Сөекле кызым!
7 май, 1952. Истанбул.
Синең мәктүбеңне алдым. Нә яздыгың мәгълүм улды. Сенато мәҗлесендә синең хакыңны муафикъ идәчәк биркач1 дуст хәзерләмәңез ляземдер. Кул баглап дурмак дөрест бер хәрәкәт улмас. Пассиф калмайы бунлар галәмеңдәге дәгъвайы кабул итмәк, дия аңлаячаклар. Хәрәкәт ляземдер.
Габделкаюм ән-Насыйриның үлүенең 35 еллыгы мөнәсәбәтилә – 1937 елның «Милли юл» ның 10 нчы, 11 нче гайне мәҗмугының, 1938 елның 1 (гыйнвар) санларында өч мәкалә вардыр.1 Болар да сиңа кяфи2 дәрәҗәдә мәгълүмат булыныр. Тыныч калурса, 1942 дә чыккан яки 43 елда «Яңа төрек йорды»нда минем бер мәкаләм бардыр. Үзеңдә йә китапханәдә «Милли юл»лар бардыр.
Иншаллаһ, бездә саулык. Ләбиб бәйләр, Әмин бәй, Әминә ханым бәрабәр чәй эчдек. Сөйләшеп утырдык. Идел чәйләр ташыды. Ләкин Идел бик йоргун3 иде. Соң имтиханларга хәзерләнгәнгә, бераз ябыккан да иде. Рабига ханым да бер гөстәришле4 чәй зыяфәте ясый алмаган иде. Бакалым. Башкалар хакында һичбер сүз сөйләве вакытсыз булды. Хосусән Гадилә ханымлар хакында. Алар бай кызы эзли торганлардыр.
Хастаханәгә барган идем. Бу арада мигъдә авыртуым бераз фазлалашды5. Наип бәйне күрдем. Ул дахили мөтәхассыйс6 булып, Хасәкәдә калган. Сохби бәйне дә күрдем. Икесе дә сиңа сәлам сөйләделәр. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Таһирга сәлам. Сиңа дошманлык кампаниясен кем идарә итә? Шуны һич язмадың. Бәлки, анда-монда аларга тәэсир итәчәк кеше булыныр иде. Монда эшләр, гомумән, майлаган арба кебек шома гына китми бит. Гәнә дә фазла өзелмә. Хак мөктәсәбеңне7 мөхәкъкак8 казаначаксың! Иншаллаһ.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Биркач – берничә.
2 Кяфи – тиешле.
3 Йоргун – арыган.
4 Гөстәришле – купшы.
5 Фазлалашды – артты.
6 Дахили мөтәхассыйс – эчке белгеч.
7 Мөктәсәбеңне – эшләп тапканыңны.
8Мөхәкъкак – һичшиксез.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Габделкаюм ән-Насыйриның үлүенең 35 еллыгы мөнәсәбәтилә … өч мәкалә вардыр. – Журналның 1937 елның 10 (115) санында «Гаяз» имзасы белән һәм 1937 елның 10 (116), 1938 елның 1 (118) санында «К» имзасы белән басылган «Габделкаюм Насыйри» исемле мәкаләләр бар.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.