Кардәшем Хәмид Зөбәер бәй!
3 май. 1952. Истанбул.
Сездән «Карачай» китабын1 алмышдем. Буның өчен тәшәккер идәрем. Билал бәй әүвәлге Истанбул килешендә сезең Истанбула нәкъле мәкян1 вә хезмәт идәчәңезе сөйләмешде. Хәбәрең нәтиҗәсен бәклийордым. Ярым сәгать әүвәл гәлән Билал бәй мәсьәләйе тәүзыйх итде2. Һәр эшдә улдыгы кеби бу мәсьләдә дә әнвагъ йир алты3 хәрәкәтләрилә каршылашылдыгы мәгълүм улды. Тәңре хәерлесен насыйп итсен.
Бу сәнә 1952, октябрьнең 15ендә Казан ханлыгының егылышы2 вә русларның Идел буе, Сибирия, Кырым, Кафказ, Төркестан истиля4 хәрәкәтләренең башлангычының 400 сәнәсе тәмам улачакдыр. Бу ачы тарихи көнемезне дустларымыз, дошманларымыза белдермәк өчен, һич улмаса, бер китап нәшер итмәя карар вирдек. Вә бу китапың мөндәриҗәсене 10 маддәдә5 хәзерләдек. 5 нче маддәмез: Идел-Уралың этник гонсырлары6 вә шимдиге тәкъвасы7 хакындагы мәүзуг. Сезең ихтисасыңыз8дахилендә улдыгындан, шу мәкаләйе 16–20 сәхифәлек бер язы илә сезең ихтисасыңыз каләмеңездән чыкмас әсәрә милли маһиять9 вирдегендән, шу милли эше кабул итмәңезе чук риҗа идәрез. Вакытымыз тар улдыгындан шу мәкаләйе бер ай зарфында10 хәзерләп, бәнем исемемә күндермәңезе риҗа идәрем. Милләт Мәҗлесемез өлкәмезең исемен «Идел-Урал», халкымызың исемен «төрек-татар» дия кабул итдегендән, каләмеңезе шу әсаслара уйгун уларак11 кулланмаңызы риҗа идәрез. Мөмкин олурса, китабы шималь ләһҗәсендә12 нәшер итмәк фикерендә улдыгымыздан, халкымызың гәниш тәбәгасе13 аңлаячак рәвешдә язылмасына да дикъкать итмәңезе истирхам идәрез. Шимдиге нөфүсе[1] хакында бездә статис мәгълүмат мәүҗүддер14. Бунлары арама илә вакытыңызы гаиб итмәйә ихтыяҗ улмаячакдыр. Бу милли вазифайы кабулыңыздан имин исәкдә, кәндеңезең дә бу риҗамыза мәктүб илә җавап вирмәңезе риҗа идейорыз. Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый.
Нәгыймә ханыма хөрмәтләрлә сәламләр. Бу мәктүблә күндердегем аеры мәктүбләре Камал Локман бәйгә һәм дә профессор Әкъдәс Нигъмәт бәйгә вирмәңезе, югарыдагы әсаслары унлара да белдермәңезе риҗа идәрез.
Гаяз
Башка мәктүбләрине юл-юл укуйа белерсеңез.
Гаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
1 Нәкъле мәкян – күченәчәгегезне.
2 Тәүзыйх итде – ачык аңлатты.
3 Әнвагъ йир алты – төрле җир асты.
4 Истиля – басып алу.
5 Маддәдә – өлештә.
6 Гонсырлары – төркемнәре.
7 Тәкъвасы – диндар булуы.
8 Ихтисасыңыз – белгечлегегез.
8 Маһиять – нигез, мәгънә.
9 Зарфында – эчендә.
10 Әсаслара уйгун уларак – нигезләргә туры киләрәк.
11 Шималь ләһҗәсендә – төньяк диалектында.
12 Гәниш тәбәгасе – киң катлам гражданнары.
[1]3 Нөфүсе – халкы.
14 Мәүҗүддер – бардыр.
- Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 «Карачай» китабы – ?
2 Бу сәнә 1952, октябрьнең 15ендә Казан ханлыгының егылышы… – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.