Сөекле Кызым!
20 апрель, 1952. Истанбул.
Синең соң мәктүбеңдәге үзүнтүле1 хәбәрләреңне укыдым. Ләкин төшенеп бакдыктан соңра, ул мәгънәсез дошманча чыгышларың биш паралык кыйммәте улмадыгы карарына килдем. Биш жюри әгъзасы мәнфәгатән мөсбәт2 бер карар виреп, у карар да факультәнең өчдән икесендән фазла бер әксәриятлә кабул ителдекдән соңра, бер дочәнтнең3 бер язысы ул кануни карарлар алдында һичбер кыйммәт хаиз итмәячәкдер4. Буның өчен аңарга һичбер өзелмә. Сенатога кәләнчә5, сенато ялңыз мәсьәләнең формалитә җәһәтен тәдкыйк идәчәкдер6. Әҗнәби лисандан имтихан иделмешме, профессорлар топлантысында кануни әксәрият улмышмы? Рапорлары тәдкыйк хак юкдыр. Бу хосусда Җәгъфәр углын да күрдем. Ул да: «Һичбер ул игътиразның7 әһәмияте булачак түгелдер, уртада […] профессорлык япдыгы хәлдә, госманлычайы тәмамән каврамайан8 Рәхмәти олунчайа кадәр ялгыз госманлычада дәгел, төрекчәнең һәрһанги9 бер ләһҗәсендә10 догру бер җөмлә япмакда, гаҗиз Зәки Вәлиди профессорлык япаркән вә бик чук әҗнәби11 профессорлар ярым ямалак12 төрекчә илә мөдәррислек идәләркен13, Сәгадәт кеби мең дә бер тәкъбирендә шимали төрекчәсенә кайан ун сәнәлек бер дочәнт, лисан белмийор, дия белерләрме? Затән лисан мәсьәләсе һичбер мәүзуга мөхиб14 дәгелдер. Имин улсын. Мәсьәлә ялныз формалитәйә баглы калмасдыр. Әсас15, профессорлык хәл иделмешдер», – диде. Вә бән дә бу фикердәем. Ул хәрифнең16 исеме кем? Уны кемләр дәстәкйор[1]. Син мөстәрих ул[2]. Вә соң мөсбәт нәтиҗәи бәклә.
Мәрьям ханымның хасталыгы җитди дәгелмеш. Ханымларга бик матур зыяфәт бирде[3]. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Үзүнтүле – борчулы.
2 Мөсбәт – уңай; исбат ителгән.
3Дочәнтнең – доцентның.
4Кыйммәт хаиз итмәячәкдер – кыйммәткә ия булмаячактыр.
5 Кәләнчә – килгәндә.
6 Фармалитә җәһәтен тәдкыйк идәчәкдер – формаль яктан гына нечкәләп тикшерәчәк.
7 Игътиразның – каршы сөйләүнең, кире кагуның.
8Каврамайан – аңламаган.
9 Һәрһанги – теләсә кайсы.
10Ләһҗәсендә – диалектында.
11 Әҗнәби – чит.
12 Ярым ямалак – ярым.
13 Мөдәррислек идәләркен – укытканда.
14 Мәүзуга мөхиб – дус.
15 Әсас – нигездә.
16 Хәрифнең – адәмнең.
17 Дәстәкйор – куәтли, хуплый.
18 Мөстәрих ул – тыныч бул.
19 Зыяфәт бирде – кунак итте.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.