, иншаллаһ, гайне темпо5 берлә китмәсә, нәтиҗә игътибары берлә дә мөсбәт6 улачакдыр. Вәкаләтдә утырып калу ихтималы да бар икәнен сөйләделәр. Андый бер мәсьәлә берлә каршылашсаң, Садри бәйдән вәкиллә күрешүне үтен. Ул уны җиңеллек берлә эшли алыр. Инде һәяҗанлашмаенча7 истикъбальгә8 ышанып, тынычланып, эшнең табигый җәрәянын көт. Юлының иң агыры үтелгән. Манигъларның9 иң зурлары атланылган. Катгый сөенечле көн дә, иншаллаһ, тиз туачак. Үзеңә каршы булганларга да үпкә-фәлән күрсәтмә. Алар үзләре дә ахыр пишманлыкда. Бөтен мөгамәлят беткәннең соңында үзеңә дустлык күрсәткән, дошманлыгын яшереп калган яңа аркадашларыңа10, профессорларга бер зыяфәт бир. Ул синең профессорлар мәҗлесендәге киләчәк рольләреңне уңайлаштырачакдыр. Бердәнбер кызымның шундый зур бәйрәмендә булыр өчен, бәлки, мин дә барып чыгармын. Безгә һәрвакыт кара көнләр китергән кыйсмәтемезнең11 бик сирәк бирә торган сөенечле көнләренең кадерен, кыйммәтен тәкъдир итәргә тиешмез. Уны кечегәйтү нанкүрлек12 булачакдыр. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Мөсбәт – монда: исбат ителгән.

2 Тәфсыйлатын аңлар өчен – җентекләп аңлау өчен.

3Җәрәян итүен – булуын.

4 Сөргать – тизлек.

5 Гайне темпо – шундый ук темп.

6 Мөсбәт – монда: уңай.

7 Һәяҗанлашмаенча – борчылмыйча.

8 Истикъбальгә – киләчәккә.

9 Манигъларның – киртәләрнең.

10 Аркадашларыңа – иптәшләреңә.

11 Кыйсмәтемезнең – бәхетебезнең.

12Нанкүрлек – яхшылык кадерен белмәү.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру